Пәнҗешәмбе, 22 Август 2013 18:10

Язучылар берлегенә халык агыла

Rate this item
(0 votes)

22.08.2013.

Бу көннәрдә Мөштәри урамында урнашкан Татарстан Язучылар берлеге йортына бертуктаусыз халык агыла.  Берлектә теркәлгән ­325 каләм иясенең 205нә, ягъни шул кадәр пенсионерга, Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов тарафыннан айга бер мәртәбә бирелә торган 1000 сум һәм 10 “Халык язучысы”на ай саен 10000 күләмендәге матди ярдәм бирү уңаеннан киләләр. Ниһаять, берлек рәисе Рафис Харис улы Корбанов ел йомгагында биргән вәгъдәсен гамәлгә ашырды. Аның үтенечен Президентыбыз да берсүзсез хуплап чыкты һәм тиз арада әлеге акчаларны язучыларга ирештерү турында карар да кабул итте. Әнә шул уңайдан килешүгә кул куярга дип агыла язучылар берлеккә. Әйе, бу акчаларны аларга җиткерү өчен бер пот тоз ашарга кирәк булып чыкты. Иң элек бөтен пенсия яшендәге язучылар исемлеге төзелде, “Халык язучылары” барланды, аннан теркәү өчен кирәк булган документлар тупланды, инде килешү төзеп, аңа кул куярга кирәк. Бары шул кәгазь эше төгәлләнгәч кенә майдан алып декабрьгә кадәрге акчаларны бирәчәкләр. Анысын да язучыларга берлеккә килеп аласы була.  Бу мәшәкатьләр берникадәр борчу китереп чыгарса да, пенсионер язучыларның күбесе зарланмый, искә төшерүләренә, онытмауларына чын күңелдән рәхмәтле. Күбесенә әлеге акча сизелерлек ярдәм дә бит. Шул хакта аларның үзләре белән дә сүз куерттык.

 

Ренат Харис:

Президент тарафыннан язучыларга ярдәм итү йөзеннән шушындый адым ясау бик матур һәм ул бик кирәкле. Язучылар берлегендә 325 әгъза бар, шуларның  барысын да чын язучы дип санамыйм, күбесе графоман, ә татар әдәбиятын алга таба этәрүче берничә дистә генә кеше булырга мөмкин. Әлбәттә, шундый кешеләргә күпмедер матди ярдәм күрсәтү мөһим. Тагын язучыларның китапларын күбрәк бастырырга, аларны элеккеге совет системасына кайтып, тарату системасын булдырырга кирәк дип саныйм. Һәм, иң беренче нәүбәттә, язучыларны мескен хәлдән чыгару зарур, моның өчен аларның әсәрләренә гонорарны тиешле дәрәҗәдә түләргә кирәк. Язучыларга әсәрләрен газета, журналларда бастырган, радио, телевидениедә тапшырган өчен тиешле, югары дәрәҗәдәге гонорар түләнсә, күп кенә проблемалар хәл ителгән булыр иде һәм Президентыбызга мондый адымны ясавы кирәкмәс тә иде. Каләм иясе китап чыгару өчен каяндыр акча табарга тиеш, иганәче биргән сумма ул язучыга табыш китерми, ул эшли, инфаркт кичерә, инсультлар ала, көне-төне хезмәт итә, әмма ләкин үзенең хезмәтенә акча алыр урынга шуны халыкка тарату өчен дә ул акча эзләргә тиеш була. Бу гаҗәеп дәрәҗәдә мескенлек һәм гаҗәеп дәрәҗәдә хурлыклы эш дип саныйм мин.

– Бу мескенлек язучыларыбызның әсәрләрендә дә чагыламы?

Минем күзәтүемчә, хәзерге татар әдәбияты – тар карашлы әдәбият. Ә тар карашлылык әдәбиятта  сайлыкка китерә.

– Татар язучысының карашын киңәйтү кирәк дисезме?

Әйе, моның өчен язучы тынгы белмәскә, өйрәнергә, эзләнергә тиеш. Шуның белән бергә ниндидер бер проблеманы өйрәнү вакытында матди ярдәм булырга тиеш, шул очракта гына язучы материал туплап, тирән эчтәлекле әсәр иҗат итә ала. Гомәр Бәшировлар, Габдрахман Әпсәләмовлар, Әмирхан Еникилар үзләренең әсәрләрен язганда бик күп вакытларын әнә шул тормышны, проблеманы өйрәнүгә багышлады, алдан чыккан китаплары исәбенә алар матди яктан тәэмин ителгән иделәр. Бүгенге язучы кечкенә генә повесть язып аны спонсор ярдәме белән чыгарып бөлгенлеккә генә төшә бара. Яңа әсәр язарга аның матди әзерлеге юк.

 – Ә сезнең басылмаган әсәрләрегез күпме?

Мин күп язам, тик китап чыгарырга ашыкмыйм, хәзер китап чыгару олы шатлык китерми, ә элек һәрбер китап кулга куаныч булып килеп керә иде.

– Интернет аша әдәбият белән танышуга сезнең мөнәсәбәтегез?

Әдәбиятны карамыйлар, укыйлар. “Война и мир”, “Анна Каринина”дан фильм, кино эшлиләр икән, бу әсәрләр әдәбият булудан туктый. Алар башка сәнгать төренә әвереләләр.  Кешегә һәрбер сәнгать әсәре үзенчә тәэсир итә. Телевизор кешене надан калдыра, китап кешегә зирәк  һәм акыллы булырга ярдәм итә, уйланырга этәрә.

 

Дания Гайнетдинова:

Бу матди ярдәм безгә көтелмәгән бүләк булды, хәзерге бюджетта утыручыларның матди хәле авыр. Шул ук өлкәдән пенсиягә чыккан кешеләр ил буенча бөтенләй дә хәерче санала. Кичә бер тапшыру караган идем, анда да регионнарда бюджет өлкәсендә эшләүчеләр иң аз пенсия ала дигән сөйләшү булды.

– Язучыларга тагын нинди өлкәдә ярдәм кирәк, сезнеңчә?

Китап чыгаруга  булышлык итсәләр, яхшы булыр.

– Акчасызлык иҗат итүгә комачаулыймы?

– Иҗат итәргә теләгән кешегә берни комачауламый, китабын чыгара алмаса да  яза ул.

– Сез хәзер күбрәк нинди темаларны яктыртасыз?

Миңа яшүсмерләр, балалар темасы якын. Элеккеге пионер, комсомол оешмалары беткәч, балалар бушлыкта  калды. Балаларыбызны иманлы, максатчан, булдыклы итеп тәрбияләү, бу катлаулы тормышта үз урыннарын табарга юл күрсәтү темаларын яктыртам. Мин бит әле рәсем сәнгате белән дә мавыгам. Соңгы арада универсиада темасын чагылдырырга омтылдым,  өч җирдә шәхси күргәзмәм булды. Рудольф Нуриев турындагы күргәзмәм Парижда узды.

– Язучылар берлеге эшчәнлегенә бәйле  тагын нинди теләкләрегез бар?

­– Күбрәк безнеҗыеп, төрле чаралар үткәреп торсыннар, бер-беребезнең яңалыкларын белеп, иҗади уңышларыбызга сөенеп яшәсәк иде.

Дамир Гыйсметдин:

– Бу ярдәм Президентыбызның язучыларның матди хәленең авыр икәнлеген аңлап эшләнелгән эше дип саныйм. Гонорарлар да чамалы, нәшриятлар да бушка китап чыгармый, шуңа күрә бер мең сум булса да язучыга файда, дияр идем. Бигрәк тә олы яшьтәгеләргә аларны искә алуларын, онытмауларын тоеп яшәү мөһим. Ул акча минем өчен бернәрсә дә хәл итми кебек, ә игътибар зур роль уйный. Әкренләп без дә чит ил системасына күчеп барабыз, китабың укылса, миллионлаган тиражын, акчаң да була. Бу очракта инде дәүләт тарафыннан ярдәм бирелми, ул табигый. Укыла икән, ул дәвердә син чәчәк атасың. Татар теле авырлыклар кичергән чорда, парламентыбыз да “исәнмесез, хушыгыздан” ерак китә алмаганда, милли телләр кризис кичергән һәм китаплар укылмаган вакытта Татарстан дәүләте шушындый ярдәмне уйлап, эшләргә тиеш. Алда әйткәнемчә, каләм ияләренең  гонорары да түбән, аралашу дәрьясы да тарайды, шуңа бу хәлдән бергә чыгарга кирәк. Язучылар берлеге безне ял йортларына юлламалар биреп тә сөендереп тора. Аннан Рафис Корбан бер чыгышында интернет аша китаплар сатуны оештыру турында да сөйләгән иде. Бу гамәл дә начар булмас, китапны чит өлкәләргә тарату буенча безнең Бөтендөнья татар конгрессы да ярдәм итә ала. Бергә эшләсәк, нәтиҗәсе дә булыр төсле миңа.

– Хәзер китап укучылар сирәк, кешеләрне ничек кызыксындырырга?

Электрон китапханәләр дә, һәрбер язучының сайты да кирәк. Ул шул сайт белән үзен күрсәтергә, дөньяга танытырга тиеш, минемчә. Компьютер, интернет белән бөтенләй таныш түгел язучыларыбыз да шактый , аларны өйрәтүне  дә Язучылар берлеге үз өстенә алса яхшы булыр иде. Иҗади сәфәрләр оештыру да уңай йогынты ясый, бу язучыларның бер-берсе, укучылары белән үзара аралашуы өчен мөһим.

– Ә менә Язучылар берлеге оештырган чараларга язучылар килми, бер-берсенең иҗаты белән кызыксынмый? Моны ни белән аңлатырга?

– Язучылар берлеге оештырган чараларга гына түгел концерт, театрларга да йөрүчеләр азайды. Дөнья мәшәкате нык басты халыкны, бу акчасызлыкка да, сәламәтлеккә (шул ук язучыларыбызның яше олыгаюына да)  бәйледер, күрәсең. Гомумән, кризис кичерәбез.

205 кешедән дә сораштыру үткәрү мөмкин түгел. Тик мин мөрәҗәгать иткән язучылар арасында бу матди ярдәмгә рәхмәтле булганнар, моның белән канәгать калганнар күбрәк. Ни дисәң дә, олыгайгач дару алырга булса да ярап куя ул акча. Кайберәүләрнең үзләренә булган игътибарга, хөрмәткә күңелләре тулып, күз яшьләренә кадәр атылып чыкты. Үзләрен тәмам оныттылар дип,  өендә генә яткан язучыларга җан кертте бит бу ярдәм, бар да Язучылар берлегенә  ашкынды. Акча гына түгел,  үзләрен халкына кирәкле итеп тою, хөкүмәт тарафыннан игътибарга, ихтирамга лаек булуларын сизү, үзара аралашып яшәү мөһим алар өчен. Шуның белән бергә әлеге акчаны әзсенеп: “Кәгазь алырга җитә инде”, – диючеләр, “Быел гына биреп, икенче елга бөтенләй бетереп куюлары да бар”, дип шикләнүчеләр дә җитәрлек. Әлеге сүзләрне исемнәре астына язмавымны үтенсәләр дә, бу фикерләрне дә язмыйча кала алмадым. “Халык язучылары”ның айга 10000 сум алачагын да күпсенүчеләр бар. “Нигә аларны гына шулай аерып куярга, алар бит инде кайчандыр Тукай премиясен дә алганнар?” дип зарланучылар да булгалады.

Барына шөкер ит, югына сабыр ит, ди халык, шушы биргәнен дә рәхмәт әйтеп алырга кирәк. Элеккеге елларда монысы да булмаган бит әле. Президентыбыз  мондый ярдәмне кирәк дип тапкан икән, димәк, әле каләм ияләрен онытып бетермиләр, аларга игътибар вә ихтирам бар әле. Язучылар исә халкыбызның киләчәге өчен җан атып яшәргә, тарихыбызда тирән эз калдыра торган әсәрләр язарга, киләчәк буынга үрнәк булырга тиеш.

Айгөл ХӨСНУЛЛИНА

 

Read 2557 times Last modified on Пәнҗешәмбе, 18 Сентябрь 2014 21:47
Союз писателей РТ