Сишәмбе, 03 Сентябрь 2013 13:50

Аяз Гыйләҗевнең Газиз Кашаповка хатыннан

Rate this item
(0 votes)

         ....Утыз өченче чакрымда, шул ук уңда – мөселман зираты. Зиратка аяк басканым юк, белешләрем дә күмелмәгән, әмма шуның шыксыз гына коймасы, ямьсез генә капкасы өстенә куелган айны күргәч, күңел әллә нишләп сискәнеп китә. Гаҗәп ул, әй! Менә мин керәшен авылында хәлгә килдем, балачагым, яшьлегем керәшеннәр арасында үтте.

Әби-бабам яшәгән Югары Әхмәт авылын хәтерлим дә Игәнәбаш, Кәшер авылындагы туганнарым исемә төшә. Әти-әнием дингә, Аллага ышанмадылар, әти партиядән, Совет власте эшчәнлегеннән ерак торса да дингә дә тартылмады. Әни аңа ияреп диннән язгандыр дип уйлыйм. Әмма мин диндар Сөләйман бабамны, җәйге озын көннәрдә, көйдерерлек эссе җәйләрдә дә уразасын куймаган, намазын онытмаган сөекле Зөләйха әбиемне күрдем... Менә хәзер Коръән укый башласалар, беренче иҗегеннән үк минем бала йоннарым кабара, күз төпләремә яшь килеп бөялә, рухым сулкылдап-сулкылдап елый, үкси, мин үземнең бик мөһим, бик кадерле бер нәрсәдән – дини белемнән мәхрүм калуымны сизәм. Әгәр мин Коръән укып, аңлап, аңлата алырлык дәрәҗәдә булсам... Әгәр мин Библияне хәтер пычранганчы укып өйрәнсәм... Әгәр мин Будда тәгълиматы белән якыннанрак танышсам... Әгәр мин Рәсәйгә кайтучы Розанов, Флоринскийларны укып белсәм... Библия һәм башка дини теорияләр белән Коръән аша танышырга кирәк булган бит, әй! Әгәр бер динне бик яхшы үзләштерәсәң икән, икенчесенең үзәгенә керү кыен түгел, Ислам динен якты шәм итеп, аңа ышанып, аңа инанган очракта христиан динен аңлау, чагыштырып карау ансат булыр иде. Безнең буыннар ничәмә-ничә еллар җирне кулда тотып сукырлыкка хөкем ителгәннәр шул. Шул Мәскәү зираты яныннан үткән чакта якты күңел белән дога да укый белмим! Догасыз тилмереп яткан, онытылган, туганнары да җирдән киткән ятим җаннар әллә анда юктыр дип беләсеңме?! Менә ничек бит без: сабыр гына вагон үләксәсенең череп ауганын, югалганын көтеп йөрибез. “Әй!” ди бугай күңел. “Ул бетәргә мәҗбүр инде!” Ә зират яныннан үткәндә ихлас догалар укырга тиешлегемне бу килгәндә генә ачтым. Бу юлы гына, алтмыш икедә! Алтмыш икедә зират ягына башкача күз белән карыйсың, бүтән уйлар күңелгә иярә, поезд шәбәеп чапса да ул уйларны юл буенда чәчеп бара алмыйсың, алар синнән калмый, әнә ич, килгәнемә тәүлек булса да мин эшемне бүлеп шул уйларга кайтам, урыс җирендә яткан дин кардәшләремне мин сызланып уйлыйм һәм кинәт кенә шушы тимер юл астында күмелеп калган кан кардәшләрем, борынгы бабаларым искә килеп төшә. Урыс җиренә яу чапкан, ил-җир, Идел-йорт, Казан өчен җаннарын биргән шәһитләрне дә уйлыйм. Әгәр быел Казанны яу алганга 438 ел тулмаса, шул уңай белән Сөембикәбез янына унбиш мең татар җыйналмаса, минем күңелгә мондый уйлар килер иде мени? Казаннан Мәскәүгә барганда, Мәскәүдән Казанга, сөекле мәркәзебезгә кайтканда, авызыбызда гел дога, күңелебездә яктылык уты гына булырга тиеш ләбаса! Ә без... утын авызлар, шушы тимер юлдан съездларга бардык, съездлардан кайттык, алдыбызда шешә, авызыбызда анекдот булды, көлдек, җырладык, кочаклаштык... Ә бер чакта да, бер кемнән дә юньле сүз, әрвахларның тар ләхетләрен яктырта торган, шәһитләрнең җанын җылыта торган дога чыкмады...

25 октябрь 1990 ел, Переделкино.

Read 2239 times Last modified on Дүшәмбе, 20 Октябрь 2014 03:42
Союз писателей РТ