Чәршәмбе, 04 Сентябрь 2013 17:45

Гаяз Исхакый хатлары

Rate this item
(0 votes)

ӘХМӘТХӘСӘН ИСХАКОВКА

          Әхмәтхәсән – Гаяз Исхакыйның бертуган энесе. Ул 1896 елның 12 февралендә дөньяга килә. Уфада «Га­лия» мәдрәсәсен тәмамлый. Башта ту­ган авылы Яуширмәдә укытучы була. 1923-1925 елларда «Кызыл Татарстан» газетасында эшли. 1925-1930 елларда Совнаркомда тәрҗемәче вазифасын башкара. Лаешта оештырылган укы­тучылар әзерләү курсларында укыта.

 

          Әхмәтхәсән гел күзәтү астында яшәгән. Аның исеменә чит илдән килгән хатларны махсус хезмәтләр җыеп бар­ган. Г.Исхакыйның кызы Сәгадәтнең 1924 елның 2 мартында Берлиннан яз­ган хатында мондый юллар бар: «... китапны алгансыздыр, дип уйлыйм. Узган ай ахырында икенче китап та җибәрелде, ул барып җиткәндер инде. Исән-сау барып җитсә, китаплар мон­нан тагын да җибәрелеп торыр. Ки­таплары басылса һәм укылса, әтигә күңеллерәк булыр иде. Аның язган китаплары күп, ләкин язган бере че­моданнан ары китмәгәнгә, язу теләге дә сүрелә. Халык аның китапларын бик теләп укыр иде, әлбәттә. Сәяси китап­лар түгел алар.

          Синең хатыңның яртысы Ленинның үлемен тасвирлауга багышланган. Син, абый, мондый хатларың белән әтигә һичничек йогынты ясый алмыйсың. Болар аны һич кызыксындырмый».

          Чит илгә киткәч, Г.Исхакый 1920-1923 елларда гына да 7 әдәби әсәр иҗат итә. Күрәсең, ул шул китапларын Ва­танында бастырырлар дип өметләнгән. Әдип 1926 елның маенда Әхмәтхәсәнгә җибәргән хатында үзенең әдәби эшчәнлеге турында очерк язуы хакында хәбәр итә. Очеркның 1914 елга кадәрге өлешен Советлар Союзында да басты­рырга мөмкин булыр иде, ди. Икен­че бер хатында ул «Зөләйха» пьеса­сын төрекчәгә тәрҗемә итүе турында әйтә. (Пьесаның төрекчәгә тәрҗемәсе Төркиядә «Төрек йорты» журналында 1926 елда басыла.)

          Әхмәтхәсән, «халык дошманымның» энесе дип, гел җанына тиеп торганга, 30 нчы еллар башында Уфага, аннан Урта Азиягә китә. Каракалпакстанда мәгариф бүлеге мөдире була, балалар укыта. Әмма аңа монда да тынычлап яшәргә бирмиләр, шул ук «гаебе» өчен (гаиләсе Уфадан үзе янына килеп төшкән көнне) ул кулга алына. 1937-1939 елларны ГУЛАГта уздыра. Ан­нан котылып чыккач та, бертуктаусыз НКВДга чакырып тинтерәтүләреннән туеп, Әхмәтхәсән үз-үзенә кул сала. Аңа нибары 44 яшь була.

          Әхмәтхәсән Исхаковның чит-ят җирләрдә ике бала белән торып калган хатыны Нурия дә нык авырып китә, аяксыз кала. Уллары Илгизәр белән Илтөзәр, күп михнәтләр чигеп, урта мәктәпне тәмамлый һәм бер-бер артлы сугышка китә. Илгизәр ут эчендә һәлак була. Үлеменнән соң аңа Советлар Со­юзы Герое исеме бирү өчен документлар әзерләнә. Ләкин, күрәсең, аңа фа­милиясе комачаулагандыр, бу мәсьәлә ахыргача хәл ителмичә кала. Сугышта зур батырлыклар күрсәткән разведчик Илтөзәр (аның турында фронт газета­ларында да язалар) исән-сау әйләнеп кайта. Бер бала алып үстерә. XXI гасырга аяк басканда вафат була. Шулай итеп Әхмәтхәсәннең буыны өзелә.

          Гаяз Исхакыйның энесенә 1927 елда гарәп хәрефләре белән язган, журнал укучысына тәкъдим ителә торган ха­тыннан шул аңлашыла: әдип чит илгә киткәч, баштагы чорларда аның туган ил белән элемтәсе булган, туганнары белән хәбәрләшеп торган, китаплар да алдырта алган. Бераздан контроль көчәйгән. Г.Исхакыйның туганнарын да даими эзәрлекли башлаганнар. Әдипнең хатта телгә алынган «Утыз еллыгым» һәм «Шималь төрекләре әдәбиятына бер нәзар» исемле әсәрләре басылып чыкмаган. Соңгысы төрек телендә, машинкада басылган, 140 бит тәшкил итә. Монографиядә әдип башта шималь төрекләре (татарлар) этногенезына туктала һәм аларның IV гасырда ук хәзер яшәгән урыннарына килеп утырганлыгын әйтә.

          Бу хат та Әхмәтхәсән кулына кермәгән, аны органнар эләктергән. Шунлыктан Әхмәтхәсән абыйсының үтенечләрен үти алмаган, Г.Исхакый со­раган фоторәсемнәр дә җибәрелмәгән. Абыйсының «хат-хәбәрең юк» диюен­нән Әхмәтхәсәннең дә Гаяз абыйсына язган хатларын органнар тоткарлап барганын чамаларга була. Хат гарәп язуыннан күчерелде.

 

Әхмәтхәсән!

          Синнән һичбер хат-хәбәр юк. Истанбулга килгәннән бирле бер мәктүбең дә килмәде. Сездәге хәлләр шулай бик шәпме, әллә үзең бик шәбәйдеңме, белмим. Мин акрын гына яшим. Һаман шулай язып ятам. Язылып, басылмаган әсәрләрем инде ундүрткә җитте, кайчан бастырырга насыйп булыр? Алла белә! Үткән елны минем әдәби хезмәтемә утыз ел тулган икән. Минем «Тәгаллемдә сәгадәт» 1896 да басылган, имеш, аны мин үзем рәтләп белмәдем дә. Шул мөнәсәбәт берлә утыз еллык әдәби хәятым хакында хатирәләр язарга тотындым. Бик зур, озын булганга, әле беткәне юк, бу ел яз исән-сау булсам, насыйп бул­са, бетерермен, дип торам. Китапта минем әсәрләрем мең дә ике йөз, мең дә биш [йөз] бит булырга охшый. Яр­тысы бетте, инде тәмлесенә кердем. Миннән башка беркем дә белмәгән шак­тый күп мәгълүмат язам, киләчәгемдә эшкә ярар. Сездәге матбугатта те­атр юбилейлары хакында чыккан әсәрләрне укыдым. Бигрәк ялган инде. Муса әфәнде тәгъбиренчә, бөек үк ял­ган инде, нигә аның азрак объектив бу­луына тырышылмый, ул бит һәркемне кызарта торган эш, тәнкыйть булма­гач, шулай була күрәсең инде.

          Миңа, анда булса, шушы кеше­ләрнең рәсемнәрен күндер әле, чөнки мин Шималь төрек әдәбияты дип бер китап яздым да (төрекләр өчен), шуңарга кирәк иде: Сәгыйд Рәми, Мәҗит Гафури, Галиәсгар Камал, Галимҗан Ибраһим, Фатих Әмирхан, Дәрдмәнд, Заһир Бигиев, Габдулла Кариев, Мөхәммәт Гаяз Исхакый, Гөлсем Болгарская, Габделкаюм Насыйри, Шиһабетдин Мәрҗани. Тагы Г.Рәхимнәрнең, соңгы дәвер тарихы әдәбиятлары чыктымы? Чыкса, аны да күндерә күр.

          Үземнең кәефем начар түгел, ләкин бу соцгы елларда эчне пошы­ра торган бер нәрсә чыкты, ул да йөрәгемнең зәгыйфьләнүе. Безнең ке­бек һәрбер авырлыкны йөрәк берлә күтәргән кешеләрдә бик еш оч­рый торган бу авыру миндә тиз үк тәрәккый итә башлады. Хәзер менә сул кулым һаман оешып тора, көчтән төшә, зәгыйфьләнә, сул аягымда да көчсезлек бара, соң тәрәккый итә-итә бөтенләй түшәккә үк яткыруы ихти­малы юк түгел икән, шул рухымны кыса (бу хәбәрне Сәгадәткә әйткәнем юк, сез дә белдермәгез), вә халән ки (чынлыкта), әйе, язасы нәрсәләр язы­лып бетмәгән иде, дарулануы мөмкин түгел бер хәлгә әле кермәгән булса да, минем вазгыятем андый буржуазный эшләргә мөсәгыйд (мөмкин) түгел. Докторлар фәләнне эшлә, фәләнне эшләмә, дип, мөһаҗир тормышында әсассыз нәрсәләрне тәүсия (киңәш) итеп йөдәтәләр. Мин үземнән фи­дакярлек берлә эшләнә торганыннан башка берсен дә эшли алмыйм. Шуныц өчен «Утыз еллык тормыш»ны кызу-кызу язарга тотындым. Хәерле бул­сын. Ләкин бу хәбәрне бик шаулатып йөрмәгез, бәлки әле, кәефләр яхшырса, бетеп тә китәр.

          Сәгадәт үткән ел монда то­рып китте. Хәзер инде бик зу­райды, җисмән вә рухан бик үсте, мәгълүматы артты. Менә хәзер Бер­лин дарелфөнүненең әдәбият факуль­тетына язылып йөри. Ләкин аның тәрбия мәсьәләсе бераз мөшкелләште. Аурупада укытырлык акча эшләү мон­да бик авыр, хосусән, миңа. Шуның өчен ул яктан бер дә күңелем тыныч түгел. Вә халән ки кызны укытып, дарелфөнүнне тәмам иттерүне дә үземнең вазифаларым эчендә санаган идем. Минем китапларыма әле һаман гонорар алып булмыймы? Урысларның, монархист язучылары алып тора да, ничек татарның иңберенче социа­лист язучысы ала алмый? Сез шул урыслардан да мәйсезрәктер инде. Әдәби китаплар булса, җибәреп тор! Фәтхи Бурнашныц «Камалы карт» дигән лыгырдамасын укыдым. Ул кешегә аз-маз ихласым бар иде, тәмамән бетте. Шулкадәр начар нәрсәне ни дип бастыралар? Сездә шул әдәби цензура тәмамән беткән, күрәсең, Алла тәүфикъ бирсен инде. Хушыгыз!

Даими адресым: Истанбул. Бәй Гали җаддәсе. Мөсәрәт отеле, Гаяз Исхакый бәк.

Нуриягә, балаларга сәлам.

Гаяз Исхакый. 24 апрель, 1927.

Истанбул.

          Бу хат берәр һәфтә җибәрелми торды. Менә бүген Сәгадәтнең дарелфөнүнгә язылуыннан хат алдым. Ул хәзер студент булды.

          Без монда Мәскәүдәге съездның бәгъзе бер ораторларын радиодан тыңладык, мин Калинин берлә Рыков­ны тыңладым. Анда әле өмет күрәм. 

 

ӘХМӘТ ТИМЕРГӘ

          Беренче Бөтендөнья сугышында Төркия, Алмания мәнфәгатьләре йогынтысына эләгеп, аны якла­учы буларак катнаша. Зур сугышлар нәтиҗәсендә, төрек армиясеннән 50 меңнән артык кеше Русиягә әсир төшә. Властьлар җирле кешеләргә әсирләр белән аралашуны тыя. Ул чорларда басылган нинди генә газетаны ачып карасаң да, бер үк сәхифә баруын күрәсең: «Төркия хәлләре», «Төркия фронтында».

          Төрек әсирләренә ярдәм итүне рәсмиләштерү мәсьәләсен Гаяз Исхакый нәшер иткән «Ил» газетасы беренчеләрдән булып күтәреп чыга. Мондый мөмкинлек Февраль револю­циясеннән соң туа. Төрле шәһәрләрдә мөселман комитетлары барлыкка ки­лә. Г.Исхакый ярдәме белән Мәскәү мөселман комитеты каршында (бу вакытта ул шул комитетның рәисе) «Төрек әсирләренә ярдәм» берлеге ачыла. Әйберләр, акчалар җыялар, әсирләргә мәчетләрдә, мәдрәсәләрдә  яшәргә мөмкинлек бирәләр. Алар турында «Ил» газетасы хәбәр итеп тора. Мөселманнар яшәгән барлык шәһәрләрдә дә әсирләргә ярдәм коми­тетлары төзелә һәм төрле газеталарда кан кардәшләребезгә ярдәм итүне со­рап мөрәҗәгать басыла.

          Г.Исхакыйның «Дулкын эчендә» исемле драмасында да шул чор ва­кыйгалары тасвирлана. Пьесада күп михнәтләр күргән аталы-уллы төрек әсирләре Казанда мәрхәмәтле Разия ханым гаиләсенә килеп сыена, шун­да яклау, ярдәм таба. Г.Исхакый мәгълүм «Васыять»ендә болай ди: «Идел буе төреге ал арны ачлыктан, үлүдән коткара. Кием бирә. Мәскәүдә безнең корган яшерен «Кызыл Ай» җәмгыятемез бик күп әсир төрек за-битларын (гаскәриләрне) Иран аша Төркиягә качыра».

          Г.Исхакыйның кызына язган хат­лары арасында бер кызыклы хәбәргә юлыктык: «Минем башыма бу ара­да бер бәла килеп чыкты. Берничә елдан бирле миңа «Хезмәт, вазифа» берлегеннән һәр өч айга дүрт йөз лира биреп киләләр иде, моны минем беренче (дөнья сугышында) төрек әсирләренә ярдәм иткәнемне белгән бер зат ясаткан иде, ул кеше бу елларда күздән төште. Шул акчаны март башыннан кистеләр... Моны төзәттерү дә мөмкин түгел ке­бек күренәдер, шуңарга мөтәәсирмен (хәсрәтлемен), нишләргә дә белми аптырап калдым». Димәк, Төркиядә Г.Исхакыйның төрек әсирләренә ярдәм итүен бәяләүчеләр булган.

          Икенче Бөтендөнья сугышыннан соң Г.Исхакый шундый ук гуманитар ярдәмне, Төркиядән торып, бу юлы инде үз милләттәшләренә күрсәтә. Әдипнең Русиядәге әсир төрекләргә ярдәм итүе турында галим Нияз Субаев язмаларында шактый тәфсилле бәян ителгән булса, аның сугыштан соң үз милләттәшләренә шундый ук ярдәм күрсәтүе хакында әлегә безнең матбугатта язылганы юк иде. Алманиядә калган әсирләр, Төркиягә күчәргә ярдәм итүен сорап, иң берен­че Г.Исхакыйга мөрәҗәгать итә. 1947 елда Истанбулдан Анкарага кызына язган бер хатында ул: «Мин һәркөнне Алманиядәге безнең әсирләрнең кал­дыкларыннан (калганнарыннан): «Ник безне алдырмыйсыз?» - дип, үпкәләгән мәктүбләр алам. Монда хө­күмәт кабул итми, дип, ачык җавап язарга да куркам, чөнки әллә нинди мәгънәләр чыгару ихтималлары бар. Хәлләре бик авыр мескеннәрнең. Ара­ларында үзен-үзе үтерүләр дә шактый күбәйгән икән. Тәңре ярдәмчеләре булсын. Безнең кулымыздан берни килми». Икенче бер хатта: «Безнең Алманиядәге әсирләрнең күпчелеге, ах­рысы, шулай килә алмый калалар», -  дип борчыла. Ләкин борчылып кына калса, ул Исхакый да булмас иде. Әдип, җиң сызганып, әсирләргә беренче ярдәм -   посылкалар җибәрүне оештырып йөри. Болар турында да без аның кы­зына язган хатларында укыйбыз: «Без монда әсирләремезгә пакет (посылка) күндерү хакында тәдбирләр (чаралар) күрү белән мәшгульбез». «...сиңа теге татар егетенең адресыны күндерәм. Ул тагы бер хат язды, шигырьләрен күндергән, үзе бик ач... Шул мескенгә бер пакет күндерсәң, савап булыр иде. Мин Мөхәммәд әфәндегә һәм аның ха­тыны Гайшәгә ике пакет күндергәнгә, өченчене җибәрә алмыйм...» «...тагы берсенә Билал бәк күндерергә булды вә башкаларның да адресларын сорат­тык, бәлки, дүрт кешегә берәр пакет күндерә белербез... Аз булса да, аларны хәтерләү булса да, кәефләре килер иде. Бик авыр көннәр кичерәләр».

          Чит җирләрдә яшәүнең ачысын-төчесен үзе татыган Г.Исхакый мил­ләттәш әсирләрнең язмышын йөрәгенә якын алып, аларга матди ярдәм оеш­тыру белән генә чикләнми, өзлексез рәвештә аларны Төркиягә китерү бу­енча эшли. 1948 елның 4 июлендә ул Сәгадәткә: «Кичә ... тупланып киләчәк әсирләргә ярдәм эшен юлга куярга ка­рар алдык», – дип хәбәр итә.

          Г.Исхакыйның якташыбыз, дөнья­күләм танылган профессор, тюрко­лог Әхмәт Тимергә (1912-2003) 1949 елның 27 февралендә язган хаты нәкъ әнә шул Алманиядәге әсирләргә ярдәм оештырып йөргән вакытка туры килә. Бу хатны миңа, 1994 елда Анкарага баргач, Әхмәт абый үзе биргән иде. һәм ул үзенең Берлин университетын­да укып йөргән елларыннан бер хатирә дә сөйләгән иде: «Матди кысынкылык аркасында укуны ташлап, Берлиннан китәргә булдым. «Яңа милли юл» мәҗ­мугасына милләттәшләр белән саубул­лашырга бардым. Сәгадәт апа мине тыңлап торды да укуны ташламаска үгетли башлады. Әйдә, мәҗмугада эшләрсең, безгә ярдәм итәрсең, бераз мәгаше (акчасы) булыр дип, минем китү карарымны сүтеп тә куйды».

          Әхмәт Тимер Берлин университе­тын тәмамлый. Г.Исхакый әлеге хатны язган дәвердә Әхмәт Тимер Анкарада Төркия Милли мәгариф министрлы­гы каршындагы музейлар идарәсендә эшли. Күрәсең, ул Алманиядәге мил­ләттәш әсирләргә ярдәм фондына үзеннән өлеш тә керткән.

          Шуны гына әйтәсе кала: бу чорда Г.Исхакый Ерак Шәрыктагы мөһа­җирләрнең дә үтенечен кабул итеп, аларга Төркия ватандашлыгы алу бу­енча да актив эш алып бара.

          Г.Исхакыйның хаты гарәп язуында төрек телендә язылган.

 

Хөрмәтле Әхмәд Тимер бәк!

          Җибәргән хатыгызны һәм дә 63 лира акчагызны алдым. Хезмәтегез, мәшәкатегез өчен рәхмәт. Безнең әсирләр берәм-сәрәм килеп торалар. Ләкин зур масса булган безнең Идел-Ураллыларның исемлеген, миграция белән шөгыльләнүче Җәүдәт бәк анда чагында аңа бирмичә, яшереп саклыйлар икән. Безнең 180 якташы­быз бирегә килүчеләрнең исемлегеннән төшереп калдырылган. Аларның хокук­ларын кайтару эшендә тырышабыз.

          Бу хат белән бергә кичә Алманиядән сезгә дип җибәрелгән бер хат белән бер рәсем җибәрәм. Сезнең туганнар­дан, диделәр. Биредә яңа хәбәрләр юк. Мин ун көн буена, грипп белән авы­рып, өйдә генә тору мәҗбүриятендә калдым. Хәзер инде, бәрәкәт бирсен, хасталыгым бетте. Истанбулныц бу елдагы һавасы бик начар. Авырулар бик күп.

Закир бәккә, Сания ханымга, Ләләгә, Азатка күп-күп сәламнәр.

Хөрмәт белән Гаяз Исхакый.

27 февраль, 1949.

Истанбул, Бәйуглы.

Кереш мәкаләләрне һәм хатларны

басмага Г.Исхакый исемендәге бүләк иясе

Лена ГАЙНАНОВА әзерләде.

Read 2370 times Last modified on Дүшәмбе, 20 Октябрь 2014 03:43
Союз писателей РТ