Җомга, 06 Сентябрь 2013 15:33

Беренче гонорар

Rate this item
(0 votes)

          Без, башлары иҗат белән каткан егетләр, барыбыз да гонорарның ни-нәрсә икәнен бик яхшы белә­без. Маңгай тирен сыпырып эшләп тап­кан хезмәтеңнең җимеше булган берен­че гонорарны да һәркайсыбыз нык хәтерли торгандыр. Ә минем беренче гонорарым аеруча истәлекле булды, әй. Гомергә онытылмаслык булды. Ходай­га шөкер, әдәбият мәйданында мин бик озак гомер кичердем. "Беренче гонора­рым" тарихын да, сезгә тәмләп сөйләп бирү өчен, миңа кимендә 65 еллар арт­ка чигенергә туры килер. Ягъни, 1947 еллар бу. Дөньяның иң гүзәл почмакла­рыннан берсе - Дөбъяз. Үз гомеремдә бик күп җирләрдә булдым, күп сәяхәтләр кылдым. Туган ягыбыз Дөбъяздан гүзәл җирләр тапмадым.

 

          Элеккерәк елларны Дөбъяз гөрләп торган район үзәге иде. Шушы төбәктән бөтен татар халкы горурланган кори­фейлар чыккан. Үзен реформатор сана­ган Никита Хрущев әллә көнләште, Дөбъязыбызны Биектау районына куш­ты. Аңа карап дөбъязлар югалып калма­ды, яңа районга үги бала булып тагыл­мады, рәхәтләнеп яшәп китте. Шушы төбәкнең танылган шагыйре Рафис Кор­бан "Биектау" дигән шигырендә болай яза:

 

Биектауның биек таулары юк,

Биек тауда биек үрләр бар.

Биектауның данын биекләргә

Алып менгән бөек ирләр бар.

 

Ул - бишеге татар моңнарының,

Анда туган Солтан Габәши.

Шушы якның караңгы бер авылы

Биргән җиргә Салих Сәйдәшне.

 

Халкым минем кара заманнардан

Каралыплар беткән бер чорда,

Агартырга теләп халык аңын

Максудилoр туган Ташсуда...

 

Безнең якны Казан арты, диләр.

Даны олы безнең якларның.

Еракларда йөри аның даны,

Даны булып йөри татарның!

 

          Чүт кенә читкә тайпылдык бит. Ниш­лисең? Бер хәлең дә юк. Туган төбәгең турында сөйләгәндә бер авыз сүз сөйләп кенә котылып булмый шул. Ә сүз башыбыз "Беренче гонорар" иде бит.

          ... Дөбъяз район клубы. Ватан сугы­шы беткәнгә әле 2 генә ел. Март ае. Урамда ике көн рәттән күз ачкысыз, җепшек буран. Дөбьяз сайлаучылары СССР Югары Советына депутат итеп "Язгы җилләр" романы авторы Кави Нәҗмине сайларга булды. Без, мәктәп балалары, барча Дөбъяз халкы, кыш бу­ена ягылмаган, тушәмнән шып та шып тамчы тамган клубта Кавиабыйны көтәбез. Бик тантаналы очрашу булыр­га тиеш. Шул уңай белән һәр балага ап-ак бодай оныннан берәр калач, ягъни кабартма өләштеләр. Үткенрәк малай­лар икешәр калач эләктерде. Моңарчы күргән, ашаган нәрсәме, диген. Кабар­тманы кайсы җиреннән кабарга белми­без.(Шундый заманнарны да кичердек!)

          Зур язучыбыз килгәнне зарыгып көтүчеләр арасында мин дә бар, "4а" классының иң актив укучыларыннан берсе. Аягымда, башта әти, аннан соң әни өстерәгән, аннан миңа калган, кат-кат олтанлы көрән киез итек. Муеным­да - көн саен кайнар үтүк белән басты­рып алган, кызыл сатин галстук. Чыкыл­дап торган пионер, илебездә коммуни­стик җәмгыять төзүгә армый-талмый үз өлешләрен кертүче Дөбъяз коммунист­лары сафына менә бүгеннән ук ышаныч­лы алмаш!

          Безнең мәктәпнең Павел Корчагин исемендәге пионер дружинасының өлкән пионервожатые авылның бер чи­бәре Фәймә апа иде. Аның җитәкчеле­гендә депутатны каршы алу уңае белән зур концерт әзерләдек.

          - Альберт, колагыңа ныклап киртлә! – дип кенә дәшеп алды мине Фөймө апа.  – Син бит безнең шагыйребез. Оялып торасы булма. Концертта бер шигырь сөйләрсең.

          Мин ул чакта ук бик күндәм малай идем. Карышып тораммы соң? Пионер­ларча: "Була ул!" - гына дидем. Дәрт­ләнеп киттем. Сәхнәгә чыгудан да курыкмыйм. Ә шигырьләрне яттан байтак беләм, берочтан берьюлы өчне-дүртне сөйләп төшәргә дә булдырам.

          Өйлә алларыннан бар халык урамга сибелде. Клуб каршына, бер кошевкага җиккән өч алмачуар айгырны көчкә тыеп, әләмнәр белән бизәлгән чанакилеп тук­тады. Аннан төлке якалы бүре толыплар кигән өч кеше төште. Беренчесе – Дөбъяз райкомының беренче секрета­ре, легендар шәхес Галим абый Шәмсетдинов. Ул яшь чагында әфган чигендә чик сакчысы булып хезмәт иткән. Галим абый төнлә дозорда тор­ганда әфган ягыннан бертөркем басма­чылар чик бозмакчы була. Безнең Галим абыебыз берүзе булса да югалып кал­мый, тегеләргә каршы ут ача. Алай гына да түгел, ун басмачыны әсир итә. Шуның өчен аны Кызыл Байрак ордены белән бүләклиләр, туган авылына исе­ме язылган маузер биреп озаталар. Дөбъяз халкы Галим абыйны нык хөрмәт итә иде.

          Чанадан төшүченең икенчесе - алай ук легендар шәхес булмаса да, бик уңган-булган агай, райбашкарма коми­теты рәисе Рәхим Гайсин. Өченчесе - кунагыбыз Кави абый Нәҗми. Аны да тиз таныдык, ул юлбашчыбыз Сталин бабай төслерәк киенгән. Өстендә - үзенә ки­лешле соры френч, аягында - ак фетр итек.

          Клубка кереп, өчесе дә сәхнәгә кү­тәрелде. Андый тантаналы очрашу ва­кытында җитди сөйләшүләр күп булган­дыр. Дөбъязлар булачак депутатлары­на наказлар да биргәндер.

          Тиздән без бик ныклап әзерләгән кон­церт башланды. Баштаюлбашчыбыз иптәш Сталинга озын гомер теләп, хор белән җырлап алдык. Мин ут йотып то­рам, сер генә бирмим. Әмма чират миңа да җитте. Совет халкының явыз дош­маннар белән бетмәс-төкәнмәс сыйн­фый көрәшен төгәл чагылдырган ша­гыйрь Һади Такташның "Бәр барабаның" шигырен югары пафос белән сәхнәдән сөйләп төштем. Ул чакта бераз гына са­каурак төсле идем. "Р"ны ярып кына әйтә алмыйм. Минеке "Бәл балабаның! Бәл балабаның" төслерәк чыкты. Сака­урак сөйләвемне халык аеруча килеш­терде, дәррәү килеп кул чаптылар. Ә Кави абый мине үз янына чакырып, ба­шымнан сыйпады, аркамнан сөйде. Мин беркатлыга шул җитә калды. Де­путатлыкка кандидатны каршылауның Дөбъяз райкомы бюросы тарафыннан расланган сценариен бозып, сәхнә ар­тында торучыларны салкын тиргә төше­реп, бик зур сер чишкәндәй:

          - Кави абый, кеше-карага белгертми генә йөрим. Мин дә бит чын шагыйрь! Үзем чыгарган шигырьләрем дә дачурт, - дип әйтеп салдым. Кесәмнән бераз таушалганрак куен дәфтәремне тартып чыгардым. Көн саен, минут саен, ди­гәндәй куллануда булгач, куен дәфтәре ялт итеп тормый инде. - Укыйммы соң?

          - Йәле? Кая, ниләр яздың икән? - диде Кави абый. - Укып күрсәт әле!

          Безнең класста бүкән кебек нык, үсә төшкәч татар көрәше буенча чемпион буласы шул чакта ук төсмерләнгән Исхак исемле малай бар иде. Җитмәсә, минем ахири. Әмма бераз хулиганрак иде. Шигырь юлларымның төп герое итеп шуны алганмындыр. Тып-тын кал­ган залны тагын да сагайтып:

 

Әй, Исхак, Исхак, Исхак,

Хулиганлыгың бик хак.

Парта астыннан ипи алып,

Дәрестә гел күшәп утырасың.

Бөтен дисциплинаны бозасың,

 

дип әйтеп салдым.

          Дөбъяз публикасын әйтәм әле. Поэзи­янең бик четерекле үрнәкләрен дә аерым сиземләү белән аңлый торган халык. Бу юлы да тып-тын калдылар. Кави абыйның: "Шәп чыккан бу!" - дигән сүзен ишеткәч кенә, дәррәү кул чаба башладылар. Кунак язучы абый мине янәдән үз янына чакырып алды, ба­шымнан сыйпады.

          - Болай булгач, улым, синнән бер дигән язучы чыга! - дип дәртләндерде. Ә мин ул вакытта ук Дөбъяз халкы ал­дында "Безнең бер дигән яшь язучы­быз!" дигән ат казандым. Уч тутырып алган беренче гонорарым да озак көттермәде. Дөбъяз урта мәктә­бе ул елларда киң болынга җәелеп, авыл тау астында утыра иде. Мәктәптән кайтканда, тараканга да тездән булган инеш аша тар басмадан чыгасы бар. Го­норар белән котларга Исхак дустым мине шул басмада көткән.

          - Ывтаритетымны аякчу урнына са­лып, бөтен Төпъязга хур иттең. Шуның өчен мә, бүләгемне ал, - дип, берне баш­та каш арасына тондырды. Икенчене - колак төбенә. Кыскасы, бу кичтә Исхак мине чимә-чи канга батырды. Әмма аның бу җәзасын мин геройларча кичер­дем. Берәүгә дә зарланмадым. Чөнки Исхак минем җан дустым иде.

          10 классны тәмамлау белән аны ар­миягә, флотка алдылар. Чөнки физик яктан бик нык, таза иде ул. Алар суасты көймәсендә, су өстенә айлар буе калык­мыйча, Куба ярларына кадәр барган. Суасты көймәсендә хезмәт иткәндә, Исхак бик оста аш пешерү һөнәренә өйрәнгән. А-а-а! Искиткеч тәмле итеп кәбестә ашлары, кызыл чөгендер турап, борщ ашлары пешерә иде. Хезмәт сро­гын тутырып кайткач, Казанның иң яхшы рестораннарында баш повар бу­лып эшләде. Минем ул чакта институт­та укыган елларым. Исхак мине еш кына үзе эшләгән ресторанга кунакка дәшә, ни теләсәң, шуны сайла, дип кыстый. Берочтан "беренче гонорар"ны да кү­ңелле итеп, сагынып, көлешеп искә ала­быз.

          Суасты көймәсендә 3,5 ел хезмәт итү аны чыныктырып кына калмаган, сау­лыгын да алгандыр. Япь-яшь, типсә ти­мер өзәрлек ир уртасы яшендә, Исхак дустым эш урынында йөрәк өянәгеннән мәрхүм булды. Үлемнең берсе дә үке­нечсез булмый, диләр. Казан уртасын­дагы рестораннарның берсенә табибләр вакытында килеп җитә алмаган. Килеп җитсә, тиешле уколларын ясаса, кем белә, терелеп тә киткән булыр иде Исхак дустым. Хәзер инде аның урыны җәннәттә булсын, дип теләргә генә кал­ды.

          75 ел гомеремдә гонорарларны күп алдым. Әмма беренчесен гомеремдә онытасым юк...

Альберт ХӘСӘНОВ

 

Read 2354 times Last modified on Сишәмбе, 29 Декабрь 2015 14:36
Союз писателей РТ