Җомга, 13 Сентябрь 2013 16:25

“Кояшлы мизгел» – поэма ул

Rate this item
(0 votes)

          13.09.2013.

          Иҗат кешеләренең язмышы һәркайсына хас серле үсеш-күтәрелешләр, күптөр­ле эзләнүләр, уңышлар-уңышсызлыклар белән тулы. Сүзем - Лениногорск шәһәрендә яшәп иҗат итүче Рәмзия Габделхакова турында. Кулыма ка­ләм алырга аның «Кояшлы мизгел» («Казан утлары», 2012 ел, 6 сан) дигән кечкенә повесте мәҗбүр итте. Әсәрнең кыйммәте - үтә дә тансык лирик проза жанрында язылуда. Төгәлрәк әйткәндә, әлеге жанрның сәнгати юга­рылыкта тормышка ашырылуында. Бу повестьны поэма дип атаганда дөресрәк булыр иде кебек. Чөнки ул башыннан ахырынача шигърият, романтика белән сугарылган. Автор укучыны экспрессив киеренкелектә тота. Вакыйгалар прозага хас булганча вәземләп, җәелеп сурәтләнми, нәкъ поэма кануннары буенча кичерешләр кайнаган мизгелләр, кульминацион нокталар буенча бара. Р.Габделхакова реалистик хикәяләүдән качарга тыры­ша, геройның эчке дөньясындагы үзгә­решләр аша мавыктыруны төп канва итеп ала, шул рәвешле серле поэтик атмосфера тудыруга ирешә, күпьяклы мотивлаудан, аңлатудан котыла.

          Әсәрнең композицион үзәген худож­ник Раян тотып тора. Барлык вакыйга­лар аның субъектив кичерешләре аша уза. Ул лирик-романтик яссылыкта яши, укучы буларак, син дә аның рухи дөньясы эчендә дулкынланасың һәм уйланасың. Илле яшьлек юбилее якын­лашып килүче Раян үзенең картинала­ры өчен акча юллап йөргәндә кинәт гашыйк була. «Өстәл артында, зур яф­раклы фикус гөлләре арасында, тәрәзә­дән төшкән кояш нурларына күмелеп, бер фәрештә утыра. Шикәр кебек ак кофта, шул кофтаның челтәрле нәфис якасыннан калкып чыккан мәрмәр му­ен, озынча алсу йөз, кояш нурында көн­багыш чәчәгедәй чагылган соргылт-сары каш-керфекләр, иңнәренә таралып төшкән алтын чәчләр... Фәрештә, ак кулларын өстәлгә салып, уйчан йөзен тәрәзәгә таба бора төшеп, бер халәттә катып калган. Менә өстәлдәге теле­фоннарның берсе тынлыкны сискән­дереп кинәт чыңлый башлый... Язгы кояшның иркә нурларында коена-коена хыял диңгезендә йөзгән хатын ялт итеп бүлмәгә таба борыла, кабаланып телефон трубкасына үрелә, колакка ефәк җепләр булып, арфа кылларында тирбәлеп чыккан ифрат назлы, иркә тавыш килеп ягыла. Менә Фәрештә нурлы карашын Раянга төби, матур күзләре, тулы иреннәре белән үз итеп, бик йомшак итеп елмаеп куя. Болай да кояш нурлары белән тулы бүлмәдә, бар төсләре белән уйнап, гүя салават күпере балкый...» Сихерләнгән худож­ник әйтәсе йомышын да онытып чыгып йөгерә. Ләкин Фәрештәсен кабат ба­рып күрергә, танышырга өлгергәнче, аны көтелмәгән тормыш давыллары үз эченә бөтереп алып кереп китә. Шул давылларның иң хәтәре - хатынының рак белән авыруы һәм үлеме. Ул баш күтәрмичә эчүгә сабыша, азагы психик авырулар диспансерына озатылу белән төгәлләнә. Шунда Раян утыз-утыз биш яшьләрдәге Альберт исемле талантлы егет белән бер палатага туры килә. Альберт та иҗат кешесе, шигырьләр яза, үзе чыгарган җырларын гитарада уйнап җырлый, кыйбласын җуйган шактый кешеләрне дөрес юлга да бастыргалый икән. Альберт Раянны терел­тергә алына.

          - Бөтен чир бушлыктан килеп чыга, абзый! - ди ул аңа. - Бушлык төпсез кара упкын ул, черная дыра, анда бөтен галәм сыя, хет күпме тутыр. Вәт шунда кереп югала да инде кеше.

          Альбертның сүзләрен, җырларын тың­лаган саен, Раян үзенең чын асылына якыная бара һәм бу баткаклыктан чыгарлык, кабат тормыштан атлап китәрлек көч чыганагын таба. Ул чыганак - аның беренче мәхәббәте! Илле ел буе яшәп таба алмаган һәм көтмәгәндә кара-каршы очрашкан те­ге Фәрештәсе! Элек гаилә корса да, булмаган аның мәхәббәте, шуңа күрә соңгы һәр картинасында шыксызлык, төшенкелек, дөньяга усал караучы сы­ңар күз пәйда була. Автор символик детальләр, күренешләр аша иҗат кешесенең катлаулы рухи дөньясына үтеп керә, аның күңел офыкларында кузгалган күкрәү-яшеннәрне укучы­ны дулкынландырырлык һәм ышан­дырырлык итеп ача. Мин моның ни рәвешле башкарылуын сөйләп, укучы үзе кичерәсе ләззәтне киметәсем кил­ми. Шуны гына әйтим, Раян эзләп барганда, Фәрештә инде эшеннән киткән булып чыга. Ләкин алар тагын очрашалар һәм бу юлы Фәрештәсе, нәкъ Раян кебек, чыгып китеп юк була.  Шул рәвешле вакыйгалар иң киеренке ноктасында төгәлләнмичә кала. Аның төгәлләнүе кирәкми дә. Автор әйтә­сен шуның белән әйтеп бетерә. Әсәр­нең башыннан ахырынача лейтмотив булып барган «Фәрештә», «кояшлы мизгел», «кояшлы бүлмә» символлары укучыны авторның төп фикеренә, яшәү фәлсәфәсенә төгәл алып килә. Күңел бушлыгы кешене өметсезлеккә төшерә һәм үтерә. Ярдәмне читтән көтмә, иң элек үзеңнән эзлә. һәркемнең кү­ңелендә ниндидер якты мизгелләр була. Ул мизгелләр кояш кебек бөек хәят көченә, рухи яңарту көченә ия. Әгәр авыр хәлдә калсаң, ышаныч уята алырлык, аягыңа торып басарлык көч бирүче әнә шул кояшлы мизгелеңне эзләп тап. Ул мизгел синең балачагың­да, мәхәббәтеңдә, иҗатыңда, кылган игелекле гамәлләреңдә, син элек яула­ган тормыш үрләрендә һәм башкаларда булырга мөмкин. Алар синеке, алар сиңа бүген, авыр чагыңда да хезмәт итәргә сәләтле һәм сиңа көч бирә, сине күтәрә ала. Алар - сине упкынга сөйрәүче куркыныч, битараф бушлык­ны җиңәчәк тере күзәнәкләр. Мин бу кечкенә повестьның зур концепциясен шулай аңладым.

          Төп геройның кичерешләре реаль тормыштан аерылып романтик томан эчендә генә барса, әсәр тиешле резо­нанс ала алмас иде. Барысы да бүгенге яшәешебез, иҗтимагый-сәяси тормы­шыбыз атмосферасында ага. Әйтик, акчаның кешеләр рухына, безнең те-ләк-омтылышларыбызга, бәхетебезгә торган саен җимергечрәк тәэсире шак­тый калку сиздерелә.

          Рәмзия Габделхакованың иҗатын мин күптән күзәтәм. Ул үзенең «Кар өстендәге миләшләр», «Көзге яшен» дигән шигырь җыентыкларында, газета-журналларда басылып килгән күпсанлы хикәяләрендә, нәсерләрендә беренче алымнарыннан ук бүгенге яшәешебез турында,бигрәк тә гаилә мәсьәләләрендә җитди уйланучы, тор­мыш каршылыкларын кыю ачучы ав­тор итеп танытты. 2000 елда «Мәдәни җомга» газетасы оештырган әдәби конкурста кызыксындыру бүләгенә ла­ек булган «Көмеш тун» хикәясен һәм шул исемдәге проза китабын (2006) мин аның иҗатында югары баскыч дип бәялим. Р.Габделхакова, шигърияттә дә, прозада да оста иҗат итүен раслау белән бергә, әдәбиятның бу ике төрен органик куша алуын да күрсәтте. Шун­нан соң күп тә үтмәстән, ул «Тау артын­да кояш бар» дигән романын дөньяга чыгарды. Наргизә исемле яшь кызның мәхәббәт юлындагы тәүге абыну-сөртенүләре, тирә-юнендәге кешеләрне тану кыенлыклары, Үзбәкстанга кадәр адашулы сәфәрләр кылуы, күкрәгенә газап-сагыш утлары төяп кабат әйлә­неп кайтулары, үзенә тиң ярны тапкан­чы тагын адашулары... Бу романга да җылы лиризм хас.

          Әйтергә теләгәнем шул: Рәмзия Габделхакова үз стилен тапты. Ул моңа иҗатының башыннан ук алып барган җитди эзләнүләре аша килде. Бер үк авторның шигъри әсәрләре аерым, про­засы аерым яшәгән очраклар күп. Рәмзиянең поэтик куәсе чәчмә әсәрләрен тулысынча сугара. Үткән гасырның 90 елларында күренекле шагыйрь Әхсән Баян әдәбиятыбызны поэтик романти­ка, лиризм белән эретелгән күпсанлы повестьлар, романнар, хикәяләр, дра­ма әсәрләре белән баетты. Нәкъ шул чорда шагыйрь Шәйхи Маннур иҗат иткән «Агымсуларга карап», «Чын сөю бармы?» дигән лирик повестьлар да яңалык булды. Заман кырыслануы йогынтысындамы, башка сәбәпләр­дәнме, шуннан соңгы дәвердә без шагыйрьләрнең проза агымына кереп, колачлап йөзүләре, анда үз дулкын­нарын уйнатулары хакында олылап, күренеш булырлык итеп сөйли ал­мыйбыз. Минемчә, соңгы елларда бу өлкәдә яңа күтәрелеш сизелә. Факил Сафин, Фирүзә Җамалетдинова, Ха­лисә Мөдәррисова, Галимҗан Гыйльманов, Эльмира Шәрифуллина кебек шагыйрьләр каләменнән төшкән чәчмә әсәрләр шуңа мисал булып торадыр. Әлбәттә, төрлесе төрле дәрәҗәдә, төр­ле стильдә иҗат итә. Алар арасында укучы күңелен яуларлык, аңа югары эстетик ләззәт бирерлек Рәмзия Габделхакова әсәрләре дә бар. Бүгенге татар прозасына романтик рух, лиризм, экспрессив энергия килүенә куанырга гына кала.

Фоат САДРИЕВ

 

Read 3237 times Last modified on Чәршәмбе, 17 Сентябрь 2014 21:36
Союз писателей РТ