Дүшәмбе, 21 Октябрь 2013 12:25

Шагыйрьләр алар картаймый...

Rate this item
(0 votes)

18 октябрьдә М. Җәлил ис. академия дәүләт опера һәм балет театрында РФның атказанган мәдәният хезмәткә­ре, Татарстан Республикасы Халык шагыйре, ТРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт, Муса Җәлил исемендәге Республика яшьләр премияләре лауреаты, “Казан утлары” журналы баш мөхәррире Равил Фәйзуллиның 70 яшьлек юбилеена багышланган тантаналы кичә узды.

18 октябрьдә М. Җәлил ис. академия дәүләт опера һәм балет театрында РФның атказанган мәдәният хезмәткә­ре, Татарстан Республикасы Халык шагыйре, ТРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт, Муса Җәлил исемендәге Республика яшьләр премияләре лауреаты, “Казан утлары” журналы баш мөхәррире Равил Фәйзуллиның 70 яшьлек юбилеена багышланган тантаналы кичә узды.

          “Җидедәгесе җитмештә”. Шагыйрьнең  бөтен иҗат юлын һәм тормышын шушы ике сүз белән әйтеп була”.  Равил Фәйзуллинны бәйрәме белән котларга килгән Татарстан республикасы дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев  шулай дип билгеләде. Дөрестән дә, шагыйрь мәктәп эскәмиясеннән үк каләм тибрәтә башлый һәм еллар үтү белән  шигърияткә тугры булып кала бирә. Ул 1966 елдан СССР Язучылар берлеге  әгъзасы, иллеләп  шигъри җыентыклар авторы,   20  елдан артык “Казан утлары” журналының баш мөхәррире. “Юбилейларың үтәр үтүен, әмма әле алда сезнең катлаулы эшләр башкарасы бар, - дип дәвам итте Минтимер Шәрипович. Бүген башкалабыз  төрле утлар белән балкый. Сиңа һәм барлык Татарстан язучыларына “Казан утлары” журналын тагында яктырак итәсе бар һәм бу безне уртак бурычыбыз, дип  билгеләде ул. Чыгыш ахырында мөхтәрәм бәйрәм кунагы Республика  Президенты Рөстәм Миңнехановның котлауларын җиткереп, бүләккә автомобиль ачкычларын тапшырды.

 

 Татарстан республикасы дәүләт киңәшчесе М. Шәймиев  һәм халык шагыйре Р. Фәйзуллин.

 

          Театры сәхнәсеннән нәфис сүз остлары,  артистлар башкаруында әдипнең  шигъри юллары яңгырады, танылган композиторлар көенә язылган җырлары агылды.

 

Татарстанның халык артисты, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт һәм Республиканың М.Җәлил исемендәге Республика бүләкләре лауреаты Илдус ӘхмәтҗановРавил Фәйзуллинның шигырен башкара.

 

         Шагыйрьне котларга теләүчеләр шактый иде. Татарстан Язучылар берлеге рәисе Рафис Корбан белән бергә сәхнәгә Төркия кунагы, профессор Мостафа Өнәр, Кабарда-Балкар республикасыннан балкар шагыйре Муталип Беппаев,  Мәскәүдә яшәп иҗат итүче язучы Рауль Мир-Хәйдәров һәм  Башкортстанның халык шагыйре Равил Бикбаев күтәрелделәр. “Татар телен өйрәтүче ике укытучым бар минем”, –  дип сүзне башлады Мостафа Өнәр,­­ – ул да булса бөек шагыйребез Габдулла Тукай һәм “Казан утлары” журналы”, – диде.  “Ничә еллар таныш булсак та, Равил Фәйзуллин һәм аның иҗаты һаманда зур бер сер булып кала”, – дип фикерләре белән уртаклашты күрше-кардәш Башкортстан республикасы вәкиле.

 

Равил Фәйзуллин ерак җирләрдән килгән кунаклар белән. 

 

          Шагыйрьнең якын иҗатташ дуслары, кызганыч бу  фани дөньядан киткән Туфан  Миңнуллин һәм Мөдәрис Әгъләмовның тере тавышларын ишетеп, видеоязма аша күреп, искә төшерү бик тә урынлы иде.

видеоязмада - Туфан Миңнуллин

 

          60 нчы еллар шагыйрьләре Ренат Харис, Радиф Гатташ, Гәрәй Рәхим,  Равил Фәйзуллин, Рөстәм Мингалим татар поэзиясенә яңа сулыш алып килгән кыю буын вәкилләре. Алар бишәү иде һәм алар бүген дә бар исән-сау, бүген дә үзләренең үткен каләмнәре белән заманга аваздаш дип, кичәнең алып баручылары олпат шәхесләребезне сәхнәгә чакырдылар. Юбиляр исә бу сүзләрне төзәтергә ашыкты, – “Без бишәү түгел, унбишәү идек, – дип,  Рәшит Әхмәтҗанов, Кадыйр Сибгатуллин, Айдар Халим һәм башкаларның исемнәрен атады. Аңа өстәп Рәдиф Гатташ та татар шигъриятендә аерым урын алып торган  Лена Шагыйрьҗан, Клара Булатова, Энҗе Мөэминованы  санап китте.

60 нчы еллар шагыйрьләре: Ренат Харис, Равил Фәйзуллин, Рәдиф Гатташ, Гәрәй Рәхим.

 

          Көтелмәгән сюрприз булып  кичәдә Равил Фәйзуллинның  улы Газизның чыгышы булды. Ул “Яңа музыка” оркестрына кушылып саксафонда уйнады, шагыйрьнең шигырьләрен инглиз, рус һәм татар телләрендә укыды. Ә аның музыка мәктәбе сыйныфташлары Тукайның “Туган тел”ен башкарганда, бөтен зал урыннарыннан басып,  кызлар һәм малайларга кушылып җырлады.

 

          Татарстан халык артистлары Равил Шәрәфиев, Әзһәр Шакиров, Ренат Таҗетдин шагыйрьнең сатирик әсәрләрен укыганда зал бер көлеп, бер тынып уйга чумып тыңлады.

Россиянең һәм Татарстанның халык  артистлары Равил Шәрәфиев, Әзһәр Шакиров, Ренат Таҗетдинов.

         

          Кичә ахырында Равил Фәйзуллин юбилейга килгән тамашачыга, шулай ук аны оештыруда зур  ярдәм күрсәткән ТР Мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Язучылар берлегенә рәхмәтләрен җиткерде.

Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллин.

 

          Юбилей – ул бераз гына туктап, үткәннәрне барлап, киләчәккә планнар кору мизгеле генә. Алда җавап эзлисе сораулар күп әле,  яшәешнең нигезен тәшкил иткән хисләрне шигъри юлларга саласы бар әле, чөнки...

 

Шагыйрьләр алар картаймый.

Шагыйрьләр – ара гына.

Вакыт иңсәсенә басып

ял итеп ала гына...

... Шагыйрьләр пыскый алмыйлар.

    Шагыйрьләр – яна гына.

 

Read 4829 times Last modified on Шимбә, 27 Сентябрь 2014 23:23
Союз писателей РТ