Сишәмбе, 03 Декабрь 2013 10:54

Туган илем - газиз җирем!

Rate this item
(0 votes)

Бәйгедә катнашучы балаларның барысына да истәлекле бүләкләр  таратылды. Бәйрәмгә килгән язучы Илүсә Нәбиуллина балаларга үзенең “Мин бит сине яратам” дип аталган китабын бүләк итеп таратты.


14 ноябрь  көнне Әлмәт шәһәренең 23 нче балалар бакчасында Татарстан нефтенә 70, Әлмәт шәһәренә 60, Әлмәт язучылар бүлегенә 50 ел тулу уңаеннан  “Туган илем,  газиз җирем”  дип аталган шигырь бәйрәме булды. Бәйрәмдә утыздан артык бала катнашты. Ә инде бәйгегә көч сынашырга 6 балалар бакчасыннан  икешәр бала килгән иде. Балалар Әлмәттә яшәп иҗат итүче  Клара Булатова, Минзифа Хөснетдинова, Тамара Бочиналарның шигырьләрен ятлаганнар иде. Шигырь сөйләүчеләрнең чыгышлары җыр, бию белән үрелеп барды.

Бәйгедә катнашучы балаларның барысына да истәлекле бүләкләр  таратылды. Бәйрәмгә килгән язучы Илүсә Нәбиуллина балаларга үзенең “Мин бит сине яратам” дип аталган китабын бүләк итеп таратты.

Read 662 times Last modified on Дүшәмбе, 20 Октябрь 2014 03:47
Союз писателей РТ