Пәнҗешәмбе, 19 Декабрь 2013 16:22

ТР Язучылар берлеге идарәсе утырышында ТР Язучылар берлеге рәисе Рафис Корбан чыгышы

Written by 
Rate this item
(0 votes)

19.12.2013

 

     Без Яңа, 2014 ел бусагысы алдында торабыз. 2013 ел язучыларыбыз тормышында шактый истәлекле, нәтиҗәле булды дип бәялисе килә.  Дистәләрчә романнар, повестьлар, күпләгән хикәя, шигырьләр иҗат ителде. Китаплар басылып чыкты. Татарстан Язучылар берлегенең Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән берлектә авыл турында проза әсәрләре иҗат итү буенча үткәргән конкурсында катнашып кына да 8 роман, 26 повесть һәм 34 хикәя иҗат ителде. Әдипләребез иҗат белән бергә үз укучылары белән очрашуларда актив катнаштылар. Татар телен саклап калу кебек мөһим мәсьәлә көн үзәгендә торганда, язучыларыбыз бу мәсьәләгә һич тә битараф  кала алмый. Күп кенә төбәкләрдә алар катнашында төрле очрашулар, китап тәкъдир итүләр, әдипләрнең юбилейлары белән бәйле кичәләр, әдәбият көннәре үткәрелде.

      Ш ундый чараларның беренчесе – 18–20 гыйнварда татар басма китабының 400 еллыгы уңаеннан Екатеринбургта һәм Свердловски өлкәсендә үткән әдәбият-сәнгать көннәре. Анда Татарстаннан драматург Данил Салихов белән әдәбият белеме галиме, филология фәннәре докторы, тәнкыйтьче Хатыйп Миңнегулов катнашты һәм чыгыш ясадылар.

     Февраль аенда Пермь краеның Барда районында – Рәшит Ягъфәров укулары, Ижау каласында – шушы төбәктә яшәүче әдипләргә Риза Шәфи исемендәге премия тапшыру уңаеннан әдәбият бәйрәме, Ульяновскида өлкә губернаторы катнашында үткән татар әдәбияты һәм сәнгате бәйрәме язучыларыбызның актив катнашында уздырылдылар.

     Әстерханда һәм Пермь караеның Барда районында Габдулла Тукайга һәйкәл куелу һәм Оренбург өлкәсендә  Муса Җәлил туган Мостафа авылында герой-шагыйрьнең музее ачылу да бу төбәкләрдә яшәүче милләттәшләребез өчен чын мәгънәсендә татар әдәбияты һәм сәнгате тантанасына әверелде.

     Әдипләребез аеруча нәтиҗәле эшләгән төбәк – ул тугандаш Башкортстан республикасы. Биредә яшәүче милләттәшләребезнең рухи тормышын баету  эшчәнлегебезнең бер юнәлеше булса, Башкортстан һәм Татарстан Язучылар берлекләре арасында  хезмәттәшлекнең яңадан ныгый башлавы да уңай күренеш дип бәяләнергә хаклы. 2013 ел Башкортстанда, һичшиксез, Татарстанның халык шагыйрьләре Роберт Миңнуллин һәм Разил Вәлиевләр иҗатына багышланган әдәбият бәйрәмнәре елы булып истә калачак. Беренчесенең 65 яшьлек юбилее Татарстан һәм Башкортстан язучылары катнашында зурлап билгеләп үтелсә, икенчесенең иҗаты шулай ук Уфада җәмәгатьчелеккә чын мәгънәсендә әдәбият-сәнгать бәйрәме итеп тәкъдим ителде.

     Уфада шулай ук Башкортстанның халык шагыйре Әнгам Атнабаевның 85 еллык юбилее, Татарстанның Кайбыч районы Чүти авылында Тукайның замандашы, гомеренең зур өлешен Уфада яшәп, татар-башкорт әдибе булып танылган Зариф Бәширинең тууына 125 ел тулуга багышланган әдәбият бәйрәмендә Башкортстаннан вәкилләр кашнашу, Уфада Татарстанның Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, шагыйрь Ркаил Зәйдулланың Башкортстан “Китап” нәшриятында чыккан китабын тәкъдир итү кичәсе, Башкортстанда яшәүче татар шагыйрәсе Хәлисә Мөдәррисованың туган ягында, Нуриман районында үткән 60 яшьлек юбилее кичәсе тугандаш әдәбиятлар дуслыгының тантанасы булды.

     Быел татар-башкорт әдәбиятлар дуслыгының яңадан ныгый башлавын күрсәтүче берничә вакыйга булды. Шуларның берсе – Чаллыда 2–3 октябрьдә Башкортстаннан зур гына делегация катнашында Башкортстан әдәбияты көннәре үткәрелде. Бер ай вакыт узуга, 7–8 ноябрьдә Казанда Татарстан һәм Башкортстан Язучылар берлекләренең яшь язучылар семинары оештырылды. Семинарда Татарстаннан 6 яшь язучының, Башкортстаннан 5 башкорт, 5 татар телле яшь язучыларның иҗатлары тикшерелде, аларга тәжрибәле язучылар, әдәбият белгечләре, тәнкыйтьчеләр тарафыннан төпле бәяләр бирелде, файдалы тәкъдимнәр әйтелде. Бу чаралар заманында Татарстан һәм Башкортстан әдипләре арасында булган иҗади дуслык элемтәләрен яңарту, ике халык, ике республика арасында күпер салу дип бәяләнергә хаклы.

    Татарстан Язучылар берлеге идарәсенең Башкортстанның Эстәрлебаш шәһәрендә, биредә яшәүче татар шагыйрьләре Рифкать Рысаев белән Хисаметдин Исмәгыйлев иҗатларын тикшерүгә багышланган күчмә утырышы булды һәм бу егетләр Татарстан Язучылар берлегенә кабул ителделәр.

     Казакъ язма әдәбиятына нигез салучы күренекле шагыйрь Магжан Җомабаевның 125, бөек авар шагыйре Рәсүл Гамзатовның 90, кыргыз-татар халыкларының бөек улы Чыңгыз Айтматовның 85 еллыгы уңаеннан Татарстан Язучылар берлеге бу әдипләрнең әсәрләрен татар телендә аерым китаплар итеп бастырып чыгарды. Казакъстанда һәм Казанда әлеге китапларны тәкъдир итү кичәләре үткәрелде. Махачкалада Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Рәсүл Гамзатовның “Торналар” китабын Дагстан президенты Руслан Абдулатиповка бүләк итеп кайтты. Быел шулай ук Чуашстанның халык шагыйре Юрий Семендер 130-лап татар шагыйренең шигырьләрен чуаш теленә тәрҗемә итеп, алар аерым китап булып басылып чыкты.

     Кыскасы, язучыларыбызның күбесе милли мәдәни һәм рухи мирасыбызны ишәйтү һәм халкыбызга илтеп җиткерү эшендә актив катнаша, милләттәшләребез кайда гына яшәсәләр дә алар белән аралашуга зур игътибар бирә.  Районнарда татар әдәбияты көннәре үткәрү гадәткә кереп бара. Быел Азнакай, Аксубай, Арча, Әлки, Әтнә, Буа, Биектау, Чүпрәле, Әлмәт, Балык Бистәсе, Баулы, Спас, Лаеш, Кайбыч, Лениногорски, Мамадыш, Мөслим, Сарман, Чистай, Минзәлә, Түбән Кама районнары мәктәпләрендә язучыларыбыз катнашында әдәбият-сәнгать бәйрәмнәре, кичәләр һәм очрашулар үткәрелде.

     Быел күп кенә әдипләребезнең юбилейлары төрле залларда зурлап билгеләп үтелде. Илфак Ибраһимов, Илдар Юзеев, Фәнис Яруллин, Рабит Батулла юбилейлары Камал театры бинасында, Альберт Хәсәнов, Хәкимҗан Халиков, Аяз Гыйләҗев, Әхмәт Фәйзи, Ибраһим Нуруллин, Абдулла Алиш, Диас Вәлиев, Халисә Мөдәррисова, Марс Шабаев, Марат Әмирханов, Нонна Орешина, Гадел Кутуй, Салисә Гәрәева юбилейлары, вафатының бер еллыгы уңаеннан Равил Бохараевны искә алу, Габдулла Тукай вафатының 100 еллыгы, Сергей Малышев китабын тәкъдир итү кичәләре Язучылар берлегенең  Тукай клубында  үткәрелде. Равил Фәйзуллинның 70 яшьлеге аның туган районында мәктәпләрдә һәм район үзәгендә, Әлмәттә, Лениногорскида, Казанда Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет академия театры бинасында һәм Мәскәүдә Үзәк язучылар йортында  зурлап билгеләп үтелде. Быел шулай ук традицион Тукай, Пушкин, Державин фестивальләре, Җәлил туган көн һәм Җәлилчеләр җәзаланып үтерелгән көннәр әдәби чаралар итеп үткәрелде. Федераль университетның Филология институтында Тәлгать Галиуллин, Марсель Бакировларның юбилейлары фән эшлеклеләре, галимнәр һәм язучылар катнашында әдәбият бәйрәме итеп үткәрелде.

     Быел шулай ук Берлекнең Әлмәт бүлеге оешуга 50 ел тулды. Аны Әлмәттә мәктәпләрдә очрашулар һәм Әлмәт драма театры бинасында зур кичә итеп билгеләп үттек. Түбән Камада “Кама таңнары” һәм Лениногорскида “Чишмә” әдәби берләшмәләренең 45 һәм 55 еллык юбилейларын үткәрдек.

     Тукай клубында һәр атна саен (җәй көннәреннән кала) нинди дә булса кичә үткәрелде. Ул кичәләргә язучыларның йөрмәве генә кызганыч.

     Язучылар вафат булган каләмдәшләрен искә алу мәрәсимнәренә дә, вафат булучыларны соңгы юлга озатуга да килмиләр. Монысы бигрәк тә аяныч. Туфан Миңнуллин, Равил Бохараев, Роберт Әхмәтҗановка кабер ташлары куюда катнашучылар да аз булды. Хәтта идарә әгъзалары да, төрле сәбәпләр табып, килмәү ягын карыйлар. Тиздән премияләр бүлешү чоры башлана. Премия дигәндә, һичшиксез, бар да мин дә мин дип торачак.

     Яшьләр бик пассив. Алар безне гаепли, безгә игътибар аз, диләр. Ләкин үзләре дә активлык күрсәтергә ашкынып тормыйлар. Кичәләргә, очрашуларга йөрмиләр. Иҗатлары белән дә шаккатырмыйлар. Яңа чыккан китаплары да һаман да шул берлеккә кабул иткәндәге илле битле китаптан ары китә алмый. Эре пландагы әсәрләр язу турында уйлаган кеше дә юк. Ярый инде язучыларның кайберләре, аларның да төрле гәзит-журналларда эшләгәннәре генә, шул гәзит-журналларына тираж туплау максатыннан районнарга очрашуларга йөри. Ләкин мин үзем ул очрашуларның файдасы аз дип саныйм, чөнки язучы-журналистлар үз гәзит-журналларын мактаудан ары узмыйлар булса кирәк. Ул очрашуларда әдәбият, аның әхлак тәрбиясе өлкәсендәге роле, әдәби әсәрләр турында сөйләшүләр булганга охшамый. Чөнки шундый очрашулардан соң шул ук мәктәпкә барып төшкәч, үзләре әйтмәсәләр дә  биредә нинди журналдан, кем килеп киткәне ачыклана, журналлары өстәлләрдә өелеп калган була. Ләкин аларны укучы да, аларга язылырга уйлаган кеше дә юк. Шуңа күрә журналист язучыларга мин язучылар берлеге белән кулга-кул тотышып эшләргә киңәш итәр идем.

     Безгә бигрәк тә элек популяр булган китап укучылар конференцияләре үткәрүне кайтарырга кирәк. Китап, әдәби әсәр, аның геройлары турында сөйләшүләрне һәр район китапханәләре белән, район масштабында, зурлап үткәрергә мөмкин.

     Күрәсез, җәмәгать, язучылар бармак суырып кына өйдә ятмыйлар. Нидер эшләнә. Алар күз алдында.

     Көндәлек вак-төяк мәшәкатьләр, язучылар өнәп бетермәгән Тукай клубы кичәләре вакытны ала. Эрерәк, масштаблырак эшләр эшләргә кирәк. Язучыларыбызның социаль хәлен яхшырту буенча эшләнгән нәрсәләр дә шул көндәлек вак-төяктән артык бәяләнә алмый торгандыр. Анысы да кирәк иде. Ай саен бирелә башлаган берәр мең тәңкә пенсионерлар өчен ярап торадыр. 

     Күптән түгел мин халкыбызның мәшһүр шәхесләре турында романнар яздырып, аларны чит телләргә тәрҗемә итеп дөньяга чыгаруда  язучыларыбызга ярдәм күрсәтүне сорап президентка мөрәҗәгать иттем. Татар ЖЗЛы сериясе. Рөстәм Нургалиевич бу эшне хуплар, җавапсыз калдырмас дип өметләнәм. Ә үземдә бу эшкә алынырлык язучыларыбыз табылырмы дигән курку да көчле. Бу эшне безгә эшләргә кирәк. Ул безнең абруебызны да күтәрәчәк. Тарихыбызны, халкыбызны дөньяга танытуда зур эшебез дә булачак.

   Кыскасы, алда безне зур эшләр көтә, хөрмәтле каләмдәшләр. Сездән һәм иҗтимагый, һәм иҗади активлык сорала.

Read 3780 times Last modified on Пәнҗешәмбе, 18 Сентябрь 2014 21:47
Союз писателей РТ