Җомга, 20 Декабрь 2013 13:33

Татарстан Республикасы Язучылар берлеге идарәсенең «Татарстан Республикасы халык язучысы» һәм «Татарстан Республикасы халык шагыйре» дигән мактаулы исемнәргә кандидатлар тәкъдим итү тәртибе турындагы карары

Written by 
Rate this item
(0 votes)

             20.12.2013

Әдәбият өлкәсендә аеруча зур казанышларга ирешкән язучыларның иҗади хезмәтенә иҗтимагый бәя бирү максатында Татарстан Республикасы Язучылар берлеге идарәсе «Татарстан Республикасы халык язучысы» һәм «Татарстан Республикасы халык шагыйре» дигән мактаулы исемнәргә тәкъдим итүне түбәндәге тәртиптә алып барырга КАРАР итә:

1. Татарстан Республикасы Язучылар берлеге идарәсе «Татарстан Республикасы халык язучысы» һәм «Татарстан Республикасы халык шагыйре» дигән мактаулы исемнәргә кандидатлар тәкъдим итү хакында махсус карар чыгара.

2. «Татарстан Республикасы халык язучысы» һәм «Татарстан Республикасы халык шагыйре» дигән мактаулы исемнәргә тәкъдим итү турындагы мәсьәлә Татарстан Республикасы Язучылар берлеге идарәсе утырышының көн тәртибенә түбәндәге затлар һәм оешмалар тәкъдиме белән кертелә:

а) Татарстан Республикасы Язучылар берлеге идарәсе әгъзалары;

б) Татарстан Республикасы Язучылар берлегенең иҗат остаханәләре;

в) Татарстан Республикасы Язучылар берлегенең Яр Чаллы һәм Әлмәт оешмалары;

г) Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзаларының кимендә уннан бер өлеше имза куйган күмәк хат.

3. «Татарстан Республикасы халык язучысы» һәм «Татарстан Республикасы халык шагыйре» дигән исемнәрнең иҗтимагый әһәмиятен искә алып, бу мактаулы исемнәргә кандидат итеп Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә ия булган затлар гына тәкъдим ителә.
 4. «Татарстан Республикасы халык язучысы» һәм «Татарстан Республикасы халык шагыйре» дигән мактаулы исем бирүгә тәкъдим итү Татарстан Республикасы Язучылар берлеге идарәсе утырышында яшерен тавыш бирү юлы белән раслана. Утырышта катнашучыларның өчтән икесе уңай тавыш алган язучылар мактаулы исемгә тәкъдим ителгән кандидатлар дип расланалар.

Татарстан Язучылар берлеге идарәсенең 2013 ел 11 сентябрь утырышында кабул ителде.

 

Read 2797 times Last modified on Пәнҗешәмбе, 18 Сентябрь 2014 21:47
Союз писателей РТ