Пәнҗешәмбе, 30 Гыйнвар 2014 15:57

Тәрҗемә көче

Rate this item
(0 votes)

24 гыйнвар көнне Тукай клубында татар-чуваш халык дуслыгын чагылдырган кызыклы чара узды. “Тутар поэзийен кӑшӑлé” (Татар шигърияте такыясы) китабын тәкъдир итү кичәсендә автор Чуваш Республикасы халык шагыйре, тәрҗемәче Юрий Семендер катнашты.

  24 гыйнвар көнне Тукай клубында татар-чуваш халык дуслыгын  чагылдырган кызыклы чара узды. “Тутар поэзийен кӑшӑлé” (Татар шигърияте такыясы)  китабын тәкъдир итү кичәсендә автор Чуваш Республикасы халык шагыйре, тәрҗемәче Юрий Семендер  катнашты.

          Юрий Семеновичның татар шигърияте белән кызыксынуы  Г. Тукайдан  башланып китә. Беренче тапкыр аны бөек шагыйребез  иҗаты белән  туган тел укытучысы таныштыра, шигырьләренә салынган мәгънәсенә төшендерә.  Соңыннан  язмыш сукмаклары аны Казанга алып килә.  Монда ул хәрби хезмәт үтә.  Шигъри җанлы яшь лейтенантны Татарстан Язучылар берлегенең чуваш секциясе җитәкчесе Василий Юдин төрле әдәби  кичәләрдә,  укучылар белән очрашуларда катнаштыра. Шул елларны ул Хәсән Туфан, Сибгат Хәким, Заки Нури, Кави Латыйп белән танышу бәхетенә ирешә.  Хәзер Юрий Семендерга 73 яшь.  Бүген дә ул татар шагыйрьләре белән тыгыз элемтәдә. Аның тәрҗемәсендә  Р. Миңннуллин, Р. Харис һәм башка  шагыйрьләрнең китаплары чыкты.  “Бүгенге татар шигъриятенең төрлелеге һәм ике милләт арасында булган туганлык хисе   “Тутар поэзийен кӑшӑлé” (Татар шигърияте такыясы)  җыентыгын иҗат итүгә дәртләндерде, диде Юрий Семёнович.

          

         

 

 

 

 

 

 

 

 

      

       Бәйрәмдә катнашкан ТРсының чуваш милли-мәдәни автономия рәисе, профессор, фәлсәфи фәннәр докторы  Константин Яковлев фикеренчә,  бу китап чуваш телен укыткан һәрбер Татарстан һәм Чувашия мәктәпләрендә  булырга тиеш, чөнки биредә  Дәрдемәнд, Кол Галидән  алып, яшь буын шагыйрьләренә кадәр  шигъри хазинә тупланган.


          Халыкара дуслыгын, бердәмлеген ныгытуда әдәби тәрҗемәнең  роле зур. Һәр милләтнең бөек исемнәре һәм аларның  югары дәрәҗәдәге сәнгать әсәрләре башка халыкларга тәрҗемәчеләр хезмәте аша таныла. Татарстанның халык шагыйре Ренат Харис, бу китап - шигъри һәм сәяси акт, дип әйтте.

  

          Язучы, җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе Разил Валеев чуваш шагыйре Яков Ухсайның  «Охшаталар мине татарга»  дигән шигырен татар тәрҗемәсендә укыды.   

  

Татарстан Язучылар берлегенә кергән бердәнбер чуваш шагыйре Евгений Турхан.  

Чуваш шагыйре  Сергей Самандаш.

          Бәйрәмгә җыелган тамашачыны кабатланмас тавышы белән танылган җырчы Рөстәм Маликов, моңлы җанлы шагыйрә Шәмсия Җиһангирова, дәртле чуваш көйләре белән  “Салам” фольклор ансамбле һәм Надежда Заводского  сөендерде.

       

        Юрий Семендер Татарстан Язучылар берлеге рәисе Рафис Корбановка “Чуваш шигърияте антологиясе” китабын  бүләк итте.

Read 2899 times Last modified on Шимбә, 27 Сентябрь 2014 23:13
Союз писателей РТ