Дүшәмбе, 10 Февраль 2014 17:00

Балалар да язучы булырга тели

Rate this item
(0 votes)

          Санкт-Петербургтан Казанга балалар язучылары Сергей Махотин белән Михаил Яснов килде. 10 февральдә алар Казанның 3нче  гимназиясе укучылары белән очраштылар. Кунаклар белән укучыларны Тукай клубында Татарстан Язучылар берлеге рәисе Рафис Корбан таныштырды.

           Сергей Махотин белән Михаил Яснов балаларга үзләренең нәни хикәяләрен, шигырьләрен укыдылар. Балалар, өлкән абыйларының үзләре төсле шаян булганын белгәч, рәхәтләнеп көлделәр, аларга сораулар яудырдылар, сәхнәгә чыгып җырладылар да хәтта. Балалар арасыннан көлдергеч хикәяләр укып караучылар да табылды, тик “ярыш” нәтиҗәсе кунаклар файдасына булды. “Без дә, үсә төшкәч, сезнең кебек шундый көлдергечләр язарбыз”,– диеп хушлаштылар Казан балалары  Санкт- Петербургтан килгән язучы абыйлары белән.

 Рәис Идрисов

Read 3094 times Last modified on Дүшәмбе, 12 Гыйнвар 2015 11:22
Союз писателей РТ