Дүшәмбе, 17 Март 2014 18:34

Вахит Имамовка 60 яшь!

Rate this item
(0 votes)

Танылган язучы Вахит Имамов үзенең “Утлы дала”дигән ике томлы китабы өчен быелгы Г.Тукай бүләгенә тәкъдим ителде. Бүгенге четрекле заманда үз сүзен курыкмыйча әйтә һәм яза торган язучылар булу бик тә кирәк.

Исә тарих җилләре.

          Тарихи повесть, дастаннары, хикәя, романнары, публицистик очерклары авторы буларак Вахит Шәех улы Имамов миңа күптән таныш.Ә үзен беренче мәртәбә быел 31 гыйнварда Язучыларның Тукай клубында күрдем. Ул көнне анда РФсе Дәүләт Думасы депутаты, галим һәм күренекле җәмәгать эшлеклесе Ф.С.Сибгатуллинның татар тарихы турындагы китапларының соңгысын тәкъдир итүгә багышланган әдәби-музыкаль кичә булды. Кичәне алып баручы – хәрби киемнән ап-ак китеп килгән абхаз кешесе, генерал полковник В.И.Колесников сүзен урысча гына сөйли иде. Хәтта Татарстан халык депутаты И.Г. Әхмәтҗановта Ф.С. Сибгатуллин китапларын яхшы кәгазьгә рекордлы срокта бастырулары турында мөнбәрдән урысча гына сөйли башлады. Тукай клубы залында татар кешеләре генә утыра иде.

          Үз фамилиясен ишеткәч, Вахит Имамов залдан сәхнәгә сикереп мендедә:

          – Миңа да урысча сөйләргәме? – дип сорады, генералның күзенә карап.

          – Йөрәгеңдәгене әйт, без аңларбыз, – диде генерал. Ул бу кыю татар язучысына  хәерхаклы карашын сирпеп алды.

          Ничек аңламасын татар кешесен генерал Владимир Ильич? Руслардан кала татарлар илдә сан ягыннан  икенче урында. Кирәк булгач, әнә Финляндиядә кешеләр берничә дәүләт телендә сөйләшә.

          Вахит Имамов йөрәгендәгене саф татар телендә әйтеп бирде. Тарих фәненә керткән саллы хезмәтләре өчен ул Сибгатуллинны күккә күтәреп мактамаса да, аның китапларына объектив бәя биреп бетермичә туктамады. Үзенең китапларындагы фикерләрне дә читтә калдырмады. Залда утырган кешеләр, Вахит әфәнденең мондый гамәлен хуплап, гөрләтеп кул чаптылар. Мондагы кешеләрнең иманы камил, татарлар үз милләтен үзләре кайгыртмаса, кем кайгыртыр? Кыска гына гомере тиз янып беткәнен белгән Тукай: "Татар бәхте өчен мин җан атармын: татар бит мин, үзем дә чын татармын”, дип ничек өзгәләнеп язган. Бездә татар йоклый һаман. Халык депутатларының татар милләтеннән булганнары да, ике-өч кешедән калганнары сессияләрдә 25 ел буена татар теле, татар мәктәбе бетә дигән сүзләрне гел урысча гына “чәйнәделәр”. Шулай итә торгач, милли мәктәпләр, Казанда гына түгел, авылларда да бетеп килә. Конституция буенча ике дәүләт телен белмәгән кеше депутат булып сайланмаска тиеш үзе. Исемлеккә язгач сайлыйлар шул...

          Вахит Имамов үз милләтен яратуын үзенең беренче китапларында ук ачык белдерде.” Яшерелгән татар тарихы” дигән китабын моннан егерме ел элек укыган кешеләр аны бүген дә өстәлләрендә тоталар. Башка китаплары да халыкның күңеленә хуш килде. Унсигезенче йөздә азатлык даулашкан каһарманнрның рухын ул “Сәет батыр “дигән романында яңартты.

          Бездә тарихи әсәрләр язучылар аз түгел. Аеруча Нурихан Фәттах романнары тарихны тирәнтен белеп, язуы белән аерылып торды Соңгы елларда Марат Әмирханов, Мөсәгыйть Хәбибуллин, Рабит Батулланың тарихи әсәрләрен укучылар яратып укый.

          В.Имамовны “Казан дастаны” романында автор ерак бабаларыбызның Болгар илендәге тормышын яктырта. Ерак-ераклардагы төрки кардәшләренең, Киев дәүләтендәге кешеләрнең көнкүреше, яшәеше дә чагылып китә анда. Романда гарәп илчесе Ибн Фадланның Болгар иле башкаласы Биләргә килүе, анда ниләр күргәннәре турында да язылганнарына таянып, моннан мең ел элегрәк булган вакыйгаларны автор, документларга таянып, чынбарлыктагыча ышандыра. Бу авторның осталыгына бәйле. Бу әсәрдә уйдырманы таба алмыйсың. Документаль сәнгать әсәрендәге каһарманнарның исемнәре төрле шартларда төрлечә бирелсә дә, бу хата түгел. Мисал итеп әйтсәк, романдагы төп каһарманнарның берсе Габдулла ханның исеме төрле очракта төрлечә әйтелгән. Аның исеме чынлап та берничә булган. Габдула хан янәшәсендә шымчы Даян мәргәнне еш күрәбез. Ул Болгар илендәге һәм ерактагы илләрдәге вакыйгалар үзәгендә кайный. Элеккерәк елларда ханлык иткән Алмыш хан да романда күренеп ала. Роман аңлаешлы һәм йөгерек тел белән язылганга укучыны мең ел элек булган хәлләр белән җиңел таныштыра. Ибн Фадланның бүгенге көндә төрле илләр музейларында саклана торган сәяхәтнәмасы һәм борынгы әдәбиятыбыз җәүһәре “Кол Галинең “Йосыф кыйссасы” әсәре булу тарыхыбызны ачыкларга нык ярдәм итә. Язучы Вахит Имамовның шундый үлемсез документларга таянып тарихыбызны баетуына ничек сөенмәссең!

          Урыслар да ерак гасырлардагы шул дәверләрне үз эченә алган “Игорь полкы турында җыр” эпосы белән мактана алалар. Тик бу әсәрнең авторы кем булуы билгесез. Аның "күчермәсен" узган гасырларда Мусин-Пушкин тапкан, диләр. Әсәрдә искә алынган Боянның кем булуы әлегәчә ачыкланмаган. Шунысы мәгълум, Болгар иле кешеләре шул чакта ук  Киев каласына сәүдә юлы булдырганнар.

          Романда Киев каласының Кияү каласы дип бирелүе юкка гына түгелдер. Болгарлар белән Киев Русе кенәзләре сәүдә итешеп кенә калмаганнар.Тыныч тормышта киленнәр төшереп, кияү булып яшәгән заманнар булган.

          Безнең заманда да әле Казанда укучы украин егетләре Татарстандагы кызларга өйләнеп, яшь киленнәрне үзләре белән хәрби частьларга алып китә иделәр. Бер вакыт, 1996 елны, Казандагы Мәдәният унивеситеты ректоры Рәис Беляев, Танк училищесынагы очрашу  вакытында: "Тизрәк бу училищены ераккарак күчерегез. Безнең чыгарылыш курс  студент кызларыбызны курсантлар үзләре  белән алып китәләр. Авылларда мәдәният йортларында эшләргә кеше җитми" – дип генералларга шаяртканын хәтерлим.

          “Казан дастаны” романында да безнең көннәрдәге Киев Мәйданындагы кебек үк булмаса да, тыныч булмаган көннәр дә бәян ителә. Древляннар Игорь кенәзне җәзалап үтерә. Тәхеткә Святослав (945-972) утыртыла. Ул үсеп җиткәнче Киев Русе белән аның әнисе Ольга хәкимлек итә. Габдулла хан күрше илләрдәге хәлләр белән кызыксынып яши. Шымчы Даян аңа ерак илләрдәге мәгълүматларны житкереп тора.

          Ул чорда урысларның үзәкләшкән дәүләте булмый әле. Болгар илендә дә тынычсыз көннәр булгалап тора. Бортаслар гел астыртын эш йөртә. Алар үзләре тәхеткә утырырга тели. Болгар иленең башкаласы Биләргә Җүкәтау, Кашан, Ашлы, Болгар калаларыннан олугбәкләр, әмирләр илне яшәтер өчен ясак җыюны оештыралар. Бәрәнҗәр, барсил, искил, тәмте, чалмат, башкорт ырулары болгар илен сакларга әзер булып торсалар да тышкы дошманнарның һөҗүмен кире кайтарырга көч җитәрлек түгел. Алар 1229 елда монголларны җиңәләр. Соңрак, 1236 елда,  Батый хан гаскәрләре аларны барыбер туздырып ташлый.Биләр каласы нигезенә хәтле җимерелә.

          Казан каласы бу вакытта төзелеп кенә килә әле. Ә Дәште кыпчак, ягъни  Алтын Урда дәүләте, шактый көч җыеп, яулап алучы монголларны  үзенә куша. Ил белән Чынгыз хан оныклары идарә итсә дә, чынлыкта бу ил төркиләр дәүләте була.

          Казан ханлыгы оешканчы, Иделнең түбәнге агымы тирәсендә көчле Хазар каганаты оеша. Хазарлар алар  төркиләр, тик андагы халыкның бер өлеше яһүд динен кабул иткән була.

          Ф.С.Сибгатуллинның “Тататарлар һәм яһүдләр” дигән китабында яһүдләр болгарлар белән бергә кушылып яшәгәгән дигән фикер бар. Ләкин бу хакта болгар-татар тарихын язып калдырган Ризаэтдин Фәхретдинов, Гаяз Исхакый, Һади Атласи һ.б.лар бер нинди мәгълүмат бирмиләр. Алар хазарларның  төрки кавем булуына гына басым ясаганнар.

          Вахит Имамовның фикерләре нигездә татарның үзеннән элек яшәгән тарихчылары фикерләренә тәңгәл килә. Бары Куликово кырындагы сугыш булмаган дип яза ул. Аныңча, шул хәтле зур сугышта үлгән яугирләрнең күмелгән урыннары  табылырга тиеш иде. Ә ул табылмады.

          Вахит Имамов үз  заманының танылган язучысы гына түгел, ә талантлы оештыручы һәм жәмәгать эшлеклесе дә. Ул Чаллыда “Мәйдан” әдәби-нәфис, иҗтимагый журналының  мөһәррире булып  эшли. Соңгы елларда ул Чаллы Язучылар секциясе рәиседә. Шуларга өстәп, аның туган ягының патриоты икәнен дә әйтергә кирәк. Күп шәһәрләдәге архивларда казынуларының нәтиҗәсе буларак, ул “Актаныш – Гәрәйләр иле“ дигән публицистик мәкаләсен  язып матбугатта бастырды. Бу хезмәт  Актаныш районындагы авылларында яшәүчеләрнең сакланып калган  шәҗәрәләренә нигезләнеп язылган. Бу әһәмиятле эшне башкарып чыгарга аңа Чаллы төбәгендә яшәүче язучылар Амур Фәләх, Айгөл Әхмәтгалиева һ.б да булышкан. “Уразай”, “Такталачык”, “Пучы-Әнәк” дигән мәкаләләрне алар әзерләгән.  В. Имамовның туган ягындагы кабер ташларын да өйрәнгән.

          “Актаныш – Гәрәйләр иле“  дигән хезмәтнең  әһәмияте тагын шунда: соңгы чирек гасырда башкортлар арасында шул якларда яшәүче татарлар исәбенә башкортларның халык исәбен арттырып язу тенденциясе көчәйгән иде .  Мәкаләдән күренгәнчә Актаныш төбәгендә түгел, Татарстан чигеннән башлап Уфага кадәр булган арада бер генә башкорт авылының да булмавы авторның хаклы икәнен дәлилли.

          Танылган язучы Вахит Имамов  үзенең “Утлы дала”дигән ике томлы китабы өчен быелгы Г.Тукай бүләгенә тәкъдим ителде. Бүгенге четрекле заманда  үз сүзен курыкмыйча әйтә һәм яза торган язучылар булу бик тә кирәк.

        Рәис Идрисов.

Read 4420 times Last modified on Шимбә, 27 Сентябрь 2014 22:43
Союз писателей РТ