Пәнҗешәмбе, 20 Март 2014 15:53

Туган як күтәрә йөрәкләрне

Rate this item
(0 votes)

Татарстан Мәгариф һәм министрлыгы белән Язучылар берлеге каләм әһелләренең мәктәпләрдә укучылар белән очрашуларын оештырып җибәрделәр. Безнең районнының Шәйхи Маннур исемендәге “Агымсу“ әдәби-иҗат берләшмәсенең җирле иҗатчылар белән балаларның андый очрашуларын туктатканы да юк.

Татарстан Мәгариф һәм министрлыгы белән Язучылар берлеге каләм әһелләренең мәктәпләрдә укучылар белән очрашуларын оештырып җибәрделәр. Безнең районнының Шәйхи Маннур исемендәге “Агымсу“ әдәби-иҗат берләшмәсенең җирле иҗатчылар белән балаларның андый очрашуларын туктатканы да юк.

          Ел саен шәһәр авыллар укучылары белән күпсанлы кичәләр үткәрәбез. Андый очрашуларны оештыруда безнең таянычыбыз – китапханәчеләр. Ел саен укучылар, китапханәчеләр арасында нинди дә булса конкурс та уйлап табабыз. 2010-2011нче елларда бөек шагыйребез Габдулла Тукайның шигырьләрен сәнгатьчә уку, аларны сәхнәләштерү буенча конкурс барса, 2011-2012нче елларда без аны “Агымсу“ әдәби-иҗат берләшмәсенең 50 еллыгына багышладык. 2012-2013нче еллар конкурсы – Рафаил Газизовның, Шаһинур Мостафинның 65 еллыкларына тәгаенләнде. Узган елның көзендә, район үзәкләштерелгән китапханәләр системасы белән берлектә, туган төбәгебездән чыккан язучыларга, шагыйрьләргә, сәнгать әһелләренә багышлап кичәләр оештыру буенча конкурс игълан иткән идек. Октябрь аеннан ук бара инде ул.

          Мондый әдәби очрашулар беренчеләрдән булып Югары Сон, Көек Ерыкса, Түбән Тәкәнеш, Олыяз, Ишки, Дүсмәт, Уразбахты, Югары Яке, Урта Кирмән авыллары мәдәният йортларында, мәктәпләрендә уздырылган иде.

          Кече Кирмән – Кирмән башына багышлап күпсанлы җырлар иҗат ителгән. Аларның сүзләрен Татарстан Язучылар берлекләре әгъзалары Рафаил Газизов, Вәрис Гали, җирле шагыйрь Гыйльмулла Сәләхов язганнар. Авыл мәдәният хезмәткәрләре, мәктәп коллективы белән берлектә, аларга багышлап, “Туган як балкышы“ исемле бик эчтәлекле кичә үткәрде. Анда бу өч шагыйрьнең дә шигырьләре укылды. Мәктәп укучылары да, мәдәният хезмәткәрләре дә, өлкән яшьтәге апалар да аларны сәнгатьчә сөйләргә өйрәнгән. Фирая Сәләхова, Алсу Исрафилова, Зөлфия Сөнгатова, Айдар Галиуллин, Гөлчәчәк Гыйззәтуллина, Нурия Хуҗиәхмәтова, Гөлназ Галимова җырлар бүләк иттеләр. Ландыш Мингазованың биюләре бар тамашачы күңеленә хуш килде. Кече Кирмән мәктәбе татар теле һәм әдәбияты укытычысы Илфир Гыйздәтуллин кичәне бик җылы алып барды. Укучылар Рафаил Газизовның Халыкара Г.Х.Андерсен исемендәге премиягә лаек булган “Бүләгем“ китабыннан “Чөгендер хикмәтләре“ шигырен сәхнәләштереп тә күрсәттеләр. Ә автор үзенең туган авылына багышланган поэмасыннан өзек тәкъдим итте. Вәрис Гали хикәяләренең язылу тарихлары, аларның күбесенең прототиплары туган ягыннан алынуы турында сөйләде. Авылның тагын бер талантлы егете – “Сандугач“ ансамбле җитәкчесе, күп кенә җырлар авторы Фарил Дөлмиев иҗаты да игътибар үзәгендә булды кичәдә. Ул төрле уен коралларында уйнау осталыгын да күрсәтте. Авыл мәктәбендә укучылар арасында бүген дә шигырь язучылар бетмәгән әле. Кечкенә Айнур Газизовның шигырьләре тамашачы күңеленә хуш килде. “Әти-әниемә багышланган беренче шигыремне җиде яшьтә язган идем,“ – диде ул.

          Түбән Козгынчыдан Альмира Нәҗипова хезмәттәшләре, авылы мөгаллимнәре белән үткәргән кичә шагыйрь Зиннәтша Дәүләтшинга һәм җырчы Котдүс Туйчинга багышланган иде. Сценарие шул дәрәҗәдә җылы язылган, моңарчы төп каһарманнары алай бар яктан да яктыртылган кичәне күргән юк иде әле. Зиннәтша ага Дәүләтшинның да, Котдүс Туйчинның да тыйнаклыклары сокландырды. Икесе дә – гомерләрен туган авыларына багышлаган олы талантлар. Якташлары да үзләренә багышлап шигырьләр иҗат иткәннәр.

          Урта Сонда үткән кичәнең үзәгендә шушы авылда туган шагыйрь Сәяф Шәйхи булды. Кече Сон мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Вәзилә Мисбахова аның тормыш һәм иҗат юлы белән таныштырып узды. Зилә Госамова белән Алсу Гайнетдинова шигырьләрен сәнгатьле укыдылар. Авыл сандугачы, ун җыр авторы Раиф Шәрифуллинның, гаиләсенең җырлавын зал тын да алмый тыңлады. Урта Соннан Югары Сон авылы егетенә кияүгә чыгып, шунда гомер кичерүче Энҗе Гыйләҗетдинова туган авылын сагыну хисләре белән язган шигырьләрен тәкъдим итте. Клуб мөдире Наил Сәхәпов hәм китапханәче Фирая Гайнетдинова да үзләренең әйтер сүзләрен шигырь юлларына салганнар иде.

          Никифороволылар кичәләрен нигездә Рафаил Газизов иҗатына багышлап әзерләгәннәр. Шушы төбәктә туып үскән Елизавета Сергеева да шигырьләр һәм көйләр яза икән. Ул иҗат иткән “Оҗмах почмагы син, Мамадыш“ җыры да яңгырады кичәдә. Малмыжкада русча иҗат итүче Владимир Калашников иҗаты үзәккә куелды. Көмешкүл төбәге мәдәният һәм мәгариф хезмәткәрләре халык белән очрашуга композитор Илфат Дәүләтшинны чакырдылар. Укучылар да, яшьтәшләре дә, сеңелесе Алсу да аның җырларын яратып башкардылар. Ә композитор үзе якташларына яңа җырларын бүләк итте.

          – Мондый очрашуларның тәрбияви әһәмияте бик көчле. Балалар иҗат кешеләренә игътибарның, хөрмәтнең зур булуын күреп үсәләр. Үзләренең дә сәләтләре ачылуга этәргеч бирелә, – ди Мамадыш үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Лилия Шәрифуллина.

Минневәрис Мингалиев, Мамадыш

 

 

Read 836 times Last modified on Дүшәмбе, 20 Октябрь 2014 03:49
Союз писателей РТ