Чәршәмбе, 16 Апрель 2014 17:38

Әдәби тәнкыйть остаханәсендә “Утлы дала” романы

Rate this item
(0 votes)

        16.04.2014

          11 апрельдә Язучылар берлегенең кече залында әдәби остаханә утырышы булды. Тәнкыйтьчеләр Вахит Имамовның “Утлы дала” романын тикшерде. Анда Язучылар берлеге рәисе урынбасары Рәмис Аймәт, КФУ профессоры, филология фәннәре докторы Фәрит Яхин, тарихчы-археолог, академик Фаяз Хуҗин, язучылар Марат Әмирханов, Фирдәвес Зариф һ.б.лар катнашты.

          Остаханә җитәкчесе Фәрит Яхин “Утлы дала” романын өч мәртәбә укып чыккан һәм доклад әзерләгән.Калын дәфтәренә карый-карый, ул ерак гасырларда булып үткән хикмәтле хәлләрне бәян итте.

          Роман ике кисәктән тора. Беренчесе 2002 елда, икенчесе 2007 елда нәшер ителгән. 2012 елда чыккан тулыландырылган басмасы 758 битле бер китапка сыйган. Ике китап булып алдарак нәшер ителгәне сыйфат ягыннан камилрәк, диде докладчы.

          Яхинның төп фикере: Вахит Имамов зур талант иясе. Аның “Утлы дала” китабы әдәби әсәр. Монда тарих та, фәлсәфә дә бар. Бөтенесе дә дөрес. Теле матур, әкият кебек укыла. Автор журнализмнан (фактларны өйрәнеп язу) оста файдаланган. Вакыйгалар, образлар чынбарлыктагыча күз алдына килеп баса. Шикләндерми, бөтенесенә ышанып була.

          Әсәр Владимир князе Андрейның Болгарга килүе белән башланып китә. Ул Болгарда үз кеше. Кияү. Болгар ханнары Владимир һәм башка кенәзлекләр белән дус мөнәсәбәттә. Киев белән сәүдә гөрләп тора. Руслар һәм төркиләр арасында су төбеннән таш өскә күтәрелгәнче, колмак суга батканчы дуслык дәвам итәчәк дигән килешү гамәлдә.

          Фәрит Яхин, узып барышлый гына романда очраган кимчелекләрне әйтеп куя. Вак-төякләр болар. Автор Андрейны стратег дигән. Оборона сүзен дә кулланган. Урта гасырларда бу сүзләр булмаган. Үзебездә булганнарны куллансак, телебездә сүзләр җитә. Төрки-татар теле бай булмаса, Мәйдан, Киев дигән сүзләр бүгенгәчә ишетелеп тормас иде. Киев каласы ул заманда бик кечкенә булган.

          Вахит Имамов теле бай, сыгылмалы, үзенә тартып тора. Ул язганнарны, әллә каян булса да табып, укыйсы килә.

          Князь Андрей Болгар иле калаларының һәм авылларының төзек булуына кызыга. Мондагы йортлар шундый матур, капкага кояш төшкән, мунча һәм келәт бераз читтәрәк тора. Ә руслар – урман кешеләре

          Докладчы сүзен дәвам итә. Географик атамаларны кулланганда сак булу сорала, ди. Романда Кискә дигән авыл күрсәтелгән. Мең ел элек тә бүген дә Идел буенда торган Имән Кискәне укучы тиз таный. Сүз тидереп булмый. Тамак сүзенең үз урынында тормаганы да очрый. Тамак булгач, ул алгы якта түгел, арттагысы була, ди   Яхин. Кама Тамагындагы, Теләче Тамактагы төсле. Каманың да Пермьга чаклы арасы гына  Чулман була. Мираска калган сүзләрне файдалана белергә кирәк. Чынгыз хан заманындагы тамга, яса кебек сүзләр бүген дә алынма сүзләрдән котылырга ярдәм итә.

          Романның беренче кисәге Тимучин килде дигән сүзләр белән тәмамлана. Тимучин Чынгыз ханның яшь чактагы исеме .Чынгыз хан дөньяның  600 елдан 600 елгача алышына торган яңарыш чорында туган.Аның образы борынгы грек мифларындагы каһарманнарныкына охшаган.

          Тарихчылар Нух пәйгамбәрнең улы Яфәснең биләмәсе Идел белән Җаек арасында булган, диләр. Чынгыз хан бу җирләрне яулагач, биредә хуҗа итеп олы улы Җуҗины калдыра. Аннары, монголларның ат тоягы барып җитә алган җирләр тагын яулангач, Җуҗи олысының биләмәләре 1237 елда Дунайга кадәр киңәя.Монголлар хуҗа булган Арал күле белән Дон суы арасында элек скифлар, сарматлар, куманнар яшәгән. Болгарларны элек куман кавеме дигәннәр. Шул якта, Хазар диңгезенә (Каспий) якын җирдә, хазарлар яшәгән. Алар да төрки халык. Соңрак “хазар” исеме акрын-акрын юкка чыккан. Алар яшәгән буш җирләрдә кыпчаклар яши башлаган. Кыпчак сүзе “буш җир” дигәнне аңлата. Җирле кыпчак төркиләре күп булганга, монголларның гореф гадәтләре төркиләрнеке төсле булып киткән. Селенга елгасы тирәсеннән монголлар көнбатышка таба яу башлаганда гаскәрләренең уннан тугызы төркиләр булган.

          “Утлы дала” романында затлы нәсел кешеләрен белдергән “шәех”, “сәет” сүзләре очрый. Алар ундүртенче гасырда күп булган. Унсигезенче йөздә язма әдәбиятта да бу сүзләр күренми диярлек.

          Докладчы Кол Галине, аның “Кыйссаи Йосыф” китабын да искә алды. Бу поэмада милләт дигән сүз кешенең кайсы дин вәкиле булуын белдергән. Йосыф та, әтисе дә, бабасы да мөселманнар булган.

          Владимир князе Андрейның Болгардан кыз алуы Болгар ханнарының руслар тоткан динне кабул итүе дигән сүз түгел. Болгар илендәге Илһам хан да, башка ханнар да ислам динен тоткан, Аллаһыга сәҗдә кылган.

          Алдмуш хан заманында сусаннар булган дигән факт кызыклы.Чуашлар төрки халык. Алар Идел буенда ислам дине таралганчы да мәҗүси дин тотканнар. Чуашларның хәзер дә төрле кирәмәтләргә ышанучылары аз түгел. Әгәр Кол Галигә Аллаһы пәйгамбәрлек сыйфатлары биргән булса, ул, Йосыф шикелле, чит диндәгеләрне дә мөэмин мөселман булырга өндәгән булыр иде, мөгаен. Ләкин болгарлар да, кыпчаклар да  башка дин тотучы халыкларга үз диннәренә керергә өндәмәгәннәр, ислам динен көчләп тагучылар булмаган. Романында Вахит Имамов Бәрәч хан Биләрне алды, дип язган. Яхин исә бу фактны белмим, ди. Бәрәч хан турында мәглумат аз түгел. Аның Биләрдә булуы  бәхәс тудырмый.

          Романда урта гасырларда яшәгән искиткеч күп төрки кабиләләр, халыклар турында язылган. 24 халык саналган урын бар романда. Бу хәтлене күрсәтмәсә дә яраган булыр иде диештеләр тәкыйтьчеләр. Язучы күрсәтергә кирәк дип тапкан аларны. Тарихи роман булгач,  бөтенесен сыйдырган. Тайчуитлар, конгыратлар, кыпчаклар, болгарлар бөтенесе шулай тарихка кала. Аларның тормышын ул күп вакыйгалар, персонажлар ярдәмендә мавыктыргыч итеп сурәтләгән. Китапта тасвирлаулар, сурәтләүләр укучыга көчле тәэсир ясый. Ул вакытлардагы хәлләрне күргәндәй буласың. Тарихи фактларны күп шәһәрләрдәге архивларда, каберлекләрдә тапмаса, кешеләрдә сакланган документларны, шәҗәрәләрне тикшермәсә, автор әсәрен болай яза алмаган булыр иде. Роман бай эчтәлекле булып чыккан. Ул ышандыра, шуның белән ул кадерле дә.                            

          Роман буенча фикер алышуны тарихчы галим  Фаяз Хуҗин башлап җибәрде. Ул башта тартынып торды. Филолог галимнәр нигә аз янәсе. Х.Миңнегулов, Д.Заһидуллина фамилияләрен атап әйтмәсә дә: “Нигә мине чакырасы иттегез әле?” дип сорамый кала алмады.  “Заһидуллина романны укырга өлгермәгән әле”, – дигән җавап ишеткәч, ул бу романны яратып укыганын, аңа югары бәя бирүен сөйләп алды.

          Фаяз әфәнде иң элек докладның тирән эчтәлекле булуына тукталды. Аны мөкиббән китеп тыңлавын да яшермәде. Яхинның тарихны шул кадәр тирәнтен белүенә шатланып утырдым , диде.

          Аннары: “Мин урта гасырлар архиологиясе белән шөгыльләнәм бит”, – дип романда күрсәтелгән тарихи фактларны анализларга кереште. Ул аларның үзе җитәкләгән экспедицияләрдә тикшереп тапкан ачышлар белән туры килүен бәян итте. Соңгы дәвердә Болгар хәрәбәләре тергезелә башлагач, борынгы кала матураеп китте, туристлар аның матурлыгын күрерләр, диде.

          Нурихан Фәттах китапларын да искә төшерде археолог. Бу галим язучы  Биләрдәге җир астында нигезләре генә калган корылмаларны шул заманда күргәндәй итеп язган. Фаяз әфәнде корылмаларның нигезен казып, үлчәмнәрнең Нурихан Фәттах язганнар белән туры килүен ачыклаган.

          – Совет чорында тарихчылар патшалар, сугышлар тарихын яздылар бит, – диде Фаяз әфәнде, – шуны укыттылар да. Ә Вахит Имамов халык турында тарихи китаплар язды. Укучысы гына булсын!

          Ул Имамовны вакыйгаларны, тарихи шәхесләрне дөрес фактлар белән дәлилли алганы өчен тагын бер кат мактап куйды. Мөсәгыйть Хәбибуллин  язганнары тарихи фактлар белән ничек раслана, бу хакта галим әйтеп бетермәде.

          Имамов язганнарның дәреслеккә туры килүен киңәшмәдә катнашучы бөтен язучы дәлилләп күрсәтергә омтылды. Тик алар докладчы Яхин һәм оппонент Хуҗин сөйләгәннәргә өстәп әлләни күп сүзләр әйтеп тормады.

          Язучы Фирдәвес Зариф Фаяз әфәнденең сүзләре тарихчылар арасында абруйлы икәненә басым ясарга гына кирәк тапты.

          Язучылар киңәшмәдә  беръяклы гына сүз алып барган дигән фикер калмасын. Алар романдагы күп детальләргә игътибар иткән. Әсәр уңышлы килеп чыккан. Шуңа кимчелекләр табылмаган диярлек. Шулай да менә монысын күрсәтү урынлыдыр. Романда пыяла коелып төште дигән сүзләр бар. Пыяла ул заманда булмаган диярлек. 25 кә 25 см. үлчәмендәгесе дә бик сирәк һәм кыйммәт булган. Андый сирәк әйбернең коелып төшүе шикләндерә.

          Марат Әмирханов  “Утлы дага” романы Г.Тукай бүләгенә лаек” дигән сүзне әйткәч, тәнкыйтьчеләр сөйләшүне шуның белән туктаттылар. Остаханә утырышында катнашучылар, татар әдәбиятында зур талантлы  әдип Вахит Имамовның килеп чыгуына шатланышып киңәшмәдән таралыштылар.

Рәис Идрисов.

 

 

Read 2564 times Last modified on Чәршәмбе, 17 Сентябрь 2014 21:36
Союз писателей РТ