Пәнҗешәмбе, 24 Апрель 2014 09:33

Юбилейга – бүләк

Rate this item
(0 votes)

       24.04.2014

           Татарстан Язучылар берлеге төзелүгә 80 ел тулган көнгә багышлап “Татарстан Язучылар берлеге 80” исемле яңа китап “табадан” төште.Төсле рәсемнәр белән бизәлгән 80 битле бу китапның төзүчесе Рафис Корбан, бизәүчесе Алмаз Бикмөхәммәтов. Затлы кәгазьгә басылган 80 битле буклет сыман бу китапка Язучылар берлегенең 80 еллык тарихы да, бүгенге көндәге  яшәеше турында мәгълуматлар да сыйган.

           “Безнең берлектә 330 язучы исәптә. Шуларның 210ы пенсия яшендә”, дигән сүзләр бар китапта. Пенсиядәге язучыларга Президентыбыз икенче ел инде ай саен мең сум күләмендә өстәмә акча түли. Халык язучысы исемен йөрткән эшләмәүче аксакал язучыларга ай саен ун мең сум күләмендә  степендия түләнә.

           Бусы матди як. Китапта күбрәк язучыларның эшләре, көндәлек тормышы чагылган. Кайсы язучылар сугышта катнашкан, кайсылары һәлак булган, кемнәр Тукай, Җәлил һәм башка язучылар исемендәге бүләкләр иясе? Язучылардан кемнәр китап нәшриятында, “Казан утлары”, “Идел” журналларында һәм башка басмаларда эшләгән – бөтенесе турында бәйнә бәйнә язылган. Иҗат берләшмәсенең проблемалары да яктыртылган. Әйтик, бай предприятие хуҗалары гел мактаудан гына торган китаплар бастырып чыгара. Бу әдәби телне зәгыйфләндерүгә китерә, әдәби сүзнең сыйфатына суга.

           Юбилейга атап чыгарылган китапның  бизәлеше дә тарих белән бәйле. Кол Галидән башлап бүгенге көнгә кадәр булган язучыларның һәм килгән кунакларның рәсемнәре билгеле бер тәртиптә урнаштырылган.

           Публицистик китап рекордлы срокта, тиз һәм сыйфатлы булып мең данәдә басылып чыкты. Тиражның шактый өлеше шушы елның 25 апрелендә “Корстон” ял итү үзәгендә үтәчәк юбилей кичәсендә язучыларга һәм кунакларга таратылачак.

ТР Язучылар берлегенең матбугат үзәге.

 

 

Read 811 times Last modified on Пәнҗешәмбе, 18 Сентябрь 2014 21:47
Союз писателей РТ