Пәнҗешәмбе, 02 Октябрь 2014 00:00

Өлкәннәр көне белән!

Rate this item
(1 Vote)

“2 октябрьда Татарстан язучылар берлеге өлкәннәр көнен билгеләп үтте. Берлек әгъзаларының барсы да диярлек килгән иде.” Аз гына ирония сыман яңгырый, шулай бит. Булсын, әйдә...

 

Гадәттә, эшнең асылына төшенеп җитмәүчеләр язучылар берлегендә өлкән яшьтәгеләрнең күп булуына зарлана. Бу, әлбәттә, нигезсез үк түгел. Әмма мәсьәләнең тагын бер ягы бар.

Эстрадада гына ул хәреф таный башлаганчы ук “йолдыз” булырга мөмкин. Әдәбиятта алай булмый. Монда ботлар озынлыгы да, түшләр ачыклыгы да берни хәл итми. Һәм язучының юк талантын компьютерда көйләп, матурлап, көчәйтеп тә булмый. Һәм роман-повестьларны да, хәтта дүртьюллык шигырьне дә фонограммага язу мөмкин түгел. Эстрада җырчысы, әйтик, микрофон күтәреп фонограммага сикергәләп тә “йолдыз”була ала икән, язучыга андый бәхет тими. Шуңа күрә, әдәби иҗатны бала-чага шөгыле кебек күзалларга кирәкми.

Әдәби иҗат – талант, осталык һәм тормыш тәҗрибәсе таләп итә торган авыр хезмәт. Монда сиңа беркем дә, бернәрсә дә ярдәм итә алмый һәм бары тик үз тырышлыгың белән генә нәрсәгәдер ирешә аласың. Шуңа күрә, язучы сәнгатьнең башка төрендәгеләргә караганда, соңрак, шәхес буларак буын ныгытып, иҗат һәм тормыш тәҗрибәсе туплагач кына, таныла. Берлек әгъзаларының уртача яше зур булу да шуның белән аңлатыла.

Әлеге кичәнең бер үзенчәлеге – бәйрәм авыл хуҗалыгы министрлыгы белән бергә оештырылды һәм анда данлыклы авыл эшчәннәре дә катнашты. Танылган язучыларның күпчелеге авылдан булуын исәпкә алсак, бу бик табигый булып күренер. Мәзәкчеләр әйтмешли:”Без барыбыз да диярлек авылларда туып үскән... Авылларда туып, бөтен авырлыкны күреп үсеп... вакытында чыгып качкан кешеләр ич инде...” Шуңа күрә, бүген һич икеләнүсез авыл икмәк кенә түгел, ә хикмәт тә үстерә дип әйтергә мөмкиндер.

Сәнгатьнең нигезе әдәбият икәнен исәпкә алсак, язучы халкы күңелсезләнеп утыра торганнардан түгел. Юк кына нәрсәне дә көлкегә әйләндерә ала ул. Өстәвенә, бик күп әдипләребезнең әдәбиятка театр, яки эстрада сәхнәсеннән килүен дә онытмаска кирәк. Хәтта, сәхнәдә чыгыш ясамаганнары арасында да җыр-моңны үз иткәннәре бик күп.

Шуңа күрә, әлеге бәйрәмдә уен-көлкегә дә җитди сөйләшүләргә дә урын табылды. Анда катнашкан яшьләр бераз өлкәнәеп, өлкәннәр яшәреп калган кебек булды...

Read 817 times Last modified on Дүшәмбе, 20 Октябрь 2014 03:54
Союз писателей РТ