Эшлекле сөйләшүне Татарстан Язучылар берлеге рәисе Рафис Корбан башлап җибәрде. "Берлегебездә әгъза булып торган каләм әһелләренең уртача яше олыгая баруы сер түгел. Бүген бу күрсәткеч 70 яшь тирәсе. Яшьләрнең әдәби иҗаттан суына төшүенең бер сәбәбе – алар акчалы тормышны сайлый. Үз күңелендә иҗат оеткысы булмаганнар каләм ияләрен аңламаска да мөмкин. Ләкин кешелекне, безнең халыкны саклап калган нәрсә – ул, беренче чиратта, әдәбият. Без халыкны дин саклаган, дибез. Әмма татар халкының иң күренекле дин әһелләре үзләре дә шагыйрь, язучы булган бит. Бүген мәйдан тотучы каләм әһелләренең шәҗәрәсенә күз салсак та күбесенең мулла нәселеннән икәне күренә. Әдәбият белән диннең арасы бик якын. Бүгенге мәҗлескә, яшьләр белән бергә, аларга киңәшләрен бирергә өлкән язучыларыбыз да килде. Каләмдәшләребезгә яшь буынны кайгырткан өчен ихлас рәхмәтемне белдерәм", – диде ул.
Төркия әдибе Якуб бәй Өмәруглы да, яшьләргә мөрәҗәгать итеп, болай диде: "Язучы кеше – ул халыкның вөҗданы. Дөрес, кайвакыт акча өчен, берәүләргә яхшы күренү өчен дә әсәрләр туарга мөмкин. Ләкин шулар арасында халык вөҗданы булырдайлары гына кешеләр хәтерендә сакланып кала.
Аллаһы Тәгалә адәмне туганда таза ярата. Без язучылар, ошбу тазалыкны саклый алсак, дөньяның вөҗданы булырбыз, дип уйлыйм.
һәрбер тел яралган урынында югары күтәрелергә тиеш. Без шагыйрьләр, язычылар халыкның телен саклаучылар, югары күтәрүчеләр булырга тиеш. Милләтнең атын күтәрү, абруен күтәрү дә – язучылар бурычы. Акыллы язучы булу тарих алдында да, халык алдында да бик зур бурычтыр. Хак Тәгалә каләмебезгә көч бирсен".
Семинарда Галимҗан Гыйльманов иҗат дөньясына аяк баскан яшьләргә үз киңәшләрен җиткерде. "Тәвәккәлләп иҗатка килгәнсез икән, инде китмәгез. Иҗатта авырлыклар күп булыр. Һәр язганыңны бастырып та тормаслар. Үзара бәхәсләр дә, үз-үзең белән бәрелешкән чаклар да булыр. Менә шушы авырлыкларны уңышлы үтеп, иҗатыгызны үрләтергә язсын сезгә", – диде ул.
Ә Сөмбел Таишева каләм ияләре өчен мәйдан булып торган матбугат чаралары хакында әтрафлы чыгыш ясады. "Республикабызда иҗат әһелләре катнашында чыгып килә торган 20 журнал бар. "Казан утлары", "Идел", "Мәйдан", "Аргамак", "Сөембикә" журналлары каләм әһелләренең иҗатын тулы чагылдыра. Яңарак нәшер ителә башлаган "Гаилә һәм мәктәп", "Сабантуй" журналлары да яшьләр һәм балаларга атап чыгарыла. "Мәгариф" журналының эчтәлеге яңарды. Быел журналда "Авыл укытучысы" дигән бәйге барды. Бәйгене игълан иткәч, журналның электрон сайтына 70 мең кеше кереп карады, танышты. Бу бәйге бик популяр булды, дияр идем. Кыскасы, бүгенге яшьләргә иҗат өчен республикабызда барлык мөмкинлекләр дә бар", – дип сөйләде ул.
Татарстан китап нәшрияте директоры Дамир Шакиров үзе җитәкләгән коллективның яшь иҗат әһелләренә хәерхаһ мөнәсәбәте хакында искәртеп үтте. "Нәшриятебездә ел саен 4-5 яшь язучының китаплары дөнья күреп тора. Яшьләргә бүген иҗат өчен барлык шартлар да тудырылган. Бары тик бу мөмкинлекләрдән файдалана белергә генә кирәк. Хөрмәтле яшьләр! Киләчәктә, бәлки, сезнең арадан язучылар гына түгел, ә нәшрият директорлары да, депутатлар да, әдәбият, тел галимнәре дә чыгар. Кем генә булсагыз да, без сезгә халкыбызның үткәнен, бүгенгесен киләчәккә илтүче дип карыйбыз. Халкыбыз, телебез язмышы да сезнең кулда. Әйткәнемчә, безнең сезне тел галимнәре, нәшрият хезмәткәрләре, телебезне яклаучы депутатлар итеп тә күрәсебез килә. Барыгызга да иҗат уңышлары телим", – диде ул.
Язучылар берлегенең кабул итү коллегиясе рәисе, язучы һәм галим Тәлгат Галиуллин да яшьләргә үз фатихасын бирде. "Хөрмәтле яшь каләмдәшләр! Сезнең бүген бик бәхетле көнегез – иҗатыгызга әдипләр тарафыннан бәя бирелә. Язучылар берлеге яшьләргә һәрвакыт хәер-хаһ булды. Без, кабул итү коллегиясе әгъзалары, һәр айны берлеккә кабул итүне сорап язган гаризаларны карыйбыз. Яшьләргә киңәшем шул: берлеккә әгъза булып кергәч тә, язудан туктарга ярамый. Язучы булу – ул үз халкың каршында бик зур бурыч, вазифа. Әйтелгәнчә, ул – халыкның вөҗданы. Кыскасы, халык алдындагы бурычыгызны онытмагыз", – дип сөйләде ул.
Аннары Тәлгат ага Галиуллин Язучылар берлегенә яңа гына кабул ителгән өч яшь язучыга таныклыклар тапшырды. Алар – Эльвира Һадиева, Фидаил Мәҗитов һәм Булат Ибраһимов.
Семинарның икенче өлешендә тәҗрибәле каләм әһелләре яшьләр өчен 13 осталык дәресе үткәрде, анда 53 башлап язучының әсәрләре җентекләп тикшерелде, киңәшләр бирелде. Осталык дәресләрен Рифат Сверигин, Камил Кәримов, Эльмира Шәрифуллина, Тәлгат Галиуллин, Фәйрүзә Мөслимова, Рәдиф Гаташ, Илсөяр Иксанова, Равил Рахмани, Рифә Рахман, Мөдәррис Вәлиев, Сания Әхмәтҗанова, Нәбирә Гыйматдинова, Марат Закир, Галимҗан Гыйльманов, Айгөл Әхмәтгалиева, Ризван Хәмид, Юныс Сафиуллин, Гәрәй Рәхим, Гөлзадә Бәйрәмова, Зиннур Мансуров, Луиза Янсуар, Марсель Галиев, Рәдиф Сәгъди, Йолдыз Җамалетдинсез, Рифат Салах алып барды.
Соңыннан остазлар һәм шәкертләр башкарылган эшкә йомгак ясалды. Тикшерүдән чыгып, Язучылар берлеге семинары өч яшь авторны Татарстан Язучылар берлегенә кабул итү турында тәкъдим итте. Алар – Римма Шәехова, Людмила Аланлы, Лениза Вәлиена. Ә Алсу Нургатина белән Раил Гатауллинның әсәрләре китап итеп чыгарырлык дип табылды. Башкаларның да иң уңышлы әсәрләре махсус җыентыкта дөнья күрәчәк.
Соңыннан семинарда катнашучылар резолюция кабул итте.
Нәзирә РӘХМӘТУЛЛИНА.
ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ЯЗУЧЫЛАР БЕРЛЕГЕ
Яшь язучыларның республика семинары
РЕЗОЛЮЦИИЯСЕ
Казан шәһәре
Мөштәри урамы, 14 нче йорт
2014 елның 21 нче ноябре
2014 елның 21 нче ноябрендә Татарстан Язучылар берлегендә яшь язучыларның республикасы семинары булды. Анда Казанда, республика районнарында яшәп иҗат итүче 40 яшь язучының әдәби әсәрләре турында фикер алышу, аларга бәя бирү, алдагы иҗат юлларын билгеләү хакында зур сөйләшү булды. Яшь язучыларның әсәрләре, аларның әдәби эшләнеше һәм сыйфаты турында тәҗрибәле 24 язучы семинар җитәкчеләре буларак үз фикерләрен белән уртаклаштылар, яшь язучыларга киңәшләр бирделәр, аларның әсәрләренең әдәби кыйммәтен билгеләделәр.
Татарстан язучыларының мондый нәтиҗәле чараларны үткәрү буенча күпьеллык тәҗрибәсенә нигезләнеп, республика семинары яшь язучыларның иң яхшы, әдәби яктан иң өлгергән әсәрләрен көндәлек матбугатка, китап нәшриятларына, инде чын әдип булып өлгергән берничә яшь каләм иясен Татарстан Язучылар берлегенә әгъза итеп тәкъдим итте.
Семинарда катнашучылар бу республикакүләм әдәби сөйләшүне мәдәният елындагы иң күренекле вакыйгаларның берсе дип бәяләделәр. Семинар әдәбиятыбызның киләчәге ышынычлы, әдәби хәрәкәтебезнең туктаусыз алга баруын күрсәтте. Бер үк вакытта семинар районнардагы хакимият җитәкчеләре, көндәлек матбугат һәм мәдәният оешмаларына шул җирлекләрдә яшәп иҗат итүче яшь язучыларга иҗтимагый игътибарны арттыруның, аларга иҗат итү өчен уңай шартлар тудыруның, аларны сәяси һәм мәдәни чараларда файдалануның зур әһәмияткә ия икәнлеген билгеләп үтте.
Татарстан Язучылар берлеге киләчәктә дә мондый семинарларны республика күләмендә генә түгел, Россия Федерациясендәге, якын һәм ерак чит илләрдәге татарлар тупланып яши торган төбәкләрдә, Татарстанда берничә районны берләштергән районара, шулай ук аерым районнарда да үткәрүне максатка ярашлы дип саный. Һичшиксез, мондый чаралар татар әдәбиятының уңышлы үсешенә, аның яңадан-яңа талантлы әсәрләр белән баюына ярдәм итәчәк.
Татарстан Республикасы Язучылар берлегенең яшь язучыларның республика семинарын оештыручылар һәм анда катнашучылар