Гомеренең күп өлешен татар әдәбияты тарихын өйрәнүгә багышлаган галим Әнвәр Шәрипов татар китабы тарихы турында тирән эчтәлекле чыгыш ясады. Чаллы Язучылар оешмасы җитәкчесе Вахит Имамов милләтебезнең дини һәм сәяси изүләр, имля алыштырулар аркасында күргән зыяны хакында бәян итте.
Әлеге кичәне китапханәнең яңа хезмәткәре Гөлназ Шараева оештырган. Ул тумышы белән Кукмара районы Туембаш авылыннан. Күргәзмәдә урын алган ядкәрләрне Гөлназ ханымның ерак әбисе саклаган. Ул Вятка губернасында иң бай һәм иң танылган промышленниклардан исәпләнгән Үтәмешевлар нәселеннән булган. Китапларның бер өлешен галим Рәиф Мәрданов һәм Ирек Һадиев өйрәнгән, хәзер инде бу эшкә галим Әнвәр Шәрипов та керешкән.
Билгеле ки, дөнья күләмендә зур танылу алган язучы Чыңгыз Айтматовның әнисе Нәгыймә ханым да Үтәмешевлар нәселе вәкиле Хәмзә Габделвәлиев кызы була. Әнисенең туган-үскән җирләрен күрергә дип кайтып та, сиксән чакрым гына ара калгач, кинәт авырып киткән һәм озакламый дөнья куйган Чыңгыз Айтматов шәҗәрәсен һәм тормыш юлын өйрәнү, шуларны әдәби һәм фәнни китаплар итеп язу бурычын Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров язучыларыбыз Ркаил Зәйдулла һәм Фәүзия Бәйрәмовага йөкләгән икән. Фәүзия ханым үзенең Мәчкәрә авылына һәм Кыргызстанга булган изге сәфәренең тәэсирләре белән уртаклашты. Ул инде Айтматов тормышына кагылышлы бай архив материаллары туплап өлгергән.
Кичәдән соң тамашачылар күргәзмә залына юнәлде. Күргәзмәне декабрь ахырына кадәр тамаша кылырга мөмкин.
Фидаил МӘҖИТОВ.