Чәршәмбе, 10 Декабрь 2014 16:00

Әдәби премияләргә – кандидатлар

Rate this item
(1 Vote)

     9 декабрь көнне Татарстан язучылар берлегендә Шигърият һәм Проза остаханәләренең берләштерелгән утырышы булып узды. Утырышта Татарстан мәдәният министрлыгы, Язучылар берлегенең Г.Исхакый, Һ.Такташ һәм Ф.Хөсни исемендәге әдәби премияләренә кандидатлар күрсәтелде.

     Г. Исхакый исемендәге әдәби премиягә “Сүтелә йомгак” (Татарстан китап нәшрияты, 2011) шигырьләр һәм поэмалар китабы өчен Сөләйман, “Азатлык көне”(Татарстан китап нәшрияты, 2012) поэмалар җыентыгы өчен Рәниф Шәрипов; “Тоз тәме” (Татарстан китап нәшрияте, 2011) Фәрит Яхин, “Хисләр дәрьясында”(Татарстан китап нәшрияты, 2012), Флера Тарханова һәм Рашат Низами “Без яшибез...”(Татарстан китап нәшрияте, 2011) китаплары өчен – Ф.Хөсни премиясенә; Һ.Такташ әдәби премиясенә Шәүкәт Гаделша “Иман капка ачканда” (“Илһам” нәшрияте, 2011), Хәнәфи Бәдигый “Күңел ялкыны” (Инновация технологияләре үзәге, 2002), “Тормыш фасыллары” (Татарстан китап нәшрияте, 2011), “Яшел чирәм” (Татарстан китап нәшрияте, 2007), Розалина Шаһиева “Шигърият – тереклек суы”(“Заман” нәшрияты, 2011) китаплары тәкъдим ителде.

Read 868 times Last modified on Чәршәмбе, 10 Декабрь 2014 16:14
Союз писателей РТ