Шимбә, 13 Декабрь 2014 10:50

Бәхетне син эзлә күңел төшләреннән

Rate this item
(0 votes)

Хезмәттәшебез, Нурлат, Аксубай, Чирмешән төбәкләрендә үз хәбәрчебез Илдус Гали улы Диндаров безне иҗат җимешләре белән гел сөендереп тора. Аның "Нурлат йолдызлары", "Гомер фасыллары", "Күңел як­тысы", "Җәй кайда кышлый?", "Язмышлар балкышы - Бикколым", "Зирәклем - туган җирем", "Нурлат җиренең күренекле кешеләре" дип аталган, күңел җылысы белән сугарылган китапларыннан соң безгә күптән түгел "Үз ягымда" дигән шигырьләр җыентыгы килеп иреште.

      Сизгәнсездер, Илдус абыйның каләме туган җирен­нән аерылгысыз. Бу хәтта ки­тап исемнәреннән дә күренә. Монысын исә Айдар Хәлим әйтмешли, "гомер буе әдип булам дип хыялланмаган,әм­ма, хыялланмыйча да, тумышыннан әдип булып яраты­лып, гомер буе тузанлы гәзит битенә шундый ук тузанлы ре­портажлар ташыган журналист-публицистның, инде үзе дә сизмичә җитлеккән ша­гыйрь, җитлеккән прозаик, җитлеккән юмор-сатира һәм тирән фәлсәфи парча-уйланулар остасы икәнлеген раслаган хикмәти бер мәҗмуга дип атарга мөмкиндер".

     "Үз ягымда" җыентыгы лирикага һәм юмор-сатирага багышланган ике өлештән тора. Китапның беренче битләреннән үк, чыннан да, Ил­дус абый яшәгән һәм эшләгән төбәккә "юл тотасың". Менә аның Аксубай районы Иске Кармәт авылындагы Хәсән Туфан музеенда уйланулары, саегып барган Чирмешән ел­гасы турында борчылулары, Сугышлы авылының атама­сы хакында фәлсәфәсе... Кыс­касы, бу җыентык Илдус абыйның юллар һәм еллар көндәлеге кебек.

...Үлән баскан маллар

сукмагын шул,

Күтәрелми юлда тузаны:

Бөтен йортка сыңар

чыбыркы юк...

Чын авыл соң

шундый буламы?! -

дип бүгенге авыл тормы­шының асылын ачып бирә ул.

     Әнә шундый фәлсәфи уй­ларга чумган Илдус абый ша­ян да, шук та була белә. Хәер, юмор-сатирасында да ул үзе­нә генә хас эпитетлар, мета­форалар белән туган як темасын яктырта, кеше язмышы ту­рында борчыла. Аның өй чикерткәсе - "төрчекләр" ке­бек бүген сәхнәдән төшмәгән талантсыз җырчылар, кулын­нан эш килмәсә дә, мине күр­миләр дип агач башына үрмә­ләгән кызыл кәпәчле тукран­нары - барыбызның да күз ал­дында бит.

     Чын журналистларга хас булганча, Илдус абый янәшә­сендә булып яткан вакыйга­ларны тиз күрә, нәрсә булган­лыгын тиз чамалый. Шуңа кү­рә язарга җирлек тә бар. Тәҗ­рибәсе дә зур аның. Илдус абый татар матбугатында 1967 елдан бирле хезмәттәш­лек итә. Нурлат, Минзәлә газе­таларын җитәкли, "Шәһри Ка­зан" газетасында эшли, инде күп еллар үзенең язмалары белән "Ватаным Татарстан" укучыларын шатландырып яши. Илдус абыйның каләме журналистикада да, шигъри­ят, проза өлкәсендә дә бик үткен әле. Безне яңадан-яңа язмалары, китаплары белән гел сөендереп торыр дигән теләктә калабыз. Иҗат уңыш­лары телибез!

ФӘНИЯ ӘХМӘТҖАНОВА

Read 541 times Last modified on Шимбә, 13 Декабрь 2014 11:16
Союз писателей РТ