Җомга, 26 Декабрь 2014 13:19

Зөлфәт берьюлы өч җиңү яулады

Rate this item
(0 votes)

Люция Хәбибуллина-журналист

Театрның туган көнен билгеләп үтү Камал те­атрының күркәм гадә­тенә әйләнде. Бу юлы да артистлар моннан 108 ел элек тәүге тап­кыр спектакль уйнал­ган көнне искә төшер­де, тантаналы кичә оештырды.

Заманында Габдулла Кариев театрда яңа авторларга конкурс игълан иткән булган. Күп ел­лардан соң ул традицияне театр кабат яңартып җибәр­де. Шушы көннәрдә «Яңа та­тар пьесасы» җыентыгы­ның уникенчесе дөнья күр­де. Быел «Яңа татар пьесасы» бәйгесенә кабат 46 әсәр ка­бул ителгән. Шуларның си­гезе генә иң яхшылары итеп билгеләнде. Беренче урын бирелмәде. Кызыксындыру бүләгенә «Чишмә җыры» пьесасы өчен Гүзәлия Тарханова, «Сандугачым-был­былым» әсәре белән Шамил Фәхретдинов, «Хәтер хөке­ме» өчен Зөлфәт Хәким лаек дип табылды. «Балалар һәм яшүсмерләр» номинация­сендә Ркаил Зәйдулланың «Бүре җиләге» әсәре җиңү­че булды. Мәдәният мини­стрлыгының махсус бүлә­ген «Яратылмый калган ярлар» пьесасы өчен Чал­лы Татар дәүләт драма театры артисты Булат Сәлахов яулады. Жюриның махсус бүләге «Ля бемоль» пьесасы өчен Зөлфәт Хәкимгә бирел­де. Өченче урынга да «Дө­нья киң түгел икән» пьесасы белән шул ук автор ия бул­ды. Икенче урынга Түбән Ка­мадан Зәбир Гыймаев «Чит­лек» пьесасы өчен лаек дип табылды.

Икенче урынны алучы­га - 75 мең, өченче урынга 50 мең күләмендә акчалата бүләк тапшырылды.

( “Шәһри Казан”,  /№144, 25.12.2014/)

Read 517 times Last modified on Җомга, 26 Декабрь 2014 13:53
Союз писателей РТ