Print this page
Җомга, 26 Декабрь 2014 13:53

Рух яңарган якларда

Rate this item
(0 votes)

Фоат Галимуллин – язучы-галим

1983 елның февраль аенда Яркәү районының Яңа Кә­ешкүл (Сала) авылы мәктә­бен­дә өлкәнең татар теле һәм әдә­бияты укытучыларының семинары булган иде. Без анда тумышы белән шушы тө­бәктән булган күренекле галимә, Казан университеты профессоры Диләрә ханым Тумашева белән лекцияләр укыдык, ачык дәресләр карап, аларга бәя бирүдә катнаштык. 

Без бу юлы Төмән өлкә мәгарифне үстерү институты чакыруы буенча “Этно­мә­дәни компонентлы мәктәп – милли килешүчәнлек мәк­тәбе” дигән маузугка уздырылучы фәнни-гамәли кон­ференциядә катнашу өчен килдек. Без дигәнем, Казан федераль университеты доценты Кадрия Фәтхул­лова, Балык Бистәсе районыннан өч укытучы: мәгариф ида­рәсе методисты Ильвера Касыймова, Яңа Арыш мәктә­беннән Әлфия Гыйлмеханова, Күгәрчен мәктәбе мөгал­ли­мәсе Тәнзилә Закирова. Әмма юлда тәүлеккә якын килгән арада әлеге мәҗле­с­нең темасына шактый гына үзгәреш кертелгән булып чыкты, төп игътибар үсеп килүче буыннарны бердәй росссиячел кешеләр итеп тәрбияләү мәсьәләсен алгы планга чыгарып куйганнар икән. Һәрхәлдә, пленар утырышта чыгыш ясаган җирле докладчылар сүз сөрешен шушы якка алып киттеләр. Шулай да турыдан-туры мәк­тәп­ләрдә эшләүче укытучы­лар­ның чыгышларында милли телебезне һәм әдәбияты­бызны укыту барышында тәр­бия би­рү мәсьәләләренә тие­шенчә игътибар ителде, әлеге юнә­лештәге эшнең мөһим аспектлары каралды.

Татарстаннан килгән ку­накларның да яңа стандартларны гамәлгә кертү шартларында туган телне һәм әдә­биятны укытудагы төп таләп­ләр һәм бурычларны яктырткан докладлары бик тә урынлы булды дияргә ки­рәктер. КФУның гомуми лингвистика, лингвокультурология һәм тәр­­җемә эше кафедрасы га­лимәсе Кадрия Фәтхулло­ва­ның “Татар телен өйрәтүнең хәзерге мультимедиа чаралары” дип исем­ләнгән күрсәт­мәлекле бәяны гаять зур кызыксыну тудырды. Башкача мөмкин дә түгел. Ник дисәң, дөнья Интернет челтәренә куелган мондый программа бүген хәтта рус телен өйрәтү буенча да эшләнмәгән. КФУда булган чагында РФ мәгариф һәм фән министры Д.Ливанов та, бу системаның ни рәвешле эшләвен күргәч, таң калган иде. Чыннан да, аның нәтиҗәлелеге күз алдында. Бүген аның буенча татар телен өйрәнүчеләр мең­нәр белән исәпләнә. Мон­дый мөмкинлек барлыкка килү күңелдә зур өмет уята.

Этномәдәни компонентлы мәктәпләрдә “Татар телен һәм әдәбиятын укытуга инновацияле якын килү” дип аталган секциянең эше аеруча яхшы тәэсир калдырды. Чөнки монда укытучылар алдына бү­генге таләпләр ни­гезендә килеп туган мәсьә­ләләрне уртага куеп сөйләшү булды. Һәр чыгыш әлеге гомуми бурычларны хәл итү­нең төрле якларын яктыртуга багышлануы белән мөһим иде. И.Касыймова үз чыгышында татар теле һәм әдә­бияты дәресләрендә Син­­гапур методикасын куллану тәҗрибәсе белән уртак­лашса, филология фәннәре кандидаты, Төмәннең 52 нче мәктәбе укытучысы Халидә Кирамова “Этномәдәниятле мәктәп шартларында себер-татар әдипләренең иҗатын өйрәнү”, Яркәү районының Кызыл Яр мәктәбе укытучысы Хәлилә Ибраһимова “Татар һәм рус әдәбиятларын чагыштырып өйрәнү” кебек мәсьә­ләләрне яктыртты. 

Төмәндә булуның икенче көнендә без шәһәрнең 52 нче мәктәбенә килдек. Ул шәһәр­нең читендә, нигездә татарлар яши торган бистәдә урнашкан. Элек монда Казар исемле авыл булган. Аны әле Кырын­күл дип тә йөрткән­нәр. Шунысы кызык: бу бистә балалар туу ягыннан Төмән­нең иң алдынгы бер почмагы санала. Әлеге мәктәп биредә татар этномәдәни компонентлы булган бердәнбер уку йорты икән. Ул якын-тирәдәге өч бинада урнашкан. Төп бинасы – элеккеге мәчет. Аны 1889 елда Нигъмәтҗан хаҗи дигән зат үз акчасына салдырган булган. Анда бер чорда имам булып Ямбай мәдрәсәсен тә­мам­лаган Хөс­нетдин Яр­мөхәммәтов та торган. Ул – күренекле галим, фән докторы Хәмит Ярминең әтисе. 1929 елда бу бинаны мәктәп иткәннәр. Биредә рус һәм татар сыйныфлары була. Кырык ел мәктәп булып торгач, 1969 елда аның манарасын төше­рәләр. Бу тирәдә балалар күп тугач, мәктәптә урын җитми. Үзгәртеп кору елларында, Ильяс Рәфиков дигән игелек­ле эшмәкәр якын гына җирдән тагын бер бина сатып алып, мәктәпкә бирә. Хәзер анда да укыту оештырылган. Урын алай да җитми. Шуңа күрә балаларны 9 нчы мәк­тәпкә бирү очраклары бар. Мәктәптә бүген 370 бала укый. Аларның 69 проценты – татарлар. Калганнары сигез төрле милләт балалары: үзбәкләр, әзәрбай­җаннар, ка­закълар, хәтта табасаран кызы да укый. “Алар, – ди мәктәп директоры Алевтина Зин­нәтулла кызы Манкаева, – татар телен тиз үз­ләштерә”. Мәктәпнең музыка укытучысы Гөлниса Хөсә­енова шушы балалар белән “Без – төрле-төрле, әмма бер­гә” дигән әдәби-музыкаль композиция әзерләгән. Алар­ның шә­һәр татар мәдәни үзә­гендә ясаган чыгышы бик тәэсир­ләндергеч булды. Әзәр­бай­җан кызы­ның туган телендә шигырь укып, Г.Тукай әйт­меш­ли, күз­ләреннән сыгы­лып-сыгылып яшь агуы, та­ма­шачыларның да күңел­лә­рен нечкәртте. Туган моң­нар­ның, ата-ана теленең газизлеге шундый вакытларда чагыла да инде.

Биредә яңа мәктәп салу турында сүз ике дистә елдан артык бара икән. Әмма ба­лаларның һаман да шушы өч бина арасында йөгерешеп йөргән көннәре. Яңа һәм зур бина төзелмәгәндә мәктәпне үстерү, анда укыту-тәрбия эш­ләрен тагын да камил­ләш­те­рүне тәэмин итү мөмкин түгел. Мәктәпнең бердәм һәм әзер­лекле коллективы хә­зер­ге хәл­дә дә эшне бү­генге та­ләп­ләргә туры китереп оеш­тырырга тырыша. Без мо­ны Х.Ки­рамова, Н.Гайнелянова, В.Ли­щенко, Г.Ярул­лина, В.Нә­биева, Ә.Касыймова, М. Мальцева, А.Галиева, Н.Белкина, Г.Мул­лачанова, А.Зимагулова, З.Кал­гаманова, В.Ибу­ковалар биргән осталык дәресләрендә дә күрдек.

Шундый дәрес биргән Рафаэль Гадиев турында аерып әйтәсе килә. Ул – Төмән мә­гарифне үстерү институты­ның доценты, педагогия фән­нәре кандидаты. Аны әлеге кон­ференциянең үзә­гендә торган шәхес дип әйтә алабыз. Ул аны әзерләүче, оештыручы һәм үткәрүгә төп җаваплы кеше булды. Югары әзерлекле, эшлекле, зыялы шәхес буларак, аңа һәркем ихтирам бе­лән карый. Ул татар халкының музыка уен коралларыннан булган курайда уйнарга өйрәтүгә багышланган дәрес уздырды. Аның методика­сының камил­легенә, үз эше­нең остасы булуына таң ка­ласың. 

Балык Бистәсе районы­ның мәгариф идарәсе методисты И.Касыймова белән алар болай килеште: Ямбай авылы мәктәбе, Төмәндәге шушы 52 нче мәктәп белән Чулман буендагы районның ике мәктә­бе арасында хез­мәттәшлек оештырырга, алар­ның бер-берсе белән тәҗрибә алмашып яшәү­лә­рен тәэмин итәр­гә. Хәер, инде моңа кадәр дә Балык Бис­тәсе районы белән Төмәннең татар теле һәм әдәбияты укы­тучылары арасында бәй­ләнеш булган. Әле узган җәй­дә генә төмәнлеләр, Татар­станның бу төбәгендә булып, күп нәрсәләрне үз күзләре белән күреп кит­кән­нәр. Алга таба исә мондый үзара ярдәмләшү рәсми ки­лешү нигезендә алып барылачак.

Р.Гадиев безне Ямбай авылына да очраклы гына алып бармаган булып чыкты. Без монда булып, күңе­ле­безне тагын да баеттык, зур тәэсирләр алдык. Бу – өлкәнең иң затлы, милли рух­лы авылларыннан берсе. Хәзерге көндә 3 мең кеше яши, диделәр. Би­редәге мәд­рәсәдә ике ел Хә­мит Ярми дә укыган (әти­сенең дә шушы мәдрәсәдә белем-тәр­бия алганлыгын әйт­кән идек инде). Алардан башка да әлеге уку йортын тәмам­лаган күре­нек­ле шәхесләр­нең эш­чәнлеге, батырлыгы турында музейда бай мәгъ­лүмат туп­ланган. Аны 1996 елда ирле-хатынлы укытучылар Венера һәм Сө­ләй­ман Бәхтияровлар ни­гезләгән.

Әлбәттә, бу дини-рухи ком­плексның үзәгендә мә­һабәт мәчет бинасы тора. Аны 1884-1888 елларда Нигъ­­мә­тулла Кармышев салдырган (ул 1826–1901 елларда яшә­гән). Кир­печтән төзелгән биек бина әллә кайдан ук күренеп, игътибарны җәлеп итә, манарасы да үзенә бәрабәр горур басып тора. Манара ниге­зеннән үк бинаның табигый аерылмас өлеше буларак күтәрелгән. Шуңа күрә­дер, динсез елларда аны төшерү җаен тапмаганнар. Манараны сүтсәң, бинага да яртылаш зыян ки­ләчәк. Колхоз булгач, идарә итеп, аннан төрлечә, хәтта музыка мәктәбе итеп тә файдаланганнар. Хәзер исә авыл халкы ярдәмендә затлы итеп җи­һазланган, идәннә­ренә йом­шак келәмнәр җәелгән, җы­лы, якты. Манарасыннан биш вакыт азан яңгырый. Тирә-якта рухи нур булып балкый.

...Ямбай мәчете капкасыннан чыгып барганда, тагын бер тапкыр артка борылып карыйсы иттем. Күктәге бер­ничә генә көнлек ай мәчет манарасы башындагы ай өс­тен­дә урын алган иде. Аралары нибары бер терсәк буе гына булыр. Бу кадәр туры килсә дә килер икән! Әлеге гүзәл күренеш күңелне тагын да яктыртып җибәрде, әй­терсең лә, күк җисеме дә би­редә алган рухи тәэсирләргә якты нур өсти сыман. Һәр­хәлдә, миңа шулай тоелды.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 199, 24.12.2014/)

Read 673 times Last modified on Җомга, 26 Декабрь 2014 13:57