Җомга, 26 Декабрь 2014 14:01

Алда әдәбият елы

Rate this item
(0 votes)

Рәзил Вәлиев – Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе

Һәр адәм баласына исем кушкан кебек үк, елларны да ниндидер исем белән атау бик борынгы заманнарда ук гадәткә кергән. Шәрекъ илләрендә Яңа елга бер җанвар исеме биреп, анда шул җанварның иң яхшы сыйфатларын күрергә тырыша­лар. Бер-бер артлы ат, елан, май­мыл һәм башка елларны үткәрдек. Күрәсең, заман үзгәрүе йогынты ясыйдыр, соңгы вакытларда ел­ларны икенче төрлерәк атый баш­ладылар. Узган ел Тарихи һәй­кәлләрне саклау елы булды, шул уңайдан күп кенә чаралар узды. Ә 2014 ел тарихка Мәдәният елы буларак кереп калыр.

Билгеле, Мәдәният елында бик күп эшләр башкарылды. Моны инкарь итеп булмый. Республика­ның икътисади нигезе тагын да ныгый төште, ил каршында дәрәҗәсе дә үсте, шәһәр һәм авыл урамнары шәхси машиналар белән тулды, юллар салынды, яңа мәктәпләр, балалар бакчалары, мәдәният йортлары калкып чык­ты, тормышыбыз да бераз көйләнде. Дөрес, Мәдәният елы­на өметләр зуррак иде. Хөкүмәт мәдәнияткә кагылышлы күбрәк проблемаларны хәл итәр дип көткән идек. Ләкин аларның бары­сын ук башкарып булмады. Шу­лай да Мәдәният елында бик мөһим проблемаларны калкурак итеп күрсәтә алдык.

Бик күп чаралар үтте. Аларда республика җитәкчеләре дә кат­нашты. Мәдәнияткә, әдәбияткә кагылышлы проблемаларга ае­руча басым ясалды-. Әйтик, без күптәннән инде Татарстанда, Казанда әдәбият музее булырга тиеш дип сөйлибез. Теләсә кай­сы халыкны аның мәдәнияте дәрәҗәсеннән чыгып билге­лиләр. Бу элек тә шулай булган, хәзер дә шулай, мөгаен, килә­чәктә дә шулай булыр. Бер ха­лыкны да менә мең ел элек алар шулкадәр нефть чыгарган, шул­хәтле иген үстергән, мал үр­четкән дип искә алмыйлар, һәр халыкны аның әдәбият, сәнгать, фән өлкәсендә шундый казаныш­лары булган дип искә алалар.

Менә бу яктан караганда, без­нең әдәбият музее нинди халык булуыбызны башкаларга күрсәтеп торыр иде. Икенчедән, бу безнең үзебезгә дә нинди рухи байлыгы­быз булуын белү өчен кирәк. Яшь буын "Менә без нинди зур тари­хи байлыгы булган халык икән" дип белеп, горурланып үсәргә тиеш.

Безгә бик күп кунаклар килә, бигрәк тә соңгы елларда. Узган ел гына да ике миллионнан артык турист килде, дибез. Ике милли­оннан артык туристның берничә меңе генә шушы музейга кереп караса да, халкыбызның нинди зур рухи байлыкка ия икәнен бе­леп китер иде. Сер түгел, хәзергә безнең тарихыбызны, әдәбият-сангатебезне чит илләрдә начар беләләр. Без үзебезне, һичшик­сез, дөньяга танытырга тиешбез. Ләкин бөтен байлыгыбызны җилкәгә салып, дөнья буйлап күрсәтеп йөреп булмый бит инде.

Дөрес, театрларыбыз соңгы ел­ларда зур дөньяга чыга башлады­лар. Камал театры берничә мәртәбә Төркиядә, Кытайда, Анг­лиядә, Финляндиядә булды. Опе­ра һәм балет театры Аурупа иллә­рендә еш йөри. Башка театрлар да чыккалый. Шулай да даими рәвештә дөньяны иңләп-буйлап йөрибез дип әйтә алмыйм әле. Ә менә туристлар безгә бөтен җирдән килә. Казанга Универсиа­дага 100 меңнән артык кеше кил­де. Киләсе елга су спорты буенча дөнья чемпионатына" да 100 меңләп кеше киләчәк. Аннары футбол чемпионаты була. Анда килүче кунаклар да күп булыр.

Күп кенә халыкларда бөек шәхесләренә багышланган менә дигән музейлар бар. Ә безнең Г.Тукай музеебыз һаман ярымҗимерек хәлдә. Бу хакта без инде чи­рек гасыр сөйлибез. Болгар но­мерларын да җимереп ташлады­лар. Анда Тукайның мемориаль музеен төзергә вәгъдә иткәннәр иде. Әлегә ул да күренми. Быел Г.Тукай яшәгән урыннар буйлап даими эшләүче туристлык марш­руты оештырылыр дип уйлаган идек, анысы да барып чыкмады. Озакламый Габдулла Тукайның 130 еллыгы җитә. Аны зурлап үт­кәрергә кирәк. Әлеге юбилейга, ниһаять, "Тукай энциклопедиясе" һәм бөек шагыйрьләребезнеи 6 томлыгы донья күрер дип өметл­әнәбез. Татар әдәбиятен-мәдә-ниятен тулырак күләмдә күр­сәтергә күптән вакыт инде.

Дөрес, Мәдәният елында му­зейларга игътибар арта төште. Шунсыз мөмкин дә түгел. В.Ак­сеновка менә дигән музей салып куйдылар. Е.Боратынский, М.Горький, Л.Толстой музейла­ры ремонтлана. Болары бик яхшы. Ә Габдулла Тукай музее ни хәлдә, Шәриф Камал, Салих Сәйдәш музейлары?.. Татар хал­кының күренекле шәхесләре му­зейларына шулай ук беренче чи­ратта игътибар бирергә кирәк иде.

Мине иң борчыган мәсьәлә­ләрнең берсе - ул авыл мәдәният үзәкләренең торышы. Республи­када меңләгән татар авылы бар. Моңа кадәр йөзләгән мәдәният йорты ярымҗимерек хәлдә иде. Югыйсә, авылда яшәүчеләр дә шәһәр халкы белән тигез хокук­лы. Шәһәр кешесе теләгән спек­таклен, киносын карый ала. Ә авыл кешесе кая барсын?! Гел район үзәгенә генә йөреп булмый бит инде. Авылларга республика театрлары да сирәк чыга. Шуны­сы куанычлы, әлеге проблема әкренләп хәл ителә башлады ке­бек: быелгысы елны гына Татар­стан авылларында 47 яңа мәдәни­ят йорты төзелде, бу эш киләсе елда да дәвам ителәчәк.

Соңгы елларда китапханәләр эшен заманга яраклы итеп үзгәртергә тырыштык. "Модель китапханә" дигән хәрәкәт баш­ланды. Куелган шартлар буенча, китапханәнең бинасы нинди таләпләргә җавап бирергә, анда нинди китаплар булырга тиешле­ге күрсәтелгән. Бу юнәлештә күпмедер эшләр эшләнде дә инде. Китапханәгә халык йөрсен өчен, ул җылы да, якты да, җиһазлы да, барлык яктан уңайлы да булырга тиеш. Анда кампитры да, телеви­зоры да, ксероксы да, Интернеты да, гәзит-журналлары да булсын. Китапларның яңалары да, борын­гылары да кирәк. Сине китапханә­челәр елмаеп каршы алсыннар.

Республика Мәдәният мини­стрлыгы карамагында 1550 китап­ханә эшли. Болардан тыш мәктәп китапханәләре дә бар бит әле. һәр китапханәгә республикада чыга торган гәзит-журналларны берәр генә данә булса да яздырасы иде. Ул чагында вакытлы матбугат ча­раларының тиражы да арта төшәчәк. Без бу юнәлештә эш алып барабыз. Моның өчен быел рес­публика бюджетыннан 14 милли­он сум акча бүлеп бирелде.

Мәдәният елында Президент программасы нигезендә, иңде әйт­кәнемчә, авылларда клублар, мәдә­ният йортлары салынды. Күптән түгел курчак театры яңа бинага күчте. Борынгы Болгарыбыз ЮНЕСКО исемлегенә керде. Әмма елның дөньяга яңгыраган иң зур вакыйгасы халыкара ТӨРКСОЙ оешмасының Казанны төрки дөньяның мәдәни башкаласы дип игълан итүе булгандыр. Ел дәва­мында тарихка кереп калырлык күп чаралар узды, төрки дөньяның менә шулай күпләп, бергәләшеп Казанга җыелганын күргәнебез юк иде әле. Казанга галимнәр, сәнгать әһелләре, артистлар, рәссамнар, язучылар, шагыйрьләр, әдәби журнал мөхәррирләре дә килде. Әгәр милли мәдәниятебезне, ахыр чиктә, халкыбызны саклап калыр­га телибез икән, безгә - төркиләргә берләшергә.кирәк.

ТӨРКСОЙ чараларының иң зурысы инде "ТигкУ15юп" җыр бәйгесе булды. Анда катнашу өчен 25 илдән вәкилләр килде. Йомгаклау концертын кырыклап телерадиокомпания трансляцияләде. Бу инде Татарстанны дөньяга таны­ту өчен иң үтемле чараларның берсе иде. Бәйгене 300 миллион­нан артык кеше караган. Андый зур аудиторияне тагын каян таба­сың ди!

Киләсе ел Әдәбият елы дип игъ­лан ителде. Ул Мәдәният елының дәвамы булыр. Мәдәният елында без җыелган проблемаларны хәл итү хакында бик күп фикерләр алыштык, хыял дәрьясында шак­тый киң җәелдек. Әдәбият елын­да безгә тирәнгәрәк үтеп керергә, конкрет гамәлләргә күчәргә кирәк булачак. Ниһаять, кайбер мәсь­әләләрнең чишелешен дә табар­быз. Әдәбият өлкәсендә исә без­нең чишәсе, хәл итәсе проблема­ларыбыз күп әле. Беренче чират­та ул - әдәбият, сәнгать әһелләре­нең матди хәле. Әгәр дә аларның тормыш шартларын - матди хәлләрен яхшырта алмыйбыз икән, әдәбият, сәнгатькә мөнә­сәбәтне яхшы якка үзгәртү мөмкин булмаячак. Бүгенге яшьләр кайда акча мул - шунда урнашырга тырыша. Акча аз түләнә икән, ул - дәрәҗәле һөнәр саналмый. Мәсәлән, әгәр урам се­берүчегә 50-60 мең түләсәләр, анда эшкә урнашу өчен чират то­рырлар, димәк, бу һөнәрнең дәрәҗәсе артыр иде.

Көтүче дә бездә данлы һөнәр саналмый. Ә Америкада көтүче ул - ковбой. "Ковбой" диюгә күз ал­дына баһадир егет килеп баса. Чөнки аны идеаллаштырганнар. Әмма бер нәрсәне, бер һөнәрне дә сүз белән генә идеаллаштырып булмый. Димәк, анда көтүче-ковбойга мөнәсәбәт тә, түләү дә ях­шыдыр. Безгә дә әдәбият-сәнгать әһелләренә яхшы мөнәсәбәт бул­дырырга кирәк. Совет чорында иҗат кешеләре хезмәте шактый югары бәяләнә иде. Дөрес, ул чак­та да проблемалар күп булды. Те­ләгәнеңне язып та, бастырып та булмады. Бүген язарга була, бас­тырырга да. Ләкин роман, поэма, җыр, музыка язып, картина ясап кына тамак туйдыра алмыйсың.

Матбугатка мөнәсәбәт тә әлегә тиешле дәрәҗәдә түгел. Билгеле, моның объектив һәм субъектив сәбәпләре бар. Дөньяны Интер­нет челтәре басты. Бездә менә Интернет килде дә басма-кәгазь матбугат бетәчәк дип саныйлар. Әмма мондый коткыга би­решмәскә кирәк. Алар бер-бер-сенә комачауламый, киресенчә, берсен-берсе тулыландыралар гына. Алга киткән Аурупа иллә­рендә дә, Америка Кушма Штат­ларында да алар янәшә яши.

Ашыгыч кирәк булган мәгълүматларны мин үзем Интернеттан эзлим. Шуннан табам. Шәхсән үзем Интер­нетка бик үк ышанып та бет­мим. Анда ялган мәгълүмат та шактый. Интернетта күбрәк балалар утыра. Кызганыч, алар еш кына шунда кереп ада­шалар да, "Интернет батка­гыннан" саз чәчәген эзләп табу бик авыр шул. Ә менә гәзит-журналлар бөтенләй башка, Аларда мате­риаллар вак иләк аша үтә.

Журналистлар ни язарга, ха­лыкка ни кирәген белә, анна­ры материалларны бүлек мөхәррирләре, баш мөхәр­рирләр тикшерә, редакцияли. Мин үзем басма матбугатка күбрәк ышанам.

Бюджет кабул иткән сесси­ядә мин "Мәдәнияткә акча­ны I сумга кимрәк бирсәк, ки­ләчәктә хокук саклау органна­рына ун сум артыграк бирергә мәҗбүр булачакбыз", дигән идем. Юк, җинаятьчелеккә каршы көрәшүгә, хокук сак­лау органнарын җитәрлек дәрәҗәдә финанслауга һич тә каршы түгел мин. Әмма җина­ятьчелекне бетерүнең бердән­бер чарасы полициягә яңа фор­ма тектерү яисә яңа төрмәләр төзү генә дип уйлау да дерес түгел. Мәдәниятсез җәмгыять­нең беркайчан да җинаятьче­лектән башы чыкмасына има­ным камил.

Исәпсез-сансыз вакыйгала­ры белән 2014 ел тәмамланып килә. Тагын берничә көннән яңа 2015 елга - Әдәбият елына аяк басабыз. Аны мөмкин кадәр нәтиҗәлерәк, халкыбыз өчен файдалырак итеп үткә­рергә иде.

( Мәдәни җомга”,  /№51, 26.12.2014/)

Read 770 times Last modified on Җомга, 26 Декабрь 2014 14:06
Союз писателей РТ