Сишәмбе, 30 Декабрь 2014 13:07

Котлы булсын Әдәбият елы!

Rate this item
(2 votes)

Яңа ел алдыннан без барлык каләмдәш дусларыбызга шундый сүзләр белән мөрәҗәгать итәбез. Һәм сорау да бирәбез: нәрсә көтә соң алар яңа Әдәбият елыннан?

Беренче фикерләрне сезгә тәкъдим итәбез. Ул дәвамлы булыр, ачыктан-ачык сөйләшүгә барлык язучыларыбыз да кушылыр дигән өметтә калабыз.

Гәрәй Рәхим – Татарстаннның халык язучысы.

     2015 елның Әдәбият елы булуы безгә, әдипләргә, бер яктан зур шатлык булса, икенче яктан, зур җаваплылык та йөкли. Соңгы елларда татар әдәби классикасына игътибар кимү, халыкның әдәби әсәрләр белән кызыксынуы бик нык түбәнәю язучылардан һәм бөтен җәмәгатьчелектән зыялылыкны, мәдәнилекне, тарихилыкны алгы сафка куярга өнди. Мин 2015 елда әдәби публицистика яңа баскычка күтәрелер дип өметләнәм. Безгә тирәнтен уйланырга, җаваплылыкны арттырырга, әдәбиятның иң югары сәнгать икәнен раслый барырга кирәк.

     Шәхсән үзем шигырь һәм публицистика өлкәсендә иҗат итүне көчәйтергә, заманга лаек фикер әйтергә омтылам. 2015 елда әдәби җурналларда басылу өчен яңа әсәрләр язуга әзерлегем бар.

     Алдагы елда иҗатка көч, дәрт, илһам сүрелмәсен иде дип телим.

 

Рабит Батулла – Татарстанның халык язучысы.

     Бөтен гәҗит-журнал, радио телевидение шаулый: ат елы узып китте, кәҗә елы башлана, имеш. Борын-борыннан түркләр (шул исәптән, татарлар да) елларны унике җанвар исеме белән атап йөрткәннәр. Бу унике еллык ара "Мөшәл" дип аталган. Кытайлар да, корея халкы да шушы ук атамаларны кулланган, ләкин атамаларда аермалар бар, әйтик, кытайлар тавык елын әтәч елы дип, Дунай болгарлары барс елы урынына бүре елы дип йөрткәннәр, әмма төркләр, гомумән алганда, бер төрле атамалар кулланган. Үзебезнең ел атамаларына күз салыйк: Тычкан, Сыер, Барыс, Куян, Аждаха, Җылан, Җылкы, Сарык, Маймыл, Тавык, Эт, Дуңгыз еллары. "Әтәч елы, тәкә елы, ат елы" дип сөйләү тарихи дөреслекә туры килми. Бабаларыбыз елларны ана җәнлекләрнең исеме белән атаганга охшый. Тавык, Сыер (үгез түгел), Җылкы (Ат түгел). Барыбер түгелмени! "Үгез" ни "Сыер" ни, "Ат" ни дә "Җылкы" ни, диярләр. Юк, барыбер түгел, дусларым. Калган җанварларның атамаларын да бабаларыбыз ананы (теше, саулык җәнлекне) күз алдында тотканлыгы аңлашыла, чөнки ана (теше) ул тормыш башлангычы, сыер бозаулый, чебеш чыгара, сарык бәрәнли, Җылкы (бия) колынлый, алар үз токымының үрчүенә ярдәм итә. Шуңа күрә, татар ат итен ашамаган, чөнки ат ул тирес чыгара, җир сөрә, ярыш атының да, сугыш атының да ите каты, сеңерле, шулпасы болганчык була, бабаларыбызга ике-өч яшәр бия, ияр салынмаган, камыт кигезелмәгән, атланылмаган, җигелмәгән, айгыр алмаган тай-бия ите генә ризык булган. Бөек баһадир, әмир Идегәй (1348-1418) сөекле углы Норадын белән әңгәмәсендә әйтә:

— Син туганда, Норадын,

Ту бияләр* суйдырдым;

Алты көнләп аш биреп,

Галимнәрне туйдырдым,

Җиде көнләп аш биреп,

Ятимнәрне туйдырдым.

        (Ту бия — тук, симез бия, җылкы, "Идегәй" дастаны,  194 бит).

     Бәс, журналист-язучы әфәнделәр, елларның исемнәрен үзгәртмик, бозмыйк әле, бабаларыбыз ничек атаган булса, шулай атыйк, шулай языйк!

     Сарык (Куй) елында (Кәҗә дә, Тәкә дә түгел) Ана телебез тагын да сафлансын, чистарсын иде, Ана телебез чын мәгънәсендә дәүләт теле булып әверелсен иде. Куй елында иминлек булсын, кайгы-хәсрәт халкыбыз өстенә килмәсен! Амин, ул шулай булыр да, иншалла!

 

 Айдар Хәлим – Татарстанның халык язучысы. 

     Соңгы вакытта мин истәлекләр белән яшим. “Йөгереп кенә ләй кайтыр җир түгел...” исемле китабымны әзерлим. Аның нигезендә Америкада булып кайтканнан соң туган уйлар ята. Без ничек яшибез, безнең үзара мөнәсәбәтләребез нинди? Үз фикеребезне курыкмыйча, ачыктан әйтә алабызмы? Менә бер мисал, Фәүзия Бәйрәмовага тагын куркыныч яный, ә без аны яклап чаң кага алабызмы? Кемнәр бүген үз сүзен әйтте? Кайда безнең сугышчан публицистика?

     Мине битарафлык борчый. Сәяси аңлылык мәсьләсе борчый. Мин язучыларның татар милләте язмышы белән кызыксынып яшәүләрен теләр идем. Бер-ике дистә сәяси актив язучы булса, без халыкны тынгысызлап, аңа юнәлеш биреп торсак, дөньялар бәлкем үзгәреп китәр иде.

                                    

Рифә РахманФатих Хөсни һәм Гаяз Исхакый премияләре лауреаты.

     Әдәбиятны сәнгатьнең башка төрләреннән аерып карап булмый. Бигрәк тә сүз белән эш иткәннәреннән. Мин радио-телевидениедә танылган каләм ияләре алып барган тапшырулар санын арттырыр идем. Халык татар сөйләме кагыйдәләрен тулаем чагылдырган сөйләмне бик аз ишетә. Бигрәк тә эфирда яшьләр алып бара торган тапшырулар күңелне борчый. Әле алар үскәндә, авылларда, хәтта шәһәрдә дә саф ана телебездә сөйләшүчеләр бар иде бит дип, уйлап куям. Кайдан килеп чыкты соң мондый “телсезләр”? Бу безнең битарафлыгыбыз аркасында килеп туган хәл. Теге яки бу хәлләргә шытып килгән вакытында ук игътибар бирмәү. Тәнкыйди фикерне сөйләм “осталары”на карата гына әйтәсе килми, үз арабызга алынган күп кенә каләмдәшләребезгә дә гыйбарәләрне моңарчы аңлашылмаган мәгънәдә куллану, аларны калька юлы белән ясау гына түгел, тулы җөмләләрне рус телендәге бәйләнешләрдә төзү, тел ярлылыгы һәм башка сыйфатлар хас. Иң кызганычы: киңәшеңне бирә башлыйсың, ә миңа болай ошый, гади халыкка дөрес сөйләшүеңнең яисә язуыңның кирәге юк, кебегрәк фикерләр ишетәсең. Безнең бурыч – телне саклап калу, дибез икән, аны баланың ата-анасы белән аш бүлмәсендә аралашу теле рәвешендә генә түгел, сәнгать әсәрләре тудырырлык, халык таң калып тыңлаган, ишетергә, сөйләшергә теләгән тел сыйфатында яшәтергә тиешбез. Галим-голяма, язучыларның балаларыннан да, мин татарча аңлыйм, әмма урсча гына сөйлим әле, дигән сүзләрне ишетергә туры килә. Миңа шулай уңайрак, имеш. Димәк, андыйлар өчен ана телебездә аралашу чынлап та кыен булып чыга. Димәк, алар асылда ана телен белми яисә без украин, казах, поляк телләрен аңлаган дәрәҗәдә генә аңлый. Шунысы да сөендерә: арабызга сәнгати сөйләмнең камиллегенә омтылган талантлы яшьләр дә килә. Алар тагын да күп булсын һәм олы буын аларга дуслык кулын сузсын, әдәбиятыбызда гүзәл чәчәкләр чүп үләннәрдән басылып калган кебек хәл тумасын иде.

                                                                                 

Мәдинә Маликова – Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре.

     2014 ел мәдәният елы дип игълан ителгән иде. Мин инде шушы уңайдан әдәбиятка, каләм ияләренә дә күпмедер игътибар булыр, дип өметләнгән идем. Дөрес, бу елда күптөрле бәйрәмнәр, очрашулар, чаралар үткәрелде, яшь талантлар арасында ярышлар оештырылды. Тик менә иҗат әһелләренең хезмәтен тиешенчә бәяләү турында кайгыртучы булмады, каләм хакы бик нык кимеде.

     Алда безне әдәбият елы көтә. Каләм ияләренә бу куәт өстәргә тиеш кебек. Әмма илнең икътисадый хәле мөшкелләнә барган чакта язучыларның матди хәле яхшырыр, дип өметләнеп булмый. Мондый шартларда безнең өчен язучылар берлегенең кадере тагын да арта. Ул да булмаса, без кая барыр идек? Оешмабыз эшләп торганда, аның ишекләре безнең өчен һәрчак ачык булганда, анда  безне ачык йөз белән каршы алып, хәлебезгә кергәндә,  кулдан каләм төшмәс, иншалла. Ничек кенә булса да язучылар – язудан, укучылар укудан бизмәсен, моның өчен аларның мөмкинлекләре булсын иде, дип телим.

 

Ркаил Зәйдулла – Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреты

     Ниһаять, мәдәният елын төгәлләдек, җай белән генә әдәбият елына керәбез. Белмәүчеләр белсен: 2015 ел галиҗәнап ихтыяры белән Россия Федерациясендә  Әдәбият елы дип игълан ителде. Оештыру комитетын РФ Дәүләт Думасы рәисе Сергей Нарышкин җитәкли. Әлеге комитетка инде төрле төбәкләрдән, оешмалардан ике меңгә якын тәкъдим дә кергән икән. Киң колач белән китап ярминкәләре, әдәбият кичәләре үткәрү күздә тотыла. Чаралар, кыскасы. Татарстан да бу игелекле эштән читтә калмагандыр. Әдәбият тантанасын күрер көннәребез алда әле. Былтыр мин мәдәният министрлыгының үтенече белән “Мәдәният елы” гимнын язган идем:

          Гасырлардан килә якты иман нуры –

          Яңа буыннарга ялгана.

          Мәдәният елы – күңелләргә юлы,

          Мәдәният – рухи тантана.

                  (Э. Низамов музыкасы)

     Тантана арты тантана!

     Билгеле, Рәсәй күләмендә игълан ителгәч, оештыручылар беренче нәүбәттә урыс әдәбиятын күздә тоталар булса кирәк. Чөнки, Путинның мәдәният буенча киңәшчесе В. Толстой белдергәнчә, “именно русское слово, русский язык и литература, прежде всего, связывали воедино народы нашего многонационального государства”.  Без инде татар сүзенә, татар теленә һәм әдәбиятына андый зур дәгъвалар белдерә алмыйбыз, әмма милләтне берләштереп тору җәһәтеннән аларның да әһәмияте биниһая икәнен инкяр итеп булмый. Күпләргә билгеле: теле, әдәбияты юкка чыккан халык үзе дә иртәме-соңмы тарих сәхнәсеннән төшеп кала.

     Яшерен-батырын түгел, соңгы бер-ике дистә елда әдәбиятның җәмгыятьтәге роле бик нык кимеде. Сәбәпләр күп. Бу хакта күп язалар, күп бәхәсләшәләр. Тик минем күңелдә бер шик корты: нигә әдәбиятның җәмгыятьтә роле гаять тә зур булырга тиеш соң? Әлбәттә, бу уңайдан совет дәверен искә алырга мөмкин. Үрнәк итәргә дә була. Әйе. Бар иде андый чаклар. Әдәбият (дөресрәге, язучылар) югары социаль статуска ия иде. Тик моңа гаҗәпләнәсе юк, тоталитар җәмгыятьтә әдәбиятның, бигрәк тә шигъриятнең, роле кискен арта. Ирекле сүзне, ирекле фикерне ишетүдән мәхрүм кеше азатлыкка кинаяне, ишарәне, “эзоп телен” әдәби әсәрләрдән эзли башлый.

     Төрмәдә шигырь бөтенләй башкача яңгырый.

     Мине оптимизмда гаепләрләр гаепләвен, тик якын киләчәктә әдәбиятның роле җәмгыятьтә кискен үсәргә тора.

     Интернет заманында, әлбәттә, әдәбият ниндидер сакральлеккә өмет итә алмый. Биредә ул чын-чынлап масскультка әверелә. Бүген андагы проза язмалары, шигырьсымак нәрсәләр ташкынында хәтта тончыгырга мөмкин. Укучылардан бигрәк язучылар күбәйгән заман! Әдәбият үлә! – дип зар елаулар бөеклек кыясы төбендә калучыларның истерикасы гына ул. Әдәбият бар! – дип кычкырам мин аларга. Әдәбият бит ул ниндидер монолит түгел, ул йөзләрчә, меңнәрчә әдәби әсәрләрдән гыйбарәт. Алар төрле; күбесе, билгеле, һәр замандагыча, начар.

     Укучылар аз, дип зарланабыз. Тагын авыз суын корытып совет чорын искә төшерәбез. Тиражлар анда нинди зур иде! Һәр язган әсәрне көтеп алалар иде! Хәтерлисезме китап укучыларның даими узып торган конференцияләрен?!

     Өлкәннәр хәтерли. Тулаем алганда совет әдәбияты шул системага хезмәт итте, шул системаны мактады. Гәҗит теле белән әйткәндә, хәзер башка кыйммәтләр. Ләкин хезмәт итәргә әзер торган әдәбият бүген дә иярдә. Ил белән экраннарга ябырылып карый торган сериалларның нигезен шул ук “хезмәтчел” әдәбият тәшкил итә.

     Үз-үзен хөрмәт иткән һәр зыялының өендә китапханә булыр иде. Килеп керәсең – пыялалы киштәләрдә алтынга манчылган томнар тезелеп тора. Хуҗаларның күпмесе генә аларны ачып карады икән? Мода шундый иде, мода. Дефицит китаплар хуҗаның булдыклы кеше икәнлеген күрсәтә иде. Элек киштәдәге Дюма, Пикуль томнары белән мактансалар, хәзер чухурның ишек төбендә берничә затлы машина тора.

     Китап укучылар, иң мөһиме, чын әдәбиятны укучылар, элек тә артык күп түгел иде, нисбәтән ул бүген дә шул чама. Аерма шунда гына, татар интеллигенты бүген асылда урысча укый.

     Арзанлы сюжетка корылган әсәрләрне ялмап баручылар элек тә күбрәк иде, бүген дә алар күпчелек. Тик моның әдәбиятка ни катнашы бар? Авызны томалыйлар: әдәбиятка бәяне укучы бирә! Ягъни халык. Укыйлар икән, әлбәттә, андый әсәрләрнең дә яшәргә хакы бар. Мавыктыра, күңелен ача, вакытын үткәрә. Ләкин... Җәмгыятьтә әдәбиятның кимәлен бик югары итеп күргән һәм күтәргән (күпме язучыларның кырылуы да моңа өстәмә дәлил)

     И. Сталин бу җәһәттән болай дигән: “Ну и что, народ смотрит и балаган. Что ж, и балаган тоже включить в искусство?” (К. Симонов истәлекләреннән).

     Анысы шулай. Тик һәр язучы үзе язганнарның мөмкин кадәр күбрәк укучыга барып ирешүен тели. Тиражлар аның язучы буларак яшәешен дә тәэмин итәргә тиеш бит. Күп укылышлы чын әдәби әсәрне ничек иҗат итәргә? Моңа төгәл җавап юк. Моның өчен, мөгаен, аерым талант кирәк. Ә бәлки ул гына да җитмидер. Әдәбият тарихына күз салсаң, бик зур талантлар да ( соңыннан ачыкланганча) әлеге бәхеттән еш кына мәхрүм кала.

     Әйе, китап укучылар азайды. Бер очрашуда, “Укырлык әсәр язарга кирәк!” – дип кычкырды берәү. Күренеп тора: кулына беркайчан китап тотып карамаган, әмма үз наданлыгында сине гаепли. Наданнар һәрчак агрессив була.

     Китап укырга өйрәнү мәгариф системасының (мәктәп!) һәм тәрбиянең камиллегенә бәйле. Германия белән Һолландиядә китап укучылар күп, Италиядә азрак икән. Без дә “ дөньядагы иң күп укый торган” халык түгел  бүген. Ә инде үз татарымыз турында әйтсәк...  Татар мәктәпләре юкка чыга барган заманда бу хакта сөйләшү дә урынсыз. Элегрәк әдәбиятыбызны чишмәдәй сугарып торучы авылларда да хәтта телебезне куллану даирәсе һаман кысыла бара.

     Шулай да яңа елга шат күңел белән керәсе килә. Өстәвенә, быел бит Әдәбият елы! Безгә, әдәбиятны язмыш иткәннәргә, ниндидер дәрт өсти сыман бу игълан. Әдәбият юлы сикәлтәле булса да, елы бәлки бәрәкәтле булыр. Иктисадый кризис, сәяси киеренкелек шуңа ишарә итә түгелме? Андый заманнарда гадәттә әдәби сүзнең бәһасе арта. Әдәбият елын игълан итүнең төп максаты да шулдыр бит инде... Әдәбиятның җәмгыятьтәге ролен күтәрү!

     Өлкән әдипләр яшь каләмдәшләренә киңәш биргәндә, язмый торалсаң, язма! – диләр иде. Чын язучы исә хәтта бер генә укучысы калганда да кулына каләм ала.

     Ул бердәнбер укучы үзе булган тәкъдирдә дә...

 

                          

 

 

 

Read 3168 times Last modified on Пәнҗешәмбе, 22 Гыйнвар 2015 16:59
Союз писателей РТ