Дүшәмбе, 12 Гыйнвар 2015 15:25

Әдәбиятыбызның ак йөзе

Rate this item
(2 votes)

     16 гыйнвар кичендә Язучылар берлегенең Тукай клубында үтәчәк юбилей тантанасы татар әдәбияты классигы Шәйхи Маннурның тууына 110 ел тулуга багышланачак.

     Татар әдәбиятына шагыйрь буларак килеп кергән Шәйхи Маннурның әдәби мирасы зур һәм күпкырлы.Үзе исән чагында аның дүрт дистәгә якын китабы дөнья күрә. Ул шулай үк әдәби тәнкыйть, публицистика, очерк һәм әдәби тәрҗемә жанрларында да эшли.

     Иҗат башы шигырь дидек, юбилей кичәсе дә аудиязмада сакланган Шәйхи Маннур башкаруындагы “Олы Чишмә” шигыре белән башланачак. Алга таба аның күпләребезгә таныш шигырьләрен һәм проза әсәрләрен Казан театр училищесы студентлары Эльвира Фәттахова, Идел Кыямов, танылган нәфис сүз осталары Инсаф Абдулла һәм Фәнис Кәлимуллин башкарачаклар.

     Татарның атаклы “Шахта” көе. Аның сүзләре Шәйхи Маннурныкы икәнен күпләр белми дә торгандыр әле. Кичә барышында “Татар моңы” халыкара конкурслары лауреатлары Сөмбел Заһидуллина һәм Энҗе Шәймурзина, Татарстанның атказанган артисты Гөлнара Мурзиева, М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театры солисты Айдар Нургаянов башкаруында юбилярның башка җырлары да янгыраячак.

     Әдипнең исемен мәңгеләштеру йөзеннән 1982 елда Шәйхи Маннур исемендәге әдәби премия булдырылган иде. Бүген әлеге премиягә 100 дән артык язучы, иҗат төркемнәре, авыл хезмәтчәннәре лаек булган. Премия ияләреннән шагыйрь һәм драматург, Татарстан язучылар берлеге рәисе Рафис Корбан, Татарстанның халык язучысы Марсель Галиев һәм танылган язучы Вакыйф Нуруллин әдип хакында сөйләячәкләр.

     Сценарий авторы, шагыйрь Рәмис Аймәт сүзләренә караганда кичә барышында бик күп архив материаллары күрсәтеләчәк, алар барыбыз өчен дә кызыклы булырга тиеш.

     Очрашу гадәттәгечә кичке биштә башланачак, алып баручысы Татарстанның халык артисты Луара Шакирҗанова. Көтеп калабыз.

Read 562 times Last modified on Дүшәмбе, 12 Гыйнвар 2015 15:55
Союз писателей РТ