Дүшәмбе, 19 Гыйнвар 2015 18:05

Буа энҗеләре

Rate this item
(0 votes)

     Куптән түгел "Буа энҗеләре" әдәби клубы әгъзалары узәк китапханәдә очраштылар. Җирле шагыйрьләр һәм яшь каләм тибрәтүчеләр үзләре белән та­ныштырдылар, китапханә хезмәткәрләре белән бергәләп киләчәккә планнар билгеләделәр.

 

     – "Буа энҗеләре"нең 80 проценты – яшьләр. Шуңа да максатыбыз – алар ара­сыннан өметле балаларны сайлап алып, иҗади яктан үсәргә ярдәм итү. Рус, чуаш телләрендә язучылар төркемен дә бул­дырдык. Алар белән Лидия Краснова эш­ли, – ди клуб җитәкчесе Гөлнур Айзетуллова. Хәер, яшьләрне күрсәтү өлкәсендә эш әдәби клуб оешкан февраль аеннан ук башланган иде инде. Балалар язган иң матур шигырьләр "Байрак" газетасында урын алды. "Без – Тукайлы халык" дигән бәйрәмдә, "Киләчәге бар милләт без" дигән республика күләмендәге конфе­ренциядә яңгырады. Җиңуче дип табыл­ган лицей-интернат укучысы Гүзәл Вәлиевага Ренат Харис исемендәге пре­мия тапшырылды. Болар барысы да – яшь каләм тибрәтүчеләрне яңа иҗат үрләренә рухландыручы гамәлләр. Ә ал­га таба андый этәргечләр тагында күп бу­лырга тора. Шуларның берсе – үзебезнең Буа типографиясендә Яңа елга кечкенә генә булса да китапчык нәшер итү. Бу – балаларның узләре, әти-әниләре өчендә зур шатлык булыр иде. Февраль аенда "Киләчәге бар милләт без" дигән өченче фәнни-гамәли конференция, клуб җи­тәкчесе Гөлнур Айзетуллованың юбилей иҗат кичәсе көтә. Мартта иң матур шигырьләрне республикада нәшер ителүче "Идел", "Гаилә һәм мәктәп" жур­налларында бастырып чыгарырга план­лаштыралар. Апрельдә Тукайга багыш­ланган Шигырь бәйрәмен бинада түгел, ә Үзәк паркта зурлап үткәрергә хыяллана­лар. Шигырь язучы яшьләрне ай саен "Буа дулкыннары" телевидениесендә дә күрергә мөмкин булачак. Кыскасы, энҗе бөртекләре яктырта Буа җирлеген.

Әлфия ШӘРӘФЕТДИНОВА

Read 806 times Last modified on Дүшәмбе, 19 Гыйнвар 2015 18:15
Союз писателей РТ