Дүшәмбе, 19 Гыйнвар 2015 18:15

Нинди китап укыйсыз?

Rate this item
(0 votes)

     1. Мин кайбер китапларны кат-кат укырга яратам. Әле яңарак кына Батулланың «Бию җене кагылган егет» китабын янәдән укып чыктым. Гомумән, миңа тарихи, автобиографик әсәрләр ошый. Үзем дә биергә яраткангамы шунда, бу романны мин бик ошаттым. Рудольф Нуриев турында куп мәгълүмат алдым.

     Икенче яратып укыган китабым, аны да берничә кат укыдым  Галимҗан Гыйльмановның «Албастылар» әсәре. Ул мавыктыргыч булуы белән җәлеп итте. Аның дәвамы да булырга тиеш, кайчан басылып чыга иңде дип Галимҗан абыйның үзеннән дә гел сорашып торам.

     Яңарак кына авыл китапханәсеннән Гөлси­нә Галимуллина дигән язучының китапларын алып килдем. Саба рай­оныннан булган ул авторны күп кеше белми дә икән. Аның язу сти­лен мин Зифа Кадыйровага охшаттым. Кеше яз­мышы гади, тормышчан итеп язылган. Зифа Кадыйрованың китапла­рын исә иртәнге бишкә кадәр укып утырганым бар. Рус язучыларыннан шушы көннәрдә генә Та­тьяна Веденскаяның «Загадай желание» китабын укыдым. Шигырьләр дә укыйм. Шәмсия Җиһангирова, Илсөяр Иксанова ки­тапларын еш актарам.

 

 МАРАФОН

     2. Китап кибетенә атна­сына бер тапкыр бармый калмыйм. Милли китап­ханәгә дә еш йөрим. Китапханәдән «Казан утлары» журналын алып кайтам. Анда өзекләп чыгып барган романнарны ай саен өзелеп укымыйм, ә барысын бер­гә җыеп укыйм. Алай уку кызыграк.

     3. Электрон китабым­ны ерак юлларга чыккан­да гына алам, ә өйдә китап­ларның үзен тотып укырга яратам. Алардан аңкып торган яңа кәгазь исе үзе генә дә ни тора.

Социаль челтәрләрдә марафонны #kitap #uki #uqu #китап #укы хештегы белән дәвам итәргә мөмкин.

 Дилбәр Гарифуллина язып алды.

Read 2771 times Last modified on Дүшәмбе, 19 Гыйнвар 2015 18:46
Союз писателей РТ