Сишәмбе, 20 Гыйнвар 2015 12:36

Пәйгамбәребезне Мәскәүдә дә зурлаячаклар

Rate this item
(0 votes)

    Билгеле булганча, 23 декабрьдән Мөхәммәт Пәйгамбәребез туган Рабигыль-әүвәл ае башланган иде.  Аңа багышлап мәчетләребездә күп төрле чаралар үткәрелә. Әйтик, 3 гыйнварда Болгар тарихи-археологик комплексының Ак мәчетендә үткән бәйрәмдә Минтимер Шәймиев, мөфтиләребез Камил Сәмигуллин, Тәлгат Таҗетдин һәм чит өлкәләрдән килгән кунаклар, дин әһелләре катнашкан иде.

     Мәскәүдә, мәчетләрдән кала, иң зур бәйрәмнернең берсе 25 гыйнварда “Сrocus City Hall” концертлар залында үтәчәк. Инде тугыз ел рәттән үткәрелүче гадәти булмаган тамашага  меңләгән кеше җыела. Аңа килүчеләр фойеда урнаштырылган мөселман сәнгате үрнәкләре белән дә таныша алалар. Ел саен, быел шулай ук тугызынчы тапкыр, “Пророк Мухаммад – милость для миров” дигән исем астында Бөтенроссия  шигърият конкурсы үткәрелде. Аның нәтиҗәләре бәйрәм барышында билгеле булачак.

      Яктылык, тавыш һәм башка заманча техника һәм сәнгать чаралары Пәйгамбәрләребез аркылы җиргә иңдерелгән могҗизаларны күзалларга мөмкинлек тудырачаклар. Тормышның үзе могҗиза икәнен аңларга ярдәм итәчәкләр. Россиядән һәм күп кенә чит илләрдән килгән башкаручылар аять-нәшидләр, вәгазь укыячаклар.

      Бөек рус әдәбияты классигы Лев Толстой Мөхәммәт Пәйгамбәребез турында, ул кешеләргә рухи бөеклеккә күтәрелү юлын күрсәтте, дип язган иде. Мәскәүдә үткәрелүче чаралар бу хакыйкатьне ныграк аңларга ярдәм итсен иде.

Read 638 times Last modified on Сишәмбе, 20 Гыйнвар 2015 12:48
Союз писателей РТ