Сишәмбе, 20 Гыйнвар 2015 16:32

Гасырларны кичеп шагыйрь килде ...

Rate this item
(0 votes)

23 гыйнварда, 17.00 сәгатьтә Татарстан язучылар берлегенең Г.Тукай клубында ХХ гасыр башы татар шигъриятенең иң талантлы вәкилләреннән берсе Шәехзадә Бабичның тууына 120 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә була.

     Шәехзадә Бабич – XX гасыр башы яңа татар әдәбияты үрнәкләре, бигрәк тә Тукай поэзиясе тәэсирендә яза башлап, әсәрләрендә ике тугандаш халыкның – татар һәм башкорт милләтенең рухи хөрлеген, күңел матурлыгын, милли азатлыкка, мөстәкыйльлеккә омтылышларын илһамланып җырлаган сирәк талантларның берсе. Кыска гына гомерендә ул бай һәм үзенчәлекле әдәби мирас калдыра. Анда поэзиянең барлык жанрларыннан үрнәкләр табарга мөмкин: лирик шигырьләр, баллада, поэма, җыр, эпиграмма, юмор-сатира, кара-каршы шигъри әйтешләр, Шәрекъ классик әдәбияты төрләреннән газәл, касыйдә, мәрсия үрнәкләре... Ул шулай ук публицистик мәкаләләр, кыска хикәяләр, фельетоннар язган, гомере буе халык авыз иҗаты әсәрләрен җыю белән шөгыльләнгән, халык җырлары туу тарихларын өйрәнгән.

     Шагыйрьнең табигый таланты бигрәк тә юмор-сатира әсәрләрендә калку чагыла. «Газазил», «Кандала» поэмалары, замандашларыннан ике йөздән артык танылган шәхескә багышланган «Китабеннас фи хәккыльхаувас» («Күренекле кешеләр хакындагы китап») исемле эпиграммалар тупланмасы хаклы рәвештә татар юмор-сатира әдәбиятының классик үрнәкләре буларак тәкъдир ителәләр.

      Ш.Бабич, гражданнар сугышы елларында, Зәки Вәлиди җитәкчелегендәге Башкорт милли азатлык хәрәкәтендә актив катнаша. Берничә иптәше белән кызыл гаскәриләр әсирлегенә эләгә Һәм җәзалап үтерелә. Аңа, бары тик, 24 яшь була.

     Үзе исән чагында Ш.Бабичның аерым басма рәвешендә нибары бер китабы нәшер ителә («Яшь Башкортстан: Зәңгәр җырлар»). Күпчелек әсәрләре исә газета-журналларда басылганынча яки кулъязма хәлендә архивларда һәм кеше кулларында кала биреп, бары 1922 елда гына Г.Ибраһимов аларның бер өлешен җыеп китап итеп бастыра («Шигырьләр мәҗмугасы»). Аннан соң тагын бер кечкенә җыентыгы 1925 елда Мәскәүдә басыла («Бабич Шәехзадә шигырьләре»). Шуннан соң Ш.Бабичның исеменә һәм әдәби мирасына совет режимы тарафыннан табу салына, дистәләрчә еллар буена шагыйрьнең бер генә әсәре дә матбугатта чыкмый. Бары тик Хрущев «җепшеклеге» заманында гына, әдәби мираска идеологик мөнәсәбәт беркадәр йомшарып, шагыйрьнең әсәрләрен, идеологик күзлектән бик сайлап һәм кыскартулар белән генә булса да, яңадан бастыру мөмкинлеге туа, 1956 елда Казан һәм Уфа нәшриятларында «Сайланма әсәрләр» исеме белән шагыйрьнең ике җыентыгы дөнья күрә. Шагыйрьнең бүгенге көндә билгеле булган барлык әсәрләрен диярлек үз эченә алган күләмле бертомлык («Зәңгәр җырлар») 1990 елда Татарстан китап нәшриятында басылып чыга. Басма әдипнең авылдашы, язучы Галимҗан Гыйльманов тарафыннан әзерләнгән. Ул Язучылар берлегендә узачак кичәнең дә сценарий авторы һәм алып баручысы.

     Ш.Бабичка багышланган юбилей кичәсендә Татарстанның халык язучысы Рабит Батулла, Татарстанның халык шагыйре Рәдиф Гаташ,  яраткан җырчыларыбыз Миңгол Галиев, Рөстәм Маликов,  танылган сүз осталары Хәлим Җәләлов, Илдус Әхмәтҗанов, Фәнис Җиһанша, музыкантлар Марат Әюпов, Рафикъ Таҗетдинов, Ринат Гыйлаҗев җитәкчелегендәге “Сорнай” фольклор оркестры катнашачак. Ш.Бабич турындагы соңгы елларда табылган архив материаллары күрсәтеләчәк.

Read 939 times Last modified on Сишәмбе, 20 Гыйнвар 2015 16:50
Союз писателей РТ