Пәнҗешәмбе, 22 Гыйнвар 2015 17:01

Әдәбият елы уңаеннан кайбер фикерләр

Rate this item
(5 votes)

     Ниһаять, мәдәният елын төгәлләдек, җай белән генә әдәбият елына керәбез. Белмәүчеләр белсен: 2015 ел галиҗәнап ихтыяры белән Россия Федерациясендә  Әдәбият елы дип игълан ителде. Оештыру комитетын РФ Дәүләт Думасы рәисе Сергей Нарышкин җитәкли. Әлеге комитетка инде төрле төбәкләрдән, оешмалардан ике меңгә якын тәкъдим дә кергән икән. Киң колач белән китап ярминкәләре, әдәбият кичәләре үткәрү күздә тотыла. Чаралар, кыскасы. Татарстан да бу игелекле эштән читтә калмагандыр. Әдәбият тантанасын күрер көннәребез алда әле. Былтыр мин мәдәният министрлыгының үтенече белән “Мәдәният елы” гимнын язган идем:

 

          Гасырлардан килә якты иман нуры –

          Яңа буыннарга ялгана.

          Мәдәният елы – күңелләргә юлы,

          Мәдәният – рухи тантана.

                  (Э. Низамов музыкасы)

     Тантана арты тантана!

     Билгеле, Рәсәй күләмендә игълан ителгәч, оештыручылар беренче нәүбәттә урыс әдәбиятын күздә тоталар булса кирәк. Чөнки, Путинның мәдәният буенча киңәшчесе В. Толстой белдергәнчә, “именно русское слово, русский язык и литература, прежде всего, связывали воедино народы нашего многонационального государства”.  Без инде татар сүзенә, татар теленә һәм әдәбиятына андый зур дәгъвалар белдерә алмыйбыз, әмма милләтне берләштереп тору җәһәтеннән аларның да әһәмияте биниһая икәнен инкяр итеп булмый. Күпләргә билгеле: теле, әдәбияты юкка чыккан халык үзе дә иртәме-соңмы тарих сәхнәсеннән төшеп кала.

     Яшерен-батырын түгел, соңгы бер-ике дистә елда әдәбиятның җәмгыятьтәге роле бик нык кимеде. Сәбәпләр күп. Бу хакта күп язалар, күп бәхәсләшәләр. Тик минем күңелдә бер шик корты: нигә әдәбиятның җәмгыятьтә роле гаять тә зур булырга тиеш соң? Әлбәттә, бу уңайдан совет дәверен искә алырга мөмкин. Үрнәк итәргә дә була. Әйе. Бар иде андый чаклар. Әдәбият (дөресрәге, язучылар) югары социаль статуска ия иде. Тик моңа гаҗәпләнәсе юк, тоталитар җәмгыятьтә әдәбиятның, бигрәк тә шигъриятнең, роле кискен арта. Ирекле сүзне, ирекле фикерне ишетүдән мәхрүм кеше азатлыкка кинаяне, ишарәне, “эзоп телен” әдәби әсәрләрдән эзли башлый.

     Төрмәдә шигырь бөтенләй башкача яңгырый.

     Мине оптимизмда гаепләрләр гаепләвен, тик якын киләчәктә әдәбиятның роле җәмгыятьтә кискен үсәргә тора.

     Интернет заманында, әлбәттә, әдәбият ниндидер сакральлеккә өмет итә алмый. Биредә ул чын-чынлап масскультка әверелә. Бүген андагы проза язмалары, шигырьсымак нәрсәләр ташкынында хәтта тончыгырга мөмкин. Укучылардан бигрәк язучылар күбәйгән заман! Әдәбият үлә! – дип зар елаулар бөеклек кыясы төбендә калучыларның истерикасы гына ул. Әдәбият бар! – дип кычкырам мин аларга. Әдәбият бит ул ниндидер монолит түгел, ул йөзләрчә, меңнәрчә әдәби әсәрләрдән гыйбарәт. Алар төрле; күбесе, билгеле, һәр замандагыча, начар.

     Укучылар аз, дип зарланабыз. Тагын авыз суын корытып совет чорын искә төшерәбез. Тиражлар анда нинди зур иде! Һәр язган әсәрне көтеп алалар иде! Хәтерлисезме китап укучыларның даими узып торган конференцияләрен?!

     Өлкәннәр хәтерли. Тулаем алганда совет әдәбияты шул системага хезмәт итте, шул системаны мактады. Гәҗит теле белән әйткәндә, хәзер башка кыйммәтләр. Ләкин хезмәт итәргә әзер торган әдәбият бүген дә иярдә. Ил белән экраннарга ябырылып карый торган сериалларның нигезен шул ук “хезмәтчел” әдәбият тәшкил итә.

     Үз-үзен хөрмәт иткән һәр зыялының өендә китапханә булыр иде. Килеп керәсең – пыялалы киштәләрдә алтынга манчылган томнар тезелеп тора. Хуҗаларның күпмесе генә аларны ачып карады икән? Мода шундый иде, мода. Дефицит китаплар хуҗаның булдыклы кеше икәнлеген күрсәтә иде. Элек киштәдәге Дюма, Пикуль томнары белән мактансалар, хәзер чухурның ишек төбендә берничә затлы машина тора.

     Китап укучылар, иң мөһиме, чын әдәбиятны укучылар, элек тә артык күп түгел иде, нисбәтән ул бүген дә шул чама. Аерма шунда гына, татар интеллигенты бүген асылда урысча укый.

     Арзанлы сюжетка корылган әсәрләрне ялмап баручылар элек тә күбрәк иде, бүген дә алар күпчелек. Тик моның әдәбиятка ни катнашы бар? Авызны томалыйлар: әдәбиятка бәяне укучы бирә! Ягъни халык. Укыйлар икән, әлбәттә, андый әсәрләрнең дә яшәргә хакы бар. Мавыктыра, күңелен ача, вакытын үткәрә. Ләкин... Җәмгыятьтә әдәбиятның кимәлен бик югары итеп күргән һәм күтәргән (күпме язучыларның кырылуы да моңа өстәмә дәлил). И. Сталин бу җәһәттән болай дигән: “Ну и что, народ смотрит и балаган. Что ж, и балаган тоже включить в искусство?” (К. Симонов истәлекләреннән).

     Анысы шулай. Тик һәр язучы үзе язганнарның мөмкин кадәр күбрәк укучыга барып ирешүен тели. Тиражлар аның язучы буларак яшәешен дә тәэмин итәргә тиеш бит. Күп укылышлы чын әдәби әсәрне ничек иҗат итәргә? Моңа төгәл җавап юк. Моның өчен, мөгаен, аерым талант кирәк. Ә бәлки ул гына да җитмидер. Әдәбият тарихына күз салсаң, бик зур талантлар да ( соңыннан ачыкланганча) әлеге бәхеттән еш кына мәхрүм кала.

     Әйе, китап укучылар азайды. Бер очрашуда, “Укырлык әсәр язарга кирәк!” – дип кычкырды берәү. Күренеп тора: кулына беркайчан китап тотып карамаган, әмма үз наданлыгында сине гаепли. Наданнар һәрчак агрессив була.

     Китап укырга өйрәнү мәгариф системасының (мәктәп!) һәм тәрбиянең камиллегенә бәйле. Германия белән Һолландиядә китап укучылар күп, Италиядә азрак икән. Без дә “ дөньядагы иң күп укый торган” халык түгел  бүген. Ә инде үз татарымыз турында әйтсәк...  Татар мәктәпләре юкка чыга барган заманда бу хакта сөйләшү дә урынсыз. Элегрәк әдәбиятыбызны чишмәдәй сугарып торучы авылларда да хәтта телебезне куллану даирәсе һаман кысыла бара.

     Шулай да яңа елга шат күңел белән керәсе килә. Өстәвенә, быел бит Әдәбият елы! Безгә, әдәбиятны язмыш иткәннәргә, ниндидер дәрт өсти сыман бу игълан. Әдәбият юлы сикәлтәле булса да, елы бәлки бәрәкәтле булыр. Иктисадый кризис, сәяси киеренкелек шуңа ишарә итә түгелме? Андый заманнарда гадәттә әдәби сүзнең бәһасе арта. Әдәбият елын игълан итүнең төп максаты да шулдыр бит инде... Әдәбиятның җәмгыятьтәге ролен күтәрү!

     Өлкән әдипләр яшь каләмдәшләренә киңәш биргәндә, язмый торалсаң, язма! – диләр иде. Чын язучы исә хәтта бер генә укучысы калганда да кулына каләм ала.

     Ул бердәнбер укучы үзе булган тәкъдирдә дә...   

Ркаил Зәйдулла – Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреты

Read 1580 times Last modified on Җомга, 23 Гыйнвар 2015 10:07
Союз писателей РТ