Пәнҗешәмбе, 05 Март 2015 13:46

Казан урамнарына яңа исемнәр

Rate this item
(0 votes)

          Казан шәһәре думасының 4 мартта үткәрелгән сессиясендә  шәһәребез урамнарына танылган шәхесләрнең исемнәрен бирү турындагы карар кабул ителде. Алар башлыча яңа төзелә торган микрорайоннарга карый.

          Казан шәһәре Идел буе районының Салмач бистәсендәге урамнарның берсе татар әдәбияты классигы, шигъриятебез җәүһәре Дәрдмәнд исемен йөртәчәк. Татарстанның халык язучысы Нурихан Фәттах урамы Киров районының “Салават күпере” торак комплексында барлыкка киләчәк. Шул ук бистәдә Татарстанның халык артисты Айрат Арсланов исемен йөртүче урам булачак.

          Яңа исемнәр Казан шәһәре урамнарының гомуми Реестрына кертеләчәк һәм якын арада ул урамнарда күрсәткечләр куелачак.

          Танылган әдипләребезнең исемнәрен мәңгеләштерү бик матур күренеш. Алга таба Татарстан башкаласының үзәккә якынрак урамнарына да бөек язучыларыбызның исеме бирелер дигән өметтә калабыз. 

Read 694 times Last modified on Пәнҗешәмбе, 05 Март 2015 14:05
Союз писателей РТ