Сишәмбе, 10 Март 2015 13:33

Җәүдәт Сөләйман иҗатына багышлап

Rate this item
(0 votes)

     15 мартта 14.00 сәгатьтә Язучылар берлегенең Тукай клубында күренекле галим, җәмәгать эшлеклесе, шагыйрь Җәүдәт Шәүкәт улы Сөләйманның иҗатына багышланган әдәби-музыкаль кичә була.

     Җәүдәт Сөләйман техник фәннәр докторы, Казан федераль университетының программалау технологиясе кафедрасы профессоры, Татарстан фәннәр академиясенең вице-президенты, “Гамәли семиотика” фәнни-тикшеренү институты директоры, информацион системалар кафедрасы мөдире, Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе, Татарстанның фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт премиясе лауреаты, мәгърифәтчеләрнең Һади Атласи исемендәге, Чуашия татарларының Фәтхи Бурнаш исемендәге, Республиканың Муса Җәлил исемендәге, Мәдәният министрлыгының һәм Язучылар берлегенең Гаяз Исхакый исемендәге премияләре иясе.

     Җәүдәт Сөләйман күп кырлы талант иясе. Ул үзенчәлекле, фәлсәфи фикерле шагыйрь. Әле күптән түгел “Мәгариф-Вакыт” нәшриятында Җәүдәт Сөләйманның “Вакыт касәсе” дигән китабы өч җыентык рәвешендә дөнья күрде, өчесе өч телдә – татар, урыс, чуаш телләрендә нәшер ителде.

     Ике дистә ел элек Җәүдәт Сөләйман техник фәннәр, компьютерлар белән кызыксынучы балалар өчен “Сәләт” лагеры оештырган иде. Аннары ул тармакланып, иҗатның бөтен юнәлешләрен үз эченә алып, дөньякүләм фестивальләр үткәрүче танылган яшьләр оешмасына әверелде. Аның аркылы үткән меңләгән бала иҗатка үз юлын тапты. Яшьләргә милли тәрбия бирү буенча да ул иң уңышлы проектларның берсе булды.

     Әдәби-музыкаль кичәнең сценарий авторы шагыйрь Ркаил Зәйдулла, очрашуда танылган язучыларыбыз, сәнгать осталары, күрше республикалардан килгән кунаклар катнашачак.

Read 844 times Last modified on Сишәмбе, 10 Март 2015 13:39
Союз писателей РТ