Пәнҗешәмбе, 12 Март 2015 11:47

Язучы дигән һөнәр булырга тиеш!

Rate this item
(0 votes)

Линар ЗАКИРОВ (“Шәһри Казан”, 12 март 2015 ел, №24)

Мәскәүдә «Бердәм Россия» партиясе вәкилләре, язучылар белән бергә түгәрәк өстәл артына җые­лып, сәясәт турында түгел, әдәбият турында сөйләште. Хезмәт кодексына төзәтмә кертеп, һөнәр­ләр реестрына «язучы» профессиясен кертү тәкъдиме дә яңгырады. Язучыларга ничәмә-ничә ел тынгылык бирмәгән мәсьәләнең менә хәзер калкып чыгуы юкка түгел. 2015 – Татарстанда Парк­лар һәм скверлар елы булса, Россиядә, шул исәптән бездә – Әдәбият елы да.

«Таләп итәргә тиешбез»

     Россия язучылары һөнәри берлеге идарәсенең беренче секретаре Андрей Красильников әйтүенчә, Россиядә хезмәт килешүе бу­енча башкарылган эш кенә һөнәри эшчәнлек булып са­нала.

     – Әгәр эш бирүче белән килешү юк икән, димәк, сез эшләмисез булып чыга. Иҗади эшчәнлек юридик системада билгеләнмәгән. Язучылык хезмәте үз уры­нын табарга тиеш, – диде ул.

     Россия Язучылар бер­леге секретаре Николай Переяслов әйтүенчә, баш­ка илләрдә язу-сызу эше рәсми рәвештә танылса, безнең ил никтер, искәрмә. Юкса каләм әһелләре депутатлар белән бертигез дәрәҗәдә закон чыгара: тегеләре – юридик, бо­лары – әхлакый кануннар. Переяслов сөйләвенчә, күп кенә алга киткән илләр яз­учыларга дәүләт күләмендә ярдәм итә. Кытай бюдже­тында язучы берлекләрен финанслау буенча аерым маддә бар. Америкада каләм әһелләре университетлар­да төрле вазифада эшләп, профессорларныкы кадәр хезмәт хакы ала.

     Россиянең Дәүләт Дума­сы вице-спикеры Сергей Железняк та әдәби эшчәнлеккә игътибарны кимет­мәскә сүз бирде.

     – 2014 елда авторлык хо­кукларын көчәйтүгә корыл­ган федераль закон кабул итеп, инде язучыларның со­циаль хәлен көчәйтүгә чи­рат җитте, – диде.

     Татарстан Дәүләт Сове­тының Мәдәният, фән, мәга­риф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев язучыларны һөнәрле итү турында инде 15 ел чаң суга. Чаңны ишетүче генә юк.

     – Бернинди кысага сыя торган әйбер түгел бит бу: безнең илдә язучылар бар, әмма исемлектә язучы ди­гән һөнәр юк. Алар пенсиягә чыга башласа да, гонорар мәсьәләсендә дә һәрвакыт проблема килеп туа. Элек Дәүләт Советында дүрт-биш язучы бар иде, хәзер мин генә калдым. Калган 99 де­путат бу мәсьәлә белән бик үк кызыксынмый торган­дыр. Рәссам, композитор ди­гән һөнәр дә булырга тиеш. Нурихан Фәттах, Габдрахман Әпсәләмов профессиональ язучы иде, Аяз Гыйләҗев тә соңгы 20-30 елда язу белән генә шөгыльләнде. Совет­лар берлеге вакытында пар­тия карарлары белән гонорар мәсьәләсе яхшы хәл ителә, пенсиягә дә чыгып була иде, ә Советлар берлеге таркалгач, бу мәсьәлә­гә игътибар бөтенләй бет­те, - диде Разил Вәлиев. -Без, язучылар, хөкүмәттән таләп итәбез һәм таләп итәргә тиеш тә, әмма үзе­безгә кайвакыт таләп куяр­га онытабыз. Хөкүмәт тара­фыннан таләпләр үтәлсен өчен, язучылар үзләренең җәмгыятькә, республика­га кирәклекләрен күрсәтер­гә, дәлилләргә тиеш. Берен­чедән, яхшы әсәрләр язып, икенчедән, җәмәгать ак­тивлыгы күрсәтеп. Язучы­лар авылларга, шәһәрләргә ешрак йөреп, халык белән очрашырга тиеш.

 

«Гонорарны хезмәт хакы итеп түләргә кирәк»

     Татарстан Язучылар бер­леге рәисе Рафис Корбан сөйләвенчә, язучыларга профес­сионал итеп карау кирәкле­ге турында ул бөтен җирдә әйтә. Разил Вәлиев, Роберт Миңнуллин, Фатыйх Сибагатуллиннан кала, башка бер генә депутатның да та­тар китабын укымавын, шу­ның аркасында әдәбият юк, дип сөйләп йөрүләрен әйтә.

     – Бар бездә әдәбият! Язучыларыбыз булмаса, 12 төрки дәүләт арасында яз­учыбыз Айгөл Әхмәтгалиева Мәхмүт Кашгарый исе­мендәге халыкара хикәяләр конкурсында икенче урын­ны алыр идеме соң?! Язучы­ларны, активрак булыгыз, дип тәнкыйтьлим. Берлек­тә 333 кеше бар, әмма алар барысы да язмый, аларны җыйганнар да җыйганнар. Мин эшли башлагач, 25 ке­шене вафат булган язучы­лар урынына гына алган булып чыктык, ә болай бер кешегә дә артмадык, – диде Рафис Корбан. Берлек рәисе әйтүенчә язучылар теләнчеләрдән дә хәерче хәлдә. Сукбайлар тиен акчаны утырган җи­рендә ташлап китсә, Рафис Корбан, үзе әйтүенчә, юлда очраган тиен-миеннәрне күтәреп ала. Юлда яткан ак­чаны тиз күреп алса да, Әдә­бият елын сизми икән ул.

      – Узган елда ук Язучы­лар берлегенә Әдәбият елы планын төзергә куштылар. Төзедек, Мәдәният мини­стрлыгына илтеп бирдек, шуның белән Аллаһ әкбәр. Әдәбият елын үткәрү өчен бездә бернинди эшче төр­кем дә төзелмәде. Язучы­лар берлегенә биш миллион тәңкә бирәләр, дип, Татар­станның Министрлар Ка­бинетыннан күрсәтмә кил­де. Ләкин ул акчаны күргән дә юк, шул ук вакытта биш миллионны кая тотасыз, дип, йөзләгән инстанциягә белешмә сорыйлар, – диде Язучылар берлеге рәисе.

     Гонорар мәсьәләсенең язучыларның көн кадагын­нан төшкәне дә юк.

     – Язучылар берлеген­дә торганнарга профессио­нал итеп карап, гонорарны хезмәт хакы итеп түләргә кирәк. 1989 елда 32 битлек китабым өчен өч мең тәңкә гонорар алдым. Аның хәтле акчаны күргән юк хәзер. Яз­учы ел буе китап язып һәм берәр эшкуар ике минутта килешү төзеп, шул ук ак­чаны кесәсенә салып куя. Һавадан акча эшләүчеләр күп, менә алар профессионал булып санала, – диде Ра­фис Корбан.

 

«Әдәбиятны кысалар»

     Халык китапларын иң күп укый торган язучы­ларның берсе Мәдинә Маликова да мәскәүдәгеләр­нең тәкъдимен биш куллап хуплый. Әмма акчаны кайчан тоттырырлар дип хыялланып йөрми, хыял күгеннән җиргә төшеп үзе акча эшли.

     – Берничә ел элек «Арыш тәме» китабым өч мең тираж белән чыгып, бер ел эчен­дә сатылып бетте. Ул миңа, әлбәттә, табыш китерде, бер өлешенә әсәрне кабат чы­гардым. Бөтен кеше Совет чорында тормыш әйбәтрәк булды, дип әйтә торгандыр, әмма гел алай шома гына тү­гел иде. Ул вакытта күп нәр­сә кешеләргә бәйле, иҗат кешесенә күп шартлар куе­ла иде. Олыгайган көнемдә булса да миңа бәхетле чор туры килде, китапларны язам, аларны беркемнән рөхсәт сорамыйча, чират көтмичә, шәхси нәшрият­ларда чыгару мөмкинлегем бар. Башыңны иеп йөрергә кирәкми, фәкать китабың­ның укучыга кирәк булуы гына кирәк, - диде Мәдинә Маликова.

     Кызганыч, язучы Әдә­бият елын берничек тә сизми, киресенчә, артка китеш сизелә, ди. Әйтик, былтыр гонорарларны бик каты кискәннәр, быел ки­тапханәләрдә кыскартулар бара, китап алырга акча бирелми. Берничә ел элек Мәдинә Маликованың ки­тапларын күпчелек кита­пханәләр бик теләп алса, узган ел икесе генә - Яшел Үзән белән Арчаныкы гына алган.

     – Әдәбиятны кысу бара. Китапханәчеләргә хезмәт хакы вакытында түләнми, мин алар белән элемтәдә торам бит. Әдәбият елына бернинди өметем юк! Ки­тап чыгарырга мөмкинле­гем дә бар, әмма ул сатыл­мас, дигән курку яши. Шуңа да яңа әсәремне язарга да бик рухланып тормыйм. Ха­лыкның матди хәле начарлангач, алар да китап алмый башлар. Иң элек ашау ягын кайгыртырга, балаларны киендерергә кирәк, нужа баскач, күңел ягын кайгы­рту чигенә, - диде Мәдинә Маликова.

      Шагыйрә Луиза Янсуар, һөнәр буларак статусы булса, язучының дәрәҗәсе дә үсәр иде, ди.

     – Чит илдә язучының статусы сатып алынган ки­таплары һәм халык арасын­дагы дәрәҗәсе белән генә билгеләнә. Бүген социаль челтәрләрдә кайсы гына битне ачма, һәркем язучы-шагыйрь. Бу очракта статус билгеләү Язучылар берле­ге аша эшләнерме икән? Шул ук вакытта хәзер бер­леккә кермәгән каләм әһел­ләре арасында да югары дәрәҗәдәгеләре бар. Алары белән нишләрләр?- дип со­раулар чолганышында кал­ды Луиза Янсуар.

     Шагыйрә Әдәбият елын­да китап укуның яңа фор­малары барлыкка килүе­н тели. Хәзер күпләр ки­тапның аудио вариантын тыңлый. «Калеб» яңа буын җыены шул юнәлештә эш башлап, язучыларның ар­хивларда сакланып калган интервьюларын барлап, тапшыру әзерләргә ниятли.

     – Бездә 50 яшенә килеп җиткәнче, язучыларны кадерли белмиләр. Каләм әһеле конвейр түгел, ул бер-ике ел язып, юкка чыгарга да мөмкин. Язучыны ак­тив эшләп торган чагын­да күреп, продукциясен кү­тәреп ала белергә кирәк, – ди шагыйрә.

 

Татарстан Дәүләт Советы депутатлары нинди китап укый?

Илдус Касыймов (Бюджет, салымнар һәм финанс ко­митеты):

     – Китап укыйм, әмма татарчасын әзрәк шул. Яраткан шагыйрем - Габдулла Тукай, аның «Киңәш» шигыреннән «Якын дустым! Сиңа миннән киңәш шул: Кешеләргә се­реңне сөйләмәс бул» дигән өзеге өстәлемдә тора. Габдрахман Әпсәләмовның «Ак чәчәкләр»ен берничә мәртәбә укып чыктым. Китапларны, гадәттә, үзем эзләп табып укырга яратам.

Илсөя Мезикова (Социаль сәясәт комитеты):

     – Соңгы вакытта үзебезнең институт галимнәре язган (Илсөя Мезикова - икътисад, идарә һәм хокук институ­тының Түбән Камадагы филиал директоры) берничә мо­нографияне укыдым. Түбән Кама шәһәре хакимиятен­дә эшләгәндә, Илһам Шакиров миңа үзе турында 2005 елда чыккан китабын бүләк иткән иде, хәзер кабат шуны укыйм. Шәхсән белгән, аралашкан, сөйләшкән әдипләр­нең - Разил Вәлиев, Роберт Миңнуллин, Туфан Миңнуллин әсәрләрен укырга яратам. Разил Вәлиев туган көндә дә, 8 мартта да шигырь белән генә котлый.

Таһир Һадиев (Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе):

     – Укырга мин бик яратам. Белгечлегем буенча яңа фән­ни китаплар да зур кызыксыну уята. Хәниф Кәримовның «һәвәскәр умартачылык» китабын укып чыктым. Әдә­би китапларга килгәндә, соңгы арада Рабит Батулланың мәрхүм шәхесләр турында истәлекләре тупланган «Урын­нары җәннәттә булсын» китабын укыйм. Уйландыра тор­ган китап. Ашыкмыйча, анализлап, аеруча мөһим фикер­ләрнең астына сызып укып барам.              

Read 3097 times Last modified on Пәнҗешәмбе, 12 Март 2015 12:22
Союз писателей РТ