Дүшәмбе, 16 Март 2015 16:36

Сөләйманның “Вакыт касәсе”

Rate this item
(1 Vote)

     15 мартта 14.00 сәгатьтә Язучылар берлегенең Тукай клубында күренекле галим, җәмәгать эшлеклесе, шагыйрь Җәүдәт Шәүкәт улы Сөләйманның иҗатына багышланган әдәби-музыкаль кичә булды.

     Җәүдәт Сөләйман күп кырлы талант иясе. Ул техник фәннәр докторы, Татарстан фәннәр академиясенең вице-президенты,  Татарстанның фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт премиясе лауреаты, мәгърифәтчеләрнең Һади Атласи исемендәге, Чуашия татарларының Фәтхи Бурнаш исемендәге, Республиканың Муса Җәлил исемендәге, Мәдәният министрлыгының һәм Язучылар берлегенең Гаяз Исхакый исемендәге премияләрнә лаек булды.

     Ул үзенчәлекле, фәлсәфи фикерле шагыйрь. Әле күптән түгел “Мәгариф-Вакыт” нәшриятында Җәүдәт Сөләйманның “Вакыт касәсе” дигән китабы өч җыентык рәвешендә дөнья күрде, өчесе өч телдә – татар, урыс, чуаш телләрендә нәшер ителде.

     Очрашуга килгән Чувашиянең халык шагыйре Юрий Семендер аның иҗатына югары бәя бирде:  Сөләйман шигъриятенең поэтикасы турында сүз алып барсак, аның өстенлеге – фикер тыгызлыгы, аз сүзлелеге. Аңа кайчак хисси каләме белән бер-ике сызык сызу да җитә, япон хоккусы кебек, укучыны дусларча сөйләшүгә яки тирән уйлар дингезенә салучы яңа картина хасил була. “Әтиемә җиде рәкәгать” поэмасында чор һәм буыннар арасындагы рухи бәйләнешне бирүдә камиллекнең иң югары дәрәҗәсенә ирешә. Мин, ул чакта хастаханәдә ятуыма карамастан, поэмада сүрәтләнгән гомумкешелек уйлануларын һәм өметләрен үзебезнең телдә дә яңгыратасым килде,  диде ул.

     Татарстанның халык шагыйрьләре һәм язучылары Ренат Харис, Равил Фәйзуллин, Гәрәй Рәхим, Марсель Галиев, Язучылар берлеге рәисе,шагыйрь Рафис Корбан да юбилярның иҗатын югары бәяләп, аның татар иҗтимагый тормышында тоткан урыны, кешелек сыйфатлары турында да сөйләп киттеләр.

     Җәүдәт Сөләйманның иҗат кичәсе 60 еллык юбилее белән дә туры килде. Шуңа күрәме аның шигырьләрендәге хисләр, тормыш мәгънәсе турында уйланулары зал тулы тамашачыга тирән тәэсир ясады, аның сүзләренә язылган җырларны алар алкышлар белән кабул иттеләр. Ә җырларны Татарстанның халык артисты Римма Ибраһимова, “Фәридә-Алсу” дуэты, “Сәләт” оешмасы талантлары Рәзинә Сафина, Ләйсән Әсхәтова башкарды. Танылган музыкант Рамил Курамша баянда гына уйнап калмады, үзе дә моңлы җыр сузды. Галиәсгар Камал театры артисты Фәнис Җиһанша бу юлы Алмас хан ролендә иде, Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры биючесе Айсылу Мирхафизан дәртле бию башкарды.

     Кичә барышында “Сәләт” сүзе еш яңгырады. Аның җырчылары, осталыклары белән барысын сокландырган хәтта үз хоры да бар икән.

     Ике дистә ел элек Җәүдәт Сөләйман техник фәннәр, компьютерлар белән кызыксынучы балалар өчен “Сәләт” лагеры оештырган иде. Аннары ул тармакланып, иҗатның бөтен юнәлешләрен үз эченә алып, дөньякүләм фестивальләр үткәрүче танылган яшьләр оешмасына әверелде. Аның аркылы үткән меңләгән бала иҗатка үз юлын тапты. Яшьләргә милли тәрбия бирү буенча да ул иң уңышлы проектларның берсе булды. Бу күренеш үзе генә дә Җәүдәт Сөләйманның нинди киң колачлы шәхес булуы турында сөйли. Танылган галим, талантлы шагыйрь дә ул.

    Кичәгә юбилярның Чувашиянең Кызыл Чишмә авылында яшәүче әнисе Ширинбану ханым һәм туганнары да килгән иде. Чәчәкләрнең күбесе, билгеле, әнисенә булды. Шундый шәхес тәрбияләгән ана чыннан да иң зур ихтирамга лаек.

     Әдәби музыкаль кичәне яшь артистларыбыз Ләйсән Каюмова һәм Фәнис Кәлимуллин алып барды, сценарий авторы шагыйрь Ркаил Зәйдулла.

 

       

 

       

Read 1177 times

Image Gallery

Союз писателей РТ