Пәнҗешәмбе, 19 Март 2015 16:26

Айгөл Әхмәтгалиева: Без дөньяда кунак кына

Rate this item
(2 votes)

Россиядә әдәбият елы башланып китте. Әлеге уңайдан “Шәһри Казан” газетасы  укучыларга өр-яңа рубрика тәкъдим итәргә ниятләде. Аны «Бу дөньяда сүзем калыр» дип атадык. Бүгенге кунагыбыз – Чаллыда яшәп иҗат итүче язучы Айгөл Әхмәтгалиева.

                                    Мөршидә Кыямова

     Айгөл татар әдәбиятына шактый ыша­нычлы адымнар белән килеп керде. Бүген­ге көндә аның берничә китабы үз укучысын тапты инде. Әле күптән түгел генә Айгөл ТӨРЕКСОЙ һәм Евразия Язучылар бер­леге төрки дөнья прозаиклары арасында уздыра торган хикәяләр конкурсында икен­че урынны яулады. Төрекләрне ул «Капка» хикәясе белән әсир итте.

     Әлеге вакыйга хакында язучы үзе менә нәрсә ди:

     – «Капка» Мәхмүт Кашгарый конкурсына атап язылган хикәя түгел иде. Узган ел мин татар халкының беренче хатын-кыз актри­сасы Сәхипҗамал Гыйззәтуллина-Волжская турында роман язарга алындым. Аның эзләре буйлап архивларда, авылларда йөргәндә,  бер саланың ташландык урамына һәм шул урамда япа-ялгыз басып калган капкага тап булдым да тетрәнеп киттем. Җилсез язгы көндә әлеге капка үзалдына ачылып-ябылып, ыңгырашып утыра... Кайтып җиткәндә, күңелдә әзер бер хикәя бөреләнгән иде. Герое да, аның гамәлләре дә нигездә тормышның үзеннән алынган. Төп герой Касыйм, кайберәүләр уйлаганча, кара эшләргә генә сәләтле тиле ир заты итеп сурәтләнмәгән иде. Капка да аның акчасына төзелгән бер корылма бу­ларак бирелмәгән. Ул адәм баласының го­мер капкасы, символик образ иде.

     Ябык конкурс бетәргә санаулы көннәр калып барганда, ике хикәямне Казанга җибәрдем. «Капка» хикәясе башта Татар­станда беренче урынны яулады. Конкурс шартлары буенча, төрки телле дәүләт­ләрнең үзләрендә беренчелекне яулаган хикәяләр алга таба Халыкара бәйгедә көч сынашты. Хикәяне төрекчәгә Фатих Кутлу тәрҗемә итте. Бу хикәянең татарчасы -«Казан утлары»нда, төрекчәсе Әнкарада чыгучы «Каrdеs kаlеmnеr» журналында басылып чыкты. Төрек әдипләренең «Үзе­без өчен өр-яңа язучы ачтык», диюен дә, абруйлы, ихтирамга лаек татар язучыларының җылы сүзләрен дә зур бәя дип кабул иттем.

     – Әдәбият елының язучы өчен әһәмия­те бармы? Гомумән, елларны нинди дә булса темага бүлүгә карашың ничек?

     – Таяк ике башлы, диләр бит. Елларга исем кушу, бер яктан, бик әйбәт кебек: хет шул унике ай эчендә гаиләгә, мәдәнияткә, әдәбиятка игътибар көчәеп ала. Ел төгәл­ләнүгә, әлеге игътибар юкка гына чыкма­сын иде... Елның нинди исемгә ия булуы язучылар өчен ул кадәр мөһимдер дип уйламыйм. Теманы да, вакытны да йөрәк үзе сайлый бит - язасы килгән, күңелен­дә шигырь яки хикәя туып өлгергән кеше, утыра да яза инде ул. Әдәбият елы укучыларыбызны уятып җибәрергә бер этәр­геч булмасмы – менә шуңа өметләнәсе килә. Матди байлыкка табынудан туктап, галиҗәнап Китапка әйләнеп кайтмаслар­мы?.. Тукайның: «Керләнә өст-өстенә рух, һич хозур вөҗданга юк; ни сәбәптән җир йөзендә тәнгә – мунча, җанга – юк?» дигән шигырь юлларын еш телгә алам: җаннар­ны мунча кертәсе иде, дөнья матуррак, ке­шеләр мәрхәмәтлерәк булыр иде.

     – Үзен каләм осталары рәтенә кертү­челәр күбәйгән заманда, чын язучы сыйфатларын нидә күрәсең?

     – Беренче чиратта, язучының язганы һәм уйлаганы тәңгәл килергә, әсәрләрен­дә үз күңел матурлыгы чагылырга тиеш дип саныйм. Балалары бер кәлимә татар­ча белмәгәннең кулына каләм тотып, «мил­ләт, туган тел», дип лаф оруы, җай чыккан саен башкалар иҗатын салып таптарга торуы; авызыннан хәмер исе аңкыганның «милләтне айнытыр­га» тырышуы; үз-үзенә генә гашыйк булуы; «мин-мин»лек, «мин бөек»лек, «мин беренче»лек – беркемне дә бизи торган сыйфатлар түгел. Кешеләрне ярату һәм хөр­мәт итү, күп га­сырлык әдәбият белән чын-чынлап таныш булу, әдәплелек, зы­ялылык; әдәби телгә, башка каләмдәшләре иҗатына их­тирамлы мө­нәсәбәт язучы­ның үзен генә түгел, аның милләтен дә, әдәбиятын да югары күтәрә. Шөкер, татар язучылары арасында мондый сыйфатларга ия булганнар да бик күп.

     – Айгөл, дөнья әдәбияты аренасына татар язучыларының кайсы әсәрләре белән чыгарга мөмкин дип саныйсың?

     – Әле университетта укыган елларда ук, Д.Лондонның «Мартин Иден», Г.Флобер­ның «Госпожа Бовари», Э.Хемингуэйның «Старик и море» әсәрләренә таң калып утырганда, «татарда мондый язучылар юк шул», дип уйлый идем. Еллар үткән саен үз фикеремнең ялгыш  булуына төшенә барам: Әмирхан Еникинең «Матурлык», «Әйтелмәгән васыять», «Төнге тамчы­лар» кебек хикәяләре генә дә ни тора?! Аяз Гыйләҗевнең «Җомга көн кич белән», «Өч аршын җир» повестьлары чит ил классикасы саналган әсәрләрдән кай җире белән ким? Мәгъсүм Хуҗинның «Айның уты сүнгән», «Төнге сулар челтери» һәм башка хикәяләре әллә кемнәр белән бил алышырлык. Аларда – гомумкешелек кый­ммәтләре дә, шул ук вакытта татарның үз бәгыреннән генә өзелеп төшкән җан авазы да чагыла. Эзли китсәң, безнең бай әдә­бияттан бик күп затлы әсәрләрне табарга булыр иде. Бу очракта «авырткан җир» – тәрҗемә мәсьәләседер, мөгаен. Шунысын да әйтергә мөмкин: Ф.Әмирхан, Ш.Камал, Ф.Хөсни, Ә.Еники, М.Юныс хикәяләре, А.Гыйләҗев повестьлары, Фатих Кутлу та­рафыннан төрекчәгә тәрҗемә ителгәч, чит­тә дә үз укучыларын табарга өлгерде инде.

     – Балалар әдәбияты хакында ни әй­терсең? Алар өчен тарихи әсәрләргә кытлык нәрсәдән килә?

     Аллага шөкер, Татарстан китап нәшриятында эчтәлеге белән дә, бизәле­ше белән дә зәвыклы китаплар басыла тора. «Балачак энциклопедиясе», «Иң тәм­ле сүз» җыентыкларын мин үзем һәр ата-ананың, укытучының өстәл китабы булыр­га тиеш дип саныйм.

     Бер генә нәрсә күңелне борчый: бүген, теләге һәм акчасы булган кеше, кичтән утырып язган шигырь-өкиятләрен иртәнгә китап итеп бастырырга тыры­ша. Әлбәттә, ул китап, хуҗа­сының кесә калынлыгына бәйле рәвеш­тә, аллы-гөлле төсләрдә, сый­фатлы кәгазьдә дөнья күрә. Ни кызганыч, эчтәле­ге белән еш кына бөтенләй буш йә булмаса авторның үз хис-тойгыларына кайтып калган сүзләр тезмәсе ба­лага «шигырь» дип тәкъдим ителә, аның зәвыгын «тәрбияли». «Мәйдан» журналы­ның әдәбият бүлеген­дә эшләгәндә, «Сез язганнар шигырь тү­гел, үзегезнең күңел дәфтәре өчен генә барырлык», дип турысын әйтеп кире боргач, бер­кадәр вакыт үтүгә, өстәлемә ялтыравык китап китереп салган апалар, абыйлар байтак булды. Янәсе, журналга барырлык түгел дигән идең, менә бит, китап хәтле ки­тап итеп чыгардым!..

     Балалар өчен язылган тарихи әсәрләр дигәндә, чыннан да, алар бармак белән генә санарлык.

     – Сине яшүсмерләр темасы нәрсәсе белән жәлеп итә? Хикәяләреңдә шул тема өстенлек итә сыман...

     – Бу сорауга ерактанрак килеп җа­вап бирәсем килә. Безнең әни тарих һәм җәмгыять белеменнән укытты, «җәмгыять­тә яшәп тә, аннан азат булып булмый» дип дәрес бирүе менә хәзер еш исемә төшә. Улым егет булды, кызым үсеп килә – аларны урап алган тирәлектә безгә кияү, килен буласы яшьләр тәрбияләнә ләбаса. Димәк, мине үз балаларымның гына әхлагы, нин­ди телдә сөйләшүе, дөньяга карашы түгел, яңа буынның тулаем язмышы борчый ди­гән сүз. Яшүсмерләр өчен, аларның хис-кичерешләрен чагылдырган берәр әсәр язып карыйсым килә иде, «Минем әтинең кызы» повесте шул теләккә бәйле рәвештә дө­ньяга килде. Ул «Мин гашыйк булдым» ди­гән китабымда урын алды. Бүгенге заман яшьләрен күпләр гаепләргә ярата, моның белән һич кенә дә килешәсем килми. Тулы булмаган гаиләләр, мал артыннан куган ата-ананың баласына, аның күңел дөнья­сына игътибарсызлыгы, динсезлек, иман­сызлык – яшүсмернең абынып егылуы өчен шушылар да җитеп аша, аларның кыек адымнарында без, өлкәннәр, нигездә, үзебез гаепле.

     – Язучыларыбызның зарлануын еш ишетергә туры килә (китаплар басыл­мый, сатылмый, укылмый, гонорарны аз түлиләр...). Иҗат кешесенең зарлануы урынлымы?

     – Без нишләптер гаепне үзебездән түгел, читтән эзләргә яратабыз. Җанга үтеп керә торган китап икән, нишләп укылмасын? Безнең халыкта «сарафан радиосы» яшен тизлеге белән эшли: берәр журналда  яки газетада күңелне кузгатырлык хикәя-повесть басылып чыкса, шундый рухтагы китап пәйда булса, телдән-телгә, колактан-колакка сүз китә.

     Дөрес, соңгы елларда халык китаптан шактый ераклашты. Кайчак сискәнеп тә китәсең: кешелек бермәлне бүгенге исе­реклектән айнып, башын күтәргәндә, Җир йөзендә гомумән китап дигән нәрсә калыр микән? Шулай да, өметсез шайтан гына ди... Китабым басылмый диючеләрнең сәбәбе нәрсәдәдер, анысын әйтә алмыйм. Өч китабымның берсе – «Мәгариф», ике­се Татарстан китап нәшриятында бер дә көттермичә дөнья күрде. Беркөн кибеткә кергәч, авыру балага ярдәм сорап языл­ган белдерү янында: ачынып уйлап торган мәлемдә, яныма бер каләм әһеле килеп басты. «Чыккан шигырьләремә өч тиен гонорар түләделәр, акча юк,» – дип зарла­нырга тотынуы миннән яклау тапмады. Җа­ным айкалган мәл иде, түзмәдем: «Ишек саен белдерү, әнә, дворниклар кирәк, егерме мең хезмәт хакы диелгән. Иртә-кич кар көрисең, көндез илһамланып шигырь язасың. Акчаң да булыр, мохтаҗларга да өлеш чыгарырсың», – дип, башта – аның көрәктәй кулларына, аннан күзләрен мөл­дерәтеп торган бала сурәтенә ымладым. Ул миңа сәерсенеп текәлде: «Мондыйлар чат саен. Акчам булса, хатын белән һиндстаннан урап кайтыр идем әле!» – диде дә үз юлы белән китеп барды. Бәлки нәкъ менә күңел тарлыгыбыз, нәфес колы бу­луыбыз аркасында, шөкер итә, гыйбрәт ала белмәвебез нәтиҗәсендә, мескенлек баскычыннан күтәрелә алмыйбыздыр, кем белә... Без бит барыбыз да бу дөньяда ку­нак кына, иңнәребезгә рәнҗешләр алмый­ча, мөмкин булган кадәр матурлык өләшеп яшәсәк иде...

Read 2893 times Last modified on Җомга, 20 Март 2015 10:50
Союз писателей РТ