Чәршәмбе, 25 Март 2015 14:39

Чаллыбызда "Казан утлары" яктысы

Rate this item
(0 votes)

Шушы көннәрдә Чаллы каласының “Энергетик“ мәдәният сараенда “Казан утлары“ журналы хезмәткәрләре белән эчтәлекле, гамьле очрашу узды. 95 еллык тарихка ия булган әйдәп баручы журналыбыз халкыбызның вөҗдан көзгесе дисәк тә дөреслеккә туры киләдер. Әдәби-тарихи хәзинәбездә халкыбызның үткәне, бүгенгесе  чагыла. “Казан утлары“ татар  язучылары өчен төп әдәби мәйдан булып тора. Журналда әсәрләребез басылу бик зур мәртәбә булып санала. Аның битләрендә басылганнан соң гына, иҗатыбыз киң танылу таба. Шундый мәртәбәле журналыбыз хезмәткәрләре белән очрашу әдәбият сөючеләр өчен агымдагы Әдәбият елы тарихына  истәлекле вакыйга булып язылып калды.

Сәхнәгә журналның баш мөхәррире, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Мөхәммәт Мирза (Илфак Мирза улы Ибраһимов) күтәрелде. Ул Чаллы халкын барлык журнал хезмәткәрләре һәм журналның даими авторлары исеменнән сәламләде:

 – 2015 елда  журналыбызның   беренче саны фронтовик язучы Хисам Камаловның “Яңа шәһәрдә“ дигән бәяне белән ачылды. Бу роман тулаем Яр Чаллы шәһәрендә яшәүчеләргә, аның нигезен салучыларга багышлана. Мәхәббәт, тугрылык, хыянәт хакында, моңарчы беркайда да басылмаган роман. Журнал бүгенге көндә дә сезне чорлар белән бәйли. Бүгенге залда һичшиксез яңа романнарның геройлары утыра.

Без Яр Чаллы шәһәре Мәгариф идарәсе, институт, педогогик көллият  белән хезмәттәшлек итәбез. Очрашуларыбызның Чаллыда башлануының тагын бер сәбәбе – Чаллыга терәлеп торган, әдәбиятыбыз пәйгамбәре, бөек шагыйребез Габдулла Тукай исемен йөрткән районның янәшә булуы. Без шулай ук Тукай районы Мәгариф идарәсе белән дә хезмәттәшлек итәбез.

“Казан утлары“ ул – халкыбызга тугры хезмәт итә торган журнал. Киләчәктә дә бергә булыйк, бердәм булыйк, берәгәйле булыйк!

Шәһәребезнең шөһрәтле шәхесләре, Дәүләт Советы депутаты, “Чаллы икмәге“ директоры Рафаэль Сөләйманович Юнысов һәм педагогия институты ректоры, Татарстанның атказанаган мәдәният хезмәткәре Фәйрүзә Зөфәр кызы Мостафинаның чыгышлары да зур игътибар белән тыңланып, көчле алкышларга күмелде.

Фәйрүзә Зөфәровнаның:

 – Бүгенге көндә балаларның киләчәге укытучы кулында. Бүген алар залда күпчелекне тәшкил итә. Безнең язучыларыбыз, шагыйрьләребез монда. Яхшы шигырьне һәркем тып-тын калып тыңлый. Без һәрберегез белән очрашулар үткәрәчәкбез! –  дигән сүзләре уйландырды да, күңелгә канатлар да куйды. Ә инде :“Казан утлары“ журналы алга барырмы, тарих булып калырмы?“ – дигән соравы, эчендә татар җанын  йөртүчеләрне  битараф калдырмагандыр диясе килә.

Рафаэль Сөләймановичның да кунакларга да, тамашачыларга да әйтер сүзе бар. Ул да үзенең чыгышында “Казан утлары“ журналының ил тарихында мөһим роль тотуы хакында ассызыклап сөйләп үтте.

 – Без татар буларак, милләт буларак журналларыбызны, газеталарыбызны сакламасак,балаларыбызны татарча укырга, сөйләргә өйрәтмәсәк, тәрбияләмәсәк, татарча укытмасак безнең киләчәгебез чикле булырга мөмкин. Шуңа күрә мин вәгъдә итәм. Без берничә йөз “Казан утлары“н яздырып, балалар бакчаларына, мәктәпләргә бирербез.

Җәмәгать, әйдәгез үзбезнең милләтебезне, телебезне, үзебезне саклыйк. Әдипләребезнең талантын күтәрик, аларга ярдәм итик! – дигән сүзләрен тамашачылар көчле алкышлар белән хупладылар. Шундый милли җанлы җитәкчеләребез булганда, киләчәктә дә татар матбугаты да, телебез дә, милләтебез дә яшәвен дәвам итәчәк. Нәкъ менә шундый шәхесләр күңелдә булган өмет-ышанычны ныгыта да инде.

11 нче санлы балалар бакчасыннан килгән нәни  балалар чыгышы бәйрәмнең иң төп бизәге булды дисәм дә ялгышмам.  Нәни дусларыбыз да якты гамьне шигъри юллар аша тамашачыларга җиткерде.

Мин әле яза да белмим,

Һәм укый да белмимен.

Үскәч “Казан утлары“на

Язылырмын дип йөрим.

“Казан утлары“ның якты

Нуры еракка китсен.

Чаллы язучыларына да

Журналда урын җитсен, – дип, нәни дусларыбыз журнал хезмәткәрләренә мөрәҗәгать иттеләр.

Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, әдәбият әһелләренең чын дусты Гөлзадә Рзаева алып барган затлы кичәдә, без  “Казан утлары“ журналының “Ак җилкән“ сәхифәсе аша күпләребезгә таныш булган  яшь язучылар Фәнил Гыйлаҗев (“Казан утлары“ журналының бүлек мөхәррире) һәм Сирена Мөхәмәтҗанованың (“Бәллүр каләм“ бәйгесенең “Дебют“ номинациясе җиңүчесе) шигырьләрен тыңлап хозурландык.

Озак еллар “Казан  утлары“ журналының идарә әгъзасы,  Татарстан Республикасының Халык язучысы, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты  Рабит Батулла якташы,  Халык шагыйре Мөдәррис Әгъләмовның “Китә алмыйм...“ шигырен сөйләп, хәтерләребезне яңартты.

Үзебезнең “Мәйдан“ журналында эшләп зур тәҗрибә туплаган, бүгенге көндә “Казан утлары“ журналының мөхәррире, проза өлкәсендә танылып килүче Айгөл Әхмәтгалиева үз сүзен Тукай шигыре белән башлап җибәрде:

Кузгатмакчы булсаң халык күңелләрен,

Тибрәтмәкче булсаң иң нечкә кылларын,

Көйләү тиеш, әлбәт, ачы хәсрәт көен,

Кирәк түгел мәгънәсе юк көлке, уен,  –  дип язган бөек шагыйребез. Без бүген гаҗәеп кызыклы да. шул ук вакытта кызганыч та, хәтта беркадәр куркыныч та заманда яшибез. Чөнки күңелебез тәмледән-тәмле  ризыкны  тели, тәнебез затлыдан-затлы кием сорый. Ни кызганыч, рухи байлык ни эшләптер арткарак чигенә, матди байлыкка табынуыбыз арта  бара. Шул ук вакытта Аллага шөкер дияр идем.  Бүген  залга әдәби сүзнең кадерен, әдәбиятны бәяли белә,  рухи байлыкны өстен күрә  торган  тамашачы җыелган. Сер түгел, бүген татар матбугаты нигездә укытучы халкының, тәрбиячеләрнең, китапханәчеләрнең  нәфис иңнәренә сарылган. Мең рәхмәт дияр идем Чаллыда яшәүче, Тукай районында яшәүче мөгәллимнәребезгә. Укытучылар безнең телебезне саклаучыларыбыз, тел сагында торучыларыбыз. Гаиләдә ата-ана тәрбияләсә, аның дәвамы шушы укытучылар кулында. Дөнья малы бер көнлек. Безнең дә гомер чикскез түгел. Шушы кыска гына гомеребездә күңел чисталыгына табынып яшәсәк иде. Һәм шул чисталыкны башкалар белән дә бүлешик. Бу инде язучыларның да, журналистларның да, мөгәллимнәрнең дә төп бурычы.

“Агрокөч“  генераль директоры, Актаныш якташлык җәмгыяте рәисе Фәнис Таҗетдин улы Газетдинов һәм Тукай районы Мәгариф идарәсе башлыгы Рамил Роберт улы  Исаевлар да үзләренең чыгышларында “Казан утлары“ журналы бәйрәменә килгән тамашачыларны, хөрмәтле кунакларны сәламләп, әдәбият әһелләренә булган ихтирамнарын, теләктәшлекләрен белдерделәр. Фәнис Газетдиновичта коллектив хезмәткәрләренә“Казан утлары“ журналын   яздырып алырга вәгъдә бирде.

Рамил Исаев үз чиратында Тукай районында узган очрашуларның бик җылы узулары хакында сөйләп, татар теле һәм әдәбияты укытучылары, китапханәчеләр исеменнән язучыларга зур рәхмәт белдереп, чараларның дәвамлы булачагына ышандырды.

Язучы, публицист, җәмәгать эшлеклесе Айдар Хәлим  тамашачыга мөрәҗәгать итеп үзенең иң беренче сүзен сорау белән башлады.

 – Журналга язылу өчен нәрсә кирәк?! Журналга язылу өчен татарга  ихтыяр көче кирәк. Аның өчен сәяси аң кирәк. Ә сәяси аң, кызганычка каршы безне ташлап китеп бара. Җир йөзе тарихында  шулкадәрле хезмәт куеп, ике миллионга кадәр корбан биреп фашизмны җиңүче иң зур егерме халык исемлегенә кергән татар халкы  дөнья тарихында беренче тапкыр үзе теләп үзенең теленнән баш тарта. Куркыныч!..

Бу гади бәйрәм түгел, бу балаларыбызны сәхнәгә чыгарып үзебезнең нинди хәлдә икәнебезне күрсәтү генә түгел. Акча табыла ул, менә моны аңласаң.  Туган телне саклау – ул стратегик бурыч.

Айдар абыйның әлеге сүзләре бик кискен дә яңгырагандыр, әмма безне сискәндерерлек, йоклаган күңелләрне уятырлык сүзләр бүгенге көндә һәр әдип авызыннан чәчрәп чыгарга тиеш. Бүгенге көндә милләтебезне йокыдан уяту, чынлап та  безнең төп бурычыбыз булып кала бирә.

Казаннан килгән хөрмәтле кунакларның берсе, Татарстанның халык артисты  Рөстәм Маликов курайда башкарган көе белән безне ерак болгар чорларына сәяхәткә алып китте. Аның башкаруындагы “Илкәем“ җырын тыңлаганнан соң, күңелдәге гамьле уй ташкыны тагында көчәйде.

“Казан утлары“ журналының проза бүлеге мөхәррире, быелгы ел Тукай бүләгенә кандидат, язучы Камил Кәримовның чыгышын да зал тып-тын калып тыңлады һәм көчле кул чабулар белән хуплады.

Чаллы Язучылар оешмасы рәисе, Гаяз Исхакый исемендәге әдәби бүләк иясе,  күренекле язучы  Факил Сафин ясаган чыгышындаЧаллыда яшәп иҗат итүче каләм ияләренә бәя бирү дә, бүгенге вәзгыятебез хакында уйланырга  этәрү дә чагылды.

 – Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге Мамадыштан алып Актанышка хәтле тугыз районны, шәһәрне берләштерә. Билгеле, язучыларыбызның иң зур күпчелеге  Чаллы шәһәрендә  яшиләр. Чаллы шәһәрендә яшәп иҗат итүче татар язучыларыбыз әдәбиятның барлык жанрларында әйдәп баручылар. Һәм инде   барлык язучыларыбыз да “Казан утлары“ журналын өстәл китабы итеп тоталар. Без язучылар  “Казан утлары“ журналыннан башка яши дә алмыйбыз. Чөнки ул безнең төп журналыбыз!  – дип үзенең чыгышын “Без кемнәр?!“ дигән шигыре  белән дәвам итте.

Өммәте, ханы бар, тирмәсе...

Өметне тирәнгә күмгәннәр.

Җил йөри хәтерне уятып,

Үләннәр сулкылдый: “Без кемнәр?!“ –  дип сорау биргән әдип:

Без бүгенге көндә бөек  татар халкының рухиятын, мәдәниятен, сәнгатен саклаучы татарлар, татар кызлары, уллары! –  дип әйтергә язсын, дип,  үзе үк шул сорауга җавап та кайтарды.     Консерватория тәмамлап кайткан, 13 нче сәнгать мәктәбендә укытучы булып эшләүче   Диләрә Камалова  Рәшит Бәшәр сүзләренә  Факил Сафин көй иҗат иткән  “Болгарым“ дигән җырны башкарып, шигырь тыңлап  уйга талган халыкның аңын сискәндереп уятты.

Сәхнәгә Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Муса Җәлил, Гаяз Исхакый исемендәге әдәби премияләр лауреаты, Татарстан китап нәшриятының матур әдәбият бүлеге мөхәррире, танылган шагыйрь  Газинур Морат күтәрелде. Ул дәһшәтле сугыш елларында да, күпчелек язучылар фронтка алынганнан соң да журналның чыгып килүе хакында искәртеп сөйләп үтте.

 – Сугыш чыккач бөтен татар язучыларын җыеп сугышка алып китәләр. Шушы шартларда да журнал чыгып килгән. Сугышка китә алмыйча калган ветераннар чыгарганнар.Һәм аның авторлары сугышның алгы сызыгында,   автомат, мылтык прикладына  куеп язучы шагыйрьләр, язучылар.  Сугыш вакытында безнең бик күп матбугат ябылган. Ә менә “Казан утлары“ бердәнбер, уникаль басма. Ул шундый сугыш мәхшәрендә дә  ябылмый калган кадерле журналыбыз.   

Әлбәттә бүген  шактый сәер заманда яшибез. Язучылар ишәйгән, ә укучылар кими барган чагында. Шуңа күрә без әдәбиятның төп таянычы булырга тиеш. Шундый сират күперләрен кичкән әдәбиятыбыз алдында без күпмедер дәрәҗәдә бурычлы да дип исәпләргә кирәк. Бүгенге көндә аны сез яшәтәсез!  –  дип халыкка ышанычын белдерде. Һәм ялкынлы шигырь юлларын тамашачыга бүләк итте. Шагыйрьнең:

Баш очыңда түбәң булу кирәк,

Лаек түбәң булу, үз түбәң! – дигән сүзләрне ишеткәннән соң, татар матбугатының,татар  әдәбиятының  бүгенге көндә хөкүмәт ярдәменә, меценатлар, халык ярдәменә  мохтаҗ булуы хакында да уйланмый мөмкин түгел.

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе, Халык шагыйре Марсель Галиевны да тамашачы көчле алкышлар белән каршы алды.   Мәртәбәле әдип:

 – Чаллы тамашачысы һәр сүзгә игътибарлы икән.  Чаллы укучысы  һәрвакыта үз биеклегендә  кала!  –  дип,   үзенең лаеклы бәясен бирде.

Казан кунаклары бәйрәмгә күчтәнәч тә алып килгәннәр. Тамашачы залга үткәнче үк журналның март санын  кулына алу бәхетенә ирештеләр. Ә инде залда алар алып килгән видеоязманы карап журналның үткәненә дә, бүгенгесенә дә күз салу мөмкин булды. Экран аша мәртәбәле, затлы язучыларыбызның сәламнәре дә тамашачыларга килеп иреште.

Гадәттә концертны иң-иң шәп җырчының чыгышы белән тәмамлыйлар. “Казан утлары“  бәйрәмен оештыручылар да нәкъ менә шуны истә тотып күрәсең, иң-иң затлы кунакның чыгышын кичә ахырына калдырганнар. Егерме биш ел буена “Казан утлары“ журналының мөхәррире булган, бүгенге көндә “Татмедиа“ акционерлык җәмгыятенең генераль директоры киңәшчесе, Татарстанның Халык шагыйре, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе  лауреаты  Равил Фәйзуллинны зал көчле алкышлар белән сәламләде.

 –  Быел Әдәбият елы. Без татар әдәбиятының меңеллык тарихы бар дип әйтәбез. Безнең ерак гасырлардан, унөченче гасыр Кол Гали, Казан ханлыгы чорына килсәк Мөхәммәдьяр, Алтын Урда чорларында Сәйфи Сараи, аннан  якынрак килсәк  Кандали, Утыз Имәни, Тукайларны атыйбыз.  Күп кенә әдәбият халкы болай дип әйтә алмый бит. Безгә мескенләнү килешми. Без яшәргә хөкем ителгән халык.

Минем әле “Казан утлары“ннан киткәнем юк. Мин “Татмедиа“ акционерлык җәмгыятенең генераль директорының киңәшчесе. Миңа “Татмедиа“ җитәкчесе журналны таратучыларга Мактау кәгазьләре тапшырырга дигән  вазифа йөкләде . Мин   Чаллы шәһәре мәгариф идарәсе милли бүлегенең баш белгече   Наилә Гадел кызыМиначевага, Тукай районы мәгариф идарәсе  җитәкчесе  Рамил Роберт улы Исаевка, Зөлфия Арслан кызы Насыйбуллинага (татар матбугатын иң актив укучы)   татар матбугатын, милләтебезнең елъязмачысы булган “Казан утлары“ журналын  пропагандалаудагы нәтиҗәле хезмәтләре өчен “Татмедиа“ның  Рәхмәт хатларын тапшырам,  – дип, татар матбугатының, язучыларның чын дусларына бүләкләрен тапшырды.

“Казан утлары“ яктысына җыелган тамашачының күңеленә гамьле уйлар салган кичәдән күңелләр чистарынып, матбугатның, татар әдәбиятының киләчәк язмышы дәвамлы буласына  ышанып, яңадан очрашканчыга кадәр саубуллаштык.

 Әлфия Ситдыйкова.

Read 1111 times Last modified on Чәршәмбе, 25 Март 2015 14:55
Союз писателей РТ