Җомга, 27 Март 2015 13:56

“Кояшларың белән кил син миңа”

Rate this item
(0 votes)

3 апрельдә 17.00 сәгатьтә Язучылар берлегенең Тукай клубында танылган шагыйрь, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Роберт Әхмәтҗановның тууына 80 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә була.

        Роберт Әхмәтҗанов шигърияткә үзенең эчкерсез яшьлек, якты өмет, ашкынулы хисләр белән һәрбер сулышы, һәрбер сүзе образлы шигъри фикергә күчәргә әзер торган романтик рухлы кыю шагыйрь булып  керде. Ул аның 1958 елда дөнья күргән “Егерменче яз”исемле беренче китабында ук чагылыш тапты. Инде аннан соң бер-бер артлы тезелеп киткән китаплары: “Гасырлар юлы”, “Синең кояшың”, “Йолдызстан”, “Кызыл усаклар”, “Еллар яна”, “Сәгать суга”, “Идел-йорт”, “Таң шәһәре”, “ Олы юлның җилләре”, “Сабыйлар хоры”, “Хәтер елгасы”, шулай ук рус телендә чыккан “Страна июнь” җыентыгы исемнәре белән үк үзенчәлекле бер  шигъри дөнья барлыкка китерделәр.

        Халыкка мәгълүм җырлардан “Саумы кояш” (М.Мозаффаров муз.), “Солдатлар” (Ф.Әхмәдиев муз.), “Кояшларың белән кил син миңа” (А.Монасыйпов муз.), “Синең эзләр” (Р.Еникеев муз.), “Минутларны ник саныйсың” (З.Гыйбадуллин муз.) кебек җырлар татар музыка хәзинәсенең кыйммәтле бер өлешен тәшкил итәләр.

       Музыкаль-әдәби кичәдә ул җырлар Татарстанның халык артисты Эмиль Җәләлетдинов, яшь җырчылар Энҗе Шәймурзина, Рөстәм Насыйбуллин башкаруында яңгыраячаклар.

        Роберт Әхмәтҗановның шигырьләрен танылган сүз осталары Хәлим Җәләй һәм Илдус Әхмәтҗан, яшь шагыйрьләр Булат Ибраһимов, Дания Нәгыймуллина, Рүзәл Мөхәммәтшин  укыячак.

       Күренекле шагыйребезнең иҗаты, тормыш юлы турындагы кайбер мизгелләр белән без Язучылар берлеге рәисе, шагыйрь Рафис Корбан, шагыйрь Газинур Морат, язучы һәм галимә Рифә Рахман чыгышлары аркылы танышырбыз.

     “Кояшларың белән кил син миңа” дип исемләнгән  әдәби-музыкаль кичәдә шагыйрьнең замандашлары, туган ягы Балык Бистәсе районыннан килгән якташлары да катнашачак.

      Роберт Әхмәтҗановның сиксәненче язы кичендә без сезне Тукай клубына чакырабыз. Кичәне Татарстанның халык артисты Луара Шакирҗанова алып барачак.Сценарий авторы шагыйрь Рәмис Аймәт, режиссеры Гафур Каюмов.

 

 

Read 889 times Last modified on Җомга, 27 Март 2015 14:43
Союз писателей РТ