Җомга, 27 Март 2015 15:00

“Үпкәләр кешең булса икән...”

Rate this item
(1 Vote)

Гомер дигәнең, ага да ага икән ул... 1 апрельдә тууына 80 ел тулган кабатланмас шагыйрь Роберт Әхмәтҗанов белән сезгә тәкъдим ителәсе әлеге әңгәмәне үткәргәнгә дә 14 ел вакыт узган. Архивымны барлаганда, нишләптер, игътибарымны шушы әңгәмә җәлеп итте.Укый башладым.Әйтерсең, шагыйрь белән әле бүген генә гапләшеп утырганбыз. Роберт Әхмәтҗановның уйланулары, аны борчыган мәсьәләләр бүген дә актуаль, бүген дә көн үзәгендә.

                                                                                                                                        Автор

 

Роберт Әхмәтҗанов белән шигырь яктысында сөйләшү

 Бу китапның ачтым утыз битен,

Ничә бит бар тагын әйтү читен...

Роберт әфәнде, нәкъ утыз яшегездә Сез «Гомер китабы» дигән шигырегездә шулай дип язган идегез. Бүгенге әңгәмәбезне, әйдәгез, тагын да ерактанрак, гомер китабыгызның тәүге битеннән башлыйк әле...

– Балык Бистәсе районындагы Күгәрчен авылында туып-үстем мин. Әтием Габделвәли заманында Балык Бистәсе райкомының икенче секретаре булып эшләде. Партия кушуы буенча гаиләбезгә авылдан-авылга күчеп йөрергә туры килде. Көчектә (хәзер Биектау авылы. – Р.А.) яшәгәндә сугыш башланып китте. Миңа алты яшьләр булды микән ул чакта, әтигә сугыш башлану уңае белән митинг оештырырга куштылар. Шуннан әти сугышка чыгып китте. Без әтинең әти-әнисе янына Күгәрченгә күчеп килдек.

Әле дә хәтеремдә, зират кырыеннан кечкенә генә йорт биргәннәр иде. Шунда әтине сагынып ике кыш чыктык микән, әнинең туган авылы Иске Арышка күчәргә мәҗбүр будык. Балачагымның, яшьлегемнең иң татлы хыяллары Иске Арыш белән бәйләнгән. Гомер елгасының башы шуннан башланды минем. Бүтән торган җирләр узып барышлый булган төш кебек кенә.

Әти Ленинград фронтында Волхов юнәлешендә хезмәт итте. Хатларында штабта эшлим дип яза иде. Мин дә әтигә салкын кышкы төннәрдә хатлар сырлый идем. Чөнки мин инде алты яшемдә кычкырып «Правда» газетасын укый идем. Бөтен күрше-күлән җыелышып «Вундеркинд бу!» дип шаккатып утыралар иде. Әтиең райком секретаре булсын да, «Правда» да укыма, имеш. Әти газета-журналларга, китапларга күмелеп утыргач, мин дә аның янына сыена идем. Күрәсең, балачактан ук күп белергә, укырга тырышканмын.

Сугышның салкын кышларында күрше малайларның әти-әниләре каядыр киттеме, без өч бала аларга керәбез. Сәкегә тезелешеп утырабыз да, сукыр лампа яктысында өстебезгә толып ябынып, әкият сөйли башлыйбыз. Әнә шулай итеп, карлы тәрәзәләргә карап, сугыш елларын исән-имин кичеп чыктык без.

Ниһаять! Җиңү көне! Әле дә хәтеремдә, без малайлар белән су буена төшкән идек. Бөгәрҗәгә кемнеңдер күлмәген салдырып беркеттек тә, балык сөзеп маташабыз. Шулчак кинәт авыл ягына күзем төште. Яр өстенә менеп карасам, авылның йөзе яктырып киткән күк: кызыл әләмнәр җилферди. Авыл кызыл байраклар белән дөрләп яна. Без, малайлар, бермәлгә өнсез калдык. Йөгерә-йөгерә кайтып җитсәк, күз яшьләренә буылган әни кочып алды. Сугыш беткән. Кайбер хатыннар, ирләре кайтыр дип, шатлыктан елый. Әни дә аларга кушылып елый. «Кайтыр» дип түгел, ә «Исән булса, ул да кайтыр иде бит!» дип яшь коя. Без инде өмет итмибез. Баштарак әти турында «Хәбәрсез югалды!» дигән хәбәр килгән иде. Соңыннан, махсус эзләткәч, «Каты яраланудан соң госпитальдә үлде» дигән хәбәр алдык. Кабере билгесез.

Күрше ихатада, күзен сөртеп алъяпкычка

Әйтте берәү:

«Әйе, исәннәр илгә бер кайта!»

...Ә ул минем әнием иде... Сабый идем,

белмәдем шул аны юата!

Ә кем иде соң ул булачак шагыйрьнең әнисе?

– Әнием тумышы белән Балык-Бистәсе районының Янчык авылыннан. Тол калып өч бала тәрбияләп үстерде ул. Сугыш елларында колхозда бригадир, завхоз булып эшләде. Мин һаман да Гомәр Бәшировның «Намус» романындагы Нәфисә әни түгел микән, дип уйланам. Чөнки әни сөйләвенчә, заманында Гомәр Бәширов, уполномоченный буларак, Иске Арыш авылына килә. Әсәрдә сурәтләнгәнчә, Гомәр Бәширов амбар янында көрәк белән ашлык җилгәрүче хатыннар янына килеп сөйләшеп тора. Язучының, нәкъ романдагыча, чишмә буенда Газзә исемле ялгыз карчыкта яшәве дә хакыйкатькә туры килә. Иманым камил, Нәфисә минем әни булырга тиеш. Бу хакта Гомәр абыйдан да сорашканым булды. Ләкин ничәмә еллар узган вакыйганы Гомәр абый тәгаен генә хәтерли алмады.

Авылым

Арышым,

син минем Парижым!

.............................................................

...Тау артыннан ишетәм туган якта

әрекмәнгә

тамчы тамганын!

Роберт абый, барлык шагыйрьләр дә диярлек авылда туганнар. Ләкин туган як табигатенСезнең кебек бөтен күзәнәкләре белән тоеп, яратып язган шагыйрь татарда, бүтән бармы икән?

– Җылы сүзең өчен рәхмәт, Рәмис энем. Чынлап та, үзем дә аңлый алмыйм. Каян килә ул миңа шуның кадәр дә җирсү!

Барысы да Иске Арыштан башланды. Ул авылның бөтен топонимик атамаларын: Алим тауларын, Тәрбели буйларын, Мирәт басуларын, кумырыкларын, талларын, әрәмәләрен, балтырганнарын һаман да күз алдымда тотам мин. Минем бөтен шигъриятем шунда ачылды. Табигать фәнен шагыйрьгә бер дә өйрәтеп торасы юк. Ул үзеннән үзе канга сеңә. Беренче укытучым итеп табигатьне санамый, кемне саныйм?! Беренче шигыремне дә мин шунда алты яшемдә яздым. Ул шигырь әле дә хәтеремдә саклана:

Җәй көнендә һәркем белә

Ат көтүен көтәләр.

Бер җирдән икенче җиргә

Атлар күчеп китәләр.

Бервакытны шундый бер хәл

Булып алды болында.

Ерткыч бүре килеп чыкты

Качып киткән колынга.

Бүре колынны, буды да...

Буса да, ашамады.

Ашамаса да, ул аны

Барыбер, ташламады.

Бүренең комсыз икәнен

Әнә шуннан белегез.

Бүре кебек комсызлардан

Чиркана безнең илебез.

Күрәсең, мин инде алты яшемдә ук идеология тегермәненә су койганмын.

Шигърияткә чынлап торып ябышуым 60 нчы елларга туры килде. Ул елларда шигърияттә үзенә күрә бер төрле инкыйлап булды. Аны кемдер махсус ясамады да, уйлап та чыгармады, игълан да итмәде. Шигырь мәйданнарга сыймый башлады. Евгений Евтушенко, Андрей Вознесенский, Белла Ахмадуллина, Булат Акуджавалардан башланган шаукым безгә килеп җитми каламы соң инде.

1958 елда Казан дәүләт педагогия институтының 2 нче курсында укыганда «Егерменче яз» исемле җыентыгым дөнья күрде. Иҗат юлындагы беренче киртәләр әнә шуннан башланды да инде. Бу хакта комсомол комитеты җыелышында да шактый сүз булды. Янәсе, мин үз-үземне рекламалау белән шөгыльләнәм, хәтта китабыма портретымны да биргәнмен. Бу бер дә совет студентын бизәми, имеш...

Әйе, янды минем шигырьләрдә шактый.

Янды көзләр, янды учаклар...

Бер елыц да өч йөз алтмыш битле роман!

Булгандыр төрле чаклар...

(Дөресен әйтим, тәнкыйть тә әйтә гел алмады кочакка!)

Кайчандыр, бер тәнкыйтьчегә мөрәҗәгать итеп, Сез шулай дип язган идегез. Күрәм, әдәби тәнкыйть Сезнең иҗатка һәрвакытта да хәерһах булмаган?..

– Әйе, нәкъ шулай, тәнкыйть тә гел алмады кочакка. Шигърияттә муен сындыра, шаккатризмнар белән шөгыльләнә дип, шактый тукмадылар мине. Хәтта бик яратып йөргән остазларыбыз да, кемнәрдер тарафыннан бәяләнгәнчә, традицияләрне бозуны өнәмичә, миннән йөз чөерә башладылар.

1963 елда булды микән, «Татарстан яшьләре» газетасы иҗат яшьләре өчен «Алтын каләм» дигән бәйге игълан итте. Әлеге бәйгедә мин «Таш аргамак» дигән поэмам белән катнаштым. «Таш аргамак» беренче урынга лаек дип табылды. Һәм шуннан соң... китте эшләр, китте эшләр... Кайбер остазларыбыз, шул исәптән Хәсән ага Туфан да, мине абстракционизмда, татар шигърияте кануннарыннан читкә тайпылуда гаепләп, өлкә комитетына барганнар. Шулай итеп, премия, газетаның үзендә игълан ителсә дә, бирелмәде. Шушы вакыйгадан соң мин остазларымның йөзендә кояш тотылганын күрдем.

Юкса, ул елларда Хәсән ага белән якыннан аралаша, хәтта өйләренә дә еш барып йөри идек. Беренче хатыным белән Хәсән аганың кызы Гөлкәй КАИда бергә укыткач бигрәк тә.

Шушы вакыйгалардан соң мин үч итеп «Кар кешесе темасына вариация» дигән шигыремне яздым.

Тормышта да синец ишеләр,

Туң йөрәкле салкын кешеләр

Капшадылар аны җитәрлек,

ә ул типте тагын үртәләнеп,

ә ул китте тагы да күтәреп

барысын да (оча-ярсына)

алып китте тормыш каршына,

Кичәләрнең берсендә әлеге шигырьне укыганда Хәсән ага хәтта залдан чыгып китте.

Ни генә булмасын, тәнкыйтьчеләрнең сүзенә карап кына мин үз юлымнан тайпылмадым. Ә:

кем ананың каберен югалтса,

кем атаныц каберен югалтса,

ташны түгел,

таш бәгырьле улының

таш йөрәген яшел мүк баса, –

дигән юллар язылган «Таш аргамак» ерак киткән саен ныграк кешни башлый.

Тагын бер вакыйганы искә төшермичә булдыра алмыйм. «Социалистик Татарстан» газетасында Шәмси Хамматов кулы астында эшләгән чакларым. Флорид Әгъзамов – газетаның әдәбият һәм сәнгать бүлеге мөдире. Шунда Флорид мине чакырып ала да бер тәнкыйть мәкаләсе күрсәтә. Авторы могтәбәр Ибраһим Гази булып чыкты. Ибраһим ага аеруча минем Ленинга багышланган «Сәгать суга» шигыремне утка тота. Менә, – ди ул, – Сталин культы вакытында Европа белән безнең арада тимер пәрдә торганда иҗатта муен сындырулар белән шөгыльләнүләр юк иде. Ә хәзер?... Иҗат яшьләре котыра башлады. Кысаларны белмиләр, яңа формалар уйлап таба башладылар, кануннарны җимерәләр. Шулар арасында Роберт Әхмәтҗановның «Сәгать суга» шигырен укысаң, син анда кайсы илдә икәнлегеңне дә, нинди телдә сөйләшкәнеңне дә аңламыйсың...

Флорид аңлап әлеге мәкаләне читкә алып куйды. Һәм аны матбугатка бирмәде.

Әлбәттә, тәнкыйть мине бик ук кабул итмәде. Еш кына Вознесенскийга ияреп яза, аннан өйрәнә дип, тәнкыйтьләделәр. Әлбәттә, мин моны кабул иттем, охшашлык та булырга мөмкин. Чөнки без бер үк катламда эзләнәбез, бер үк тирәлектә яшибез. Әйтик, үз чорында Тукайдан кемнәр генә өйрәнмәгән?! Бу Тукай, Вознесенский белән генә бәйләнмәгән. Бу – чор җимеше. Чорның күтәрелеше, табигатьнең теләве белән аңлатыла. Ул чор хәтта чит ил әдәбияты үсеше өчен дә күп нәрсәләр бирде.

...Һәм шушы сәбәпләр дүрт китап авторы булган Роберт Әхмәтҗавовка СССР Язучылар берлеге әгъзасы булырга озак еллар дәвамында киртә булып торды?..

– Минем хакта энәле ул! дип әйтәләр иде. Керпе кебек. Бер кулга да ятышлы түгел дип. Минем табигатемне аңламаучылар читтә йөри, ялгыз йөри, борынын күтәреп, кукраеп йөри дигән тамга сугалар иде. «Роберт ялгыз йөри, әмма үзен аңлап йөри», – дип әйтә торган иде заманында Сибгат ага Хәким.

Әйе, булгандыр инде яшьлектә, төрлесе булгандыр. Дөресен әйткәндә, тәртип юк иде инде миндә. Аллага шөкер, шигырьгә беренче булып керешеп киткәндә үк шактый зур уңышлар җыйдым мин иҗат басуыннан. Фанатикларча бирелеп эшләдем. Шуның аркасында инде студент елларында ук лекцияләрне дә шактый калдырырга туры килде. Ә лекцияләргә ипләп кенә йөрүчеләр миннән артыгын нәрсә алдылар соң? Җыелышларга йөрмәү, кайбер нәрсәләр белән санлашмау, хатын-кызлар белән чуалу кебек тәртәгә тибүләр дә булды анысы.

Шигырь, әлбәттә бит инде, үзеңә бикләнүне сорый. Дөрес, мин ялгыз йөрдем. Табигатем белән дә аз аралашучан мин. Мондый сыйфатым белән бер яктан оттым, ә икенче яктан оттырдым. Төркем-төркем булып йөрүчеләр бер-берләрен якладылар. Бер-берләрен күтәрделәр.

Бәяләре булды. Вик яшьли мактаулы исемнәр алдылар. Ә мин ак карга булып гел читтә йөрдем. Ләкин шагыйрь булып күренү ягыннан, яхшымы-начармы, мин аерылып тордым. Шулай булгач, моңа бер дә уфтанмыйм. Үзем булып калуым белән бәхетлемен. Хәзер менә, чынлап та, еракка китеп карарга вакыт җитте. Хәер, еракка китеп карыйсыңмы, карамыйсыңмы – шактый ерак кителгән. Сулар тынды. Кемнең кемлеге бик яхшы күренә. Гомер көзеннән гомер кышына кереп барышым инде. Чөнки иҗат ул минем өчен:

абынасы ялгышларым,

таянасы тауларым,

и хыялый язмышларым,

и тынгысыз таңнарым!..

Иҗатыгызны җилгәргәндә күбрәк нинди уйлар биләп ала Сезне? Алтын бөртекләрегез киләчәкнең басуына чәчелерме?

– Иҗатымның асыл мәгънәсе, аның киләчәге турында уйлану бер миннән генә калмаган. Мин бу мәсьәләгә, Рәмис энем, ике төрле карыйм. Әйтик, бер шигыремдәгечә, тарихның сырларыдай катлам-катлам туфрак астында күпме шагыйрь күмелеп калган да күпмесе мәгълүм. Шулай булгач, иҗатыңның киләчәктә калу-калмавы турында уйлану, гомумән, кирәк микән? Әйтик, никадәр фронтовик шагыйрьләр бар. Шуларның кайсын искә алабыз бүген? Ә менә Демьян Фәтхи миңа хәзер дә үрнәк шагыйрь. Аның «Алтын тайга» трагедиясе, мәсәлән, үзенең милли кичерешләре белән дә, сәнгатьчә эшләнеше ягыннан да кыйммәт. Вакыт җилгәрә. Тирес арасыннан энҗе бөртекләре кайчан да булса бер килеп чыга ул.

Роберт әфәнде, шулай да Шигъри-әнкәбезнең бүгенге хәлен ничек бәялисез? Бу уңайдан Сезне нәрсәләр борчый, уйга сала?

Шунысы гаҗәп, ике нәрсә бутала башлады: реаль поэзия белән аңа кушылган атрибутика. 60 нчы елларда шигъриятнең бәясе гаять югары иде. Шагыйрьләр дә бу кадәр күп түгел иде. Ләкин ул вакытта шагыйрьнең матбугатта бер генә шигыре басылып чыкса да, ул күренеп кала иде. Шагыйрь өчен бу зур бәйрәм була торган иде. Хәзер... укыйсың, шигырьләр күп, ләкин авторларның күбесен белмибез дә. Бер шигыремдәгечә: «Иркем –иркен, күңелләр киң, бигайбә», дигәндәй, хәзер бик күп нәшриятлар ачылды. Ни үкенеч, китапларны хәзер талантлар түгел, ә байлар бастыра, алар бәяли. Базар! Әнә шулар төссез, чырайсыз, хлорофилсыз ак чырайлы үргән бәрәңге кебек китаплар нәшер итәләр. Шулай булгач, шигырь базарын хәзер кәсепчеләр басып китте.

Заманында Шәйхи ага Маннур:

Сак булыгыз, пошмас гулливерлар,

Лилипутлар килә Шигырьгә! –

дип бик хаклы язган иде. Күрәм, монда Шәйхи ага гәүдә зурлыгын гына күз уңында тотмаган. Шигъри-әнкәгә кадер китте. Беренче изге сүзнең тәме бетте. Хәзер шагыйрьләр карурманда йөргәндәге күк бер-берләренә «А-у-у!» дип эндәшергә мәҗбүрләр.

Шигърияттә вакыйга булырдай әсәрләр күренми. Поэма жанры сүнү алдында тора. Һади Такташ, Илдар Юзеевныкы кебек халык үзенеке иткән поэмалар хәзер күзгә чалынмый. Дөрес, күптән түгел «Ватаным Татарстан» газетасында дөнья күргән Лена Шагыйрьҗанның яңа Америка фаҗигасенә багышланган поэмасы заманның сулышын тотып алуы белән кызыклы.

Әйе, нинди генә чор, нинди генә заман булмасын, шигърият һәрвакыт үсеш-үзгәрештә булды. Бик күп җырлар авторы буларак, әйдәгез, бүгенге татар эстрада сәхнәсе пәрдәсен дә күтәреп карыйк әле.

– Парадокс!!! Замана кыенлаша барган саен сәхнә күтәрелә – халык, дөньясын онытып, җырлый-бии башлый. Бу миңа Бакаччоның «Декамерон»ындагы үләт вакытында күңел ачу, типтерү мәҗлесен хәтерләтә. Бу нәрсәдән килә? Әлбәттә, кайгы килгәндә кешенең җырлап юануы хак. Ялгыз калса да, җырлый. Мәрхүм Нури абый Арсланов бертуктаусыз җырлап йөри иде. Сиңа ишетелсен дип түгел, ә күңелен билгеле бер дәрәҗәдә тоту өчен. Бүген тормыш авырлыклары каршында калган масса әнә шундый халәттә. Шуңа күрә эстрада котырып үрчи дә.

Сез бәхетлеме?

– Мин бәхетле. Ни өченме? Чөнки минем яшьтә кешенең гомер кибәне очланган булырга тиеш. Хәзер мин шундыйрак гомер халәтемне кичерәм. Чөнки иҗат кибәнем түгәрәкләнде. Камилме ул, камил түгелме – анысына Вакыт хөкемдар. Гомеремнең нәкъ шушы мизгелендә Тукай бүләге бирелде. Соңлабрак бирделәр диючеләр дә булды. Минемчә, соң түгел. Нәкъ вакытында. Иҗатчы өчен шуннан да зур бәхет бармы?

Сезнеңчә, Роберт Әхмәтҗанен Халык шагыйре исеменә лаекмы?

– Әгәр дә кеше үзен чын мәгънәсендә камил итеп сизә икән, үз-үзенә тәнкыйть күзлегеннән караудан туктаган икән, димәк, ул идолга әйләнгән. Димәк, ул шушы дөньяның таҗында утыручы адәм. Шулай булгач, мин үземне бөтен яктан да камил, мөкәммәл дип саный алмыйм. Хакым да юк.

Ярым да бар, аргамак та,

Көч тә кайный беләктә...

Тынгысызлый бик еракта

ирешелмагән теләкләр!..

Чынлап та, инде гомер китабын актарып утырган шагыйрьне бүген нинди ирешелмәгән теләкләр борчый икән, нинди үкенүле уйлар биләп алган?

– Ни генә булмасын, зарланырлык урыным юк минем. Ни өчен дигәндә, миндә мәхәббәт булды, ярату, яну да булды. Үзләренең мәхәббәтләрен аңлатып телефон аша елаучылар да аз булмады. Ләкин мине тормышта беркем дә кимсетмәде. Берәү дә ташлап та китмәде. Гомер кышына керә барган саен үткән кимчелекләрне, ялгышларны сизәм анысы. Ләкин хаталарым өчен беркемгә дә үпкәли алмыйм. Хакым да юк. Үкенечләрем үземә генә кала. Шуңа җиңелрәк тә. 100 процент түгел, ә ярты процент дөрес яшәлдеме икән?! 100 процент дөрес яшәргә кирәк иде тормышта. Әгәр мин коеп куйган кеше булып, кимчелекләрсез, абынмый-сөртенми генә яшәсәм, нинди иҗатчы булган булыр идем! Ирешелмәгән теләкләр булмас иде шикелле. Мәхәббәт өлкәсендә дә кулдан ычкындырганмын, вакытында кадерен белмәгәнмен дигән үкенечле уйлар да килә кайчакта. Газиз әниемнең күпме генә кадерен белсәм дә, тәрбия кыйлсам да:

Бер үкенеч гомер китмәде,

И әнкәем! Озак-озак итеп

Синең янда утыру җитмәде, –

дигән борчулы уйлар биләп ала. Өлкәнәйгән саен иҗади импульс көчәя, теләк, иҗатка омтылыш арта. О! Теләкләр бик көчле!!!

 

Әңгәмәдәш – Рәмис АЙМӘТ.

Шәһри Казан. 21 декабрь.2001.

 

Read 2614 times Last modified on Сишәмбе, 31 Март 2015 10:39
Союз писателей РТ