Җомга, 03 Апрель 2015 15:00

Остаханәдә үткән дәрес

Rate this item
(0 votes)

2 апрельдә Язучылар берлегенең драматургия остаханәсе утырышы үткәрелде. Ул Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында куелган Ренат Харисның “Кара пулат” операсы хакында фикер алышуга багышланган иде.

     Әңгәмәне башлап җибәргән остаханә җитәкчесе, драматург Данил Салихов соңгы елларда опера һәм балет театрында татар телендә куелган әсәрләрнең урын алуын, ләкин меңеллык тарихы булган әдәбиятебез өчен, театр сәнгате өчен аның бик аз булын искәртеп үтте. Ә Җәлил театрының мөмкинлекләре зур, ул дөнья күләм танылган театр. Моның шулай икәненә соңгы вакытта сәхнәдә урын алган “Кара пулат” операсы да ачык дәлил. Ул бүген дә аншлаг белән бара, тамашачы аны яратып, үз итеп өлгерде.

     Ренат Харис остаханә җитәкчесенең кайбер фикерләре белән килешмәвен әйтте. “Татар матбугатында Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры репертуарында милли әсәрләр аз куела, аңа игътибар бирелми дигән фикер хөкем сөрә. Мин моның белән килешмәс идем. Россия күләмендә милли авторларны сәхнәгә куючы бердән-бер опера һәм балет театры Казанда, һәм алар бу юнәлештә зур эш башкаралар”, – диде ул. Бәхәскә шагыйрь Рамис Әймәт, язучы драматурглар Хәбир Ибраһим, Гафур Каюмов, Альберт Гаделша да кушылдылар. Аерым алганда алар телгә алынган жанрларда эшләрдәй яшь режиссерларның әзерләнмәве, аларның иҗатын чарлардай сәхнә булмавы, бу юнәлештә үсәрдәй композиторларның, балетмейстрларның да мөмкинлекләре чикләнгән булуына басым ясадылар.

     Остаханә утырышына килгән Казан Федераль университеты студентлары, булачак тел белгечләре өчен бик тә кызыклы дәрес булгандыр бу очрашу. Алар үз сораулары, фикерләре белән әңгәмәгә кушылдылар. Сорауларның күбесе Ренат Хариска, “Кара пулат” әсәренең язылу тарихы, театр белән, күп санлы либреттоларының куелышы белән бәйле иде.

       

        

                         

Read 2317 times Last modified on Дүшәмбе, 18 Май 2015 11:05
Союз писателей РТ