Дүшәмбе, 06 Апрель 2015 12:59

Фатих Кутлу үз кичәсенә чакыра

Rate this item
(0 votes)

     10 апрельдә 15.00 сәгатьтә Язучылар берлегенең Тукай клубында төрек һәм татар язучысы, тәрҗемәче Фатих Кутлуның “Алтын синҗап” (Алтын тиен) китабын тәкъдим итү кичәсе була.

     Фатих Кутлуның исеме Татарстанда да, Төркиядә дә әдәбият сөючеләргә яхшы таныш. Аның тәрҗемәсендә 58 татар әдибенең дистәләгән хикәясе, 4 повесте, 1 романы, күп санлы шигырьләре Төркиядә басылып чыкты. Болар унбер китапка тупланган.

     2012 елны Ауразия Язучылар берлегенең “Төрки телләрдән төрек теленә иң яхшы тәрҗемә әсәр” номинациясендә Фатих Кутлу Аяз Гыйләҗевның  “Өч аршин җир” (Бир авуч топрак) тәрҗемәсе белән җиңү яулады.

     2014 елда Төрки дөнья халыкара “Мәхмүт Кашгари” хикәя бәйгесе икенче тапкыр үткәрелгән иде. Татарстан анда беренче тапкыр катнашты һәм Айгөл Әхмәтгалиеваның “Капка” хикәясе беренче урынны алды. Бәйгенең шарты буенча аның халыкара этабына әсәрләр төрек телендә җибәрелә. Айгөлнең Фатих Кутлу тәрҗемәсендәге әлеге хикәясе төрки дөнья күләмендә икенче урынга лаек булды.

     “Тәрҗемә әдәби жанрлар арасында иң катлаулысы – башка җирлектә һәм башка чорда туган уй-фикерне үз җиреңдә терелтү ул. Тәрҗемә – яулау, яулау гына түгел, уй һәм хисләрнең катлаулы дөньясын баетучы казаныш ул”, – дип тәрҗемәгә иң хак, иң гадел бәяне биргән иде танылган төрек әдибе, фәлсәфәче Җәмил Мәрич.

     Татарстан язучыларына горурланырга була, аларның әсәрләрен төрки дөнья киңлекләренә чыгаручы талантлы тәрҗемәче Фатих Кутлу бар. Ул Тукай клубында үткәрелүче кичәләрдә еш катнаша һәм төрек, татар җырларын оста башкаручы буларак та билгеле. Билгеле, бу кичә барышында да без аның җырлавын тыңларбыз. Төрек студентлары биеп тә күрсәтерләр. “Салават күпере” мәктәбе укучылары да үз иҗатлары белән безне шатландырырлар.

     Фатих Кутлуның иҗаты турында танылган язучыларыбыз сөйләячәк. Шулай ук кичәдә Төрек республкасының Казандагы генераль консулы Турхан Дильмачның катнашуы көтелә.

Read 1087 times Last modified on Дүшәмбе, 06 Апрель 2015 13:39
Союз писателей РТ