Сишәмбе, 07 Апрель 2015 13:23

Камиллек чиксезлеге

Rate this item
(0 votes)

Камил Әдһәм улы Кәримов 1950 елда туган. 1983 елдан СССР (ТР) Язучылар союзы әгъзасы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе. Җөмһүриятебезнең олы бүләгенә “Ком сәгате”, “Сакау күке”, “Уен” һәм “Игезәкләр йолдызлыгы” романнарын тәкъдим итә. Аның иҗаты турында бүгенге татар әдәбиятында күренекле урын алган каләмдәш дусларының фикерләрен тәкъдим итәбез.

Марсель Галиев, Татарстанның Халык язучысы, Г.Тукай исемендәге бүләк лауреаты

Әдәбиятыбызның саллы жанры – проза үсешендәге төрле эпохаларның безгә дә шаһиты булырга язды.Өстән бирелгән бернинди күрсәтмәләргә дә карамыйча, чын сәнгатьлеккә тугры калып, иҗат иткән өлкән язучыларыбыз белән дә аралашырга туры килде. Андыйлар сирәк иде. Хез­мәт темасы дигән сафсата шаукымга карусыз ияреп, кешене эш аты дәрәҗәсенә төшереп язылган эчпошыргыч әсәрләр әдәбияты­быз­ны басып киткән иде.

Дөньябыз эш атларыннан гына тормый, кул-аяк хәрәкәтеннән башка, зи­һенләү сәләтебез дә, йөрәк хисебез дә, рухи омтылышыбыз да бар икән. Соңгы еллар прозасы менә шуны раслап килә. Һәм бу өлкәдә аерата уңышларга ирешкән әдибебез дип мин Камил Кәримовны күрсәтер идем. Үткен телле, күрмә­гән­не күрә, ишетмәгәнне ишетә, сизмәгәнне сизә белә. Елгыр, мут сүзләр бе­лән кешене сурәтләп, кыя­фәтен күз алдыңа китереп бастыра; табигать күренеш­ләрен тәл­гәшләп, учыңа куеп, яратып, саран гына сүз­ләр белән тасвирлап бирә.

Бүгенге ашыгучан, тиз агышлы дөньяда укучы катмарлы, авыр җөмләләрне кире кайта-кайта укымый инде. Андыйлар атлы-җәяү­ле, сукыр утлы лампа чорында калыр. Камил Кә­римов заман ритмын тоеп иҗат итә. Ул укучының сабырлыгын сынап, каһәрен алудан өстен тора. Аның һәрбер романы – үзе тудырган түгәрәк дөнья. Ул дөньяның офыгы-күге, Алласы бар. Монда син тет­рәнүләр дә кичерәсең, Айлы мәхәббәт төннәренә чумып хозурланасың, каршылыкларны җиңү мисалында ихтыяр көчеңне ныгытасың, моңа кадәр очратмаган җе­те холыклы кешеләр белән танышасың, моңла­нып та, хәсрәтләнеп тә аласың.

Бүген танылган язучыбыз Камил Кәримов – татар романын заманча, сәнгати биеклеккә күтәргән сирәк каләмдәшләребезнең берсе. Камиллеккә ирешү юлында яшьләребезгә Камил Кәримовтан җиң сызганып өйрәнергә була.

 

Ркаил Зәйдулла, шагыйрь, драматург, прозаик, Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге лауреаты
 
Бүгенге татар прозасын Камил Кәримов әсәрләрен­нән башка күз алдына китереп булмый. Иҗат юлын балалар өчен хикәяләр, юморескалар белән башлаган иде. Әдәбиятта һәрбер үр­не ул әзерлек белән, җайлап ала белде. Хикәя-бәянна­рын да талымлы укучы яратып кабул итте. Әмма болар аңа төп биеклекне алырга плацдарм гына булган икән. Соң­гы елларда ул менә күләмле әсәрләре белән куандырды, гаҗәпләндерде. “Ком сә­гате”, “Сакау күке”, “Уен”, “Иге­зәкләр йолдызлыгы”, ”Тургайлы болытлар”... Мө­гаен, чыннан да, чәчмә әсәр иҗат итүчегә бай тормыш тәҗрибәсе ки­рәктер. Әл­бәттә, әдәби талантың булмаса, тәҗрибә белән генә ерак китеп булмый. К.Кә­римов үзе күргән, үзе кичер­гән вакыйгаларга нигезлә­неп яза. Аның юлы традицион. Күрер күзгә гади генә тоелган күренеш­ләрдән тоташ бер картина хасил итү сәләте бар аңар­да. Ләкин иң мөһиме – Камил Кәримовта фикер хөр­леге! Ул як-ягына каранып, кемгәдер ярарга тырышып язмый. Сәхнә кешесе буларак, публиканың зәвыгын, нәфесен яхшы белсә дә, арзан ялтыравык­лар белән мавыкмый ул. Әдәбият – аның өчен яшәү мәгънәсе. Үз-үзеңә хыянәт итәргә ярамый!

Аның күңел хөрлеге, әдәбиятның офыкларын чигереп, безнең күңелләрне алгысыткан яңа бер җиһан хасил итә. Прозаның төп бурычы – истә калырлык ка­һар­маннар тудыруда, ми­немчә. Бу җәһәттән Камил Кәри­мовның осталыгын икърар итми мөмкин түгел. Чөнки әсәрләрендә үзе белгән, үзе күргән кешеләр. Аларның һәр­берсе кабатланмас холыкка, кыяфәткә ия. Һәр­берсе үзенә генә хас телдә сөйләшә. Бу табигый, чөнки вакыйгаларның үзә­гендә автор үзе. Баш ка­һарманда авторның үзен, холык-фи­гылен таныйсың. Г.Фло­берның “Мадам Бовари – мин ул” гыйбарәсе ирек­сез­дән искә төшә.

Ф.С.Фиццжеральдның “Яшь бай” дигән әсәрендә “Бай кешеләр безнең белән сезгә охшамаган” дигән җөмлә бар. Шул җөмлә аркасында алар Э.Хемингуэй белән ачулышлы да булалар. Соңгысы байларның өстенлеген, аерымлыгын кабул итми. Камил Кәримов әсәрләрен укыганда без мондый бәхәстән азат. Хикмәт бит байларның аерым каста булуында түгел, ә безнең аларга мөнә­сә­бә­тебездә. К.Кәримов социаль баскычның өске аратасына ук менә алганнарга ләббәйкә дип тормый (андый язучы кемгә кирәк!) – ул аларны гап-гадәти кеше сыйфатларына ия итеп тасвирлый, хәтта бу кемсәләр бераз гына жәл дә булып китә. Ябай кеше булуның кадерен аңлыйсың, хәтта шуңа берара (әсәрне укып бетергәнче!) горурланып та аласың. Автор моңа әлеге дә баягы ирония аркасында ирешә. Юкка гына Фәрит Яхин аңа “ирония реализмы” вәкиле дип бәя бир­мәгәндер. Әлбәттә, зур язучыны ниндидер кысаларга куып кертеп булмый. Реализм безнең тормышыбыз кебек үк төрле төсмер­ләргә бай, язучы аларның һәрбер­сеннән файдаланырга тырыша.

Камил Кәримов – реалист. Ләкин аның реализмын “тәнкыйди”, “иронияле”, “магик” һәм башка шу­ның ише сыйфатламалар белән аныклау мөмкин түгел. Боларның барысы да аңарда бар. “Тургайлы болытлар” – нон-фикшн. Аны хәтта автобиографик әсәр дип алданырга мөмкин. Автор шул максатны куйган да. Ләкин әзерлекле укучы андагы уен моментларын, фантазия очышын искәрми кала алмый. Җитди фәлсәфи проблемаларны шундый җиңеллек белән укучыга җиткерә алу сәләтенә сок­ланмый мөмкин түгел.

Камил Кәримов иҗа­тының миллилеген дә атап әйтергә кирәк. Ул моңа “түбәтәй кидерү” кебек тышкы эффектлар ярдә­мендә ирешми. Әсәрен язганда, әлбәттә, ул миллилек, милли характерлар тудыру хакында уйламый да. Махсус эшли торган нәрсә түгел. Камил Кәримовның һәр күзәнә­геннән татарлык кычкырып тора. Биек маң­гайлы интеллектуалларга бәлки аның татары артык бәләкәй тоелыр. Нишлисең, үзебез кадәр ул. Көзгегә үпкәләүдән дә мәгънәсез эш юк. Мохит татарныкы – хәтта каһарман­нар татар булмаган очракта да татарча кычкырып тора! Әллә искиткеч сыгылмалы теле аркасында мондый нәтиҗәгә ирешәме ул? Ләкин төп хикмәт җанда, рухта. Ә аның җаны – фәкать татарныкы! Үз милләтеңнең портретын тудыра алу теләсә кемнең хәленнән килми. Камил Кәримовның татары бераз гына хәйләкәр, бераз гына наив, бераз гына көн­чел... Әмма саф күңелле, тырыш, үз дигәненә ирешә торган... Парадоксаль сыйфатларга ия үз татарымыз. Шуңа күрә күңелгә якын ул, шуңа күрә Камил Кәримов әсәрләрен йотлыгып укый­сың. Кайда гына булмасын – кое казучылар (бораулаучылар) арасындамы, сән­гать­тәме, алтын эзләүчеләр төркемендәме – ул югалып калмый, кояш астында урын даулый. Шул бит инде, шул без – утта янмый, суда батмый торган татар!

 

Газинур Морат, шагыйрь, республиканың Муса Җәлил исемендәге премиясе лауреаты.

Күптән түгел редак­циядә шулай Батулла белән хәтер яңартып утырабыз. Сүз иярә сүз чыгып, әңгә­мәбез үзеннән-үзе сәламәт­лек тарафына салулап китте. Сират күперләре кичкән аксакалдан аермалы буларак, без, яшьрәкләр, саулыктан зарланышырга яхшы ук өйрәнеп киләбез икән бит, шайтан алгыры. Шулчак мин, вакытлы-вакытсыз картаймас өчен, көн саен 2-3 литр су эчәргә кирәклеге турында искәр­тәсе иттем. Җор телле Бату әкәнең киңәше исә, гадәт­тәгечә, гел көтелмәгәнчә булды:

– Сезгә татар әдәбиятын күбрәк укырга кирәк... – диде ул.

Без көлештек, билгеле, дөресрәге, үзебездән көлеп кинәндек...
Хәзерге татар әдәбия­тында су һәм аның хасият­ләре турында Камил Кәри­мовтан да әтрафлырак бе­лүче кеше юктыр дип уйлыйм. “Ком сәгате” романыннан хәбәрдар укучылар хәтерлидер, язучы яшь­легендә су бораулаучы һө­нәрен өйрәнеп, җөмһү­ри­ятебез буйлап артезиан коелар казып, халыкны шифалы суга тиендереп йөри. Шунда су дигән тиңсез мог­җизаның фәл­сәфәсенә тө­шенә башлый. Хезмәтенә кү­рә уч тутырып әҗерен дә ала. Ә көннәрнең берендә шул егет, 750-800 тәңкәлек айлык хезмәт хакын калдырып, язучы булырга карар кы­ла. Фәреш­тәләрнең “амин” дигән сә­гатенә туры кил­гәндер, Камилебез, үҗәт­лә­неп иҗат итә-итә, әдәбия­тыбызны юга­ры өс­лүптә язылган, бү­генге про­за­бызның йөзен билгели торган кыйс­са-роман­нар, бәян-повесть­лар һәм хи­кәяләр белән баетты. Шө­кер, аның 23 яшенә кадәр шигырь язып матавык­лануы да бушка китмәгән – язу­чының теле шагыйранә камил, кинаяле, астарлы, метафорик сүз-сурәт белән каймаланган. Кыскасы, ул – үз сыйфат келәймәсе белән яза торган каләм әһел­ләренең берсе.

Озак еллар дәвамында “Казан утлары” журналы редакциясенең проза бү­леген әйдәп баручы мө­хәррир буларак та, Камил Кәримов әдәби барышта гаять җаваплы вазыйфа башкара. Хәзерге чәчмә әсәр­ләрне басма өчен сайлап алу, аларны укучыга нинди сыйфатта ирештерү асылда К.Кәримовның әдәби зә­выгына турыдан-туры бәй­ле. Ә ул үзе – редакциягә яхшы әсәр килеп керсә, кош тоткандай очынып, сөенеп йөри торган киң күңелле, мәрхәмәтле мөхәррир. Дө­рес, аңа еш кына чиле-пешле әсәрләр белән эш итәргә дә, аларның “суын сыгу” белән шөгыльләнергә дә туры килә. Ләкин ул әлеге “кара” эшне дә авырсынмыйча башкара. Ниш­лисең, әдәбият беркайчан да гел классиклардан гына тормый бит.

Шулай да бер нәрсә бәхәссез: Камил Кәримов яшьлегендә төшенә башлаган су фәлсәфәсен әле дә булса өйрәнә. Ул хәзер халкыбыз күңелен сугару бе­лән мәшгуль.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 49, 07.04.2015/)

http://www.vatantat.ru/index.php?pg=956

Read 3054 times Last modified on Сишәмбе, 07 Апрель 2015 14:16
Союз писателей РТ