Җомга, 10 Апрель 2015 10:14

“Әкият” тә чын хәлләр

Rate this item
(1 Vote)

     Илебез Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршыларга әзерләнә. Шул уңайдан Әлмәт шәһәре 37 нче “Әкият” балалар бакчасында фронтовик язучы Нәби Дәүлинең иҗатына багышланган “Мин Җирдә калам” дип исемләнгән әдәби кичә узды.

     Әдәби кичәгә язучы Минзифа Әхмәтшина, Рафаил Төхвәтуллинның улы Рөстәм Төхвәтуллин, Мәгариф идарәсе җитәкчесенең милли эшләр буенча урынбасары Сиринә Җиһаншина кунакка килгән иде. Шулай ук алдагы елларда тәрбияләнеп чыккан балалар, шәһәрнең 3 нче мәктәп укучылары катнашты.

     Балаларга татар телен өйрәтүче тәрбияче Миләүшә Мәзхәт кызы Вәлиева тарафыннан зур эш башкарылган. Ул бу очрашуны да һәрвакыттагыча күңелдә калырлык итеп оештырган.

      Язучының тормыш юлын өйрәндек, фотоматериаллар, аның туганнарын, танышларын эзләп таптык, кызы белән элемтәгә кердек,  диде ул.

     Кичәдә балалар Н.Дәүлинең “Җырлап узган җәй” әкиятен, ә башлангыч сыйныф укытучысы В. Зәкиева җитәкчелегендәге мәктәп укучылары “Бәхет каян килә?” шигырен сәхнәләштереп күрсәттеләр.

     “Мин Җирдә калам” әдәби кичәсендә Р. Төхвәтуллин гаилә альбомыннан әтисенең Н. Дәүли белән төшкән фотоларын, алар белән булган хәтирәләрне сөйләде. М. Әхмәтшина үзенең китабын бүләк итте.

Зифа Әхмәт

Read 816 times Last modified on Җомга, 10 Апрель 2015 10:30
Союз писателей РТ