Дүшәмбе, 13 Апрель 2015 09:38

Төрекләрнең изге гамәле

Rate this item
(0 votes)

       Казан шәһәренең “Анадолу” төрек милли–мәдәни автономиясе, “Салават күпере” төп гомуми белем бирү мәктәбе һәр ел саен төрек декоратив-гамәли эшләнмәләреннән хәйрия ярминкәсе үткәрә. Җыелган акча балалар йортларына, гарип-горабәләргә, күп балалы гаиләләргә, олы яшьтәге ветераннарга таратыла.

Быел ул унынчы тапкыр үткәрелде һәм Әдәбият елы булганлыктан, изге ярминкәдән җыелган акчаларны чараны оештыручылар ярдәмгә мохтаҗ язучыларыбызга хәйрия итәргә карар кылдылар. Язучылар берлегенең идарә утырышында 10 кешедән торган мохтаҗларның исемлеге дә расланды.  

       “Анадолу” төрек мөхтәрияте рәисе Юсуф Сагълам, “Салават күпере” мәктәбе директорының урынбасары Илгиз Заманов, төрек һәм татар язучысы, тәрҗемәче, төрек мөхтәрияте рәисе урынбасары Фатих Кутлу, Язучылар берлеге рәисе урынбасары, драматург Данил Салихов шушы көннәрдә олы яшьтәге һәм каты авырулардан соң әле тернәкләнеп кенә килүче язучыларыбызның гаиләләрендә булдылар, аларга акчалата премия, бүләкләр тапшырдылар.

       Казан шәһәрендәге төрек диаспорасының изге гамәле ун ел дәвамында инде бик күпләрне шатландырды, авыр вакытларында таяныч булды. Безгә алардан өйрәнергә кирәк, изгелек җирдә ятмас диләр бит. Тәрҗемәдә “Анадолу” – туган җир дигән сүз.

Read 787 times Last modified on Дүшәмбе, 13 Апрель 2015 14:27
Союз писателей РТ