Сишәмбе, 14 Апрель 2015 11:45

«Алтын тиен» ике телне белә

Rate this item
(0 votes)

     Татар һәм төрек халыклары арасындагы рухи якынлык, күп яклары белән охшаш менталитет Язучылар берлегенең Тукай клубында үткән язучы һәм тәрҗемәче Фатих Кутлуның иҗат кичәсендә ачык чагылды. Ул ниндидер милли зәвык, башыннан ахырына кадәр милли рух белән сугарылган иде. Чыгышларның, башкарылган җырларның ике телдә кушылып баруы да бәлкем ул хисләрне тудыргандыр. Дөресен әйткәндә, бу төрекчә һәм татарча язучы Фатих Кутлу иҗатының да чагылышы бит. Ул бүген ике халыкның мәдәниятен тоташтыручы күпер кебек, исеме Татарстанда да, Төркиядә дә әдәбият сөючеләргә яхшы таныш. Аның тәрҗемәсендә 58 татар әдибенең дистәләгән хикәясе, 4 повесте, 1 романы, күп санлы шигырьләре Төркиядә басылып чыкты. Болар унике китапка тупланган.

     2012 елны Ауразия Язучылар берлегенең  “Төрки телләрдән төрек теленә иң яхшы тәрҗемә әсәр” номинациясендә Фатих Кутлу Аяз Гыйләҗевның  “Өч аршин җир” (Бир авуч топрак) тәрҗемәсе белән җиңү яулады.

     2014 елда Төрки дөнья халыкара “Мәхмүт Кашгари” хикәя бәйгесе икенче тапкыр үткәрелгән иде. Татарстан анда беренче тапкыр катнашты һәм Айгөл Әхмәтгалиеваның “Капка” хикәясе беренче урынны алды. Бәйгенең шарты буенча аның халыкара этабына әсәрләр төрек телендә җибәрелә. Айгөлнең Фатих Кутлу тәрҗемәсендәге әлеге хикәясе төрки дөнья күләмендә икенче урынга лаек булды.

     Тукай клубында үткән Фатих Кутлуның иҗат кичәсе үзәгендә 2014 елда Төркиядә дөнья күргән, егерме сигез татар язучысының әсәрләре урын алган “Алтын синҗап” ягъни “Алтын тиен” китабын тәкъдир итү булды. Бу авторның олы хезмәте, ул төрек укучысына бүгенге татар прозасын күзалларга мөмкинлек бирә, аларны төрки дөнья киңлекләренә чыгара. Чыгыш ясаган әдипләребез: шагыйрь, Язучылар берлеге рәисе Рафис Корбан, Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллин, язучылар Галимҗан Гыйльманов һәм Айгөл Әхмәтгалиева Фатих Кутлуның иҗатын югары бәяләделәр.

     Кичәдә чыгыш ясаган Төркия Республикасының Казандагы Генераль консулы урынбасары Осман Гёктюрк ике тугандаш халык арасындагы элемтәләрне киңәйтүгә бу китапның зур өлеш кертүен әйтте.

     Якташлары исеменнән сүз алган, шәһәребезнең “Анадолу” төрек мөхтәрияте рәисе Юсуф Сагълам башкалабызда инде егерме елдан артык яши, татар язучыларының иҗаты белән кызыксынып тора, милләттәшенең олы хезмәте белән горурлануы да аңлашыла.

     Татарстанның халык депутаты, Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов барлык диаспоралар белән аралаша, үзе дә иҗат кешесе буларак Фатих Кутлу әсәрләренең халыкларны якынайтудагы әһәмиятенә зур бәя бирде.

     Мактауларга битараф кеше буларак Фатих әфәнде үзе күп сөйләмәде, тик дарбука музыка коралында уйнап, төрек һәм татар телләрендә башкарган җырлары белән иң зур алкышларга лаек булды. Андый алкышларны кичәне үз моңнары белән баеткан Татарстанның халык артисты Мөнир Якупов кына җыйгандыр.

     Кичәнең тагын бер ачышы, бер бизәге дип Казанның “Салават күпере” мәктәбе укучыларының чыгышларын атарга була. Күзгә күренеп торган милли тәрбиянең нәтиҗәседер инде, төрек һәм татар телләрендә җырладылар,алда әйтелгән әсәрдән ике телдә өзекләр укыдылар. Мәктәпнең бию ансамбле төрле халыкларның биюләрен дә бик матур башкара икән. Менә шундый мәктәпләр күбрәк булсын иде.

     Кичәнең бер моң кебек, бер бөтен булып үтүендә аны алып баручы танылган сүз остасы Фәнис Җиһаншаның өлеше дә зурдыр. Гомумән, Язучыларның Тукай клубында үтүче җомга кичәләре татарның милли һәм мәдәни тормышындагы бизәкләрнең берсенә әверелеп бара.

Read 828 times Last modified on Сишәмбе, 14 Апрель 2015 12:46
Союз писателей РТ