Чәршәмбе, 15 Апрель 2015 14:14

Тукайга чәчәкләр белән

Rate this item
(1 Vote)

     15 апрель бөек шагыйребез Габдулла Тукай вафат булган көн. Бүген язучылар, иҗат оешмалары вәкилләре, матбугат хезмәткәрләре, әдипне зурлаучылар шагыйрь җирләнгән Яңа бистә зиратына, аны искә алу мәрәсименә җыелдылар, каберенә чәчәкләр китерделәр.

     Билгеле мондый көнне озын чыгышлар ясамыйлар, Язучылар берлеге рәисе, шагыйрь Рафис Корбан да күңеленнән чыккан җылы сүзләр белән кайгы мәрәсимен ачып җибәрде. Габдулла Тукай исемендәге олы бүләк ияләре, Татарстанның халык шагыйрьләре Ренат Харис, Зиннур Мансуров, Рәдиф Гаташ татар халкының бөек улына баш иеп, аның тормышы һәм иҗатының бөтен әдәбиятыбыз үсешенә әле бүген дә шифалы йогынты ясавын искәртеп үттеләр.

     Харис хәзрәт Салихов Габдулла Тукайның изге рухына багышлап дога кылды. Күңелләреннән ул догаларны барлык җыелган халык кабатлагандыр. Иншалла, ул аңа барып ирешер.

     Бүгенге көн тагын шунысы белән истәлекле, нәкъ 105 ел элек, 1910 елның 15 апрелендә “Шәрык” клубында Тукай үзенең атаклы “Халык әдәбияты” лекциясен укый. Бүгеннән олы шагыйребез истәлегенә багышланган күп төрле чаралар да башланып китә.

     

Read 760 times
Союз писателей РТ