Җомга, 17 Апрель 2015 15:38

Казанда Халыкара фестиваль үтәчәк

Rate this item
(0 votes)

     Тукай бәйрәмен үткәргән көннәрдә  Әдәбият елына багышланган тагын бер олы вакыйга көтелә –  төрки телләрдә иҗат итүче яшь язучылар Казанга  Халыкара фестивальгә җыелачак. Төркия, Казахстан, Төрекмәнстан кебек мөстәкыйль дәүләтләрдән, Дагыстан, Башкортостан, Чувашия, Кабарда- Балкар, Кырым республикаларыннан, кайбер өлкәләрдән кунаклар киләчәк. Барлыгы егермедән артык яшь язучы көтелә, шулай ук Чувашиянең халык шагыйре Юрий Семендер, шагыйрь, Казахстан язучылар берлеге рәисе урынбасары Галим Җайлыбай, балкар шагыйре, Кабардин-Балкар Язучылар берлеге рәисе урынбасары Абдуллах Бегиев, Төркия Республикасының Каппадокия шагыйрьләре берлеге рәисе Айша Пасланмас кебек танылган остазлар да булачак.

     24 апрельдә 14.00 сәгатьтә Язучылар берлегенең Тукай клубында Халыкара фестивальне ачып җибәрү тантанасы була. Аннары проза, шигърият, драматургия остаханәләрендә кунаклар катнашында иҗади очрашулар, фикер алышулар көтелә.

     Проза һәм драматургия секциясен Нәбирә Гыйматдинова, Халисә Ширмән, Рифат Сверигин, Рөстәм Галиуллин, Николай Сорокин, Евгений Турхан, ә шигърият секциясен Марсель Галиев, Галим Җайлыбай, Юрий Семендер, Луиза Янсуар алып барачак. Остаханәләрдә төрки әдәбиятләрнең үз-ара бәйләнәше, иҗади аралашу, тәрҗемә мәсьәләләре каралачак.

     Фестивальдә катнашучылар 25 апрельдә Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында Әдәбият елына багышлап үткәреләчәк тантаналы концертта булып, кичен шул ук театрда “Шагыйрь мәхәббәте” операсын тамаша кылачаклар.

     26 апрель Габдулла Тукайның ике  һәйкәленә чәчәк салудан башланачак. Фестиваль кунаклары шигьрият бәйрәмендә катнашып, анда чыгыш ясаячаклар. Бөек Тукай узган гасыр башында барлык төрки халыкларның үз шагыйре буларак кабул ителгән, аларны берләштерүче шәһес булган. Кызганычка каршы ул бәйләнешләр кими бара.

     Фестиваль программасында  Казанның истәлекле урыннары белән танышу, 27 апрельдә Арча районына сәяхәт кылу да каралган. Халыкара әдәби фестиваль һәр ел үткәрелә торган шигърият бәйрәменә яңа төсмерләр кертер, төрки халыклар дуслыгын ныгытуга, иҗади багланышларны киңәйтүгә этәргеч булыр дип ышанып калабыз.

 Язучылар берлегенең матбугат үзәге. Мөштәри ур.,14.  тел.: 236 21 33

Read 678 times Last modified on Пәнҗешәмбе, 23 Апрель 2015 13:45
Союз писателей РТ