“Шигъриятне  тиңсез чәчәк  күреп”

 

Чаллы  шәһәренең үзәк  китапханәсендә “контрастлар һәм метафоралар шагыйре” (Нәҗибә Сафина), “тормышны шигырь  итү талантына ия” (Сирень  Якупова),  “гаҗәеп бер шигырьгә тиң шәхес” (Факил Сафин)  дип бәяләнгән   Айрат Суфияновның 60 яшьлек гомер бәйрәме  билгеләп үтелде. Гомере буе әдәби иҗаттан   ерак өлкәләрдә хезмәт куйган шагыйрьнең иҗат кичәсенә язучылар, шагыйрьләр, укытучылар, китапханәчеләр, шигырь сөючеләр җыелган иде.

 Шигърият мәйданына  2006  елда “Кылычлы җил” исемле китабы белән  килеп кергән   Айрат Суфияновны тиз арада танылган шагыйрьләр күреп алды,  уңай бәяләрен бирде. Шуннан бирле  күңелен бимазалап, җанын әрнетеп туган шигырьләре матбугат битләрендә еш күренә. Аның үз укучысы бар: халкының әрнүле гамен  үз  гаме итә алган, милли җанлы җитди укучы. Нәкъ үзе кебек. Кичәдә дә бу хакта күп әйтелде, аны  Дәрдемәнд  белән чагыштыручылар да булды.

 Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе  Факил Сафин Айрат Суфияновны тирән фикер остасы буларак бәяләде, иҗатының үзенчәлекләренә  тукталды: “Гомере буе сорау астында яши ул. Бу дөньяга мин нәрсә әйтә алам? Нинди үзгәреш кертә алам? Никадәр яктылык бирә алам? Ни өчен ул яктырмый? Хак, хакыйкать  турындагы уйлары аңа тынгылык бирми генә түгел, ә ниндидер фокуска җыелып, шигырьдән шигырьгә безнең аңыбызга үтәргә омтыла...”

Факил Сафин кичәдә иҗатында  зур активлык күрсәткән танылган шагыйрьгә Татарстан Республикасы  Мәдәният министрлыгының Мактау грамотасы  һәм шәһәр Башкарма комитетының Рәхмәт хаты, Чаллы бүлеге язучылары исеменнән котлау сүзләре һәм истәлекле бүләк тапшырды.

Җырчы Флүрә Талипова  башкарган “Йөрәкләргә шакыйм” җыры шагыйрьнең  җан авазы булып яңгырады:

Ялантәпи салкын бозга  басып,

Сүнә-сүнә балкыйм.

“Ачыгыз!” дип,

 кешеләрнең  бикле

Йөрәкләрен шакыйм.

Үзе көй авторы да булган Флүрә Талипова очрашу дәвамында Айрат Суфияновның  тагын берничә җырын яңгыратты, көндәлек “җиңел “ җырлардан аермалы буларак, алар уйланырга, уянырга  чакыручы җитди җырлар иде:

Күтәрел, күтәрел, әй Хәтер!

Гасырлар катламын арала.

Сулкылдап-сулкылдап, йөрәктә

Ачыла йомылган яралар...

         Әдәбиятыбыз аксакалы Айдар Хәлим Айрат Суфияновның  шигърияттә беренче адымнар ясаган чакларын искә алды. 30 еллар элек Башкортстанның “Кызыл таң” газетасына килгән шигырьләр  арасыннан ул аның шигырьләренә игътибар итә, язып чыга. Соңрак, Чаллыга килгәч, инде шагыйрь булып  танылган Айратның үзе белән таныша.“Каршылык – Айрат шигъриятенең төп чыганагы, – ди олпат әдип. – Аңарда без фаҗигаи бердәмлек күрәбез. Кара, авыр  эштә эшләп, нинди нәзек, нинди  нечкә шигырьләр яза! Бер караганда, шигърият куанычтан тора кебек. Шигъриятнең нигезендә  гаҗәпләнү ята дип уйлый идем  мин элек. Хәзер исә аның төп нигезендә фаҗигаи бердәмлек ята кебек тоела. Уйлап карагыз: ул бүген заводтагы эшеннән килде кичәгә. Шундый шартларда да татар шигърияте үзенең көчле, җиңелү белмәс рухын югалтмый. Айрат Суфиянов  шигърияте  дә  Җәлилләрдән, Хәсән Туфаннардан калган чын  бөеклекне өсти”.

         Каләмдәш   дусты, язучы, шагыйрь Рәшит Бәшәр  “фамилияңне Сафиянов дип үзгәртергә була, чөнки синең җаның саф, синдә бернинди хөсетлек, усаллык юк “ дип, шагыйрьне шәхес буларак ачты. ”Чын шагыйрьләр  әрсезләнеп йөрми,  исем-ат турында уйламый, алар нәкъ синең шикелле иҗат кына итә! Талантлы кешегә дан-дәрәҗә дә, том-том китаплар язу да кирәкми. Дәрдемәнд кебек бер китап белән дә татар  әдәбиятында лаеклы урын алырга  мөмкин. Моның өчен бары тик  40-50 ләп классик дәрәҗәдәге шигырьләр язуың гына кирәк. Ә синең андый шәп шигырьләрең күп” дигән фикерләр әйтте.

Кичәгә Чаллыда яшәп иҗат итүче күп кенә шагыйрьләр һәм язучылар, сәнгать әһелләре   килгән иде. Сәхнәгә юбилярны хөрмәт итеп килгән күпләр менде. Әнвәр Шәрипов, Рәзинә Мөхияр,  Мансур Сафин, Әлфия Ситдыйкова, Вера Хәмидуллина, Рәкит Абделмәнов – һәммәсе дә    “шагыйрь  булып туган”   Айрат Суфиянов  иҗатына зур бәя бирделәр, ихласлыгын, тыйнаклыгын билгеләп  үттеләр. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре  Рубис Зарипов,  җырчы мөгаллим Дания Сибгатуллина  тарафыннан башкарылган  җырлары да җылы кабул ителде.

Кичә азагында  Айрат Суфиянов  барысына да ихлас рәхмәтен белдереп,   шигырьләрен укыды. Үз шигырьләрен үтемле, матур итеп укый белүче шагыйрьләр сирәк. Шул сирәкләрнең берсе – Айрат Суфиянов. Аның укуында шигырьләр җанланып, тере сүз булып күңелгә керә. Үзенең шигъриятен “әрнүле” дип бәяләп  китсә дә, үзен төшенкелеккә бирелгән кеше дип исәпләмәвен,  ә чынбарлыкны йөрәге аша үткәреп  язуын гына әйтеп үтте ул:

          Чынбарлыкка тугры калган килеш,

         Чагылдырып чорның сурәтен,

         Калкан итеп хаксызлыкка  каршы

         Күтәрә ул сүзләр  кодрәтен (“Шагыйрь”).

Сирень  Якупованың  “Бәйрәмнең башыннан азагына кадәр чын шигърият тантана итте. "Чишмә булып бәреп чыккан идем / Бәгыреннән туган җиремнең..." – дип язган шагыйребезгә җан сусавын басар шигырьләре өчен мең рәхмәт!” дигән   сүзләренә  кушылмый мөмкин түгел.  Әдәби-музыкаль кичәне  алып баручы Роза Хәмидуллина бу юлы да үз эшенең чын остасы булуын раслады. Кичә эчкерсез, җылы рухта, бер тында  үтеп китте. Биредә кабул ителгән  матур  традиция буенча, ул  күмәк фотога төшү  белән тәмамланды.

 

Лилия Фәттахова



22 марттаТүбән Каманың Салих Сәйдәшев исемендәге музыка көллияте концертлар залында Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, республиканың атказанган сәнгать эшлеклесе, язучы-прозаик, публицист, драматург Фәтхулла Абдулла улы Абдуллинның 80 яшьлек юбилее һәм иҗат юлына 50 ел тулуга багышланган ““Бу дөньяга без килгәнбез икән...” дип исемләнгән зур кичә үтте.Кичәдә мәртәбәле кунаклар – танылган шагыйрь, Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Рәмис Аймәт, язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе, шагыйрь, прозаик Факил Сафин, “Мәйдан” журналының баш мөхәррире Фидаил Мәҗитов, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, язучы Фоат Садриев катнашты. Кичәне тамаша кылырга язучының туганнары, якыннары, каләмдәшләре, китапханәчеләр, мөгаллимнәр, мәктәп укучылары, гомумән, мөхтәрәм язучының шәхесе һәм иҗаты белән кызыксынучы әдәбият сөючеләр җыелган иде. 


Мөслим якларында туып-үсеп, мәктәп елларыннан ук кулына каләм алган һәм гомере буена каурый каләменә тугрылык саклаган Фәтхулла Абдулллин - халкыбызның әдәби мирасын тирән фәлсәфи мәгънәгә ия әсәрләре белән баеткан, иҗатында гомумкешелек кыйммәтләрен, милли-мәдәни тарихыбызны, рухи хәятыбызны яктыртып, әдәбият тарихына тиңе булмас рухи хәзинә бүләк иткән олпат язучы. Бүгенге көндә 14 китап авторы булган Фәтхулла ага – актив җәмәгать эшлеклесе, елъязмачы, озак еллар дәвамында Түбән Кама язучыларының “Кама таңнары” әдәби берләшмәсен җитәкләүче, Аксакаллар шурасы әгъзасы, 15 ел дәвамында “Җидегән чишмә” әдәби-музыкаль берләшмәсенең сценарийлар авторы, Түбән Кама төзелешендә төрле җитәкче урыннарда эшләп, шәһәр өчен күп кенә мөһим объектларны сафка бастыруда, шул исәптән, беренче трамвайны линиягә чыгаруда катнашкан хезмәт алдынгысы да. 


Кичә барышында юбилярны гомер бәйрәме белән котлап, бик матур теләкләр, җылы тәбрикләү сүзләре әйтелде. Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге рәисе Рөстәм Ганиев, милли сәнгатебезне һәм әдәбиятыбызны үстерүгә зур өлеш кертүе өчен чиксез ихтирамын белдереп, юбилярга конгрессның рәхмәт хатын һәм чигүле түбәтәй тапшырды, шулай ук Министрлар Кабинетының тәбрикләү сүзләрен дә җиткерде. Аксакаллар шурасы рәисе Зирәк Шиһапов язучыны котлап, аңа “Шәрәфле аксакал” медален тапшырды. 


Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Рәмис Аймәт Фәтхулла Абдуллинның татар әдәбиятын, мәдәниятен үстерүдә өлеше саллы булуын ассызыклап, әле әдәбият мәйданында Фәтхулла аганың “очланмаган кибәннәре” шактый булуын әйтеп узды, аңа истәлеккә Тукай энциклопедиясен бүләк итте. 


Якташлары – мөслимлеләр сәламен язучы Фоат Садриев һәм районның башка күренекле шәхесләре җиткерде, алар юбилярга Мөслим муниципаль районы башлыгы рәхмәт хатын һәм бүләкләр тапшырдылар, туган як сәламнәрен гармун, курай моңнары аша җиткерделәр. 
Ут күршеләребез – Татарстан язучылар берлегенең Чаллы бүлеге рәисе, “Көмеш кыңгырау” газетасы баш мөхәррире Факил Сафин Фәтхулла аганың әдәбият мәйданында яшь иҗатчылар тәрбияләүдә үзеннән зур өлеш кертүен билгеләп үтте, бу фикерне “Мәйдан” журналының баш мөхәррире Фидаил Мәҗитов та куәтләде, моннан тыш, Фидаил Васыйл улы Фәтхулла Абдуллинга, аның публицист һәм тарихи язмалар авторы да булуын исәпкә алып, эзләнү һәм яңа хезмәтләр язу өчен, архив документлары да тапшырды. 


“Кама таңнары” әдәби берләшмәсе вәкилләре остазлары Фәтхулла агага чиксез рәхмәтләрен җиткерделәр, ул җитәкләгән чорда берләшмә белән бәйле хатирәләрен яңарттылар, сәламәтлек, иҗади уңышлар теләделәр. 
Кичәдә Түбән Камадагы таҗик иҗтимагый оешмасы вәкилләре дә бар иде: алар Фәтхулла агага аерым, җылы мөнәсәбәттә, сикәлтәле гомер юлларын узган чакта Урта Азия якларын да буйларга насыйп булган Фәтхулла Абдуллин биредә дә тиз арада үзен көчле шәхес, тәҗрибәле оештыручы итеп таныта, җирле халык арасында абруй казана. 
Әлбәттә, юбилей кичәсендә язучының тормыш иптәше Альмира ханым, балалары, киленнәре, оныклары да катнашты. Алар да кадерле кешеләренә рәхмәт сүзләрен, ихтирам хисләрен белдерделәр, Фәтхулла аганың оныклары Алия белән Элина бабалары хөрмәтенә халкыбызның “Әпипә” биюен дә башкардылар. 
Алып баручылар – ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Мингали Мөхәммәтшин һәм шәһәрнең Кол Гали исемендәге милли китапханәсе мөдире Гүзәлия Гыйбадуллиналарның искиткеч осталыгы, “Нардуган”ансамбле җырчылары һәм биючеләре, төбәгебезнең танылган җырчысы Илһам Хисмәтуллин башкаруындагы чыгышлар әлеге кичәгә аерым бер җылы, якты төсмер өстәде.

 

 

24 мартта Чаллы шәһәренең Муса Җәлил исемендәге үзәк китапханәсендә танылган  шагыйрә, Габдулла Тукай бүләге иясе Клара Булатова белән очрашу булды.

"Мин шагыйрә. Мин шигырьләр  язам,

Мин  орлыклар гына чәчә алам.

Җыючылар  булыр бүтәннәр" – 
 дип язган  шагыйрәнең иллеләп  китабына  тупланган  иҗаты тормышчан, тере, мул шытымлы, тоныкланмас булуын күрсәтте дә инде әлеге кичә. Зирәк фикерле, чая телле, гаҗәеп хәтерле Клара апа чичән шагыйрә дигән данын тагын бер кат раслады.   

            Кичәне Роза Хәмидуллина алып барды. Ул, шигырьләр белән үреп, Клара  Булатованың тормыш һәм иҗат  юлына күзәтү ясады. Чаллы дәүләт драма театры артисткасы Гөлфия Фәйзрахманова  укуында яңгыраган шигырьләр дә гаҗәеп халыкчанлыгы,  эчкерсезлеге белән күңелгә хуш килде.

Тәгәрәпләр  йөгереп үтә гомер,

Җир шарыдай, юл түгәрәк түгел.

Аның  иге-чиге  бер булыр...

            Чаллы язучылары исеменнән хөрмәтле кунакны Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе Факил Сафин сәламләде. Ул Клара ханымга иҗади хезмәте өчен рәхмәт әйтте һәм, гомер бәйрәме белән котлап, чәчәк бәйләме бүләк итте.

"Аяк  йөрми, куллар язмый,

Тел әйләнә чак кына,

Русча әйтсәк, әле пока

Соображает баш кына" дип шаяртып алса да,  Клара апа  кичә барышында бик аз утырып торгандыр. "Әлмәт язучылар бүлеге җитәкчесе Нур Әхмәдиев "Кайда йөри Булатова, анда инде буза туа" дия иде” дип көлдереп алгач,  ул сүзне мөгаллим хезмәттәшләренә   тапшырды. (Кичә  барышында, дилбегәне шулай үз  кулына алып, берничә  тапкыр матур гына борылышлар кертеп  җибәрде шагыйрәбез. Бар да Клара апача иде.) Хезмәттәшләре  аның Кәшер урта мәктәбендә эшләгәндә, экспромт туган шигъри юллар белән  тәрбия бирү  мисалларын китерделәр. Ул шагыйрә генә  түгел, ә көчле педагог та иде дип сөйләделәр алар. "Язмыш шулай язган: мин укытучы гаиләсендә туган, мәктәптә яшәгән, мәктәптә үскән, мәктәптә әвәләнгән  икмәк инде",  – диде ярты гасыр гомерен мәгарифкә  багышлаган өлкән мөгаллим Клара Гариф кызы үзе дә.  

Мөгаллим-шагыйрә Рәзинә Мөхияр шагыйрәнең иҗатына соклануын  белдереп, үзен белгәнче үк җырлары белән таныш булуын әйтте һәм "Зәңгәр  чәчәк" җырын җырлап  үтте. Татарстанның  атказанган  укытучысы, филология фәннәре докторы, шагыйрь Әнвәр Шәрипов исә: "Без бүген тарихи кичәдә утырабыз, чөнки Клара Булатова ул – легендар шәхес. "Йөрәкне  бәйлисе бар" дигән китапта аның образы бар, Хәсән Туфанның  атаклы Тәнәкәсе ул. Әлмәт районы Колшәрип авылында Клара Булатова исемендәге чишмә бар. Без бер чорда укыдык һәм арабызда Клара Булатова кебек шагыйрь барлыгын ул чагында ук белеп, горурланып укый идек", – дип, шагыйрәгә  хөрмәтен белдерде. Клара ханымның соравы буенча, Әнвәр әфәнденең  хәләл  җефете Фәйрүзә ханым аның "Сиңа кайтам"  шигырен  яттан  укыды. "Яттан уку  ул – акыл гимнастикасы", – ди  шагыйрә. Үзе бөтен шигырьләрен диярлек яттан белә.

            Шагыйрәне  таныткан тагын бер өлкә бар. Ул – җыр. Клара Булатованың бик күп сүзләренә көй язылган. "Шушы яктан, шушы туфрактан без", "Кыңгырау чәчәге", "Якын дустың  барын онытма"  һәм башка җырлары халык күңелендә урын алган. 76 җырын берләштергән җыентыгы дөнья күрү дә зур иҗатның бер дәлиле булып тора. Кичәгә килгән җырчы Илсөяр Зарипова башкаруында яңгыраган җырлар да тамашачы тарафыннан бик җылы кабул ителде. Татарстанның атказанган  мәдәният  хезмәткәре Рубис ага Зарипов "Сөю җыры" ның туу тарихы, 90 нчы еллардан  башланып киткән иҗади дуслык турында сөйләп үтте. Гармунчы Рәшит Мәүләвиев  белән бергәләп  җанга якын, тансык җырлар да башкарылды.

            Шагыйрәнең иҗаты  турында җылы сүзләр әйтүчеләр  күп булды. Төбәкне өйрәнүче галим-шагыйрь Мансур Сафин, Алабугадан  килгән  дусты, шагыйрә Кадрия Наил һәм башка каләмдәшләре аның сәламәт булып, озак еллар үз укучысын сөендереп иҗат итүен теләделәр. Әлбәттә,  бирегә җыелучыларның  барысы да  шул теләктә булгандыр. Клара апа кебек җор телле, зирәк акыллы шагыйрәнең рухи мирасы тагын да тулылану – милләт өчен зур  бәхет ул. Шагыйрә исә үзе, язмышыма рәхмәтлемен, дип белдерде һәм сүзен:

Бәхетлеме син, дигәнгә

Мин әле җавап бирмим.

Мин әле ул бәхетемнең

Үсүен көтеп йөрим, – дип тәмамлады һәм шатлыгы белән уртаклашты: дәвамчысы булган сигез яшьлек  оныгы  Гайшә Булатованың  китабы чыккан  икән. Афәрин!

           

            Лилия Фәттахова

           

           

 

 

 

 

 

22 март көнне, Халыкара шигърият көне уңаеннан, Яр Чаллы шәһәр үзәк китапханәсендә М. Җәлил, Һ. Такташ исемендәге премияләр лауреаты, төрки халыклар поэзиясе фестиваленең Х. Байкара исемендәге әдәби бүләк иясе, танылган шагыйрь, «Шомырт салкыннары», «Айның аръягында», «Бозлы җилкәннәр», «Тоткындагы ирек» һәм башка татар, рус, төрек, әзербәйҗан телләрендә дөнья күргән шигырь җыентыклары авторы, Татарстан язучылар рәисе урынбасары Рәмис Аймәтнең иҗатына багышланган әдәби-музыкаль кичә үткәрелде.

Чара Чаллы шәһәренең Татар драма театры артистлары чыгышы белән башланып китте. Алар бар тамашачыларның күңеленә үтеп керерлек итеп шагыйрьнең лирик шигырьләреннән тезмә укыдылар.
Рәмис Аймәт очрашу барышында үзенең тормышы, иҗатка килү юлы хакында аерым бер җылылык белән бәян итте. Шул рәвешле ул китап сөючеләрне үз дулкынына көйләп, аның укуында яңгыраган шигырьләр дөньясына сихерләп алып кереп китә алды. Шагыйрьгә адресланган сораулар да шактый булды. Р. Аймәт һәркайсына үз итеп, яратып җавап бирде. Табигый рәвештә җанлы, җылы әңгәмә килеп чыкты.
Кичәгә тагын бер җылылык һәм ямь өстәп, композитор-башкаручы Зөлфия Җиһан Р. Аймәт сүзләренә язылган җырларын бүләк итте.
Кичәдә шагыйрьнең каләмдәш дуслары да катнашты. Чаллы язучылар берлеге рәисе Факил Сафин, язучылар Рәшит Бәшәр, Әлфия Ситдыйкова, Айрат Суфиянов, Рәзинә Мөхияр һәм башкалар авторга җылы сүзләрен, изге теләкләрен җиткерделәр.
Аралашу барышында шигърият сөючеләр үзләре өчен яңа дөнья ачтылар, Рәмис Аймәт иҗаты белән инде таныш булганнар да күп яңалык һәм өр-яңа хисләр алып китте очрашудан.
Кичә азагында Рәмис Аймәт ихлас рәхмәтен белдереп үз шигырҗләренә иҗат ителгән популяр  җырларын башкарды. Әлеге очрашу килгән кунаклар күңелендә якты хатирәләр калдырды.

 

 

 Әлмәт шәһәренең 2нче номерлы мәктәбендә бик матур чара узды: балалар белән очрашуга Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Р.Төхфәтуллин һәм С.Сөләйманова премияләре лауреаты, язучы һәм шагыйрь Әхәт Хәбибуллин килде. Балалар Әхәт Хәбибуллинның Антарктидага баруы,диңгезче булуы турында истәлекәрен, әсәрләрен кызыксынып тыңладылар, язучы белән фотога төштеләр. Әлеге чара җылы хәтирә булып хәтердә озак сакланачак.

Лилия Фәрхетдинова.

Бүген Түбән Кама музыка көллиятенең концерт залында язучы, драматург, публицист, шагыйрьТатарстан язучылар берлеге әгъзасы Фәтхулла Абдуллинга багышланган кичә була.  Бәйрәмдә Татарстан Язучылар берлеге рәисенең иҗат эшләре буенча урынбасары, шагыйрь Рәмис Аймәт катнаша.

 

Фәтхулла Абдуллин 1937 елның 20 декабрендә Татарстанның Мөслим районы Яңа Сәет авылында колхозчы гаиләсендә дөньяга килә.  Мәктәптә укыган чагында ук Фәтхулла Абдуллин әдәбият һәм сәнгать белән кызыксына, шигырьләр яза, Казан  һәм Уфа газеталарына хәбәрләр язып тора. Озак еллар Урта Азиядә яшәп Татарстанга кайткач, көчен публицистика, драматургия өлкәләрендә сынап карый.

1986 -1988 елларда республика күләмендә уздырылган очерклар бәйгесендә аның «Куанычлы мәшәкатьләр», «Көмеш тәңкәле нигез», «Иңнәрендә ил язмышы» исемле язмалары икенче премиягә лаек була.

«Без кешедән киммени?» пьесасы «Клуб утлары» альманахында басыла, «Мал корбаны» исеме астында Минзәлә, Түбән Кама,  Зәй,  Азнакай  һәм башка халык театрлары тарафыннан сәхнәгә куела. Ә «Сау бул дип әйтә алмыйм» пьесасы 1998 елда Түбән Кама татар дәүләт драма театрының репертуарына керә.

Фәтхулла Абдуллин «Еракка китеп кара», «Ялгышсыз булмый язмыш», «Әллә нахак, әллә хак», «Тормышка юл ярганда» повестьләре авторы.

 

Дүшәмбе, 19 Март 2018 16:30

Котлыйбыз!

Мәдәниятне үстерүдә зур өлеш кертүе һәм күпъеллык нәтиҗәле хезмәте өчен

язучы, Татарстан Республикасы  Язучылар берлеге  әгъзасы Әхмәтшина Минзифа Хәйретдин кызына «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде.

Каләмдәшебезне чын күңелдән тәбрик итәбез!

 

 

Миңзифа Хәйретдин кызы Әхмәтшина 1955 нче елның 10 июнендә Чистай районы Татар Сарсазы авылында, эшче гаиләсендә туа.

Хезмәт юлын Чистай сәгать заводында башлый. Уңышлары өчен «Коммунистик хезмәт алдынгысы» дигән исемгә лаек була. Читтән торып  Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумының Әлмәттәге филиалын, соңрак Алабуга мәдәният көллиятен тәмамлый.

 Авыл хуҗалыгында эшли, 1985-1990 Татарстан Югары Советы депутаты итеп сайлана. Яхшы күрсәткечләргә ирешкәне өчен 1989 елда ВДНХның «Мактау кәгазе»нә лаек була.

Ай саен чыга торган совхоз стена газетасының редакторы да, язучысы да, үзе үк рәссамы да була. Беренче шигырьләре, авыл вакыйгаларын чагылдырган язмалары районда чыга торган «Ленин юлы», (хәзер «Чистай хәбәрләре») газетасында дөнья күрә. 1997 нче елдан авыл мәдәният йортында сәнгать җитәкчесе булып эшли башлый. Шул вакытта район китапхәнәсе каршында оештырылган «Энжеләр» әдәби түгәрәгенең актив әгъзасы булып, каләм тибрәтүче яшь талантларны барлауда башлап йөри.

Миңзифа Әхмәтшина үз шигырьләренә көйләр дә яза. 2000 елдан ул Үзешчән композиторлар берлеге әгъзасы. Җырлары халыкка Хәния Фәрхи, Искәндәр Биктаһиров, Сәгыйть Гыйбашев, Руслан Кирамутдинов, Ильназ Гарипов башкаруында барып иреште.

2000 елда Татарстан Язучылар берлегенең яшьләр иҗаты белән эшләү бүлеге җитәкчесе, язучы Әхмәт Гадел аның шигырьләренә югары бәя биреп  бер җыентык чыгарырга тәгъдим итә. 2001 елда беренче «Мәхәббәт дастаны» дигән шигырьләр, ноталары белән җырлар китабы дөнья күрә. Тукай клубында 2001 елның 26 ноябрендә китапны тәкъдим итү кичәсе үтә.

Шигырьләре республикабызның «Ватаным Татарстан», «Мәдәни җомга»,  «Татар иле», «Ватандашлар» (Мәскәү), «Заман сулышы», «Тормыш кыры» (Лениногорск) газеталарында, «Сөембикә», «Мәйдан», «Идел»  журналларында басыла.

2003 елда язмыш җиле аны Әлмәт төбәгенә алып килә. С.Сөләйманова, Г.Афзал,  Н.Әхмәдиев, К.Булатовалар белән бергә  Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлегендә эшли башлый.  2004 елда «Татнефть» ачык акционерлык җәмгыяте каршындагы «Рухият» рухи яңарыш фонды нәшриятында  «Күңелем канаты», 2006 елда «Хыялымда кайтам» (шигырьләр), 2010 елда «Сары яулык» (хикәяләр), 2015 елда рус теленә тәрҗемә белән «И, хатын-кыз» (шигырьләр), балалар өчен язылган «Табылдык» һәм тагын рус теленә тәрҗемә белән «Яшәгән, ди, кәбестә» исемле китаплары чыга.

  Миңзифа Әхмәтшина 15 елга якын   Әлмәт дәүләт нефть институтының студентларның ял һәм сәләмәтләндерү  үзәгендә (ДОЦ – Досугово-оздоровительный центр)  «Әдәби кунакхәнә» («Литературная гостиная») иҗат студиясенең җитәкчесе булып һәм студентлар иҗатының  С.Сөләйманова исемендәге «Тормыш, исәнме!» Республика фестиваленең җаваплы сәркатибе булып, нефть төбәгенең каләм тибрәтүче яшьләре белән актив эш алып бара.  Бүгенге көндә Әлмәт язучылар оешмасында администратор булып эшли. Оешма каршында эшләп килүче  С.Сөләйманова исемендәге «Кызыл каурыйлар» әдәби берләшмәсе җитәкчесе.

Яшь талантларны барлауда актив хезмәте өчен Республикабыз аны 2013 елда «Мәдәният өлкәсендәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе  белән бүләкләде. Татарстан Республикасының Яшьләр, спорт һәм  туризм  министрлыгының,   Россия Татнефтегазстрой профсоюзларының, «Татнефть» ачык акционерлык җәмгыятенең, һ.б. бик күп  «Мактау грамоталары» –   аның актив хезмәтенә бәя.

Бүгенге көндә «Шәүлегән» (хикәяләр) һәм «Көзге яңгыр моңы» (шигырьләр) исемле китапларын басмага әзерли.

 

 

 

 

Минзәлә районының Тупач авылындагы мәдәни үзәк чын мәгънәсендә гөрләп тора, мәдәни, музыкаль чаралар бер-бер артлы уза. Ел саен районыбызга танылган язучылар – Гаяз Исхакый исемендәге әдәби бүләк иясе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Язучылар берлегенең Яр Чаллы бүлеге рәисе Факил Сафин, драматург, язучы, Мәхмүт Кашгарый исемендәге халыкара премия лауреаты Айгөл Әхмәтгалиева, шагыйрә, Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия лауреаты Әлфия Ситдыйкова, яшь шагыйрә, «Бэлла» премиясе лауреаты Лилия Гыйбадуллина киләләр.

Быел Тупач авылы үзешчәннәре Айгөл Әхмәтгалиеваның «Сагынган чакларымда» драмасыннан өзекләр сәхнәләштергәннәр. Авыр сугыш елларының бар михнәтен үз җилкәләрендә күтәргән хатын-кызларыбызга багышланган бу әсәр бар халыкны тетрәндерде. Язучылар һәркайсы үзләрен борчыган проблемалар хакында фикер алыштылар, иҗатлары белән якыннан таныштырдылар, тел һәм милләт язмышы хакындагы уйлары белән бүлештеләр. Авыл китапханәсенә китапларын бүләк итеп бирделәр.

«Казан утлары» журналының проза бүлеге мөхәррире Айгөл Әхмәтгалиева үзенең яңа басылган «Ак читек», «Туташ» романнары, Чаллыда басылучы «Ислам нуры» газетасы белән таныштырды.

Факил Сафин авыллардагы бүгенге вәзгыять, телебезнең юкка чыга баруы турында тәфсилләп сөйләде. Чыгыш ахырында үзенең «Ничекләр мәхәббәт булмасын?» шигырен укып, тамашачыда бәйрәм рухы уятты.

Шагыйрә Әлфия Ситдыйкова тел һәм милләт язмышына, татарның киләчәгенә кагылышлы фикерләрен җиткерде: «Халык гаме, милләт гаме яши күңелләрдә. Заманалар үзгәреп тора, әмма мин ышанам, телебезгә, китап укуга, авылларга булган караш та вакытлар узу белән үзгәрер, шәт», – диде ул. Милләт, әхлак тамырының, милли тәрбиянең нигезе авылда икәнен ассызыклап, шагыйрә кендек әбисенә багышлаган нәсерен, «Авылыма кайтам» шигырен укыды.

Яшь шагыйрә Лилия Гыйбадуллина: «Мәгънәле, уйландыра торган әйберләр тормышыбыздан китеп бара. Үз телен, гореф-гадәтләрен, меңъеллык әдәбиятын, җыр-моңнарын саклап яшәгән милләт кенә тарих төпкелендә югалып калмаячак, ә боларны белмәгән кеше мескен хәлендә»,– дип фикерен белдерде.

Кичә азагында кунакларга «Рәхмәт хатлары», бүләкләр тапшырылды.

 

                                          Әлфинә Воробьева

 

 

Авылларны ничек саклап калырга, туган җирем бүген ни хәлдә? Әлеге сорауларга җавап табу, мәктәп укучыларында кечкенәдән үз туган җиренә карата мәхәббәт, горурлану хисе тәрбияләү максатыннан Кукмара районы Янил урта мәктәбендә Татарстан Республикасы фән һәм мәгариф министырлыгы тарафыннан “Туган җир сулышы” дип аталган республикакүләм фәнни-гамәли конференция үткәрелде. Әлеге чарага республикабызның 24 районыннан һәм Киров өлкәсеннән барлыгы 523 хезмәт кабул ителде. Мөхтәрәм жюри караганнан соң, мәктәп базасында оештырылган икенче турга 151 эш узды.

Конференцияне мәктәп директоры Шакиров Ришат Рәшит улы ачып җибәрде һәм кунаклар белән таныштырды. Республикабызның олимпиада үзәге методисты Кашаева Раилә Галиевна, якташыбыз, танылган язучы, шагыйрь, Абдулла Алиш исемендәге премия иясе Рәшит абый Бәшәр, мәктәбебезнең  әлеккеге укучылары КФУ доценты Мотигуллина Әлфия Рухуловна, “Татар радиосы” журналисты Шакиров Райнур Кадир улы, район газетасының баш мөхәррир урынбасары Нургалиева Лилия Валерьяновна, районыбызның мәгариф бүлеге башлыгы урынбасары Ганиева Диләрә Хәким кызы, үзенең 31  ел гомерен мәктәбебезне җитәкләүгә багышлаган элеккеге директорыбыз Зарипов Равил Мәгъсүм улы һәм башка мөхтәрәм кунакларыбыз үзләренең сәламләү сүзләрен җиткерделәр.

Конференциядә 10 секция эшләде. “Автор шигырьләре” бүлегендә укучылар үзләренең иҗат җимешләре белән чыгыш ясадылар. Әлеге номинациядә җиңүчеләрнең  җидесе Рәшит ага Бәшәр премиясенә лаек булдылар.

“Кайда да йөрәктә туган җир”, “Туган якны таныткан шәхесләр”, “Беренче адымнар”, “Туган як һөнәрчеләре” секцияләрендә укучылар үзләренең проект һәм эзләнү-тикшеренү эшләре белән чыгыш ясадылар.  “Минем һөнәрем – минем киләчәгем” бүлегендә мәктәп газеталарына бәйге узды. 

Конференциянең йомгаклау өлешендә һәр җитәкчесе үз секциясендә булган эшкә нәтиҗә ясады, хезмәтләре югары бәяләнгән укучыларга урыннар билгеләнде, грамота һәм сертификатлар тапшырылды. Саубуллашу өлешендә Шакиров Ришат Рашит улы барлык катнашучыларга олы рәхмәтен җиткерде, кунакларыбызга истәлекле бүләкләр тапшырды.

 Әлеге чарада тупланган  материаллардан  "Туган җирем киләчәге" дип исемләнгән җыентык  бастырып чыгарырга ниятләнүен дә хәбәр итте.

Айсылу Хисмәтова

   

 

 

20 февральдә балалар әдәбияты классигы Абдулла Алиш исемендәге әдәби премия лауреатлары Әнәс Хәсәнов һәм Рафис Корбан Казанның 55нче мәктәбендә каһарман язучы музеенда укучылар белән очраштылар. Шигырь бәйрәме конкурсында җиңүчеләргә мактау кәгазьләрен тапшырдылар. Үз китапларын бүләк иттеләр.

27 февральдә  Әнәс Хәсәнов Казанның А.Алиш исемендәге 20нче татар гимназиясе укучылары белән очрашты, легендар язучы һәм көрәшче музее белән танышты. Якташы А.Алиш йогынтысында әдәби иҗатка тартылуы турында сөйләде, күп санлы сорауларга җавап бирде, шигырь бәйгесендә җиңүчеләргә мактау кәгазьләре тапшырды.

Страница 2 из 4
Союз писателей РТ