Ульяновск әлкәсендә 10-12 октябрьдә татар мәгарифе көннәре узды.Чарада Татарстан Язучылар берлегенең әдәби консультанты, шагыйрь Марат Закир катнашты.

Уважаемые писатели, кадерле язучыларыбыз!

 

В настоящее время завершаются ремонтно-восстановительные работы в особняке на Островского, 15 (бывший музей Ш. Камала), где совсем скоро расположится Дом Татарской книги с мемориальной квартирой Шарифа Камала. На первом этаже разместится книжный магазин Татарского книжного издательства, на втором - мемориальные комнаты Ш. Камала, экспозиция, посвящённая истории Татарской книги, Библиотека.

 

14-16 октября в здании Национального музея с 10 до 17.00 состоятся дни дарения для будущего музея. 

 

Большая просьба принести свои (и не только свои, вообще любые) книги на татарском, русском, других языках, а также прочие предметы, так или иначе связанные с литературным процессом в республике. Очень ждём!

 

Справки по телефону 292-32-18, пресс-Служба Национального музея РТ. 

 

2018 елның 14-16 октябрендә Татар китабы йорты һәм Шәриф Камал мемориаль музей-фатиры төзелү уңаеннан Татарстан Республикасы Милли музеенда бүләк итү көннәре үткәрелә. 

Музей хезмәткәрләре татар китабы белән бәйле булган һәр әйберне кабул итеп алырга әзер: татар телендәге китаплар (әдәби, техник, уку басмалары) һәм башка телләргә тәрҗемәләре; авторлар һәм нәшер итүчеләрнең шәхси әйберләре (кулъязмалар, иллюстрацияләр – бик тә мөһим); татар шрифты белән язу машинкалары (гарәп графикасы, яңалиф, кириллицей); полиграфик инструментлар (литерлар, пластиналар һ.б.). 

Беренче һәм дөньяда бердәнбер Татар китабы йорты һәм Шәриф Камал мемориаль музей-фатиры (Татарстан Республикасы Милли музее филиалы) берничә айдан үз ишекләрен ачарга әзерләнә. Хәзерге вакытта Остров урамы, 15 нче йорт адресы буенча урнашкан музей бинасында ремонт-төзекләндерү эшләре тәмамланып килә. 

1920-1940 нчы елларда биредә татар әдәбияты классигы Шәриф Камал яшәгән, аның фатиры татар зыялыларын үзенә җәлеп итү үзәге булган. Язучы үзе исән вакыттагы мемориаль мохит тулысынча торгызыла. Ә калган бүлмәләрне борынгы заманнардан алып бүгенге көнгә кадәр Татар китабы тарихына багышланган экспозиция алып торачак. 
Экспозициядән тыш, биредә, китапханә, медиа үзәк, иҗади очрашулар үткәрү өчен зал, зур китап кибете булачак. Анда төрле нәшриятларның китапларын сатып алырга мөмкин булачак. 

Бүләк итү көннәре Татарстан Республикасы Милли музеенда 2018 елның 14нән алып 16 октябрьгә кадәр сәгать 10.00 нан 17.00 гә кадәр уза. Безнең адрес: Кремль ур., 2 нче йорт. 

ТР Милли музееның матбугат үзәге: +7(843) 292-32-18 
Белешмәләр өчен телефон: +7(843) 292-89-84, 89172395256

 

С уважением, Альбина Абсалямова, Нурия Мифтахутдинова

 

30 сентябрь – Халыкара тәрҗемәчеләр көне. Шул уңайдан, 28 нче сентябрь көнне Габдулла Тукай исемендәге Татаристика һәм тюркология югары мәктәбе студентлары Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары, танылган шагыйрь, популяр җырлар авторы, тәрҗемәче Рәмис Аймәт белән очрашты.

Р.Аймәт студентларга хәзерге көндә татар теленнән рус теленә, рус теленнән татар теленә тәрҗемә өлкәсендәге казанышлар һәм проблемалар турында сөйләде. Соңгы елларда төрки халыкларның үзара тыгыз аралашып яшәүләре нәтиҗәсе буларак басылып чыккан тәрҗемә әдәби әсәрләрнең артуы хакында да мәгълүматлар китерде.

Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары берлекнең тәрҗемә өлкәсендә мөмкин кадәр актив эшләргә тырышуын, яшь иҗатчыларга игътибар зур булуын әйтеп узды. Фикерләрен дәлилләп, «Яңа дәвер татар шигърияте» онтологиясенә 22 яшь татар шагыйренең әсәрләре керүен, аларның рус теленә дә тәрҗемә ителүен хәбәр итте. Әлеге эштә 12 күренекле рус шагыйре катнашкан. «Бу шигырьләрнең сәнгати ягын сыйфатлырак итте», – диде Р.Аймәт.

Үзе дә тәрҗемә өлкәсендә каләм сынаган шагыйрь эш тәҗрибәсе белән уртаклашты, шигъри тәрҗемәнең үзенчәлекләренә басым ясады. Сүз уңаеннан, быел ул Орхан Вәли Каныкның төрек телендәге шигырьләрен китап итеп чыгарган. «Сезнең өчен» дип аталган әлеге тәрҗемә җыентыктан Р.Аймәт берничә шигырьне төрек һәм татар телендә укып күрсәтте. Аның фикеренчә, тәрҗемәчелек эшчәнлегендә иң мөһиме – автор булып яшәү, аның фикерләрен, тормышка карашын исәпкә алып эш итү. Тәрҗемәче-шагыйрьнең үз стилендә генә тәрҗемә итүе уңышлы түгел, ул авторның стилен дә саклап калырга тиеш дип искәртте Рәмис әфәнде. Башка халыкларның да, аерым алганда рус шагыйрьләренең дә әсәрләрен татарча яңгыраткан кеше буларак, Рәмис Аймәт укытучыларга һәм студентларга берничә тәрҗемә шигырь укыды, үз әсәрләрен сөйләде.

Рамис Аймәтнең үз иҗаты да башка телләргә тәрҗемә ителгән: 2016 елда рус телендә «Свобода в неволе» җыентыгы дөнья күрә; 2018 елда төрек телендә «Тоткындагы ирек» исемендәге китабы басыла.

Булачак тәрҗемәчеләргә киңәшләр, шигъри әсәрләрне уку белән үрелеп барган очрашуда төп игътибар тәрҗемәгә бирелде. Шагыйрьнең һөнәри тәҗрибәсе студентларны укуга илһамландыргандыр, дип өметләнеп калабыз.

Мәгълүмат чыганагы – А. Сәлахова, Р. Нурмөхәммәтова, Г. Мөгътәсимова

 

“Үз сүзе бар иде!”

 

26 нчы сентябрьдә Чаллының үзәк китапханәсендә язучы, журналист Ирек Диндаровны  искә алу кичәсе узды. Быел аңа 65 яшь тулган булыр иде.

Тынгысыз  каләм иясе Ирек Диндаров үзгәртеп коруның иң шанлы туксанынчы елларында Татарстан радиосының Чаллы бүлеге җитәкчесе дә, матбугат үзәген оештыручы да була.”Ул гел халык арасында иде,  вакыйгаларның  кайнап торган үзәгеннән бер минут та кичекмичә хәбәрләр яудырып, халкыбызның милли үзаңы  үсешенә бәяләп бетергесез өлеш  керткән фидакяр зат” ди  аның  турында Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе Факил Сафин.

Әдәби эшчәнлеген исә Ирек Диндаров нәсерләр язудан башлый. Шуңа да әдәбият музее җитәкчесе Роза Хәмидуллина кичәне аның нәсерләре белән башлап җибәрде. Татар әдәбиятында сирәк күренеш булган нәсерләрдә “тыйнак моң, үтемле сөйләм, эчке киеренкелек, кайнар хис-тәэссорат” (Ф.Сафин) тойгандыр бирегә килүче китапханәчеләр, укытучылар, мәктәп укучылары  һәм студентлар.

Кичәдә Чаллыда яшәп иҗат итүче шагыйрьләр Галиәхмәт Шаһи, Рәшит Бәшәр, Зөләйха Минһаҗева, Сирень Якупова, проза осталары Айгөл Әхмәтгалиева, Рәфис Сәлимҗановлар  да бар иде. Аларның күңелләрендә язучы турында матур истәлек-хатирәләр сакланган.Тырыш, эшлекле, итагатьле, тәрбияле, серле, хисле, ихлас... Шәхес буларак шундый сыйфатларын искә алсалар, язучы буларак,  әдәби ниятләре, иҗади планнарының  бик күбесе тормышка ашмый калуына көрсенделәр:  “өлгермәде”. ”Әбләев хикмәтләре”, “Төркиягә  сәяхәт”, “Йолдыз  җиле”, Соңгы әманәт”. Ярты юлда өзелеп калган “Мәйдан”  повесте...

Рәшит Бәшәр аның “Әбләев хикмәтләре”нә аерым тукталды.Ул кулъязма көе укыганда ук “бу әйбәт әйбер” дигән  хикәяләрне Шәүкәт Галиевның да югары бәяләвен  искә төшерде. Үзара аралашырга ипле, киң эрудицияле каләмдәш буларак бәяләде Рәшит ага Ирек Диндаровны.  “Язучы һәр  яңалыктан  хәбәрдар  булырга тиеш. Татар язучысын  гына укып, үз  кысаңда гына бикләнеп, әллә кая  китеп булмый. Дөнья әдәбиятын, андагы процессларны  да өйрәнергә  кирәк. Шунсыз  оригиналь  әйбер бирә алмыйсың әдәбиятка. Яңалык алып килгән язучылар  гына  әдәбият тарихында  кала. Без шул хакта сөйләшә, бәхәсләшә идек” дип искә алды ул. 90нчы еллардагы әдәби-сәяси эшчәнлек турында сүз кузгатып, халыкның һәр чыккан газета-журналны, китапны ябырылып укуы, иҗтимагый активлык һәм бүгенге вәзгыять турында да сөйләде. Кешеләрнең  ваемсыз, битарафка әйләнүенә ачынуын  белдерде. Бирегә  килүчеләр татар  матбугаты  белән кызыксыналардыр, китаплар укыйлардыр дигән ышаныч-теләген дә җиткерде. Әлбәттә, мондый борчылу урынсыз түгел. 90 нчы елларда  “кайнап” торган Чаллы  турында сөйләгәндә, югалтуларның күплеге сискәндереп җибәрә.

Ирекнең группадашы булган Рәфис Сәлимҗанов  КДУда укыган чорда татарның зур  шәхесләреннән гыйлем эстәү, аларның  фикерләрен тыңлауның  киләчәк тормышлары  өчен әһәмиятле булуын ассызыклады. Сәхнә түренә күтәрелгән Зөләйха Минһаҗева (“Тыңлагыз, Чаллы сөйли!” дип беренче тапкыр эфирга чыккан тавыш – аныкы) Ирек Диндаров белән  радиода эшләгән чорын  искә алды. 49 яшендә  бакыйлыкка  күчкән  дусты турында сөйләгәндә,  ул яшьләргә  мөрәҗәгать итеп: ”Әле гомер алда, әле өлгерермен” дигән  сүзне онытыгыз. Күңелегезгә  килгәнне  бүген языгыз, бүген укыгыз. Тормыш ул – менә бүген: бүген без аралашабыз, бүген якыннарыңның  кадерен  белергә  кирәк, дөньяны бүген танып калырга кирәк” дигән  сүзләрен җиткерде. Хак  сүзләр.Талантлы шәхесләрнең гомере көтмәгәндә өзелгәндә, аеруча көчле тәэсир итә торган  сүзләр.

Ирек Диндаров  исеме әдәбиятта лаеклы урын алырга тиеш. Аның милләте каршындагы хезмәте дә бәяләп бетергесез. “Ирек Диндаровның китапларын укыганда, башкаларда булмаган яңалык ачарсыз, яңа нур алырсыз. Аның үз сүзе бар иде!” – диде Зөләйха Минһаҗева. “Үз  сүзе бар иде!" Халкыбызның  киләчәген дә үз сүзе булган шәхесләр, лаеклы элгәреләрне онытмаган яшь  буын билгели түгелме?.. Ирек Диндаров кебек талантлы каләм ияләре тудырган  әдәби мирасның  кадерләнүе, зурлануы, иң беренче чиратта, исәннәр  өчен кирәк.

 

 

 

 

Лилия Фәттахова,

Чаллы

 

 

 

 

 

 

 

 

24 сентябрьдәшагыйрә, публицист, популяр җырлар авторы Фәүзия Солтанга 60 яшь тулуга багышланган «Көзге шәфәкъ» исемле  әдәби – музыкаль кичә белән Язучылар берлегенең Габдулла Тукай исемендәге клубы сезонын ачты.

Кичәдә юбилярның әсәрләре, аның шигырьләренә язылган җырлар яңгырады. Фәүзия Солтаннны тәбрикләү сүзе белән Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов чыгыш ясады, юбилярга берлек исеменнән «Рәхмәт хаты» тапшырды. Кичәдә язучылар Ркаил Зәйдулла, Тәлгать Галиуллин, Шәмсия Җиһангирова, җырчылар Зөһрә Сәхәбиева, Азат Тимершәех, Чулпан Зиннәтуллина чыгыш ясады. Юбилярны күренекле якташлары – Г.Камал театры артистлары Равил Шәрәфиев, Хәлим Җәләлевлар котлады. Кичәне  Резедә Сәләхова һәм Илфак Хафизов алып барды.

 

 

 

 Язучылар, апалы-сеңелле Лилия һәм Резеда Фәрхетдиновалар Әлмәт районы Рус Акташы авылы балалары белән очрашуда катнаштылар.

Балаларны иҗатлары белән таныштыдылар. Резеда Фәрхетдинова үзе иҗат иткән табышмакларын, шигырьләрен,хикәяләрен укыды.Ә Лилия Фәрхетдинованың әкиятен балалар экспромт рәвешендә  сәхнәләштереп тә күрсәттеләр.

Лилия һәм Резеда Фәрхетдиновалар балаларга китаплар бүләк иттеләр һәм истәлеккә фотога төштеләр.

 

 

 24 август көнне Чаллы шәһәренең Муса Җәлил проспектында урнашкан Җәлил һәйкәле янына ал канәферләр, бакча гөлләре тоткан балалар, укытучылар, язучы-шагыйрьләр, шәһәр җитәкчелеге вәкилләре җыелды.

Батырларны искә алу чарасын үзәк китапханәдә урнашкан Әдәбият тарихы музее җитәкчесе Роза Хәмидуллина ачып җибәрде һәм сүзне Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе Факил Сафинга бирде. Күренекле язучыбыз җәлилчеләрнең тиңдәшсез батырлыгы турында тетрәндерерлек итеп сөйләде, хөрмәтләп, унбер татар каһарманының да исемен атады. Аннан соң чыгыш ясаган галим, шагыйрь Әнвәр Шәриповның да һәр сүзе  йөрәккә барып җитәрлек булды, укыган шигырь юллары күңел кылларын кузгатты. Ә инде ветеран композитор Рубис Зарипов шагыйрь сүзләренә язылган җырны башкарганда, бөтен мәйдан кушылды:

Гомерем минем моңлы бер җыр иде,

Үлемем дә яңгырар җыр булып...

Герой-шагыйрь Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләрен искә алу чарасы  бер минутлык тынлык һәм һәйкәлгә чәчәкләр кую белән тәмамланды.

 

Җомга, 24 Август 2018 14:00

Республика көнен каршылап

 

 

Чаллы шәһәренең үзәк китапханәсендә якынлашып килүче бәйрәм – Татарстан Республикасы көне уңаеннан бик матур шигъри-музыкаль кичә үтте.  Кичәдә Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе Факил Сафин, берлек әгъзалары Мансур Сафин, Сирень Якупова, Рәзинә Сәетгәрәева, Рубис Зарипов, «Ләйсән» берләшмәсе иҗатчылары Зөлфия Нигманова, Роза Хәмидуллина, Рушания Гыйләҗева, Әлфия Габдрашитова, Зимфира Исламова, күпсанлы китап укучылар, балалар катнашты. Күтәренке рухта узган очрашу дәвамында туган як, туган тел, туган ил турында шигырьләр яңгырады, бик мәгънәле фикерләр, теләкләр әйтелде.

Шәһәрнең танылган сәхнә осталары Рубис Зарипов, Зөлфия Җиһан,  Илсөяр Зарипова Чаллы шагыйрьләре сүзләренә язылган җырларын башкарды.

Бәйрәмгә килгән һәркемнең китап күргәзмәсе белән танышу мөмкинлеге булды. Әдәби мәйданда ирекле микрофон эшләде, каләм тибрәтүче тамашачылар уй-хисләрен  шигьри юллар аша да җиткерде.

 

 

Балаларга Сабантуй

Шул исем астында Чаллы шәһәренең үзәк китапханәсе Муса Җәлил проспектында урнашкан әдәби мәйданчыкта мавыктыргыч бәйрәм оештырды. Бәйрәмгә балалар да, өлкәннәр дә килгән иде.  Балалар, бик теләп, милли уеннарда: капчык киеп йөгерү, аркан тарту, чүлмәк ватуда катнашты.

Ә бәйрәм сәхнәсеннән Сабантуйга багышланган шигырьләр яңгырады. Тамаша кунакларын Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе Факил Сафин котлады. Шулай ук тантанада «Ләйсән» әдәби-иҗат берләшмәсе әгъзалары Рушания Гыйләҗева һәм Роза Хәмидуллина да үзләренең шигырьләрен укыдылар. Чаллы урамы җырчылар Илсөяр Зарипова, Зөлфия Җиһанның моңлы җырларына күмелде. Тамашага «Планка Мьюзик» продюссер үзәге әзерләгән биюләр дә матур төсмер өстәде.

Буккроссинг яратучылар өчен китаплар алмашу, ягъни, укылган китапны киштәдә калдырып, үзеңә ошаган башка китапны алу мөмкинлеге тудырылды.

Әдәби-музыкаль бәйрәм дәвамында ирекле микрофон эшләде. Һәркем үзе теләгән шигырен сөйләде, җырлар башкарды.

 

Дүшәмбе, 04 Июнь 2018 15:57

Балалар иҗаты – күңел көзгесе

 

Шушы көннәрдә, Түбән Кама шәһәренең И.Х. Садыйков исемендәге балалар һәм яшьләр иҗат сараенда хөрмәтле якташыбыз, күренекле халык шагыйре, биш дистәдән артык китап авторы Разил Исмәгыйль улы Вәлиев премиясенә яшь язучылар бәйгесенең йомгаклау кичәсе булды.

Саф татар телендә оештырылган әлеге күркәм бәйрәмдә шәһәребез җитәкчелегенгән, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы урынбасары Долотказина Эльвира Рәфгать кызы; башкарма комитетының җәмәгать оешмалары белән элемтә һәм милли мәсьәләләр бүлеге җитәкчесе Сафиуллин Фәрһад Шәфигулла улы; мәгариф идарәсе башлыгы Матюшин Вадим Николаевич; Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге рәисе, шәһәр советы депутаты, “Шинник” спорткомлексы директоры Ганиев Рөстәм Мәҗит улы, зыялы “Аксакаллар шура”сы һәм “Кама таңнары” әдәби берләшмә әгъзалары катнашты.

Зәвыклы чигешлешләре белән күзне камаштырган милли киемнәр кигән укучыларның курайда моң сузулары, татар халкының татлы ризыгы – чәк-чәк белән сыйлаулары ук милләтебезнең бер күркәм бәйрәмен хәтерләтте... Икенче катта берничә урында урнашкан күргәзмәләр, үз эченә алган, төрле елларда җиңү яулаган укучыларның фотосурәтләре, шунда ук күрсәтелгән (аскы өлешенә язылган) белешмәләр дә, экраннан бертуктаусыз агылган, укучылар иҗатын чагылдырган, туган телебездә яңгыраган видеоязмалар да туган тел бәйрәмен чагылдырды...  Әйе, бу гади бәйрәм түгел, бу туган телебезгә мәдхия җырлаучы иҗат бәйрәме. Сәләтле балалар күңелендә туган һәрбер иҗат чаткысын ялкын итеп үрләтү максаты белән оештырылган, егерме еллык тарихы булган әлеге чара – яшь буынны шигъри, милли җанлы итүдә өлге булып тора, күргәзмәләр дә шул хакта сөйли, нәтиҗәләре дә уңай.

...20 ел эчендә әлеге конкурста катнашкан балалар санын исәпләсәң, гаҗәеп матур күренешкә тап буласың. Шәһәр һәм район мәктәпләрендә белем алучы мең ярымнан артык укучы бала үз көчен сынаган! Бу бит, коры саннар гына түгел, мең ярымнан артык укучы үз туган телендә иҗат иткән, язганын ана телендә сәнгатьле итеп сөйләгән, иң мөһиме иҗат белән мавыккан, матур әдәбият белән кызыксынган дигән сүз... Ә, җиңеп чыгучы лауреатлар арасында күрсәткеч тагы да сөенерлек. Араларында бүгенге көндә Россиянең һәм чит илләрнең атаклы университетларында белем алучылар, телевидениедә, матбугатта эшләүчеләр, мәктәпләрдә әдәбият һәм туган тел фәннәрен укытучылар дә бар.Алар инде үз чиратындасабыйларга татар телен белүнең кирәклеген төшендереп кенә калмый, укучыларны шушы иҗади бәйгедә катнашырга җәлеп итәләр.Димәк,бубәйгенең үткәне дә, бүгенгесе дә, киләчәге дә бар. Һәм аның актульлеге елдан ел арта гына бара. Мәсәлән, беренче елларны бәйгедә катнашучы укучыларның язма эшләрен тикшереп бәяләгән булсалар, тора-бара укытучылары белән бергә үзләрен дә әдәби берләшмәгә чакырып чыгышларын тыңлап, киңәшләр бирә торган булдык. Быел исә бу җаваплы гамәлне Г.Тукай исемендәге китапханәнең зур залында тагы да үзенчәлекле итеп оештырдык. Өч ай буе дәвам иткән сайлап алу турында, иркенләп яшь язучыларның иҗаты белән таныштык, ялкынлы чыгышларын тыңладык, аның өстенә төрледән-төрле сораулар яудырып туган телебезне нинди дәрәҗәдә белүләрен, ничек аралашуларын да сынадык...

Җиргә төшкән тук орлык – һичкайчан шытмый калмый ич. Шуңа да, икмәкле җирнең җыры булган кебек, бәйгедә җиңеп чыккан балаларның да киләчәге зур, аеруча әдәбият, журналистика өлкәсендә белем үзләштерүчеләр өчен әзер юллама булып тора. Ә балалар иҗаты ул – күңел көзгесе. Туган җиребезнең гүзәллегенә сокланып, туган телебезнең әһәңле яңгырашын тоеп, горурланып язган хикәя, әкиятләре, шигырьләре нәни бер хәзинә – энҗе бөртеге. Елдан-ел темаларының төрләнүенә күңел сөенә. Шигырь юллары язарга күпчелек әти-әниләренең туган авыллары, аның бай табигате, мәгърур нарат урманнары, иксез-чиксез инеш-күлләре илһамландырса, күренекле язучыларның әсәрләре рухландыра. Укучыларның туган телебезнең бөеклегенә мәдхия җырлаулары, тарихи хәтирәләргә бирелүләре дә – уңай күренеш.

Мәктәп укучылары үзләре үк зур осталык белән алып барган эчтәлекле тантанада җиңүгә ирешкән укучылар берәм-берәм сәхнәгә күтәрелеп, тамашачыларны иҗатлары белән таныштырдылар, сыйныфташлары, “Илһам” һәм “Элегия” вокал ансабле җырчылары җыр суздылар, Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт театры артистлары Разил Вәлиевның спектакленнән өзек тәкъдим иттеләр. Алия Хәмәдиева белән Ралиф Сәләхиев башкарган “Кәләпүшем-калфагым” җыры, “Тамчылар бию” коллективының “Сабантуй бизәкләре”, Шәңгәлче авылының “Нәүрүз” бию төркеме башкарган “Нәүрүз нурлары” бию күренеше дә иҗат бәйрәменең милли бер бизәге булды, ямь өстенә ямь өстәде. Тамаша барышында экраннан яктыртылган фоторәсемнәр 20 еллык тарихы булган бәйгенең истәлекле мизгелләрен искәртеп, күңелебезне тагы да баетты.

Мөхтәрәм кунаклар исеменнән Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге рәисе Ганиев Рөстәм Мәҗит улының саллы чыгышы, укучы балаларга биргән киңәше дә урынлы иде. Разил Исмәгыйль улына рәхмәтен белдерде, аның тормыш иптәше Алия ханымга чәчәк бәйләме бүләк итте.

Күпкырлы талант иясе, шигърият бәйрәме хуҗасы Разил Исмәгыйль улы Вәлиев, елдагыча бүләкләрне мулдан алып килгән иде. Үзенә сүз бирелгәч, иҗат белән шөгыльләнүнең тәрбияви, рухи әһәмияте, туган телебезгә ихтирамлы мөнәсәбәт булдыруы турында мисаллар китереп бәйнә-бәйнә сөйләде. Тамаша кылучы укучыларга нәсыйхәт буларак: “Һич кенә дә бәйгедә катнашкан һәрбер бала язучы, шагыйрь булыр дип уйламыйм, әммә әдәбияткә гашыйк булулары, аларның рухи дөньясы баюы киләчәктә дә аларны күпкырлы шәхес итеп тәрбияләү юлында бик зур адым дип саныйм”, - диде. Хәер, бу сүзләрнең бөеклеге, сәхнә түренә эпиграф итеп эленгән, чакыру кәгазенә урнаштырылган берәр куплет шигыре аша да олуг шагыйрьнең, олысына, кечесенә бары тик изгелек кылган җәмәгать эшлеклесенең, рухи кыйммәтләребезне түкми-чәчми киләчәк буынга тапшыру максаты белән янып-көеп яшәве чагыла иде. Разил Вәлиев чыгышында һәрбер мәктәп  укучысын уку елы тәмалануы белән тәбрикләде, махсус язган “Соңгы кыңгырау” шигырен укыды.

Аннан сәхнә түренә бер-бер артлы төрле номинацияләрдә җиңү яулаган каләм тибрәтүчеләр, шулай ук икенче турда катнашкан укучылар күтәрелде. Барысы да Разил абыйлары кулыннан истәлекле бүләкләр алдылар. “Шигъри тәлгәшләр” номинациясендә 24нче лицей-интернат мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Айнур Егоров,“Күпкырлы талант иясе” номинациясендә 29 нчы мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы Айнур Нуруллин, “Иҗатка омтылыш” номинациясендә Кама Аланы  мәктәбенең 8  нчы сыйныф укучысы Аяз Гәрәев, “Өметле  каләм” номинациясендә 14 нче лицей 4 нче сыйныф  укучысы Тимур Бәхтиев, “Тәүге адымнар” номинациясендә 6 нчы мәктәпнең 5 нче сыйныф укучысы Нәбиуллина Айзилә,“Илһамият” номинациясендә 33 нче мәктәпнең 5 нче сыйныф укучысы Инсаф Закиуллин, “Үткен каләм” номинациясендә 27 нче мәктәпнең 10 нче  сыйныф укучысы Гыймранова Диләрә, “Шомбай варислары” номинациясендә 15 нче мәктәпнең  6 нчы сыйныф укучысы Нәбиев Рушан,  “Бәллүр каләм”  номинациясендә 8 нче мәктәпнең  5 нче сыйныф укучысы Рәхмәтуллина Эльмира, “Тылсымлы каләм” номинациясендә Муса Җәлил исемендәге 1 нче татар гимназиясенең  5 нче сыйныф укучысы Фәсхетдинова Диләрә, “Игелекле бала” номинациясендә җиңү яулаган Шәңгәлче авылы мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы  Фәйзуллина Эльмира, “Гаделлеккә мәдхия”  номинациясендә 11 нче урта белем бирү мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы Шәмсетдинов Альберт, “Күпкырлы талант иясе” номинациясендә 29 нчы мәктәпнең 9 нче сыйныф укучысы Айнур Нуруллин; 10 нчы мәктәпнең 9 нчы сыйныф укучысы Нестеров Александр дипломга һәм истәлекле бүләкләргәлаек дип табылдылар.

Ә инде иҗади бәйгедә катнашып, III урынга лаек булган Зур Афанас урта мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучысы  – Алия Әхмәтова, II урынны алган35 нче лицейның 6 нчы сыйныф укучысы – Ильяс Гыйниятуллин, һәм ниһаять, 1 урынны яулаган, бәйрәм кичәсен зур осталык белән алып барган 7 нче мәктәпнең 7 сыйныф укучысы Камилә Шакирҗанова диплом һәм премиягә ия булдылар. Кичәдә шулай ук шәһәребездә иҗат итүче “Кама таңнары” әдәби берләшмәсенең берничә җаваплы әгъзасына (Рифкать Имаев, Нурзия Мирхазова, Ралия Каримова, Рәфыйк Әхмәди, Нурулла Габдуллин, Рәсимә Нәбиуллина, Фәнүзә Сабирова, Гөлчирә Ибәтуллина), конкурста катнашкан балаларның кочак-кочак эшләрен тиешенчә бәяләүләре өчен, шулай ук бәйгене оештыруда ярдәме тигән укытучыларга да Разил Вәлиев рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

Күркәм традициягә әверелгән бай эчтәлекле иҗат бәйгесе киләчәктә дә дәвамлы булсын. Яшь буын туган телебезнең бөеклеген, әһәңле яңгырашын ишетеп, тоеп үссеннәр. Иҗат җимешләре белән һәрчак сөендерсеннәр.

 

 

Нурзия Мирхазова

 

 

Страница 3 из 7
Союз писателей РТ