«Садои Шарк» (“Шәрык   авазы”), - татарларның «Казан утлары” кебек, Таҗикстан Язучылар Берлегенең төп журналы. Аның чыга башлавына күптән түгел  90 ел тулды. Шушы истәлекле вакыйга уңае белән Казан университеты профессоры Хатыйп Миңнегулов, татар зыялылары исеменнән, котлау тексты җибәргән иде. Аның бу  тәбрикнамәсе “Садои Шарк”ның 2018 ел 1 нче  санында басылып та чыккан. Мәҗмуганың шушы ук номерында Таҗикстан Милли университетының фарсы-таҗик әдәбияты кафедрасы мөдире Мортаза Зәйнетдиновның Х.Миннегулов хакында махсус мәкаләсе урнаштырылган (“Муждаи  неки ошноū” – “Якын дусларның күңелле хәбәре” мәгънәсендә). Анда Казан әдәбиятчысының “озак еллык, күпкырлы, бик тә нәтиҗәле эшчәнлеге” яктыртыла, аның татар дөньясында, тюркологиядә генә түгел, ә гомумән шәрыкшенаслык (ориенталистика) фәнендә дә  танылган галим булуы искәртелә. Мәкалә авторы профессорның  фарсы-таҗик һәм татар әдәбиятлары арасындагы бәйләнешләрен тикшергән аерым хезмәтләренә,  бигрәк тә 2017 елда дөнья күргән монографиясенә (“Тюрко-татарская словесность в контексте межлитературных связей”) төп игътибарын юнәлтә.

 

 

Ләйсән Бәдретдинова -  филология

фәннәре кандидаты.

 

27.04.2018

 

 Җиһанда – апрель... Ләйсән тамчыларыннан  сискәнеп бөреләр уянган, аһәң-моңнан дертләп күңелләр имәнгән мәл. Җиһанда – сабый Апуш тәүге тапкыр дөньяга аваз салган һәм бөек шагыйрь Тукай соңгы сулышын алган апрель ае...

Һәрбер татар җаны шигырь сулап яшәгән шушы айда Чаллы  шәһәренең барлык мәктәпләрендә, балалар бакчаларында, китапханәләрдә, югары уку йортларында, мәдәният сарайларында Габдулла Тукайга, аның мәңгелек иҗат җәүһәрләренә багышланган искиткеч матур, гамьле кичәләр гөрләде. Ә инде 26 нче апрель көнне  Тукай һәйкәле янында даһи шагыйребезнең туган көне уңаенннан  шигърият бәйрәме  булды. Әлеге чарага язучылар, шагыйрьләр, шәһәр җитәкчелеге, җәмәгать эшлеклеләре, мәдәният хезмәткәрләре, укучылар, укытучылар килгән иде. Бәйрәмне үзәкләрне өзәрлек моңлы “Тәфтиләү” җыры белән Габидулла Хөрмәтуллин ачып җибәрде. Аннан соң Чаллы дәүләт татар драма театры артистлары, җаннарны тетрәндереп, Тукайның үлмәс әсәрләрен яңгыратты.

Бу тантанада  шәһәр хакиме грантына ия булыр өчен әдәбият һәм сәнгать әһелләре арасында игълан ителгән бәйгегә дә нәтиҗә ясалды. Җиңүчеләр итеп “Әдәбият” номинациясендә шагыйрә Ольга Кузмичёва, “Сәнгать” номинациясендә – рәссам Сәгыйдә Сираҗиева, “Театр сәнгате” номинациясендә Булат Сәләховның “Яратылмый калган ярлар” пьесасын сәхнәгә куйган Чаллы дәүләт татар драма театры, “Музыка сәнгате” номинациясендә композитр-башкаручы, Татарстан Язучылар берлегенең шәрәфле әгъзасы Рубис Зарипов танылды. Чаллы шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов аларга иҗади уңышлар теләп, дипломнар тапшырды.

Бәйрәм дәвам итте. Шигъри бәйгеләрдә җиңгән балаларның туган тел турында шигырь укуы, Тукай рухы белән илһамланган каләм ияләре: Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчсе Факил Сафин,  шагыйрьләр Рәзинә Мөхияр, Әнвәр Шәрипов, Хәмит Латыйпов, Мансур Сафин, Әлфия Ситдыйкова, Зөләйха Минһаҗева, Лилия Гыйбадуллинаның чыгышлары – һәммәсе да халык күңеленә кереп калырлык ихлас, мәгънәле  булды. Шигърият бәйрәме азагында, ал кәнәферләргә күмелгән Тукай һәйкәленә багып, бер тыннан «Туган тел»не җырлаган шәһәрдәшләребезнең йөрәге татар милләтенең киләчәгенә ышаныч, газиз татар телебезнең яшәячәгенә өмет белән типте.

                                                                                                                                   

                                                                                                                             

Г.Абдуллина, Чаллы 

Дөньяда шаулап-гөрләп Тукай көннәре, Туган тел бәйрәмнәре бара. Татарстанның Тукай районы да, гадәттәгечә, бу марафоннан читтә калмады. 26 апрель көнне Күзкәй авылы мәдәният йортында Габдулла Тукайның туган көненә багышланган “Мәңге яши Тукай безнең күңелләрдә” дип аталган районкүләм чара оештырылды.

Бәйрәмдә Тукай районының китапханәчеләре, мәдәният хезмәткәрләре, укучылар һәм укытучылар катнашты. Әдәби-музыкаль кичәгә Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлегеннән бер төркем язучылар – Факил Сафин, Сирень Якупова, Әлфия Ситдыйкова, Лилия Гыйбадуллина да чакырулы иде.

Тантана бик күтәренке рухта үтте: районкүләм нәфис сүз осталары бәйгесендә җиңүче балаларның чыгышлары музыкаль номерлар, котлау сүзләре белән үрелеп барды. Район хакиме урынбасары Закиров Рөстәм Илдус улы Тукай исемен йөрткән районда Тукай иҗатына һәм туган телгә ихтирамлы мөнәсәбәт аеруча югары булырга тиешлеген ассызыклап үтте. Киләчәк буын күңеленә Тукай мирасын һәм татар теленә тугрылык хисен, милләтпәрварлекне сеңдерү, телне саклап калу мәсьәләсе кунак булып килгән шагыйрьләр, язучылар чыгышында да төп фикер иде. Каләм әһелләре үз фикерләрен ялкынлы шигырьләре белән дә баетты.

Татар җаны авыл туфрагында яши. Үз җиреңә, үз телеңә, үз халкыңа тугрылык кебек асыл кыйммәтләр сабый балалар күңеленә нәкъ менә бәрәкәтле авыл туфрагында сеңә. Тукай иҗатының матур үрнәкләрен сәхнәләштерү аша да бу идея кичәнең төп мотивына әверелде. Бәйрәм күмәк рәвештә «Туган тел» җырын җырлау белән төгәлләнде.

 

Лилия Гыйбадуллина

Пәнҗешәмбе, 26 Апрель 2018 16:35

Балтачта Тукай көннәре

 

 (Балтач, «Татар-информ» "Хезмәт", Вакыйф Зәкиев). Республикабызда Тукай көннәре бик хаклы рәвештә Балтач районыннан, шагыйрьнеӊ газиз әнкәсе җәсәде җир куйнына иӊдерелгән Поч Сосна авылыннан башлануы табигый вакыйгага әйләнде. Ә бит уйлап карасаӊ, ул шулай булырга тиеш тә. Шәгыйрьгә тормыш бүләк итүче генә түгел, ә аныӊ күӊеленә илаһи моӊ салучы, даны гасырларга барачак кыска гомеренеӊ иӊ якты маягы булган аныӊ әнисенеӊ кабере монда бит. Балтач районына бәйрәм хөрмәтенә аяк баскан язучы һәм шагыйрьләр нәкъ менә шул турыда сүз алып барды, дип яза җирле басма.

Танылган драматург, прозаик, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Гаяз Исхакый һәм Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премияләр лауреаты, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов җитәкләгән бу төркем район башлыгы Рамил Нотфуллинда сөйләшү вакытында район халкыныӊ тырышлыгы һәм үзнеӊ тарихын саклап, бөртекләп җыюда үзгә урында торуын билгеләп узды.

Поч Сосна авылы халкы ел саен Габдулла Тукайныӊ әнисе Бибимәмдүдә абыстайныӊ каберенә тере чәчәкләр салып, аныӊ рухына, шушы зиратта соӊгы сыену урынын тапкан мөэмин-мөселманнарга дога кылуны, изге теләкләр теләүне көтеп ала. Бибимәмдүдә исемен йөрткән мәчет яннары чистартылган, зират эче ялт итеп тора. Балтач мәчетнеӊ баш имамы Рамил хәзрәт Бикбаевныӊ әниләр турында вәгазен һәркем – олысы да, кечесе дә йотлыгып тыӊлады, аналарыбыз хакын хаклыйбызмы икән, дип күпләр уйлангандыр. Чәчәкләрне салып, догаларны укып, теләкләрне теләп, җыелган авыл аксакалларыныӊ хәлен белгәч, килгән кунаклар Субаш төп урта мәктәбенә юл тоттылар. Ә анда укучылар алдагы елда килгән танылган прозаик, Фатих Хөсни исемендәге әдәби премия лауреаты Марат Әмирхановныӊ «Казан утлары» журналында басылган Тукайныӊ әнисе Бибимәмдүдә абыстайга багышлаган әсәрен сәхнәләштереп каршы алдылар. Бишектәге сабыйдан башлап, шагыйрь анасыныӊ тормыш юлын, аны соӊгы юлга озаткан кечкенә Апушныӊ кичерешләрен табигый итеп сүрәтли алдылар балалар.

Мин үзем моны көтмәгән идем, дип уртаклашты үзенеӊ кичерешләре белән чыгыш ясаган Марат ага Әмирханов. Ә инде мәӊгелек «Туган тел» җырын барлык зал бергә кушылып җырлады. Хәер, тагын бер моӊлы җыр яӊгырады Субашта. Шагыйрьләрнеӊ, язучыларныӊ сүзләрен җөпләп, нәтиҗә ясаган Данил Салихов якташыбыз Гарифҗан ага Мөхәммәтшинныӊ татарныӊ тагы бер гимнына әверелгән «Керик әле урманнарга» җырын сузды. Җырныӊ авторы исә үзенеӊ чыгышында, татар балсыныӊ нинди сыйфатларга ия булырга тиешлегенә басым ясады. Белемле, югары мәдәниятле һәм әхлаклы, нык ихтыярлы, башка милләтләр белән үзен тиӊ күреп яшәүче егет һәм кызларыбыз меӊ еллык тарихлы булган татарныӊ данын тагы да гасырларга яӊгыратыр, дигән ышаныч белдерәм диде ул. Бу сүзләр заманында республикабызныӊ киӊ җәмәгатьчелегенә Балтач җиренә, Поч Сосна авылына, Габдулла Тукай әнисеӊ каберенә юл салган олы шәхестән киләсе буынга васыять булып яӊгырады.

Бүген Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт Опера һәм Балет театрында узган Туган тел бәйрәменә һәм Габдулла Тукайның туган көненә багышланган тантанада 2018 елның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреатлары игълан ителде.

 Яңа Лауреатларга дәрәҗәле бүләкләрне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов тапшырды.

Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреатлары (2018 ел)

 Язучы Камил Кәримов ("Карурманда кара песи", "Игезәкләр йолдызлыгы" китаплары өчен);

Рәссам Михаил Кузнецов ("Белые холсты. Народы Поволжья" эшләре сериясе өчен);

«Таттелеком» акционерлык җәмгыяте иҗат төркеме: Лотфулла Шәфыйгуллин һәм Рөстәм Зәкуанов (Татарстанда яшәүче халыкларның милли байлыкларын һәм тарихи мирасын, мәдәниятен үстерүгә һәм саклап калуга керткән өлешләре өчен)

КОТЛЫЙБЫЗ!

 

(фотолар «Татар - информ» газетасыннан алынды)

 

20 апрельдә Яшел Үзән шәһәренең 10 нчы «Йолдызлык» балалар бакчасында «Тукай мирасы» дип аталган районара конкурс-фестиваль үтте.

Конкурста катнашучылар иң элек чыгышларының видеоязмаларын җибәргән. Мәртәбәле жюри караганнан соң, иң яхшыларын фестивальнең йомгаклау өлешенә чакырып бүләкләр тапшырылды. Тантананы әлеге балалар бакчасының татар теле тәрбиячесе Эльвира Мөхәммәтҗанова алып барды. Әлеге чарада шагыйрь, Татарстан китап нәшриятының Балалар һәм яшүсмерләр, махсус проектлар бүлеге мөхәррире Рифат Сәлах та катнашты.

Шагыйрьдән хәер-фатиха алганнан соң, төрле районнардан, Яшел Үзәннең төрле балалар бакчаларыннан килгән иҗат төркемнәре чыгыш ясады. Габдулла Тукай шигырьләрен яттан сөйләү, җырлар җырлау белән беррәттән, сабыйлар шагыйрьнең әсәрләренә нигезләнеп театральләштерелгән тамаша күрсәттеләр. Кайберләре хәтта курчак театры да оештырды. Шунысы кызык, балалар арасында татар малайлары, татар кызлары белән беррәттән, рус, чуваш һәм башка милләт вәкилләре дә чыгыш ясады. Кайберләре Тукай әсәрләрен ана телләрендә башкарса, кайберләре татарча сөйләүдән дә куркып тормадылар.

Концерт номерлары тәмамлангач, төрле номинацияләрдә җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды. Һәр баланың күңелендә бөек шагыйребезгә карата хөрмәт арткандыр дип ышанабыз. Шулкадәр кызык итеп балалар өчен әкиятләр язган әдипне яратмыйча мөмкинмени!

 

 

 

Түбән Тегермәнлек авылы Мәдәният йортында узган бәйрәмдә авыл җирле идарәсе башлыгы Аналолий Дмитриев юбилярга район хакимияте башлыгының «Рәхмәт хаты»н тапшырды. Котлау сүзләре белән районның Мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Резидә  Җәләлова, пенсия фонды җитәкчесе Минзия  Вәлева, «Бердәм Россия» партиясе җитәкчесе Лидия  Касыймова, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры Гүзәлия  Керженцова, балалар иҗат үзәге директоры Рәйхана Иминева , балалар бакчасы хезмәткәрләре Мөслимә Равзетдинова, Иделия Мәхмүтова чыгыш ясадылар. Шагыйрәнең сеңлесе Равия Мингалеева аның «Рәхмәт фәрештәсе» поэмасыннан өзек укыды. Композитор Габдразак Мингалиевның кызы Галиябану «Умырзая» җырын башкарды.

 

Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов шагыйрәгә Мәдәният министрлыгының «Мәдәнияттагы казанышлар өчен» билгесен тапшырды.

Юбилей кичәсенә Казаннан күп язучылар кайтты. Каләм ияләре – Равил

Фәйзуллин, Асия Юнысова, Фәүзия Солтан, Госман Гомәр, Гөлзада Бәйрәмова, Әхәт Гаффар, Нурулла Гариф, Балык Бистәсендә яшәп иҗат итүче шагыйрә Гөлнур Әхмәдуллина Рәсимә Гарифуллинага иң изге теләкләрен теләделәр.

 Шәмсия Җиһангирова Бөтендөнья Татар Конгрессының

«Рәхмәт хаты»н тапшырды.

Юбилей кичәсендә шагыйрәнең әсәрләрен мәктәп балалары укыды.  

 

 

 

 

 

 

Шагыйрә Рәсимә Әхмәтзакир кызы Гарифуллина 1957 елның 26 июнендә (рәсми документларда 1958 елның 1 апрелендә) Татарстанның Балык Бистәсе районы Балтач (Юлсубино) авылында туа. Шәҗәрәсе буенча элек тә җир-сулар биләп торган, мал-мөлкәтле байлар нәселеннән. Совет чорында нәсел варислары, төрле җәбер-золымнар кичереп, ахырда гади авыл крәстияне хәлендә яшәргә мәҗбүр ителгәннәр.

Рәсимә, Түбән Тегермәнлек һәм Югары Тегермәнлек мәктәпләрендә укып урта белем алгач, Пермь шәһәренә китеп, ике ел заводта эшли. 1977–1982 елларда ул – Казан дәүләт университетының журналистика факультеты студенты. Укуын тәмамлагач, туган якларына кайтып, 1989 елга кадәр Балык

Бистәсендә чыга торган төбәк газетасы «Авыл офыклары» редакциясендә хатлар бүлеге мөдире вазифаларын башкара. Бер үк вакытта газета редакциясе каршында эшләп килгән «Кама таңнары» дигән әдәби берләшмәгә җитәкчелек итә. 1989–1991 елларда Саратов шәһәрендә Идел буе иҗтимагый-сәяси институтында белемен арттырып кайткач та, ул ун елдан артык «Авыл офыклары» газетасындагы журналистлык хезмәтен дәвам иттерә: редакциянең иҗтимагый-сәяси бүлеген җитәкли. 2003 елның августыннан исә Рәсимә Гарифуллина Балык Бистәсе районы хакимиятенең Хезмәт һәм халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры вазифаларын башкара.

Ул – 2001–2005 еллар арасында Казан нәшриятларында басылып чыккан өч шигъри китап авторы: «Бүген ярат!» (2001), «Яшәү мәңгелек» (2004), «Минем куллар – синең кулда» (2004). Ул, нигездә, лирик шагыйрә, иҗатының төп өлешен мәхәббәт, күңел кичерешләрен яктырткан шигырьләр, җырлар били. Табигать манзараларына, тарихи темаларга багышланган лирик-фәлсәфи яңгырашлы шигырьләре дә байтак. Алар арасында «Чулпы җыры», «Ак Сарайда серләр бар» исемле поэмалары шагыйрәнең үз нәселе шәҗәрәсе риваятьләренә таянып, үткәндәге тарихи вакыйгаларны сәнгатьчә шактый оста тасвирлап бирүе белән кызыклы.

Р.Гарифуллина – 2005 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

 

«Кулымда тылсымлы каләм...»

Әнә шул исем астында Түбән Кама шәһәренең Габдулла Тукай исемендәге үзәк китапханәсендә Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Нурзия Мирхазова иҗатына багышланган үтә дә эчтәлекле  чара  уздырылды.

Китапханәдә шушы көннәрдә үзенең матур юбилеен билгеләп үтүче Нурзия Рашит кызының балалар һәм олылар өчен нәшер ителгән китаплары, методик әсбаплары, журнал битләрендә дөнья күргән шигырьләре, мәкаләләреннән бик бай күргәзмә оештырылган иде.

Бәйрәм чарасын шәһәрнең 7 нче мәктәбендә белем алучы башлангыч сыйныф укучылары ачып җибәрде. Алар шагыйрәнең «Серле рәссам» китабындагы шигырьләрен яратып, үтә дә сәнгатьле итеп сөйләделәр. Нурзия апалары һәрберсенә үзенең китабын бүләк итте. Аннан соң өлкән сыйныф укучыларына, студентларга, замандашларга адресланган «Уяну» китабындагы проза әсәрләреннән өзекләр яңгырады. Боларын инде китапханәчеләр тәкъдим итте.

Кичәгә аксакал язучы Фәтхулла Абдуллин, шагыйрь Рифкать Имаев, «Кама таңнары» иҗат берләшмәсе әгъзалары да килгән иде. Чаллы шәһәреннән каләмдәш дуслары Сирень Якупова белән Әлфия Ситдыйкованың килүе дә ямь өстенә ямь булды. Алар Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе Факил Сафинның котлау сүзләрен, үзләренең шигъри теләкләрен җиткерделәр һәм бүләкләр тапшырдылар. Зәй районыннан «Җәүһәр» халык фольклор ансамбле җитәкчесе Энҗе Әхмәтҗанова һәм «Илһам» ансамбле артисты Илшат Хабибуллин Нурзия ханымга моңлы җырларын бүләк иттеләр.

Гомер буе тәрбияче  булып эшләүче Нурзия Мирхазова үз чыгышында: «Җаваплы хезмәтемне иҗаттан, иҗатымны эшемнән аерып карап булмый, алар берсен-берсе тулыландыра, аеруча бүгенге көндә», – диде. Чыннан да, Нурзия Мирхазова балалар бакчаларында, мәктәпләрдә туган телгә, туган илгә мәхәббәт, иҗатка омтылыш тәрбияләүче күпсанлы проектлар авторы, актив җәмәгать эшлеклесе дә. Шуңа да бәйрәм төсмере алган кичәдә Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге җитәкчесе Ганиев Рөстәм Мәҗит улы, Нурзия ханымның күркәм гамәлләрен хуплап, Рәхмәт хаты тапшырды һәм  җилкәсенә ап-ак шәл салды.

Әйе, бары тик тырыш хезмәт кенә кешене бәхетле итә. Нурзия Рашит кызының ирешкән уңышлары шактый. Киләчәктә дә һәрчак уңышлар юлдаш булсын аңа, тылсымлы каләме кулыннан төшмәсен!

 

 

Суфиян Минһаҗев

 

 

Казанның Совет районында урнашкан 171 нче гомум белем бирү мәктәбендә танылган шагыйрә, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Сания Әхмәтҗанова белән очрашу узды. очрашуда республиканың шәһәр-районнарыннан семинар-практикумга килгән татар теле укытучылары да катнашты.

Кайвакыт мондый очрашуларның күңелсез генә, корырак баруын күзәтергә туры килсә, әлеге очрашу тулаем шуның киресе булды. Сания Әхмәтҗанованың, тыңлаучыларын күзенә каратып, үзе, китаплары, иҗаты, гаиләсе турында укытучыларча җанлы итеп сөйләү сәләтенә ия булуына да бәйледер ул. Сүзләрендәге гадилек, ихласлык, күпертүләрсез, ясалмалылыктан азат булып сөйләве белән очрашу бер сулышта узды да китте. Очрашуда мәктәп укучылары гына түгел, республиканың төрле шәһәр-районнарыннан семинар-практикумга килгән татар теле һәм әдәбияты укытучылары да катнашты.

Данлыклы Арча районында туып-үскән Сания апа иң элек кыскача үзенең автобиографиясенә тукталды. Сөйләүләр мәктәп укучылары башкаруында җыр, шигырьләр белән үрелеп барды. Иң беренче итеп, популяр “Пар алма” җыры яңгырады. Җырның язылуына 25 ел. Сания Әхмәтҗанова җырның язылу тарихы турында сөйләп: “Синең ирең юкмы әллә? Ник ялгызлык турында язасың, дип сорыйлар. Шагыйрь кеше ул, балалар, үз кичерешләрен генә түгел, башкаларның тормышын да күрә белеп, йөрәге аша үткәреп, үзенеке кебек итеп яза белсә, шул вакытта әсәрләре таныла. Бу җыр минем апама багышланган.Ул 18 яшьтә кияүгә чыкты, әмма ире авариядә үлеп, яшьли тол калды. Берсендә шалтыратып, “Без бит пар алма кебек идек, хәзер ничекләр яшим инде мин, алма бакчаларына чыгып, җизнәңне эзләп, пар алмалар тотып саташып йөрим” диде. Бу сүзләреннән “Пар алма” җыры туды. Мине халыкка танытты. Бу җыр - минем визит карточкам”, - диде шагыйрә.

Очрашу барышында шулай ук Сания Әхмәтҗанова сүзләренә иҗат ителгән “Әниемнең туган көне”, “Әйтер сүзең әйтеп кал” һ.б җырлар да яңгырады.

Шагыйрә үзенең “Гәрәбә” исемле шигыренең язылу тарихы турында сөйләде. Шагыйрь Марсель Галиев, аңа гәрәбә турында ике юл шигырь биреп, шуны дәвам итүне һәм аңа шагыйрә булуын исбатлауны тәкъдим иткән. Баштагы ике вариантны Марсель Галиев кабул итмәгән, үз фикерләрен әйткән. Өченче вариант кына күңеленә хуш килгән. Шул рәвешле олпат шагыйрь аңа осталык дәресе биргән. Яңа китабының исемен дә шагыйрә “Гәрәбә” дип атаган.

Сания Әхмәтҗованың балалар өчен язылган шигырьләре дә шактый. Аларның берничәсе очрашуда укылды. “Балалар турында язып була, әмма иң авыр эш – балалар өчен язу. Болар - икесе ике әйбер. Балалар теленә оныгым тугач өйрәндем. Оныгым безне “Бал әби, Бал бабай” дип йөртә, чөнки бабасы аңа килгән саен бал каптыра. Мин Камил улыма  багышлап, “Бал онык” дигән шигырь дә яздым”, - дип сөйләде шагыйрә.

Сания Әхмәтҗанова, укучылар соравына җавап итеп, аның шигырьләренә иҗат ителгән җырларның популяр булу сәбәбен дә аңлатып китте. “Бу җыр текстлары яшьрәк чакта, нәрсә уйласам, шуны әйтә торган вакытта язылган. Халыкка ихласлык кирәк. Алар ясалма түгел. Җыр текстлары гади сүз белән тирән мәгънәне аңлатырга тиеш. Мин шулай уйлыйм”, - диде.

Очрашу барышында Сания Әхмәтҗанова укучыларда үзенең шәхесенә карата кызыксыну уята белде. Укучыларның бер-бер арты сораулар бирүе шул хакта сөйли иде. Балаларның берсе шагыйрәнең исеме нәрсәне аңлатуын, аңа исемне кем кушуы турында сорады. “Әти кушкан миңа бу исемне. Апрель аенда туганмын мин, ул вакытта авылда язгы ташу вакытлары. Таныклык алу өчен, күрше авыл советына барырга кирәк булган. Әтине шунда озатканда, әни, Гөлфия дип куштырырсың яме, дигән булган. Ләкин әти Сания дип исем куштырган, ә әнигә “ташулы елга аша чыкканда, басма чайпалды да, син әйткән исемне оныттым, телемә беренче нәрсә килде, шул исемне куштырдым” дигән. Соңрак миңа, сер итеп кенә, яшь чагында Сания исемле йөргән кызы булуы турында әйтте. Сания исеме туры килә миңа, ул гаиләдә икенче кыз бала дигәнне дә аңлата икән, аннары төрекчәдән ул "мизгел” - секунд дигән мәгънәдә. Кайчакта холкым да бер мизгел эчендә төрле көтелмәгән карарларга бара торган”, - дип җавап бирде шагыйрә.

 

Сания Әхмәтҗановадан кечкенә вакытта кем булырга хыяллануы, яраткан язучысы турында да сораштылар. Ул башта, абыйсы кебек, очучы булырга хыяллануы турында әйтте, аннары укытучы булып хирысланганын, ислемай шешәләре тезеп, аларга “дәрес биргән” вакытларын исенә төшерде. Балачактагы иң якты хатирәләре белән уртаклашты. Фарфор чынаяклары ватыкларын эзләп, язгы бәрәңге бакчасына кереп, тездән язгы бакчада батып яткан мизгелләренә “кайтып килде”. Моның өчен әнисеннән шактый гына эләккәнен дә әйтте.

Шагыйрә чит телләргә дә мөкиббән булуы турында билгеләп үтеп, төрек телен үзлектән өйрәнгәнен, былтыр үзен төрки шагыйрьләр фестиваленә Кахакъстанга чакырганнары турында сөйләде. Хәзер исә инглиз телен өйрәнү белән мәшгуль булуын әйтте.

Очрашу ахырында Сания Әхмәтҗанова балаларга: “Нинди генә эшкә тотынсагыз да, җиренә җиткереп башкарыгыз”, - дип киңәшен бирде, укуында уңышлар теләде. Кунак күчтәнәчсез килә ди мени: шагыйрә мәктәп китаханәсенә үзенең шигырь җыентыкларын бүләк итте. Үз чиратында, мәктәп директоры Рания Галиәкбәрова Сания Әхмәтҗановага җылы очрашуга килгәне өчен рәхмәтен ирештерде.

Очрашу туган телләргә багышланган кичә рәвешендә дәвам итте. Мәктәптә белем алучы төрле милләт вәкилләре концерт чыгышларын тәкъдим итте.

 

Белешмә: Сания Юныс кызы Әхмәтҗанова 1962 елның 20 апрелендә Арча районының Курса Почмак авылында туа. Арча педагогия училищесын, Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлый. 20 елга якын Казанда башлангыч сыйныфлар һәм татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли. Соңрак укытучылар журналы булган "Мәгариф"тә 17 ел бүлек мөхәррире һәм җаваплы сәркатип вазифаларын башкара. "Мәгарифтәге казанышлары өчен" күкрәк билгесе белән бүләкләнә. Сания Әхмәтҗанова - "Оч иреккә, җырым", "Пар алма", "Гәрәбә" китаплары һәм йөзгә якын популяр җыр тексты авторы. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Һ.Такташ исемендәге әдәби бүләк иясе. 2009 елдан - Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. Бүген Сания Әхмәтҗанова - "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында редактор.

 

(“Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина)

 

Кукмара Мәдәният йортында эзтабар язучы һәм шагыйрь, Казандагы «Сүз» китап нәшриятының баш мөхәррире, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Россиянең Михаил Ломоносов исемендәге премиясе лауреаты, алтын медаль һәм ике мәртәбә «Бәллүр каләм» иясе, Кол Гали исемендәге Халыкара премия лауреаты; Россия Хәрби -тарихи фәннәр академиясенең һәм Пётр I исемендәге Фән һәм сәнгать академиясенең мөхбир-әгьзасы Шаһинур Мостафинның 70 яшьлек юбилеена багышланган әдәби кичә узды.

Кичәдә Шаһинур Мостафинның иҗатташ дуслары, әдәбият сөючеләр, сәнгать әһелләре катнашты. Юбилярны район башлыгы урынбасары Равия Каримуллина гомер бәйрәме белән котлады һәм «Район алдындагы казанышлары өчен» медале белән бүләкләде.

Татарстан Республикасы Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов хәтер сандыгында юбиляр белән бәйле булган хатирәләрне яңартты. Кукмарада туган әдипләр Фоат абый Галимуллин, Газинур Морат, Рифә Рахман, Заһид Мәхмүди, Рүзәл Мөхәммәтшиннар, туганнары чыгышларында язучының иҗатына югары бәя бирделәр.

Кичә барышында юбилярга ерак Австралиядән София Вәлиеффның котлавын ирештерү, аның сүзләренә язылган Кукмарага багышланган яңа җыр тәкъдим итү Шаһинур ага  өчен чын мәгънәсендә сюрприз булды.

Кукмара «Ак калфак» берлеге әгъзалары котлавын да юбиляр җылы кабул итте.

Шаһинур Мостафин иҗатына багышланган китап күргәзмәсе, презентация һәркемдә зур кызыксыну уятты. Районның үзешчән җырчылары Гөлдания Ярмиева, Нәкыя Орловаларның әдип сүзләренә язылган җырларны башкарулары, «Сылу кызлар» чыгышы кичәгә тагын да ямь өстәде.

Очрашу язучы иҗатына гашыйк тамашачылар күңеленә хуш килде, алар юбилярга көчле алкышлар бүләк иттеләр. Кичәдән алган якты тәэсирләр, җылы хисләр күңелләрдә озак сакланыр…

 

Страница 4 из 7
Союз писателей РТ