Әлмәт шәһәренең 2нче номерлы мәктәбендә бик матур чара узды: балалар белән очрашуга Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Р.Төхфәтуллин һәм С.Сөләйманова премияләре лауреаты, язучы һәм шагыйрь Әхәт Хәбибуллин килде. Балалар Әхәт Хәбибуллинның Антарктидага баруы,диңгезче булуы турында истәлекәрен, әсәрләрен кызыксынып тыңладылар, язучы белән фотога төштеләр. Әлеге чара җылы хәтирә булып хәтердә озак сакланачак.

Лилия Фәрхетдинова.

Бүген Түбән Кама музыка көллиятенең концерт залында язучы, драматург, публицист, шагыйрьТатарстан язучылар берлеге әгъзасы Фәтхулла Абдуллинга багышланган кичә була.  Бәйрәмдә Татарстан Язучылар берлеге рәисенең иҗат эшләре буенча урынбасары, шагыйрь Рәмис Аймәт катнаша.

 

Фәтхулла Абдуллин 1937 елның 20 декабрендә Татарстанның Мөслим районы Яңа Сәет авылында колхозчы гаиләсендә дөньяга килә.  Мәктәптә укыган чагында ук Фәтхулла Абдуллин әдәбият һәм сәнгать белән кызыксына, шигырьләр яза, Казан  һәм Уфа газеталарына хәбәрләр язып тора. Озак еллар Урта Азиядә яшәп Татарстанга кайткач, көчен публицистика, драматургия өлкәләрендә сынап карый.

1986 -1988 елларда республика күләмендә уздырылган очерклар бәйгесендә аның «Куанычлы мәшәкатьләр», «Көмеш тәңкәле нигез», «Иңнәрендә ил язмышы» исемле язмалары икенче премиягә лаек була.

«Без кешедән киммени?» пьесасы «Клуб утлары» альманахында басыла, «Мал корбаны» исеме астында Минзәлә, Түбән Кама,  Зәй,  Азнакай  һәм башка халык театрлары тарафыннан сәхнәгә куела. Ә «Сау бул дип әйтә алмыйм» пьесасы 1998 елда Түбән Кама татар дәүләт драма театрының репертуарына керә.

Фәтхулла Абдуллин «Еракка китеп кара», «Ялгышсыз булмый язмыш», «Әллә нахак, әллә хак», «Тормышка юл ярганда» повестьләре авторы.

 

Дүшәмбе, 19 Март 2018 16:30

Котлыйбыз!

Мәдәниятне үстерүдә зур өлеш кертүе һәм күпъеллык нәтиҗәле хезмәте өчен

язучы, Татарстан Республикасы  Язучылар берлеге  әгъзасы Әхмәтшина Минзифа Хәйретдин кызына «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде.

Каләмдәшебезне чын күңелдән тәбрик итәбез!

 

 

Миңзифа Хәйретдин кызы Әхмәтшина 1955 нче елның 10 июнендә Чистай районы Татар Сарсазы авылында, эшче гаиләсендә туа.

Хезмәт юлын Чистай сәгать заводында башлый. Уңышлары өчен «Коммунистик хезмәт алдынгысы» дигән исемгә лаек була. Читтән торып  Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумының Әлмәттәге филиалын, соңрак Алабуга мәдәният көллиятен тәмамлый.

 Авыл хуҗалыгында эшли, 1985-1990 Татарстан Югары Советы депутаты итеп сайлана. Яхшы күрсәткечләргә ирешкәне өчен 1989 елда ВДНХның «Мактау кәгазе»нә лаек була.

Ай саен чыга торган совхоз стена газетасының редакторы да, язучысы да, үзе үк рәссамы да була. Беренче шигырьләре, авыл вакыйгаларын чагылдырган язмалары районда чыга торган «Ленин юлы», (хәзер «Чистай хәбәрләре») газетасында дөнья күрә. 1997 нче елдан авыл мәдәният йортында сәнгать җитәкчесе булып эшли башлый. Шул вакытта район китапхәнәсе каршында оештырылган «Энжеләр» әдәби түгәрәгенең актив әгъзасы булып, каләм тибрәтүче яшь талантларны барлауда башлап йөри.

Миңзифа Әхмәтшина үз шигырьләренә көйләр дә яза. 2000 елдан ул Үзешчән композиторлар берлеге әгъзасы. Җырлары халыкка Хәния Фәрхи, Искәндәр Биктаһиров, Сәгыйть Гыйбашев, Руслан Кирамутдинов, Ильназ Гарипов башкаруында барып иреште.

2000 елда Татарстан Язучылар берлегенең яшьләр иҗаты белән эшләү бүлеге җитәкчесе, язучы Әхмәт Гадел аның шигырьләренә югары бәя биреп  бер җыентык чыгарырга тәгъдим итә. 2001 елда беренче «Мәхәббәт дастаны» дигән шигырьләр, ноталары белән җырлар китабы дөнья күрә. Тукай клубында 2001 елның 26 ноябрендә китапны тәкъдим итү кичәсе үтә.

Шигырьләре республикабызның «Ватаным Татарстан», «Мәдәни җомга»,  «Татар иле», «Ватандашлар» (Мәскәү), «Заман сулышы», «Тормыш кыры» (Лениногорск) газеталарында, «Сөембикә», «Мәйдан», «Идел»  журналларында басыла.

2003 елда язмыш җиле аны Әлмәт төбәгенә алып килә. С.Сөләйманова, Г.Афзал,  Н.Әхмәдиев, К.Булатовалар белән бергә  Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлегендә эшли башлый.  2004 елда «Татнефть» ачык акционерлык җәмгыяте каршындагы «Рухият» рухи яңарыш фонды нәшриятында  «Күңелем канаты», 2006 елда «Хыялымда кайтам» (шигырьләр), 2010 елда «Сары яулык» (хикәяләр), 2015 елда рус теленә тәрҗемә белән «И, хатын-кыз» (шигырьләр), балалар өчен язылган «Табылдык» һәм тагын рус теленә тәрҗемә белән «Яшәгән, ди, кәбестә» исемле китаплары чыга.

  Миңзифа Әхмәтшина 15 елга якын   Әлмәт дәүләт нефть институтының студентларның ял һәм сәләмәтләндерү  үзәгендә (ДОЦ – Досугово-оздоровительный центр)  «Әдәби кунакхәнә» («Литературная гостиная») иҗат студиясенең җитәкчесе булып һәм студентлар иҗатының  С.Сөләйманова исемендәге «Тормыш, исәнме!» Республика фестиваленең җаваплы сәркатибе булып, нефть төбәгенең каләм тибрәтүче яшьләре белән актив эш алып бара.  Бүгенге көндә Әлмәт язучылар оешмасында администратор булып эшли. Оешма каршында эшләп килүче  С.Сөләйманова исемендәге «Кызыл каурыйлар» әдәби берләшмәсе җитәкчесе.

Яшь талантларны барлауда актив хезмәте өчен Республикабыз аны 2013 елда «Мәдәният өлкәсендәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе  белән бүләкләде. Татарстан Республикасының Яшьләр, спорт һәм  туризм  министрлыгының,   Россия Татнефтегазстрой профсоюзларының, «Татнефть» ачык акционерлык җәмгыятенең, һ.б. бик күп  «Мактау грамоталары» –   аның актив хезмәтенә бәя.

Бүгенге көндә «Шәүлегән» (хикәяләр) һәм «Көзге яңгыр моңы» (шигырьләр) исемле китапларын басмага әзерли.

 

 

 

 

Минзәлә районының Тупач авылындагы мәдәни үзәк чын мәгънәсендә гөрләп тора, мәдәни, музыкаль чаралар бер-бер артлы уза. Ел саен районыбызга танылган язучылар – Гаяз Исхакый исемендәге әдәби бүләк иясе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Язучылар берлегенең Яр Чаллы бүлеге рәисе Факил Сафин, драматург, язучы, Мәхмүт Кашгарый исемендәге халыкара премия лауреаты Айгөл Әхмәтгалиева, шагыйрә, Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия лауреаты Әлфия Ситдыйкова, яшь шагыйрә, «Бэлла» премиясе лауреаты Лилия Гыйбадуллина киләләр.

Быел Тупач авылы үзешчәннәре Айгөл Әхмәтгалиеваның «Сагынган чакларымда» драмасыннан өзекләр сәхнәләштергәннәр. Авыр сугыш елларының бар михнәтен үз җилкәләрендә күтәргән хатын-кызларыбызга багышланган бу әсәр бар халыкны тетрәндерде. Язучылар һәркайсы үзләрен борчыган проблемалар хакында фикер алыштылар, иҗатлары белән якыннан таныштырдылар, тел һәм милләт язмышы хакындагы уйлары белән бүлештеләр. Авыл китапханәсенә китапларын бүләк итеп бирделәр.

«Казан утлары» журналының проза бүлеге мөхәррире Айгөл Әхмәтгалиева үзенең яңа басылган «Ак читек», «Туташ» романнары, Чаллыда басылучы «Ислам нуры» газетасы белән таныштырды.

Факил Сафин авыллардагы бүгенге вәзгыять, телебезнең юкка чыга баруы турында тәфсилләп сөйләде. Чыгыш ахырында үзенең «Ничекләр мәхәббәт булмасын?» шигырен укып, тамашачыда бәйрәм рухы уятты.

Шагыйрә Әлфия Ситдыйкова тел һәм милләт язмышына, татарның киләчәгенә кагылышлы фикерләрен җиткерде: «Халык гаме, милләт гаме яши күңелләрдә. Заманалар үзгәреп тора, әмма мин ышанам, телебезгә, китап укуга, авылларга булган караш та вакытлар узу белән үзгәрер, шәт», – диде ул. Милләт, әхлак тамырының, милли тәрбиянең нигезе авылда икәнен ассызыклап, шагыйрә кендек әбисенә багышлаган нәсерен, «Авылыма кайтам» шигырен укыды.

Яшь шагыйрә Лилия Гыйбадуллина: «Мәгънәле, уйландыра торган әйберләр тормышыбыздан китеп бара. Үз телен, гореф-гадәтләрен, меңъеллык әдәбиятын, җыр-моңнарын саклап яшәгән милләт кенә тарих төпкелендә югалып калмаячак, ә боларны белмәгән кеше мескен хәлендә»,– дип фикерен белдерде.

Кичә азагында кунакларга «Рәхмәт хатлары», бүләкләр тапшырылды.

 

                                          Әлфинә Воробьева

 

 

Авылларны ничек саклап калырга, туган җирем бүген ни хәлдә? Әлеге сорауларга җавап табу, мәктәп укучыларында кечкенәдән үз туган җиренә карата мәхәббәт, горурлану хисе тәрбияләү максатыннан Кукмара районы Янил урта мәктәбендә Татарстан Республикасы фән һәм мәгариф министырлыгы тарафыннан “Туган җир сулышы” дип аталган республикакүләм фәнни-гамәли конференция үткәрелде. Әлеге чарага республикабызның 24 районыннан һәм Киров өлкәсеннән барлыгы 523 хезмәт кабул ителде. Мөхтәрәм жюри караганнан соң, мәктәп базасында оештырылган икенче турга 151 эш узды.

Конференцияне мәктәп директоры Шакиров Ришат Рәшит улы ачып җибәрде һәм кунаклар белән таныштырды. Республикабызның олимпиада үзәге методисты Кашаева Раилә Галиевна, якташыбыз, танылган язучы, шагыйрь, Абдулла Алиш исемендәге премия иясе Рәшит абый Бәшәр, мәктәбебезнең  әлеккеге укучылары КФУ доценты Мотигуллина Әлфия Рухуловна, “Татар радиосы” журналисты Шакиров Райнур Кадир улы, район газетасының баш мөхәррир урынбасары Нургалиева Лилия Валерьяновна, районыбызның мәгариф бүлеге башлыгы урынбасары Ганиева Диләрә Хәким кызы, үзенең 31  ел гомерен мәктәбебезне җитәкләүгә багышлаган элеккеге директорыбыз Зарипов Равил Мәгъсүм улы һәм башка мөхтәрәм кунакларыбыз үзләренең сәламләү сүзләрен җиткерделәр.

Конференциядә 10 секция эшләде. “Автор шигырьләре” бүлегендә укучылар үзләренең иҗат җимешләре белән чыгыш ясадылар. Әлеге номинациядә җиңүчеләрнең  җидесе Рәшит ага Бәшәр премиясенә лаек булдылар.

“Кайда да йөрәктә туган җир”, “Туган якны таныткан шәхесләр”, “Беренче адымнар”, “Туган як һөнәрчеләре” секцияләрендә укучылар үзләренең проект һәм эзләнү-тикшеренү эшләре белән чыгыш ясадылар.  “Минем һөнәрем – минем киләчәгем” бүлегендә мәктәп газеталарына бәйге узды. 

Конференциянең йомгаклау өлешендә һәр җитәкчесе үз секциясендә булган эшкә нәтиҗә ясады, хезмәтләре югары бәяләнгән укучыларга урыннар билгеләнде, грамота һәм сертификатлар тапшырылды. Саубуллашу өлешендә Шакиров Ришат Рашит улы барлык катнашучыларга олы рәхмәтен җиткерде, кунакларыбызга истәлекле бүләкләр тапшырды.

 Әлеге чарада тупланган  материаллардан  "Туган җирем киләчәге" дип исемләнгән җыентык  бастырып чыгарырга ниятләнүен дә хәбәр итте.

Айсылу Хисмәтова

   

 

 

20 февральдә балалар әдәбияты классигы Абдулла Алиш исемендәге әдәби премия лауреатлары Әнәс Хәсәнов һәм Рафис Корбан Казанның 55нче мәктәбендә каһарман язучы музеенда укучылар белән очраштылар. Шигырь бәйрәме конкурсында җиңүчеләргә мактау кәгазьләрен тапшырдылар. Үз китапларын бүләк иттеләр.

27 февральдә  Әнәс Хәсәнов Казанның А.Алиш исемендәге 20нче татар гимназиясе укучылары белән очрашты, легендар язучы һәм көрәшче музее белән танышты. Якташы А.Алиш йогынтысында әдәби иҗатка тартылуы турында сөйләде, күп санлы сорауларга җавап бирде, шигырь бәйгесендә җиңүчеләргә мактау кәгазьләре тапшырды.

Сишәмбе, 06 Март 2018 15:02

Киләсе очрашуларны көтеп

 

 

Түбән Кама шәһәренең 7 нче мәктәбендә төрле бәйрәмнәр, чаралар бик еш булып тора. Аның сәбәпләре дә күптөрле. Шушы көннәрдә генә мәктәптә Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Шәйхи Маннур исемендәге әдәби бүләк иясе Нурзия Мирхазова белән гамьле очрашу үтте.

«Салават күпере» исемендәге балалар бакчасының югары квалификацияле өлкән тәрбиячесе,  Татарстан Республикасының атказанган укытучысы, туган телебез, илебез өчен җан атып яшәүче Мирхазова Нурзия Рашит кызы белән очрашуга иҗат һәм китап сөюче укучылар, укытучылар белән бергәләшеп әлбәттә, бик тырышып һәм дулкынланып әзерләнгәннәр. Язучының тормыш юлы, иҗаты белән кызыксынганнар. Балалар  өчен язган шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләргә, хикәяләрен рольләргә бүлеп укырга өйрәнгәннәр.

Бәйрәм төсмерен хәтерләткән әлеге очрашуны балалар үзләре саф татар телендә алып бардылар. «Нурзия апаның елмаюлы йөзенә, рәхимлелек бөркелгән күзләренә карап, очрашуның үтеп киткәнен сизми дә калганбыз. Аның зур осталык белән шигырьләр укуы, тормыш тәҗрибәсеннән мисаллар китереп, киңәшләр бирүе дә сокландыргыч. Балачак хатирәләрен яңартып, берсеннән-берсе кызыклы вакыйгалар аша тормыш сабаклары алуы турында да мавыктыргыч итеп сөйләде ул», – диделәр укучылар, очрашудан алган тәэсирләре белән уртаклашып.

Очрашуда катнашкан һәркем Нурзия Мирхазова кебек укучылар күңелен аңлаучы язучылар күбрәк булса икән дигән теләктә калды.

                                                                                         

                                                                                    Камилә Шакирҗанова

 

Җәлил бистәсендәге икенче мәктәп фәнни бәйгенең йомгаклау турынанда катнашучыларны кабул итте

27 нче февраль көнне Сарман районы Җәлил бистәсендәге икенче мәктәптә  республикакүләм Аяз Гыйләҗев укулары үткәрелде. Укуларда сайлау алды турыннан үткән фәнни-тикшеренү эшләре белән чыгыш ясаучы укучылар, рәсем, иҗади конкурс җиңүчеләре, театр коллективлары, мөгаллимнәр, тәрбиячеләр, китапханәчеләр катнашты. Укулар Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Язучылар берлеге, Яр Чаллы дәүләт педагогия университеты, Сарман районы Башкарма комитетының мәгариф бүлеге тарафыннан оештырылды.

Укучылар һәм укытучыларның эшләрен Татарстан һәм Россиянең атказанган фән эшлеклесе, фән һәм техника өлкәсендә Татарстан республикасының  Дәүләт премиясе лауреаты, филология фәннәре докторы, профессор, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Хатыйп Йосыф улы Миннеголов, филология фәннәре докторы,  Яр Чаллы дәүләт педагогия университеты профессоры, академик, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Әнвәр Мәгъдәнур улы Шәрипов, Яр Чаллы дәүләт педагогия университеты профессоры, шагыйрә Рәзинә Мөхияр, филология фәннәре кандидаты, Казан гимназиясе укытучысы Хәнә Хәйдәрҗан кызы Сөләйманова, Казан федераль университеты доценты, филология фәннәре кандидаты Миләүшә Мөхәммәтҗан кызы Хәбетдинова, Яр Чаллы дәүләт педагогия университеты доценты, филология фәннәре кандидаты Дания Хан кызы Сибгатуллина-Нигъматуллина, район мәгариф бүлеге методистлары, “Җәлил чаткылары” әдәби берләшмәсе җитәкчесе Рәис Әнис улы Кәлимуллин, Сарман мәдәният йорты директоры Гөлүсә Әзһәр кызы Галиева, Җәлил мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Нәвия Раудат кызы Гыйниятуллина, районның “Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү” музее директоры Дания Мәмдүх кызы Кәшипова, Җәлил бистәсенең Хезмәт даны һәм туган як музее җитәкчесе Галиәхмәтова Альмира Әнәс кызы,  Әлмәт шәһәренең 1 нче мәктәбенең директор урынбасары Гөлия Нәбиулла кызы Замалиева, "Сарман" мөхәррият үзәге  филиалы директоры Альбина Әшрәфулла кызы Сабирова, татар теле һәм әдәбияты укытучысы,    Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Рухия Фәхразый кызы Ахунҗанова, Җәлил бистәсенең сәнгать мәктәбе директоры Гөлйөзем Мохтәр кызы Гыйльметдинова һәм укытучылары бәяләделәр.

Бүгенге чараның иң кадерле кунагы Аяз Гыйләҗевнең хатыны Нәкия апа булды. Аның истәлекләрен ишетү, үзен күрү хәтердә калырлык вакыйга булды. Ветеран укытучы, Аяз аганың авылдашы Зөлфия апа Туктарова, Нәкия апаның авылдашы, Җәлил бистәсе ветераннар советы рәисе, шагыйрә Әнисә Минһаҗева чыгышлары да ямь өстенә ямь булды.

Җиңүчеләргә Мәгариф һәм фән министрлыгының Дипломнары тапшырылды. Чара турында репортажны ТНВ каналының “Яңалыклар” тапшыруы күрсәтте.

 

 

27 февральдә Яшел Үзән шәһәренең 10 нчы номерлы «Йолдызлык» прогимназиясендә мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен  «Тел ачкычлары» регионара бәйге узды.

Бәйгене Яшел Үзән районы хакимияте, Татар Конгрессы, Татарстан Язучылар берлеге вәкилләре күзәтте. 

Әлмәт шәһәренең 2нче мәктәбендә «Мин татарча сөйләшәм» акциясе үтте. «Язучы дәрес бирә» проекты кысасында «Балачак илендә» исемле дәрес –очрашу булды.  Дәрес балалар язучылары – апалы-сеңелле Лилия һәм Резеда Фәрхетдиновалар иҗатына багышланды. Алар икесе дә әлеге мәктәптә белем алганнар. Лилия Фәрхетдинова – дүрт китап авторы, Резеда Фәрхетдинова –Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, тугыз китап авторы. Дәрес бик җанлы узды. Балалар Лилия апалары язган әкиятләрне сәхнәләштерделәр, Резеда апалары язган шигырьләрне сәнгатьле итеп яттан сөйләделәр. Дәрес «Туган тел» җыры белән башланды. Дәрес ахырында балалар язучылар бүләк иткән китаплар тотып фотога төштеләр. Бәйрәм җылы хисләр уятып, хәтердә озак сакланачак.

Лилия Фәрхетдинова

Страница 5 из 7
Союз писателей РТ